Дуңгызлы көрәштә кем җиңәр?

Дуңгызлы көрәштә кем җиңәр?

Экология елы Минзәлә халкы өчен «сөенечле» хәбәр алып килде – районда дуңгызчылык комплексы төземәкчеләр. Халык каршы. Халык кына түгел, шәһәр советы депутатлары, фермерлар, эшмәкәрләр дә каршы. Үлчәүнең бер ягында шулар булса, икенче ягында – комплекс төзелешен яклаучылар – «Кама Беконы» оешмасы үзе һәм район башлыгы Айдар Сәләхов. Минзәләдә хәзер «кем кемне җиңәр» дигән көрәш бара.

Халыкка дуңгызчылык комплексы төзү турында быел гына билгеле булса да, чынлыкта, эш 2014нче елда ук башланган булган инде. Нәкъ менә шул елны «Кама Беконы» ширкәте, авыл хуҗалыгы максатында файдалану өчен, дип, Минзәлә башкарма комитеты рөхсәте белән, Коноваловка авылы янындагы җирне 49 елга арендага алган. Тик быелның февралендә прокуратура тикшерүе барышында ачыкланганча, җир дөрес теркәлмәгән булган. Ягъни аның дуңгызчылык комплексы төзү өчен алынганлыгы җир килешүендә күрсәтелмәгән. Шуннан соң район газетасында: «Дуңгызчылык комплексын төзү туктатылып торачак», – дигән хәбәр чыкты. Моны укыган халык, шөкер, булмый икән, дип тынычлап яши башлады. Ә бу арада «Кама Беконы» чигенергә уйламаган да! Төзелми дигән сүз дөрес түгел, проектка нибары үзгәреш кенә кертелгән икән. Элегрәк әйтелгәнчә 10500 баш дуңгыз өчен комплекс түгел, 3 мең дуңгыз өчен селекция-генетика үзәге булдырылачак, ди. Матур чит ил сүзенең мәгънәсенә төшенеп тормасаң, төзелешкә ризалык бирергә дә мөмкин. Тик Минзәлә халкы дәррәү кубып: «Безгә бу үзәк тә кирәкми!» – дип бара.

«ХАЛЫК РИЗА ТҮГЕЛ ИКӘН – ТӨЗЕМӘСКӘ»

Минзәләнең Коноваловка авылына халык белән очрашуга барганда Тукай районының Сосновый Бор бистәсенә кереп чыктык. Монда безне Тукай районының элекке башлыгы, хәзер фермерлык белән шөгыльләнүче Таһир Хөрмәтуллин каршы алды. Дуңгыз темасы чит түгел аңа. Заманында «Сосновый Бор» агрофирмасын (хәзерге «Кама Беконы») һәм шул ук исемдәге бистәне төзеткән кеше ул. Тик ул эшләгәндә дуңгызлар саны 47 мең булса, хәзер алар 4-5 тапкырга арткан. «Бистә экологиясенә нинди басым ясалганын күз алдыгызга китерәсезме?» – дигән риторик сорау белән Таһир әфәнде безне «Кама Беконы» комплексына мөмкин кадәр якын булган җиргә алып килде. «Хәзер һава дымлы, ул аммиак һәм башка зарарлы матдәләр исен бераз басып тора. Җәйге муссоннар вакытында монда коточкыч сасы ис була», – ди. Безгә, күнекмәгән кешеләргә, «нормально» дигән ис тә сасы булып тоела – борыннарны шарф эченә яшерәбез.

«Мин үзем шушында – Чыршылы авылында яшим. Шушы һаваны сулыйм, шушындагы суны эчәм, шушындагы халык белән иңгә-иңне куеп яшим. Ә «Кама Беконы»ның хуҗасы Илдар Галәветдиновның монда килеп тә караганы юк. Шуңа күрә экологияне яхшырту өчен бармакка бармак та сукмый ул. Мин аның белән ничә тапкыр очрашырга теләдем. 22 ел гомерем шушында эшләп узды бит минем, тәҗрибәм белән уртаклашыр, һаваны зарарсызландыру буенча фикер-тәкъдимнәремне җиткерер идем. Юк бит, очрашмый», – дип дәвам итте Таһир әфәнде. Ул үзе җитештерүгә дә, дуңгыз комплексына да каршы түгел. Бары тик халык мәнфәгатьләрен генә исәпкә алып эшләргә кирәк, ди. Халык белән сөйләшергә, аңлату эшләре алып барырга. Халык алай да риза түгел икән – төземәскә.

Сосновый Бор бистәсенә Хөрмәтуллин заманында ук төзелгән юллар илтә. «Кама Беконы» әзергә-бәзер килеп утырган. Сабан туе да уздырмый, хәйриячелеккә дә өлеш кертми, ди элекке район башлыгы.

Яңа комплексларга җир эзләгәндә дә «Кама Беконы» шундый җирләрне карый бит: юллар, коммуникация сузылган булсын. Ялан кырга чыгып төзергә теләми. Аңлашыла ки, өр-яңадан юл салу, электр, су, газ үткәрү өчен акча да күбрәк кирәк булачак бит. Ә җитәкчелекнең мөмкин кадәр азрак акча түгеп тизрәк төзелеш эшләрен башлыйсы һәм мөмкин кадәр тизрәк уч тутырып акча аласы килә. Халык турында уйлау кая инде ул?!

«ДУҢГЫЗ ФЕРМАСЫ ТҮГЕЛ, САНАТОРИЙ ТӨЗЕРГӘ КИРӘК»

«Сосновый Бор»дан соң Коноваловкага кузгалдык. Машина йөртүче: «Менә шушында төзергә җыеналар», – дип, генетика үзәге булырга тиешле җирне күрсәтте. Анда таба юл салына да башлаган инде. Машина йөртүче үзе Минзәләдә яшәсә дә, юл буе: «Кирәге юк ул үзәкнең. Моннан ис шәһәргә кадәр килеп җитәчәк бит», – дип сукранып барды.

Коноваловкада халык җыелган иде инде. Өлкәннәр дә килгән, яшьләр дә, балаларын күтәргән аналар да. Сүзне пенсиядәге укытучы Фәрит Гыйлемов башлады. «Совет заманында Коноваловкада 14 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән комплекс бар иде инде. Аннан чыккан нәҗес сулары ничә ел буе Минзәлә елгасына агып ятты. Җитәкчеләр штраф артыннан штраф түли иде. Аннан ул комплекс таркалды. Хәзер менә селекция-генетика үзәге төземәкчеләр. Бернинди ис тә булмаячак, янәсе, калдыклар да тиешенчә утильләштереләчәк. Тик ни өчен Тукай районының Сосновый Бор, Татарстан, Комсомолец авыллары истән һәм зарарлы матдәләрдән зарлана соң? Башта анда кертеп күрсәтсеннәр заманча технологияләрен, аннары безне ышандырырлар», – дип сөйләде ул.

Минзәлә экологик яктан иң чиста районнар арасына керә. «2030нчы елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе»ндә районның туризм өчен кулай җирлек булуы, шул юнәлештә эшчәнлек алып барырга кирәклеге әйтелә. Коноваловка халкы да: «Бездә дуңгыз фермасы түгел, санаторий-профилакторий төзергә кирәк», – ди әнә. Хәзердән үк җирләрен, йортларын сату кыенлашкан инде. Алырга теләк белдергән кешеләр, дуңгызчылык комплексы төзеләчәген ишетә дә, тизрәк баш тарту ягын карый икән. Кемнең үз теләге белән дуңгыз сасысын иснәп яшисе килсен?!

Бу урында сүзгә Алена Смышляева кушыла. Кулында – кечкенә бала. «Тукай районының Татарстан авылында әнием яши минем. Безгә анда бушлай җир тәкъдим иткәннәр иде. Дуңгызчылык комплексы булгач, баш тарттык. Монда килеп җир сатып алдык, йорт салып чыктык. Ә хәзер биредә дә дуңгыз фермасы булдырмакчылар. Китәм дисәң, йортны да сатып булмаячак бит хәзер», – ди ул.

«Төп проблема ис тә түгел әле монда, – ди Фидания Зарипова. – Калдыкларны ничек утильләштерерләр икән? Интернетта күрсәтәләр: дуңгыз нәҗесен басу-кырларга чыгаралар. Ашлама, янәсе. Ул таркалмыйча бик озак шунда сасы таратып ята. Дуңгыз нәҗесен беркайчан да ашлама итеп кулланмадылар».

«Кама Беконы» генетик үзәк төзелүне, авыл халкы өчен файдалы, дип эш урыннары булдырылуны атый. Генетик үзәктә – 65, дуңгызларны сую урынында 20 кешегә эш булдырылачак икән. Моны ишеткәч, Коноваловка халкы гөж итеп алды. «Авылда берәү фермер хуҗалыгы ачкан иде, эшкә алырга өч кеше таба алмый тилмерә. Бездә бөтен кешенең дә эше бар, берәү дә эшсез утырмый! Ул селекция-генетика үзәгенә алсалар да югары квалификацияле белгечләрне генә алачаклар инде. Әйтерсең Коноваловкада андыйлар тулып ята», – дип сөйләштеләр. «Без ферма төзеләсе урынга тере койма булып барып басачакбыз, төзетергә юл куймаячакбыз», – диде Раушания Габдуллина. Аның сүзен авылдашлары да күтәреп алды.

Кыскасы, авыл халкының сүзе бер: дуңгызчылык комплексымы ул, генетика үзәгеме – берсе дә кирәкми! Зур җитештерү оешмасының зарары да зур булачак – шуны истә тотып фикер йөртә авыл халкы. Болай да районда онкология белән чирләүчеләр саны елдан-ел арта инде.

ДЕПУТАТЛАР НИК КИРӘК?

Без килгән көнне район башлыгы Айдар Сәләхов шәһәр советы белән түгәрәк өстәл уздырачак, диелгән иде. Шунда ук «Кама Беконы» вәкиле селекция-генетика үзәгенең проектын да тәкъдим итәчәк икән. Анда барганчы ук җиткерделәр: 15 депутатның 13е төзелешкә каршы чыккан. Араларында ихтирамга лаек кеше – инде алты «глава»ны күргән башкарма комитет җитәкчесе Илгизәр Шагалиев та бар. Ә 15 депутатның икесе төзелешне яклый. Берсе – район башлыгы Айдар әфәнде үзе, икенчесе – бюджет оешмасында эшләүче Хәмзә Гыйләҗетдинов.

Бу селекция-генетика үзәген төзетү «Кама Беконы»ның шәхси «капризы» да, район, хәтта республика җитәкчелеге күрсәтмәсе генә дә түгел. Федераль программа нигезендә бу төзелешкә 9 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Инвестор булып «Акибанк» бара. Сүз уңаеннан, банкның идарә рәисе Илдар Галәветдинов «Кама Беконы»ның да хуҗасы. Шуңа күрә төзелештән калган акча (генетика үзәген төзү өчен 3 млрд сум тотылачак, дип белдерелде) банктагы капитал әйләнешен яхшырту өчен тотылачак дип фаразларга җирлек бар.

Минзәлә – дотациядә утыра торган район. Бюджетның 70 процентын дотация рәвешендә ала ул. Кайчандыр булган аракы, сөт заводлары беткәннән соң, Минзәләдә җитештерү эше вак һәм урта эшмәкәрләр кулына гына калган. Шуңа күрә депутатлар районда җитештерү булырга тиеш дип саный. Ярар, буласы булгач, нәселле дуңгыз үрчетә торган генетика үзәге булсын инде, дип ризалашкан да алар. Тик бер шарт белән: торак пунктлардан читтәрәк, экологиягә һәм кеше сәламәтлегенә мөмкин кадәр азрак зыян килерлек итеп эшләнсен иде, дип баралар. Ә Коноваловка тирәсендә 18 мең кеше яши.

Утырыш башында «Кама Беконы»ның башкарма директоры Мансур Салаватуллин яңартылган проект белән таныштырып китте. «Без төзетәчәк үзәк Русиянең 10 процент төбәген токымлы дуңгыз белән тәэмин итә алачак. Татарстанда гына түгел, Идел буе округында да беренче әле бу үзәк», – дип горурланып сөйли башлады ул. Аннары 65 эш урыны булдырылачак, Коноваловка авыл җирлеге казнасына елына – 500 мең, ә районныкына 60 млн сумга кадәр акча керәчәк, дип билгеләп үтте. Экологияне яхшырту өчен, үзәк тирәли 3 млн сумга агач утыртырга җыенуларын сөйләде – шомыртлар, наратлар белән әйләндереләсе ди. Янәсе шулар дуңгыз сасысын басачак икән. Сосновый Бор, Татарстан авылларында да утыртылырга тиеш булган ул агачлар. Тик әлегәчә бер төп тә утыртылмаган.

Апрельдә төзелеш эшләре башланырга тиеш, дип тә әйтте Мансур әфәнде. Апрель үтеп бара бит инде, ә проект һаман каралу стадиясендә генә. Халыкның ризалыгы алынмаган. Район башлыгы Айдар Сәләхов утырышта: «Без монда бүген фикер алышу өчен генә җыелдык, проектны кабул итү-итмәү турында сүз бармый», – дип тынычландырырга тырышты. Әллә соң халыкның күзен шулай дип томалап, төзелешне яшерен рәвештә генә башламакчылармы? Шунысы да бар: прокуратура, җирләр дөрес теркәлмәгән, дип күрсәтмә чыгаргач, судка бирергә тиеш иде. Тик никтер бу эш һаман башкарылмаган әле.

Районның башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев «Кама Беконы» вәкиленең математик исәпләвенә төгәллек кертте. «Сез нинди 500 мең сум турында әйтәсездер. Коноваловка авыл җирлегенә сездән җир салымы акчасы гына керәчәк. Һәм авыл хуҗалыгы картасы буенча, җир өчен салым 7 мең сумны гына тәшкил итә. 2014нче елда 600 гектар җир өчен сез 7 мең сум салым түләгәнсез», – дип ачыклап бетерде ул. Мансур Салаватуллин «ә» дип тә, «җә» дип тә әйтергә кыймады. Шул ук вакытта җирле эшмәкәр, нефть чыгару оешмасы җитәкчесе Егор Юдин, мәсәлән, узган елда 900 мең сум җир салымы түләгән. «65 кешегә эш урыны булдырабыз, дисез сез. Кирәк икән, ул 65 кешегә мин үз оешмамда да урын таба алам», – дип сөйләде шәһәр советы депутаты да булган Егор Юдин.

Иң өлкән депутат Флүн Гәрәев: «Банк бит ул хәйрия оешмасы түгел, аңа тиз арада акча эшләргә кирәк. Шуңа күрә дуңгызчылык комплексын да юлы, уты, суы булган җирдә төзетәләр. Яңа җирне үзләштерә башласаң, акчасы да, вакыты да күбрәк кирәк булачак бит. Үз сайлаучыларым исеменнән әйтәм: без бу төзелешкә каршы. Безгә Менделеевск белән Түбән Камадан килгән кислота яңгырлары да җиткән», – дип чыгыш ясады.

Язкәр Биҗанов шәһәр советы депутаты түгел, Тауасты Байлар авылы җирлегеннән сайланган депутат. Ул да Коноваловка янында генетик үзәк төзетүгә каршы булуын белдерүдән курыкмый. «Безгә, 3 мең башка исәпләнгән генетик үзәк булачак, дип сөйлиләр сөйләвен. Тик шул рәвешле күзебезне генә буалар бугай. Ул ана дуңгызлар бала китерәчәк. Бер дуңгыз елына 24 бала китерә ала. Аларны кайдадыр асрарга кирәк булачак. Шулай булгач, 3 мең баштан башланган үзәк тора-бара ишәячәк әле», – дип сөйләде ул.

Район депутатлары әлегә дәшми. «Глава»дан тукмак төшүдән куркалар. Тик үзара сөйләшкәндә аларның да бу төзелешкә каршы булуларын белдек.

Шәһәр советы депутатлары да кечкенә көч түгел инде. Һәрхәлдә, шулай дип уйлый идек. «Нүжәли без проблеманы хәл итә алмабыз инде? «Бердәм Русия» депутатларының да сүзен тыңламагач, нәрсә була соң инде ул?!» – дип гаҗәпләнә депутатлар. Район башлыгын хәзерге фикереннән кире кайтара алмасалар, катгый чарага да барырга әзерләр – депутат мандатын өстәленә ташлап чыгып китәргә дә күп сорамаслар. Бернәрсә дә бирми бит ул катыргы аларга. Алар гына түгел, эшмәкәрләр дә район җитәкчесеннән йөз чөерергә мөмкин. Балалар өчен җиһазлар җитештерү белән шөгыльләнүче Дамир Каюмов, улында аллергия булу сәбәпле, Казаннан Минзәләгә күченеп кайткан булган. Экологик чиста район, дип. Дуңгыз фермасы төзелсә, монда калмыйм, башка районга күчеп китәм, оешманы да күчерәм, дип әйтә, ди. Болай дәвам итсә, Коноваловка халкы әйтмешли, «глава» бер үзе калачак яки… бөтенләй калмаска да мөмкин».

Сүз азагында. Газетаны типографиягә тапшырырга торганда, Минзәләдән яңа хәбәр килеп иреште: район башлыгы, депутатларны җыеп, Коноваловка янында дуңгызчылык үзәген төзү туктатыла, дип белдергән. Димәк, халык вәкилләрен – депутатларны – ишеткәннәр. Шулай дип өметләник. Бу хәлләр ничек булып бетәр – теманы күзәтеп барачакбыз.

Фәнзилә МОСТАФИНА,

Казан – Тукай – Минзәлә – Казан

Комментарии