- 10.03.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №9 (7 март)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Равил Гайнетдин җитәкчелегендәге Русия Аурупа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте Мәскәү һәм Үзәк Русия Диния нәзарәтен (рәисе мөфти Әлбир Крганов) янә мәхкәмәгә бирде. Мәскәү шәһәренең Останкино район судына биргән гаризасында Равил Гайнетдин әхлакый зыян китергән өчен Мәскәү мөфтиятеннән 1 033 700 сум акча сорый.
Узган елның октябрендә Гайнетдин Кргановны хуҗалык эшләре мәсьәләләрен караучы арбитраж судка биргән иде, билгеле, ул вакыт суд гаризаны кире какты. Арбитраж суд икътисад мәсьәләләрен генә карый. Бер юридик оешма икенчесен, канун буенча, минем хакларымны алдылар дип, хөкемгә бирә алмый. Аны шәхси кеше генә бирә ала. Әлбир Крганов «Безнең гәҗит»кә бу уңайдан: «Безнең адвокатлар да: «Бәлки, белмибездер, безне судка бирүче оешма, үзләрен дини мәсьәләләр белән түгел, бәлки, икътисад буенча шөгыльләнә торган оешма, дип саныйлардыр», – дигән иде. Судта да Үзәк өлкә мөфтияте төшенчәсен федераль округ буларак карарга кирәкми. Чөнки ул конституцион норма түгел, ә Президент боерыгы белән, аңа эш алып барырга уңайлы булсын өчен бүленгән төбәкләр. Үзәк өлкә дип әйткәндә, Мәскәүгә якын булган төбәкләр күзаллана», – дип белдергән иде.
Русия Аурупа өлеше Диния нәзарәтендә дә, Мәскәү шәһәре һәм Русиянең Үзәк өлеше Диния нәзарәтендә дә «Мәскәү мөфтияте» дигән сүзләр бар. Гайнетдин Крганов җитәкләгән мөфтиятнең исемендә «Мәскәү мөфтияте» сүзе кулланылганы өчен судка бирергә булган. Узган судта адвокат Колесников бу дәгъваның дәлилсез булуын инде билгеләп үткән иде. Аның сүзләренчә, Крганов җитәкләгән мөфтияттә фәкать гомум сүзләр кулланылган. Шуңа да урлау хакында сүз дә булырга мөмкин түгел.
Иң кызыгы шул, Гайнетдин конкурентлыктан куркып, гаризада үзенең эшмәкәрлек эшчәнлегенә дә аяк чалалар дип тәкрарлый. Бик кызык хәл килеп чыга, менә ни өчен алар арбитраж судка мөрәҗәгать иткән булган. Шуның өстенә 1 млн. сум акча да алырга исәплиләр.
Нәрсә тели Гайнетдин? Башта Бердәм мөфтиятне таркатты, татар мәчетләрен кавказлыларга тарата башлады, аннан Мәскәүдә бер гасырлык тарихи Җәмигъ мәчетен «бернинди тарихи-мәдәни мираска ия түгел» дип, бульдозер белән җимерде. Нәтиҗәдә, Мәскәү татарлары икегә бүленде, гади халык мондый «шәех»ләрдән бизеп, мәчеткә йөрми башлады. Бу әле тыштан күренгәне генә…
Крганов баштан ук Мәскәүдә татар факторын күтәрде, тарихи юлга басым ясады, Мәскәү мәчетен саклап калырга тырышты. Монда ачыктан-ачык көндәшлек барлыкка килде. Әмма Гайнетдин һәрвакыттагыча көндәшлеккә риза булмады. Аның мөселман «Патриархы» булу теләге – аерым шәхесләргә генә түгел (ул гаризада да үзенең Русиядә «главный» мөселман булуын дәлилли), гади мөселман халкына да тәэсир итте. Һәм бүген Мәскәү мөселман җәмәгатьчелеге проблемаларының сәбәбе нәкъ бер «шәех»кә барып төртелә.
Тарихка мәчет сүттерүче «шәех» буларак кереп калачак кеше көндәшләр белән көрәшүнең төрле ысулларын электән үк кулланып килде. Шуңа алар мәхкәмә юлына кереп китеп, тиз генә бер миллион акча да эшләргә булганнар. Дөрес, Әбү Хәнифә мәзһәбендә мондый җиңел генә акча эшләүнең һәм көндәшеңне юкка чыгарырга теләүнең ничек бәяләнгәнен әле аңлатучы юк. Бәлки, моңа «шәех» үзе аңлатма бирер. Шәех исемен юкка гына күтәреп йөрмидер бит.
Ахырда шуны гына өстисе килә. Русия Үзәк Диния нәзарәте бүген Мәскәүдә урнашкан мәчетләрне заманында үзе төзетте. Инде Үзәк нәзарәтнең Мәскәүдә үз мөфтиятен тотарга хакы юкмы? Равил Гайнетдиннең ике яклы стандартлар белән шөгыльләнүе булып чыга бу. Хөрмәтле «мөфти шәехкә» бер аятьне исенә төшерергә иде (хәер, ул аны яхшы беләдер): «Изгелектә ярышыгыз!»
Әмирхан ИСХАКЫЙ, «Татар заманы».
Гайнетдин янә мөфти Кргановны судка бирде ,

Комментарии