Метр ярым җир кирәк…

Бер нәселнең дәвамчылары булган туганнарны, иң якын дусларны, күрше белән күршене талаштыру өчен нәрсә эшләргә кирәк? Әллә ни баш ватасы юк: уч төбе хәтле җир бир дә икесен ике якка утыртып куй. Бераздан шул җир тирәли низаг агачлары үсеп чыгып, бөреләнә башлар, аннары чәчәк атар, җимешләре өлгерер. Моңарчы елмаешып кына торган дус, туган, күршеләр дә бер-берсенә теш ялтыратып, ырылдаша башлар.

Җир белән бәйле низаглар һәр авылда бар. Балтач районы, Нөнәгәр авылына да нәкъ менә шул теманы өйрәнергә дип кайттык без.

«БАРЫСЫ ДА КАНАУДАН БАШЛАНДЫ»

Гарифуллиннар сүзне шулай дип башлады. «Бу төп йорт булган, дүрт бертуган яшәгәннәр. Бераздан өчесе башка чыккан. Берсе безнең уң якта, икенчесе аларның каршысына – юлның икенче ягына йорт салган», – дип аңлата Рәйсә апа. Аларның уң як күршесендә дигәннәре – Нәҗиповлар, ә аларның каршысында Галимҗановлар була инде.

Яз-көз яңгыр, кар сулары аксын өчен, Гарифуллиннар белән Нәҗиповлар ике хуҗалык арасында канау казыган. Тик җирнең авышлыгы шулай урнашкан инде: өске баштагы күршеләрнең дә сулары болар турысына агып килеп, болар казыган канаудан агып төшеп китә торган булган. Ул гына да түгел: каршы яктагы Галимҗановлар да, юлны аркылы казып, суларын шушы Гарифуллин-Нәҗипов канавы аша ага торган итеп көйләгән. 80 яшьлек Ленура апа Галимҗанова әйтмешли, гомер-гомергә шулай булган инде. Тик узган ел күршеләр тавышланышкан…

Бөтен күрше-тирәнең суы акса да, канауны Гарифуллиннар белән Нәҗиповлар казырга тиеш булган. Шулай казылган да: яртысын – берсе, яртысын – икенчесе. Тик яшьләре барган саен, бу эш катлаулана төшкән. «Авыл башлыгы Альфред абый безгә: «Бер тапкыр әйбәтләп казып куясың да, башка казыйсы булмый инде аны», – дип әйтте», – ди Раушания Нәҗипова. Тик җитәкче әйткәнчә, җиңел генә түгел шул. Кар суы да, яңгыры да шуннан аккач, канауның балчыгы ашала, өстәвенә, аңа ләм катыш ком да тула. Күмелә канау, яңадан казырга кирәк була. Авыл башлыгы монысын уйлап бетермичә ничек шулай дип әйткәндер.

Казу авырлаша башлагач, Гарифуллиннар белән Нәҗиповлар канауга кул селтәп карый. Су барыбер үз юлын таба: Нәҗиповларның мунчасына, утын һәм ашлык торган сарай астына керә башлый, Гарифуллиннарның бәрәңге бакчасына төшә. Менә шуннан соң бу хәлгә чик куярга уйлый да инде алар.

Беренче эш итеп, Галимҗановларның юлны аркылыга казыган канавын күмеп куялар. Авыл җирлегенә менеп әйткәч, башлык Альфред Әхмәтханов трактор китертеп, юлның каршы ягына (Галимҗановлар ягына) канау казыта. «Тик Илнур Галимҗанов чыгып, үзләре турысындагы канауны күмде дә куйды. Хәзер су юлга чыгып бөялеп утыра да тагын безгә төшә», – ди Наил Гарифуллин.

Аллаһы Тәгалә биргән су бит инде ул, кая китсен соң, диярсез. Гарифуллиннарның анысына да җавабы бар: «Безнең сул як күрше Фидаил Гомәров йортыннан соң тыкрык бар. Ул булмаса, әйдә, безнең бакчадан акса аксын инде дияр идек, тик суны тыкрыктан ага торган итеп көйләргә мөмкин бит».

БЕРӘҮ КАЗЫЙ, БЕРӘҮ КҮМӘ

Тик авыл башлыгы Альфред Әхмәтханов әйтүенчә, әлеге тыкрык үргә таба урнашкан. Ә су, белгәнебезчә, үргә таба акмый.

Галимҗановларга да кереп чыктык. «Күршеләр канауны күмгәч, Илнур авыл җирлеге рәисенә шалтыратты. Су шуннан ага идеме, дип сорады Альфред. Шуннан, диде Илнур. Алай булгач, чыгып казы син аны, диде башлык. Чыгып юлны казый башлагач, кызлары белән Рәйсә апа, Раушания апалар чыгып ябыштылар. Балчык белән коендырып керттеләр», – дип сөйли Илнурның хатыны Лилия Галимҗанова. Аларның йорты – уйсулык җирдә. Язгы су төшә башлагач, нишләрбез инде, дип борчылган көннәре.

«Без канауны томалыйбыз, дип керсеннәр иде алар, авыл башлыгы берәр нәрсә ясар иде, болай итеп талашасы да булмас иде. Нәҗиповларның әтиләре исән чакта бер сүз әйтми, яз-көз канауны рәтли иде», – дип озатып калды мине Лилия апа. Авыл башлыгы эшләгән бит инде: юл кырыеннан канау казыткан. Тик аны Илнур әфәнде үзе үк никтер күмеп тә куйган…

Авыл башлыгы Альфред Әхмәтханов сүзен: «Мин сезгә интервью бирергә җыенмыйм», – дип башласа да, сөйләште тагын. «Казыган ич инде анда канау. Хәзер Илнурлар ягыннан Рәйсәләр ягына су акмаячак. Быел ул урамга үзара салым акчасына вак таш җәябез дә нормальный гына канау кала анда. Ә Рәйсәләрнең үз ягыннан ага торганы шул ике арадан ага торган була инде. Анысын тыкрыкка ага торган итеп канау казытып булмый, үргә каршы ул. Нәҗиповлар белән ике арадагы канауны ничек казыйлар – анысы инде минем проблема түгел, аларныкы», – ди рәис. Монда хәзер ике фронт арасында тарткалашу бара: бер якта – «су гомер буе шуннан аккан» диючеләр, икенче якта – «су эчендә утырырга теләмибез» дип әйтүчеләр. Ә авыл башлыгы: «Минем ни гаебем бар? Бер гаебем дә юк», – ди. Югыйсә аны гаепләргә уйламаган да идек, бу очракта нәрсә эшләп була дип кенә сорарга килгән идек…

КЕМНЕҢ ҖИРЕ?

Канау белән генә бетми әле монда хәлләр! «Фидаил Гомәров, миңа ике метр җир бирсеннәр дип, безнең өстән жалоба биргән. Ә ул безнең законлы җиребез!» – ди Наил абый. Ничек инде берәү «миңа кирәк» дип, икенче кешенең җирен таләп итә алсын ди?! Сүзгә тагын Рәйсә апа кушыла: «Әби-бабайлар безгә йорт урыны белән 12 сутый җир калдырган. Ә самолеттан схемасын төшергәндә, ялгышлык киткән, 4-5 сутый җиребез «югалган». Фидаил моны белеп торган». Гарифуллиннар бакча башыннан җирләрен зурайтып, коймалап алган булалар, рәсмиләштерергә өлгермиләр. Моның өчен аларга 5 мең сум штраф салалар. Күпме зурайтылган соң ул, дип кызыксынам. «Бабай җире буенча исәпләсәң, күп тә артмаган ул, тик законлы ничәдер сутыебыз «югалган» булгач, шактый арткан кебек күренә», – ди кызлары Алинә.

Наил абый: «Безнең җир «межевать» ителмәгән, ызан чикләре билгеләнмәгән», – ди. Авыл халкы җирен рәсмиләштерү турында уйламый шул, минем йортым тора, димәк, җире дә минеке, дип уйлап йөри. Штраф түләткәннән соң гына ызан билгеләтү артыннан йөри башлаган Гарифуллиннар да. Тик моның өчен ике як күршенең һәм авыл җирлеге башлыгының имзасы кирәк. Менә шунысы проблема да инде аның… «Авыл башлыгы, ике яктан да метр ярым җир калдырсаң гына кулымны куям, ди. Нәрсәгә калдырырга икәнен аңлатмый. Альфредның өенә мендем, чакырт Фидаилне дә бергәләп сөйләшик, бу хәзер зурга китә бит, дидем. Минем эшем түгел ул, теләсә нәрсә эшләгез, ди Альфред. Без сайлап куйган кеше!» – дип сөйләде Рәйсә апа.

Гарифуллиннар «Земля» дип аталган ызан бүлү оешмасына мөрәҗәгать иткән. Алар килеп үлчәп, нокталар билгеләп киткән. Алинә төшереп торган видеодан күренгәнчә, бер нокта – Фидаил Гомәровларның йорты почмагында. «Фидаил абый үзе безнең җиргә кергән, ә үзе бездән җир сорый», – ди Алинә.

Хәзер Гарифуллиннар адвокат яллаганнар, бабайларыннан калган «югалган» җирне эзләтү белән мәшгуль. Тик адвокат безнең белән сөйләшергә теләмәде, хәтта аның исемен дә әйтмәделәр. Шуңа күрә эш барышы турында Гарифуллиннарның олы кызлары Алия белән сөйләштек. «Альфред абый бездән качып йөри. Эш вакытында эшендә юк иде. Сәркатибе, май заводына җыелышка китте, диде. Ә өй телефонына шалтыраткач, Альфред абый трубканы үзе алды! Авырыйм, сөйләшә алмыйм, ди. Адвокат, «больничный» кәгазен күрсәтегез, дигәч кенә чыкты. Бернинди белешмәсе юк икән! Мин аларга кул куям, дип әйтте адвокатка. Ә берничә көннән әнине чакыртып: «Ике яктан да метр ярым җир калдырсагыз гына кул куям», – дип әйткән», – дип сөйләде Алия. «Нинди метр ярым җир турында сүз бара соң?» – дим, аңламыйча. «Аңламыйбыз бит, Адвокат та аңламый. Альфред абый аңлатмый. Авыл җирлегенә дип ике яктан да метр ярым җир сорый. Хайван асрармынмы, буш торырмы – анысы минем эш, дип кенә җаваплый», – ди Алия.

Альфред Әхмәтханов: «Рәсмиләштерсеннәр җирләрен, миннән тормый ич ул», – ди. Тик авыл башлыгы имзасын куймый торып ызанны билгеләтеп булмый бит. «Гарифуллиннар белән ике арадагы койма рәтләргә дә урын юк, дип, Фидаил җир контроленә шикаять язган. Аннан килделәр, үлчәделәр. Гарифуллиннарның фактик җире 12 сутый гына, ә аларның 21-22 сутый артык җире бар булып чыкты. Ул җир рәсмиләштерелмәгән, авыл җирлегенеке санала. Менә шуннан ике яктан да ара калдырырга куштым, ызанда метр ярым-ике метр җир калдырыгыз да рәхәтләнеп койма тотыгыз, дидем», – дип сөйләде башлык.

КЕШЕ ҖИРЕ КИРӘКМИ

Җир буенча тарткалашучы бөтен кешеләрне дә бер җөмлә берләштерә. «Миңа кеше җире кирәкми, үземнеке булса, шул җитә», – дип кабатларга ярата алар. Тик менә шул «үз» һәм «чит» җир дигәндә низаг килеп чыга да инде. Гарифуллиннар да: «Бабайдан калган җирне тапсак, безгә шул җитә, калганы кирәкми», – ди. Фидаил Гомәров та: «Миңа җир җитә. Хет беткәнче алсыннар шунда, бер сүзем дә юк, тик минекенә генә кермәсеннәр», – ди.

«Мин Гарифуллиннарга ничә тапкыр әйттем, җирегезне рәсмиләштерегез, ул әле сезнең җирегез түгел, дидем. Безнең койма яныннан бакча башына кадәр 22 сутый җирләре хосусыйлаштырылмаган аларның. Өй алдын эшләгәндә мин аларга картасын да алып төшеп күрсәттем. Шул кәгазең белән артыңны сөрт, диделәр. Минем койма ишелеп төшә анда хәзер. Алар су ага торган канауны минем коймага терәп үк казыйлар, су балчыкны ашый, шулай итеп, койма авыша. 20 см ара калдырып ерып җибәрсәләр суны, аннан гына үлмиләр бит инде», – дип сөйләде Фидаил Гомәров. Ул да имзасын куям ди, тик бер шарт белән: «Ике арада метр ярым җир калсын. Суы да шуннан аксын, икебез дә койма тотып куярлык булсын».

Гарифуллиннар җирләрен бабайларыннан калган законлы җир дип әйтә, югалган гына дип саный бит, дим. «Алай түгел ул. Безнең әти мәрхүм исән булганда, гел боларга ирек биреп килгән, безнең җиргә кергәннәр. Теге яктан да ике метр кеше җирендә утыра алар. Без алар белән моңарчы дус яшәдек. Өй салганда фундамент эшләшергә дә кердем мин аларга», – ди Фидаил абый. Ләкин монда кем кемнең җиренә кергәнлеген ачыклап бетерергә кирәк әле.

Ә Нәҗиповларның Гарифуллиннарга бернинди дәгъвасы юк. «Ике арадагы җирне үлчәгән дә юк, дөрес бүленмәгән дип тавыш та чыгарып йөрмибез. Электән шулай килгән бит инде ул», – диләр.

ЫЗАН БҮЛӘРГӘ КИРӘК

Җир мәсьәләсе бик четерекле шул. Район прокуратурасында да безгә: «Җир проблемасы буенча сораулар бик күп килә, судта да күп эшләр карала. Тик күпчелек очракта элек ничек булса, шулай калдыралар. Берәү дә «син күршең җиренә кергәнсең, йортыңның почмагын сүт» дип карар чыгармый. Аның чыгымын үзеңә каплыйсы була бит», – дип аңлаттылар. Борынгы заманнарда, әле заманча үлчәү приборлары булмаганда, җирне күз белән чамалап, аяк адымнары белән санап, бау тотып кына бүлгәннәр бит. Менә шуннан калган да инде «дөрес булмаган» бүленешләр.

Гарифуллиннар җирләренең сызымын дәүләт актында күрсәтелгән рәвештә дип бара. Тик район кадастр палатасының 1нче категорияле инженеры Ирек Шәрифуллин аңлатканча, әлеге документта җирнең чиге түгел, күләме генә күрсәтелә. Ә чиге ызан бүлгәннән соң гына билгеле була. Шуңа күрә җирнең рәвеше нәкъ актта сызылганча булырга тиеш дип бару дөрес түгел.

Район прокуратурасында да шушы сүзләрне расладылар: «Бу документ җир участогының фәлән сутый булуын күрсәтә. Ә аның ничек ятуы, ягъни чикләре ызан билгеләгәннән соң гына ачыклана. Шуны ачыклап бетергәч кенә җирне рәсмиләштереп була».

Хәзер Гарифуллиннарга инвентарьлаштыру материалларын күтәреп, үзләре әйткән «бабайның югалган җирен» табасы гына кала. Адвокат бу юнәлештә эш башлаган инде. Аннан соң тиз арада җирнең ызанын билгеләтергә. Ә авыл җирлеге башлыгына, «бу минем эш түгел» дип качышлы уйнап йөрисе урында, ике күршене дә янына чакыртып, хәлне яхшылап аңлатса да булыр иде.

Сөмбел СӘЙФИ,

Казан – Балтач – Казан

Комментарии