Аеруча авыр явызлык

Аеруча авыр явызлык

Тәтеш районындагы Ырым дигән мордва авылында яшәүче Анатолий Ибрямовның гомер юлы сикәлтәле. Хәзер 65 яшендәге абзый биш мәртәбә хөкемгә тартылган. Хулиганлык дигән җинаяте өчен өч елга утыртылган, ел ярымнан амнистия буенча азат ителгән. Шуннан соң колония эләкмәгән, шартлы сроклар белән котылган, хатын-кызны кыйнап сәламәтлегенә зыян китерү очрагы буенча кузгатылган җинаять эше зарар күрүче теләге буенча судта туктатылган. Тәтештә яшәгәндә эчүе, исерек чакта хатынын җәберләү сәбәпле, 25 ел элек ике балалы гаиләсе белән аерылышкан һәм туган авылы Ырымга кайткан, хуҗалары рөхсәте белән бер буш йортта гомер иткән. 

Әлеге өй авылдашы В. Горбуновның кыз туганы исемендә. Өлкән яшьтәге әлеге агай да эчәргә хирыс, кай ара А. Ибрямов белән дә салгалый алар, әрләшеп-талашып аерылышкан чаклары да булгалый. Гомумән, авылда аларның дустанә аралашмавын әйтәләр. Шулай да быел 20нче гыйнварда А. Ибрямов пенсия алганнан соң булган хәмерле мәҗлес тыныч төгәлләнә. Анда күршедә яшәүче Ришат та катнаша, өйдә хуҗаның Тәтештән кунакка килгән кызы да була. Кич белән ханым такси чакыртып өенә кайтып китә, ике ир дә өйләренә таралыша. 

В. Горбунов икенче көнне дә акчалы шешәдәш янына барып керә. Аның язылышмыйча гына 40 ел чамасы бергә торган хатыны Раиса иренең юкка чыгуына әллә ни аптырамый, чөнки гадәти хәл була бу. Әмма монысы аяныч тәмамлана. Кичке сәгать 8ләр тирәсендә аңа иренең район үзәгендә яшәүче апасы Нина шалтырата, энесенең Ибрямов өендә икәнен, хәле начар булуын, ярдәм итәргә кирәклеген хәбәр итә. Әлбәттә, Раиса шул якка ашыга. 

Нина ханымга бу хакта Горбунов үзе шалтыратып әйтә, хәлнең җитди икәне аның сөйләшүеннән үк сизелә. Ул шул шәһәрдәге улы белән сөйләшә. Олег исә авылдагы дусты белән хәбәрләшә һәм абзыйның үзенә шалтыратырга тотына. Бераздан ул җавап бирә һәм аны чакыра, Ибрямов бармакларымны чабып өзде, ди. Шул арада телефонында дөпелдәгән, агайның кычкырган тавышлары ишетелә башлый. Олег боларның сугу нәтиҗәсе икәнен аңлый һәм тиз арада Ырымга юл ала. 

Шулай итеп А. Ибрямов өе янында тиз арада берничә кеше җыела, ике күрше, авыл фельдшеры да килеп җитә. Ләкин өй бикле була. Шактый торгач, хуҗа эчтән, полиция килеп җитмичә ачмыйм, дип кычкыра. Тәрәзәләрдән карый башлагач Ибрямовның караватта утыруы, ә Горбуновның идәндә хәрәкәтсез ятуы күренә. Соңгысының канга манчылган икәне дә аермачык була. Фельдшер ханым шунда ук участок инспекторы С. Волков белән элемтәгә керә, кыскача әйткәндә, ярдәм күрсәтмәгәндә Горбуновның үләчәген җиткерә. С. Волков ишекне ватып керергә куша. Ирләрнең берсе бер тапкыр тибү белән веранда ишеге ачылып китә. Эчкә кергәч тә фельдшер чын мәгънәсендә тетмәсе тетелгән иргә укол кадый, иң әүвәл, ике бармагы өзелгән кулны бәйләргә керешә. Ашыгыч ярдәм аны сырхауханәгә алып китә. 

Ир-атның ул чакта аңсыз, әмма исән булуына гаҗәпләнергә туры килә. Суд-медицина экспертизасы аңа үткен һәм тупас әйбер белән, соңрак мәгълүм булганча, балтаның йөзе, түтәсе, кырые белән барлыгы 49 тапкыр, шул исәптән, башка һәм йөз-бит тирәсенә 18 мәртәбә сугылуын ачыклый. Нәтиҗәдә, күп кенә сөякләр сына, башына, баш миенә зыян килә, кыскасы, ир-атның исән калу мөмкинлеге булмый. Сырхауханәнең кабул итү бүлмәсенә китерелгәч, ярты сәгатьтән җан бирә ул. 

Тикшерү төркеме фаҗига урынында җинаять коралы булган балтаны, мич буенда яткан бармакларны һәм башка дәлилләрне ала. А. Ибрямов үз өендә чакта участковый С. Волковка, икенче көнне айныгач, аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче И. Шәйхетдиновка гаебен тануын белдерә, шешәдәшен балта белән сугып үтерүен сөйләп бирә. 

Барысы да аермачык булса да, кайбер мәсьәләләргә ачыклык кертергә кирәк була. Гаепләнүче абзый мәрхүм Горбунов сәбәпне үзе чыгарды дип бара. Аларның элек-электән дус булмавын да искәртергә кирәк. Ибрямов әйтүенчә, бу юлы В. Горбунов аны 40 ел чамасы элек агайнесенең асылынып үлүендә гаепләп бәйләнергә керешә, битен, кулларын кыса, ул гына да түгел, муеныннан эләктереп буа. Алга таба, бигрәк тә, берәр ай изоляторда утыргач, әлеге мәсьәләгә өстәмәләр дә кертә: ягъни сулышы кысылып аңын җуюын, чыгып качарга маташуын әйтә. Кыскасы, балта тотып, зур гәүдәле һәм көчлерәк Горбуновтан котылу һәм үземне саклау өчен селтәндем, ди. Ахыр чиктә, гаебен өлешчә генә тануын белдерә. 

49 тапкыр балта белән орып кеше үтергән затның гамәлләре «самооборона» дип табылмый, билгеле. Шулай да мәрхүмнең холыксызланып, җинаятькә этәргеч бирүе билгеләп үтелә. Чөнки экспертиза А. Ибрямовта да тән җәрәхәтләре, шул исәптән, муенында кызарган урыннар булуын белдерә. Әлбәттә, бу аклаучы түгел, ә бәлки гаепне берникадәр йомшартучы шарт буларак кына күрсәтелә. 

Шунысы да бар, А. Ибрямов балта белән сугуларын берничә тапкыр киметеп күрсәтә. Буучыдан котылу өчен, өстәл астындагы балтаны алып баш-бит тирәсенә өч мәртәбә, берәр тапкыр кул һәм аякларына сугуын, куллары белән башын каплагач, ике бармагын чабып өзүен генә әйтә. Шуннан соң идәнгә егылды да, башка кагылмадым, исән иде, телефоннан апасы һәм племяннигы белән сөйләште, ди. Монысы инде үтерү ниятен кире кагып маташырга мөмкинлек бирә. 

Тикшерүче Илдар Шәйхетдинов, ул сөйләгәннәр җинаятьчел гамәлләрнең беренче өлеше генә булган, икенчесе Горбуновның телефоннан сөйләшкәнен күргәч, димәк, исән икәнен белгәч башланган, дип исәпли. Эксперт Е. Меркулов та, мәрхүмдәге тән җәрәхәтләре бер мизгелдә түгел, шактый вакыт арасында ясалган, дип белдерә. Төп шаһитларның берсе Олег та телефоннан сугу, кычкыру тавышларын ишетеп тора бит. 

Шулай итеп, өлкән яшьтәге Анатолий Ибрямовка аңлы рәвештә һәм аеруча ерткычлык белән кеше үтерүдә гаепләү белдерелә. Әлеге карарны Татарстан прокуратурасы раслый, чөнки 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган мондый җинаять эшләрен Татарстан Югары суды карый. 

Өстәвенә, абзыйга, тору урынында шартлаткыч әйберләр саклау, дигән тагын бер гаепләү өстәлә. Эш шунда, үтерү урынын, ягъни аның өен тикшергәндә оперативник киштәдә 90 грамм дары салынган савыт таба. Аның моңа охшаш хокук бозулары элек тә ачыкланган була. Мәсәлән, 2012нче елда административ җаваплылыкка тартылган, 2020нче елда өендә 5, 6 мм калибрлы җиде патрон табылгач, хөкем ителгән, ягъни өч айга иреген чикләргә дигән карар чыгарылган. Монысы хөкем карарына әллә ни йогынты ясамаячак, билгеле. 

Тикшерү барышында сирәк була торганнар рәтендәге явызлык эшләгән абзыйга психиатрик экспертиза да үткәрелә. Анда рухи яктан кимчелекләр булуы, ә аның өч ел элек кичерелгән инсульт чире һәм, әлбәттә, даими рәвештә эчеп йөрү галәмәте икәне әйтелә. Ләкин әлеге тайпылышлар җиңелчә дәрәҗәдә, димәк, А. Ибрямов үз гамәлләрен аңламаслык хәлдә түгел дигән нәтиҗә ясала. 

ЯШЬ СӘРХҮШЛӘР БӘРЕЛЕШЕ

Быел 6нчы июнь кичендә Минзәләдә ике ир-егетнең очрашуы хәвефле тәмамлана. Ул көнне авылда торучы 26 яшьлек Илсур Исхаков (исемнәр үзгәртелә) район үзәгенә килә. Әйтүенчә, сырхауханәдә ятучы әбисенең фатирын тикшереп китәргә тиеш була. Яшәү урынында тискәре бәяләнүче, әмма моңа кадәр хөкемгә тартылмаган егет анда мул итеп исерткечләр алып керә, өч литр сыра, 375 грамм аракы эчкәч, көмешкә белән сыйланырга керешә. Кичке якта аның янына түбән каттагы фатирда торучы салмыш Рөстәм Шәйхиев килеп керә. 

1990нчы елгы әлеге ир-ат яшьтән тайгак юлга тайпылган затлар рәтеннән. Әнисе аның яшүсмер вакытында юньсез дуслар даирәсенә эләгеп эчә, законсыз гамәлләр кыла башлавын, нәтиҗәдә берничә тапкыр утырып чыгуын сөйли. Шул сәбәпле хатыны, баласы белән аерылышкан, әнисе янында яшәгән. 

6нчы июньдә кич белән исереп кайта да, әнисенә кая барганын әйтмичә чыгып китә. Әйтелгәнчә, Илсур янына керә. Берәр сәгатьтән әни кеше подъездда сәер тавышлар ишетеп ишекне ача һәм югарырак баскычта стенага сөялеп яртылаш яткан улын һәм аның янында кәкрәйгән канлы пычак тотып басып торган егетне күрә. Аның күрше карчыгының оныгы икәнен белә ул. Фатирдан чыккач, ул Рөстәмнең хәле хөрти икәнен сизә, тирә-юньдә күп кенә кан таплары күренә һәм өлкән яшьтәге ханым, полиция чакырам, дип чәбәләнергә керешә. Илсур дигәне әтисенең зур урында эшләвен әйтеп әбисе фатирына тәпили. Ярым аңсыз хәлдәге Рөстәм дә урыныннан кузгалып өенә керерлек көч таба һәм диванга ава. Бик тиз килеп җиткән ашыгыч ярдәм авыр хәлдәге ирне сырхауханәгә алып китә. Төн уртасында бичара ана улының үлүе турында хәбәр ала. 

Пычаклы һөҗүм турында хәбәр ителгәч тә ике полиция хезмәткәре килеп җитә. Подъезд идәнендәге, стеналарындагы кан таплары өченче каттагы фатирга илтә. Әле аяныч хәбәрне алырга өлгермәгән ана да явыз бәндәнең шунда икәнен әйтә. Участок инспекторы урамга чыгып балкон һәм тәрәзәләрне күзәтеп тора, чөнки егетнең чыгып шылу мөмкинлеге бар бит. Әмма ул ишекне дә ачмый, качарга да җыенмый. МЧС хезмәткәрләрен чакырып йозакны каерып кергәндә йоклаганга сабышып ята. Ишек төбендәге идәндә бөгелгән канлы пычак һәм аяк киемнәре күзгә ташлана. Лаякыл исерек И. Исхаков нәрсәдер сөйләнеп холыксызлана башлагач, аны богаулап эчке эшләр бүлегенә озаталар. Анда акрынлап айныша, аңлатмалар бирә башлый ул. 

И. Исхаков Тикшерү комитетының Минзәлә районара бүлегеннән Данил Тәхавиевка икенче көнне вакыйганы тулысынча сөйләп бирә. Әйтүенчә, Р. Шәйхиев белән элек тә бәйләнешә алар, рецидивист узган ел аны кыйнаган да була, шул көнне урамда очрашкач 50 тәңкә акча сорый. Кыскасы, ызгыш чыгу өчен сәбәп була. Самогон чөмерә торгач тәмам исергән кунак И. Исхаковның тумбочка өстендә яткан 1800 сум акчасын, аннары телефонын алып кесәсенә шудыра, кире кайтарырга теләми, күрәсең, төрмә сәндерәләрендә яткан Минзәлә кешесе авыл малае алдында өстенлеген күрсәтергә тырыша. Бәргәләшә-бәргәләшә подъездга чыккач та таләпне үтәми. Шуннан соң Исхаков фатирга кереп пычак алып чыга, мәйданчыктагы урындыкта утырган Р. Шәйхиев хәвеф барын күреп, урыныннан тора, сакланырга өлгерә алмый, күкрәгенә ике тапкыр кадагач сыгылып төшә. Аның: »Братан, хватит», – дигәнен шул арада пәйда булган әнисе дә ишетә. 

Әлбәттә, И. Исхаковның әлеге бәянен шик астына алырга да була. Әмма аның ике тапкыр кадавы хак. Моны экспертиза да раслый, шул сәбәпле бавыр, эчәкләр һәм башка әгъзаларга зыян килүен, мәрхүмнең шул сәбәпле җан бирүен белдерә. Химик экспертиза исә, канындагы этил спирты исерү генә түгел, алкоголь белән агуланырлык микъдарда, дип белдерә. Әгәр икесенең дә шундый хәлдә булуын искәртсәк, фаҗиганең, иң беренче чиратта, исереклек нәтиҗәсе икәне икеләндерми. 

Авыр җинаять кылуда гаепләнүчегә психиатрик экспертиза үткәрелә. И. Исхаковның коррекцион мәктәптә укуы, рухи яктан кимчелекле булганга армия хезмәтенә алынмавы күрсәтелә, әмма алар сизелерлек түгел, мөстәкыйль яшәргә сәләтле дип белдерелә һәм җинаять аңлы рәвештә эшләнгән дигән нәтиҗә ясала. Аңлы рәвештә кеше үтерүен И. Исхаков үзе дә таный, үкенүен, тәүбә итүен белдерә. 

Эш хөкем утырышларына барып җитми. Чөнки 25 яшьлек егет төрмәне сугышка алмаштыра, ягъни контракт буенча СВОга китә. Мәгълүм булганча, анда үзен яхшы яктан күрсәтсә, Президент Указы нигезендә җинаять җаваплылыгыннан азат ителәчәк ул. 

Наил ВАХИТОВ, 

Тәтеш – Минзәлә

Комментарии