Дүртенче катта вәхшәт

Дүртенче катта вәхшәт

Узган ел шаукымлы җинаятьләргә аеруча бай булды. Аларның беренчесе яңа ел бәйрәмнәре арасында ук теркәлде. 7нче гыйнвар кичендә Казанның Маршал Чуйков урамындагы йортта сөйгәне тарафыннан кире кагылган егет кызны һәм әти-әнисен юк итте, пычак чәнчеп һәм 4нче каттагы балконнан ташланып үзе дә үлмәкче булды. Бусы хак, шулай да адәм баласының әлеге ерткычлыгы бик күп сораулар, төрледән-төрле фаразлар, капма-каршы фикерләр тудырды. Һәм гади кешеләр, мәгълүмат чараларында гына да түгел. Ягъни тикшерү органнары, прокуратура чыгарган рәсми нәтиҗәләрне яклау ягы кире какты.

4нче каттагы ыгы-зыгы сәгать кичке 10 тулганда башлана. Шалтыратучы булгач, Миләүшә ишекне ача, әмма чырылдап кычкырган хатын-кыз тавышы, шау-шуны ишетеп, яңадан яба, тиз генә телефонын алып килә, чөнки хәвеф-хәтәр барын, полициягә хәбәр итәргә кирәк булуын сизенә. Кабат тамбурга чыккач та подъезд мәйданчыгында канга батып яткан күршесе Фәридәне күрә. Янәшә торактагы өлкән яшьтәге Галина белән дә охшаш хәл килеп чыга, ул ишеген ачкач та каршында коточкыч кыяфәтле күршесе Рафаэль сыерылып төшә һәм яртылаш бусаганың эчке ягына ава.

Котлары алынган хатын-кызлар «112» коткару хезмәтенә шалтыраталар, шул рәвешле, полиция экипажларына Чуйков урамында «ножевое» дигән хәбәр ишетелә. 10-15 минуттан дүртенче катка погонлы биш кеше күтәрелә, аларның икесе тиз генә кире урамга йөгерә, чөнки рациядән шул ук йорт балконыннан ир кеше егылып төшү турында тагын бер хәбәр килә. Ләкин карлы-бозлы җирдә чалкан ятучы яшь егет янына ЮХИДИ экипажы килеп туктаган була инде. Шул арада бер-бер артлы өч ашыгыч ярдәм машинасы килеп туктый, аларның берсе күкрәге, муенында кан саркып торган яралары күренеп торган, урамдагы ярым өнсез хәлдәге ир-атны якындагы 7нче сырхауханәгә алып китә. Соңрак аның 1998нче елда туган Рөстәм Мөхәммәдуллин икәне мәгълүм булыр.

Югарыда калган полиция хезмәткәрләренә күрше апалар, аз-маз кыймылдап, идәндә сыкранып яткан ир белән хатынның 18 яшьлек кызлары да булуын әйткәч, аларның икесе 50нче фатирның аяк киемнәре таралган һәм кан таплары күренеп торган коридорына кереп, каршыдагы ишекне ачмакчы булалар. Ул эчтән терәтелгән булып чыга, җыелма өстәлне этеп ишекне ачкач та тагын бер тетрәндергеч күренеш ачыла – идәндә кан эчендәге яшь кыз, аның янәшәсендә зур гына кара пычак, ак якалы ирләр курткасы ауный, һәр җирдә, хәтта ачык тәрәзә төбендә кан. Камилә сорауларга җавап бирә алмый, ыңгыраша, тиздән полиция хезмәткәрләре күз алдында соңгы сулышын ала. Аның әти-әнисе дә ашыгыч ярдәм табиблары килеп җиткәндә җан биргән була.

Суд-медицина экспертизасы 1958нче елгы Рафаэль Төхвәтуллинда – 9, аның 1961нче елда туган хәләл җефете Фәридә Хәмәтҗановада – 6, аларның 18 яшьлек кызы Камиләдә 13 яра булуын, аларның күпчелеге күкрәк, корсак тирәсенә ясалып, эчке әгъзаларны җәрәхәтләгәнгә күрә исән калу мөмкинлеге калдырылмавын белдерә. Тикшерү комитеты ике һәм аннан да күбрәк кеше үтерү очрагы буенча җинаять эше кузгата.

Тәрәзәдән ташланган Р.Мөхәммәдуллин авыр хәлдә була. Тикшерү материалларында анда 9 җәрәхәт булуы, аларның үпкәләр, бавыр, эчәкләргә зыян салуы, шулай ук колак янында, муен һәм уң кул учында киселгән яралар бар дип күрсәтелә. Өстәвенә, югарыдан төшеп бәрелү нәтиҗәсендә оча сөяге дә чәрдәкләнә. Кыскасы, аны коткару өчен табибларга шактый тырышырга туры килә. Үтерүченең шушы егет икәне шик уятмый, шуңа күрә сырхауханәдә дә полиция хезмәткәрләре саклый аны, ә аякка баскач Мәскәүдәге ябык рәвештәге психиатрия клиникасына экспертизага җибәрелә. Анда озак кына тикшергәннән соң белгечләр комиссиясе, иң беренче чиратта яклау ягы өчен көтелмәгән нәтиҗә ясый, кыскасы, бер мизгелдә өч кеше җанын кыеп үзен үтерергә керешкән егет рухи яктан камил, җинаять кылганда акылында булган, дип белдерелә.

Р.Мөхәммәдуллин тәртипле гаиләдә туып үсә, мәктәпне тәмамлагач урта техник белем ала, игезәк бертуганы белән бергә армиядә хезмәт итеп кайта да, берникадәр вакыттан авиация берләшмәсенә эшкә урнаша, белгечлеге буенча югары уку йортына керә. Үрнәк егетнең әлеге вәхшилеге гаҗәпкә калдыра. Ләкин психиатрлар белешмәсендә аның холык-фигылендәге кайбер кимчелекләр, әйтик, читкә этәрелү, кире кагылу ише күңелсезлекләрне артык авыр кичерүе дә күрсәтелә, ләкин болар гадиләштереп әйткәндә, йөгәннән ычкынырлык дәрәҗәдә үк түгел дип исәпләнә.

Җинаять эшендә зарар күрүчеләр итеп 37 яшьлек Артур Хәмәтҗанов һәм 1980нче елгы Гүзәл Төхвәтуллина билгеләнә. Алар – мәрхүм Рафаэль белән Фәридәнең башка никахларыннан туган, әмма аралашып, туганнарча яшәгән балалары. Хәвеф буласы көнне әтисе кызына ватсап буенча хәерле иртә теләп котлау җибәрә, икенче көнне чит илдән Казан аэропортына кайтып җитүе белән Гүзәлгә тетрәндергеч хәбәрне җиткерәләр. Артурның малае әби-бабай һәм апасы янында еш кунак була.

Ошбу гаилә турында, гомумән, бер генә начар сүз дә әйтүче юк. Рафаэль торак-коммуналь хуҗалыгында эшләп пенсиягә чыккан, 3нче төркем инвалидлык алган, бераз аксап йөргән. Фәридә ханым, лаеклы ялда булса да, нәшрият йортында сәркатип булып эшләгән хөрмәтле кеше. Туган-тумача 2002нче елгы Камиләне татар гореф-гадәтләре нигезендә тыйнак итеп тәрбияләүләрен әйтә.

Инновация университетының 1нче курсында укучы кыз белән армиядән яңа кайткан егет 2020нче елның август ае башында социаль челтәрдә танышып очраша башлыйлар. Әти-әнисе, бертуганы Рөстәмнең шатланып йөрүен әйтә. Әлеге дуслыкны ике як ата-аналар да хуплый, ләкин башлангыч чорда, дип өстәргә туры килә. Чөнки көзгә таба аралар суына, ноябрь уртасында яшьләр бик каты әрләшеп аерылышалар.

Монысын егетнең көнләшүенә сылтарга кирәктер. Ләкин моның өчен дә сәбәп кирәк бит әле. Кайбер интернет-басмаларда кызның тагын бер егете булуга басым ясалган язмалар да күренде. Чыннан да, Камилә Искәндәр атлы егет белән аралаша. Әлбәттә, кызны яманлап, Рөстәмне аклардай сәбәп була алмый бу. Шулай да моның гашыйк егетне чыгырдан чыгарырга этәргеч бирүен кире кагып булмастыр. Р.Мөхәммәдуллинның әйтүенчә, Камилә ошбу егеттән килгән язмаларны сөртергә кушканны тыңламый, соңрак, Искәндәр белән күрешәсем бар, дип, аның белән очрашудан баш тарта. Ноябрь аендагы низаг шуннан соң чыга да инде.

Искәндәр исә якын мөнәсәбәттә булуларын кире кага, юкса, Р.Мөхәммәдуллинның эзәрлекләүләренә чик куяр идем, ди. 7нче гыйнвар кичендә бик озаклап телефоннан сөйләшәләр, аннан соң да телеграмм канал буенча хәбәрләр җибәрешәләр. Ошбу аралашу Рөстәм алдында барган һәм аның котырынып китүенә сәбәп булган кебек. Чөнки нәкъ шул вакытта шаукым күтәрелә, «112» һәм башка хезмәтләргә хәвефле хәбәрләр килә башлый.

Аерылышу егетнең төшенкелеккә бирелеп, үз эченә бикләнүенә китерә. Монысын ата-ана, агай-энесе дә күрә. Ләкин егет өметен өзми, Камиләнең балачак дусты Валерия киңәшен тотып, чәчәк, конфет алып очрашуларга баргалый, бер тапкыр өлкәннәрнең өйләренә кертмәүләрен дә искә ала ул. Ата-анасы кызларының аннан куркып өйдә утыруларын әйтә. Әлбәттә, алар кызларын яклый, яшьләрнең аталары да телефон буенча сөйләшә, әлбәттә, дустанә әңгәмә булмый бу. Ара-тирә очрашсалар да кыз егеткә чынлыкта ачык чырай күрсәтми инде.

Күрәсең, холкындагы психиатрлар күрсәткән үзенчәлекләре йөрткәндер, кире кагылган егет бирешергә җыенмый. 5нче гыйнварда Камиләне абыйсының улы белән урамда очрата, бергәләп малайны өенә озатып куйгач, тагын гафу үтенә. 7нче гыйнварда, әйтүенчә, ялгызы сөйгәне белән бергә йөргән «кадерле» урыннарны буйлый, мәсәлән, Җиңү паркында йөри, ахыр чиктә, мәхшәр чыгачак йортка таба китә.

Тикшерү комитеты ясаган нәтиҗәләргә кыскача тукталсак, 7нче гыйнвар кичендә үзе белән пычак алып, кыз өенә килгән, хуҗалар рөхсәте белән эчкә узган, көнчелек аркасында, үч алу ниятеннән, алдан ир-атны, аннан соң хатын-кызларны чәнчегән, шул ук корал белән үз гомерен кисәргә тотынган, соңгы теләгенә ирешә алмаган, чөнки вакытында медицина ярдәме күрсәтелгән. Шулай итеп, ике һәм аннан да күбрәк кешене аңлы рәвештә үтерүдә рәсми гаепләү белдерелә аңа.

Р.Мөхәммәдуллин күрсәтмәләре үзенчәлекле. Әйтүенчә, кыз яшәгән йорт янына үзе дә сизмәстән килә ул, киоск ябык булганга чәчәкләр алмый, хуҗа: «Нәрсә кирәк?» – дип тупас каршыласа да, керергә рөхсәт бирә, үз бүлмәсендә әнисе артында басып торган сөйгәнен күрә. Шуннан соң нәрсә булганын хәтерләмим, әллә сулда, әллә уңда кара шәүләләр булды, сырхауханәдә генә аңыма килдем, ди.

Тәҗрибәле адвокатлар суд карамагына тапшырылган рәсми гаепләү белән килешми. Мәсәлән, гаепләнүченең пычакны үзе белән алып килүе кире кагыла. Чыннан да, әлеге нәтиҗә сабы гына түгел, тимере дә тоташтан кара пычакны күргәнебез юк, дип ике зарар күрүченең – мәрхүмнәрнең ике туганының белдерүенә корыла. Әллә нигә бер килгән кунаклар фатирдагы бар әйберне дә барлап бетерә алмый бит инде. Шул ук вакытта полиция хезмәткәрләре залда тәртип бозылмаган, бары тик сервантның бер тартмасының ишеге ачык, янәшәдә кашык, чәнечке, пычаклар сибелеп ята иде диләр. Бу инде кара пычакның шуннан алынуына ишарәли һәм кем алган дигән сорау тудыра.

Адвокатлар исә кеше үзенә-үзе бу кадәр җәрәхәт ясый алмый диләр, аның учындагы киселгән урыннар да һөҗүмнән саклану нәтиҗәсе дигән фикерне алга сөрә. Ягъни гаепне читкә этәрергә тырышалар.

Әлбәттә, яклаучылар төп максатны амнезия, ягъни хөкем ителүченең өч кешегә тән җәрәхәтләре ясавын хәтерләмим дип баруына юнәлтәләр, ягъни ул аффект, үз-үзен белештермәгән хәлдә булган дип танытырга тырышалар. Тикшерү органнары бу мөһим сорауны психиатрларга алдан ук бирә. Җавапны гадиләштереп китерик: Р.Мөхәммәдуллинда саташу, галлюцинация хәлендә булмаган, ә амнезия, оныту мәсьәләсе уйлап чыгарылган диелә анда, ягъни өйгә кергәч кенә хәтер югалырга тиеш түгел дип санала. Бу инде җинаять аңлы рәвештә кылынган дигән сүз.

Җинаять эше Татарстан Югары судында карала башлады. Ләкин хөкем утырышлары озакка сузылачак.

Наил ВАХИТОВ

Комментарии