- 12.07.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №26 (7 июль)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Ут-су кичкән сугыш һәм тыл ветераннарына карата күрсәтелгән кадер-хөрмәт чаралары турында хәбәрләрне күп ишетәбез. Ләкин алар белән беррәттән чын-чынлап имансызлык очраклары да юк түгел. Һәйкәлләрдәге төсле металлны каерып алу, кабер ташларын җимерү, ветераннар орден-медален урлау, пенсия акчасын талау кебек гамәлләрне имансызлык димичә булмый. Бу картлыкны санламау, димәк ки, илнең үткәнен һәм үзен, ягъни Ватанны хөрмәт итмәү дигән сүз.
Бөек Җиңүнең 65 еллыгы алдыннан Казанда сугыш ветеранының орден-медальләрен урлап чыккан өч егетне хөкем иттеләр. Алар әлеге дәүләт бүләкләренең кара базарда бик арзан торуын яисә бөтенләй сатылмавын белгәч, аны чүплеккә ташлаган. Суд каршында җавап тотучылар чыраенда мыскыллы елмаю, үз-үзләрен тотышлары, сөйләмнәреннән оятсызлык кына түгел, хәтта ясалма горурлык хисе бөркелгән кебек иде. Яшьләрнең мондый кыланмышы – борчулы хәл, әлбәттә. Ләкин иң шомлысы бу түгел әле. Эш шунда ки, суд залындагы кешеләрнең зур күпчелеге аларга теләктәш булды. “Әллә ни эшләмәгәннәр ич, кеше үтермәгәннәр ләбаса”, – дип, арадан берсе гомуми фикер дә белдереп куйды.
Күп дигәндә шартлы срок алып, чынлыкта, җәзасыз калачакларын белгән егетләрнең дорфалыгы гаҗәп түгел. Туган-тумача, дусларының аларны якларга тырышуы да гадәти хәл булсын, ди. Кай-ара картларны җәберләүчеләрнең дә “хәленә керүчеләргә” көтелмәгән урыннарда юлыгасың. Бервакыт Казанда да нәкъ шундый орден-медальләр урлау очрагы булгач, ошбу хурлыклы вакыйганы мәгълүмат чараларында яктырту теләге белән әлеге эшне тикшерүче дозновательгә мөрәҗәгать итәргә туры килде. “Бәлки медаль урлау – каракның яшәү өчен бердәнбер чыганагы булгандыр”, – дип, угрыны акларга керешеп, хәйран калдырган иде ул. Бәхеткә, бар милиционер да алай уйламый икән. Материалны шул ук бүлекнең оператив хезмәткәрләре белән бергәләп әзерләдек.
2008 елда Арча эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Арча, Балтач, Кукмара районнарында кәсеп иткән шушы төр җинаять буенча махсуслашкан караклар шайкасын тотты. Урланган орденнар тарихи һәм мәдәни бәһагә ия дип табылып, шайка әгъзалары РФ Җинаять кодексының бик кырыс 164нче маддәсе буенча җавапка тартылды. Аларга, кимендә, 8 еллык срок билгеләнергә тиеш иде. Ләкин судья исән һәм мәрхүм каһарманнарны талаучылар шәфкатькә лаек дип тапты, ягъни суд практикасында аерым очраклар да гаять сирәк кулланыла торган алым белән 164нче маддәдә билгеләнгән иң түбән җәзадан да кимрәкне бирде. Шул рәвешле, тегеләр, гади угрылар кебек, 3-4 ел срок белән котылды.
Сугыш һәм хезмәт ветераннарын рәнҗетүнең башка төрле очраклары да җитәрлек. Быел Бөек Җиңү бәйрәме вакытында Мөслим районының Мәллә Тамак авылында яшәүче Ватан сугышы ветераны Миңнемөхәммәт ага Хәлиуллин сырхауханәдә дәвалана. Ялгызы гына гомер күрүче карт өенә кайткач, йорт коймасының берничә тактасы каерылганын күрә. Тиздән югалган әйберләрен санарга туры килә: электр двигателе, су суырткыч насос, машина фарасы, подшипниклары, хәтта 15 кило чамасы кадак, өч сәнәккә кадәр алып чыгып киткәннәр.
Матди зыян әллә ни зур булмаса да, ветеранны талау Мөслим милициясендә “ЧП” буларак кабул ителә. Анда гына түгел, авылда да нәфрәт уятмый калмыйча, һәвәскәр “сыщик”лар пәйда була. Бигрәк тә бабайның оныгы, 24 яшьлек Рөстәм активлык күрсәтә.
Участок милиционерлары капитан Илсур Гарифуллин угрыларның шушы авыл кешеләре икәнен чамалый – гастролерлар кадак, сәнәк урлап йөрми бит инде. Шуңа күрә авылдагы шук куллылар, эчәргә яратучылар даирәсеннән шикләнә. Тикшерүне утырып кайткан яисә башка яманаты чыккан кешеләрдән башлау – гадәти алым. Ләкин бу юлы угрылар моңа кадәр начар яктан әллә ни күзгә ташланмаган егетләр булып чыга. Кинәт кенә “опер” сәләте ачылып киткән Рөстәм Нуретдинов ярдәме белән дүрт кеше тоткарлана.
Төркем белән һәм бинага үтеп кереп урлаган өчен Җинаять кодексының 158нче маддәсе буенча эш кузгатыла. Җирле “Туган як” агрофирмасында терлекче булып эшләүче 23 яшьлек Илфир Сираев, аның 1991 елгы дусты Азамат Мөхәммәтов һәм мәктәптә укучы 15-16 яшьләрендәге ике малай милиция юлын таптый башлый.
…Һәм менә Мәллә Тамак халкы бердәм рәвештә диярлек аларны кызганырга керешә. Юк-бар тимер-томыр өчен утыртып куюлары бар бит. Бездә моның ише “вак-төяк” өчен утыртмыйлар. Бигрәк тә хәзер, болай да гуманлы судыбыз хөкемнәрен либеральләштерә, ягъни җиңеләйтә башлагач.
Аннан соң зарар күрүче Миңнемөхәммәт ага үзе дә япь-яшь егетләрне тегендә озату ягында түгел. Ул бит киләчәк буыннар ирекле илдә яшәсен өчен сугышкан кеше. Һәм, әлбәттә, гомер көзендә алар тарафыннан кимсетелүләргә дучар булырмын дип тә уйламагандыр. Ә менә безгә уйланырга урын бар монда.
Җирдән алынган ришвәт
Җир – дәүләтнеке, дәүләт халыкныкы булган социализм чорында тәртип иде. Ул кишәрлекләрдә аерым кешеләр кулына, оешмалар карамагына күчә башлагач закон бозу колач җәйде. Дәүләт җирен хосусыйлаштырудан, дәүләттән бигрәк, аның исеменнән эш итәргә вәкаләтле оешмалардагы вазифаи затлар һәм алар тирәсендәге шома бәндәләр файда күрергә кереште.
Мәгълүм ки, теге яки бу мөлкәтне үз исемеңә теркәү өчен, бездә бик озын һәм нужалы юл үтәргә кирәк. Йөреп-йөреп тә максатыңа ирешә алмау куркынычы да юк түгел. Мондый шартларда ришвәтчелек өчен мөмкинлекләр тумый калмый. Кәкре бармаклыларның бу төрен фаш итү – шактый катлаулы эш. Чөнки аларны җинаять өстендә каптырырга кирәк. Бу кешеләрнең күбесе төрле дәрәҗәдәге власть органнарында йогынтылы, таныш-белешле, абруйлы һәм, әлбәттә, акчалы булганга, эләктереп алу, “казып” чыгару да нәтиҗәсез төгәлләнергә мөмкин әле. Бездә бит законнар тәртә турындагы рус әйтемендәге кебек – кая каерсаң, шунда борыла торган.
Шулай да каптырган очраклар булгалый. Мисалга Биектау районының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Эльдар Кулиев белән булган хәлне искә алыйк. (“Төшемле урыннан төшерү”, “БГ”, 13 гыйнвар, 2010). Казан Моторлар төзү берләшмәсенең (КМПО) шул райондагы “Озерный” дигән ярдәмче хуҗалыгының 1 мең гектар мәйданындагы озак сроклы арендадагы җирләрен теркәү өчен, 17 млн (!) сум ришвәт таләп итә ул. Түрәнең ошбу комсызлыгы завод вәкилен генә түгел, оперативникларны да хәйран итә һәм олы мәшәкать чыгара.
Ярлы оборона предприятиесе кассасында ул кадәр акча табылмый, аны банктан бурычка алып торырга туры килә. Ярый әле “игелек иясе” сумманы өлешләп алырга, ягъни беренче юлы 7 млн сумга килешә. Шушы бер букча акчаны тапшырганда палата рәисен эләктереп алырга булалар. Һәм эләктерәләр дә. Тоткарлау төркемнәре – арадашчыны, икенчесе Кулиевны тотып богаулый.
Ләкин бүген Эльдар Кулиев һәм аның кәсептәш якташы Робил Юсубов икесе дә иректә яши бирә. Чөнки узган ел азагында Казанның Авиатөзелеш район суды ришвәтчеләргә бишәр еллык шартлы срок биреп, суд залында азат итте. Ришвәтчеләргә карата мондый гуманлы мөнәсәбәтнең коррупциягә каршы көрәшкә “уңай” йогынты ясавын билгеләп үтмичә булмый.
Казан шәһәре Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты муниципаль учреждениесе (МУ КЗИО г.Казани) рәисе урынбасары О.А.Сарафанниковның кыңгыр эшләре турында узган ел ук мәгълүм иде. Ул чакта оперативниклар бу хакта язмый торырга киңәш итте. Күрәсең, алар “казып” чыгарган эшнең судка барып җитәчәгенә ышанып бетмәгән. Чөнки мондый вакытта “бәлагә тарган” түрәнең әшнәләре аны астыртын гына йолып алу кәсебенә керешә. Оперлар моны “җир асты агымы” ди. Бик дөрес чагыштыру бу. Чөнки аккан су пычракны чистартырга, агызып алып китәргә, хәтта ташны да шомартырга сәләтле. Шул рәвешле, еш кына муеннан сазга баткан кешеләр дә баткаклыктан “чиста” чыга.
“Агым сулар” УБЭП хезмәткәрләре ачыклаган кайбер фактларны агызып эшне берникадәр шомартса да, Олег Сарафанников бөтенләй үк агара алмый. Быел 4 майда ул Татарстан Югары суды каршына басты. Тикшерү органнары аңа ришвәт алуда гаепләү белдерә. Хөкем ителүче исә гаепне өлешчә генә таныйм дип бара.
Чыннан да, монда ришвәтнең кулдан-кулга бирелә торган “классик” ысулы күзәтелми. Тикшерү материалларына караганда, түрә акча эшләүнең хәйләле, фаш ителгән очракта аклану, дөресрәге, күзгә төтен җибәрү мөмкинлеге булган алымын кулланган.
2006 елда “Татэнерго” карамагындагы “Сетевая компания” җәмгыяте электр үткәргеч линияләр астындагы җир кишәрлекләрен үз исеменә яздыру кәсебенә керешә. Әлеге четерекле эшләрне башкару өчен, “Земля” республика кадастр үзәге белән килешү төзелә. Ялланган оешмалар энергетиклар заказын үтәүгә җитди карап, Казандагы 500ләп кишәрлекне межалау һәм башка чараларны үтәп, кадастр исәбенә кую өчен, документлар хәзерли. Аларны шәһәр Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитетында раслатырга кирәк була.
“Земля” үзәгенең техник директоры Рөстәм Мерзакреев әйтүенә караганда, документлар ай ярым комитетта хәрәкәтсез ята, килешүдә күрсәтелгән срок үтәлмәү куркынычы туа. Шул вакытта комитет рәисе урынбасары О.Сарафанников аңа “Сетевая компания” вәкиле аркылы әлеге эшне тизләтү юлын күрсәтә, төгәлрәге, “Инсайт-СП” дигән компания белән килешү төзергә куша. Чарасызлыктан әйтелгән фирма белән “Җир кишәрлекләре чикләрен килештерү турында” дип аталган документ төзелә. “Инсайт-СП” хезмәткәрләре бармакка бармак сукмаса да, “башкарылган эшләрне” кабул итү акты төзелә һәм аның исәбенә 200 мең сум акча күчерелә.
“Зенит” үзәге белән дә шул ук хәл. Аның директоры Владимир Безменов судта Олег Сарафанников әйткәч, “Инсайт-СП”га 150 мең сум күчерүен күрсәтте. Хөкем ителүче исә аның күрсәтмәләрен басым ясалу нәтиҗәсе икәненә ишарәли һәм үзенең бу гамәлләрен Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитетының аз санлы хезмәткәрләре документларны карап-тикшереп өлгерә алмау белән аклый. Суд, әлбәттә, моны җентекләп тикшерәчәк, документларның акча күчерелү белән раслануын, ә кайбер кәгазьләрнең аңа кадәр үк имзалануы да игътибардан читтә калмас дип уйларга кирәк.
Инде “Инсайт-СП” фирмасына түләнгән акчаның Сарафанниковка бирелгән ришвәт итеп бәяләнүен аңлатып үтик. Хикмәт шунда ки, әлеге компаниянең бердәнбер гамәлгә куючысы, димәк, хуҗасы дәүләт хезмәтендәге вазифаи зат – Сарафанников үзе, ә директоры аның хатыны икән. Тикшерү материалларына караганда, “Инсайт-СП” – аларның гаилә предприятиесе, димәк ки, законсыз юл белән килгән акчаның аның кесәсенә кергән дип исәпләми бугай.
Әлбәттә, соңгы сүзне суд әйтәчәк. Ул дәүләт оешмасындагы вазифаи түрәнең шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүе, аңа өстенлекләр бирүе, ташламалар ясавын да РФ Җинаять кодексының 289нчы маддәсе кысаларына эләгүен искә алыр. Ахыр чиктә, О.Сарафанниковның бөтенләй аклану өмете дә нигезсез үк түгел. “Зенит” һәм “Земля” үзәкләре “Инсайт-СП”ны рәсми рәвештә төзелгән килешү нигезендә яллаган булып чыга бит. Хөкем ителүчеләр эскәмиясендә утыручы юрист кеше әлеге җинаять эшен уйлап чыгарылган дип тикмәгә генә атамыйдыр, бәлки.
Наил ВАХИТОВ
Комментарии