- 13.12.2020
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2020, №49 (9 декабрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Кәрәзле телефоннарны талау, урлау очраклары киң таралган җинаятьләр рәтеннән. Кагыйдә буларак, алар зарар күрүченең элемтә чарасы гына түгел, банктагы акчасы юкка чыгуга да китерә, еш кына угры өчен дә бик сабаклы килеп чыга, чөнки, аерым очракларда, урамда табып алынган телефон өчен дә җавап тотарга туры килә.
Биектау районындагы Коркачык авылында яшәүче Айрат Фәхретдинов кыйммәтле табылдыкка Казанның Компрессор заводы тирәсендә кич белән тап була, кечкенә уты янып торган «Xiaomi Redmi 6 A»ны тротуарда күреп ала да, кесәсенә шудыра. Казанда төзелештә эшләп йөргән 25 яшьлек егетнең авылына кайтып барышы була, ләкин шактый вакыт узгынчы машиналарны туктата алмыйча, якындагы кафега кереп, алдан да салмыш булган егет бер шешә сыра ала һәм теге телефонда «актарынырга» тотына. Пароль билгесез булса да, телефонны «ача» ул һәм хуҗаның «Сбербанк»та 4500 сум акчасы барлыгын да ачыклый.
Ул көнне Балтач районында яшәүче биш егет, шул исәптән 24 яшьлек Ринат Корбангалиев «Татнефть Арена»га хоккей карарга киләләр. Кайтырга чыккач, юл уңаендагы сәүдә үзәгендәге кафега кереп тамак ялгап чыгалар. Кыйммәтле вә кирәкле әйбернең шул тирәдә төшеп калуы шик уятмый, чөнки Ринат аны соңгы тапкыр шунда курткасының сул кесәсенә салуын хәтерли. Ә югалту турында биш кеше утырган «Хундай» Арчага якынлашканда гына мәгълүм була. Юл читенә туктап машинаны карап чыгу нәтиҗә бирми, югалган телефон шалтыратуларга җавап бирми.
Р.Корбангалиев Көеккә кайтып җиткәч, үз машинасы руленә кайнеше Артемны утыртып кире Казанга китә. Төнге сәгать 2нчедә инде ябылган сәүдә үзәгенә җиткәч кенә теге телефон җавап бирә, ләкин егетләр уртак тел таба алмый. Ягъни берсе телефон өчен 3000 сум сорый, икенчесе 1 мең ярым тәкъдим итә, полициягә хәбәр итү турында сүз чыккач, элемтә өзелә. Балтач егетләре кайту ягына кузгала, шәһәр читендәге Дәрвишләр бистәсендә Ринат банкоматка картасын куеп, «хәзинәсен» тикшереп карый һәм 4500 сум акчасыннан «җилләр исүен» ачыклый. Һәм бу хакта Балтач эчке эшләр бүлегенә хәбәр сала.
Ләкин угрылык Казанның Совет районында кылына бит. Күрәсең, башкала полициясендә моның ише вак бурлык белән шөгыльләнергә вакыт җиткерә алмыйлар, шуңа күрә аны тикшерү озакка сузыла. Ахыр чиктә бу Балтач полициясенә тапшырыла. Тиздән Р.Корбангалиев акчасының Гадел атлы Коркачык кешесе счетына күчерелүе ачыклана. Бактың исә, А.Фәхретдинов «Сбербанк Онлайн» аша 4500 тәңкәне үзенең «Тинькофф Банк»тагы картасына шудыра алмаган да, дустының Саклык Банкындагы счетына озаткан икән. Әлбәттә, әлеге «сәмән» шул төндә үк А.Фәхретдинов кесәсенә кергән. Зарар күрүченең 9300 сумга сатып алынган телефоны исә 800 тәңкәгә Айратның күршесенә сатылган һәм аның 7 яшьлек кызы файдалануында булган.
Эксперт әлеге аппаратның хәзерге бәясе 7400 сум дип белдерә. Әлбәттә, урамда табылган телефон урланган дип табыла, чөнки Фәхретдиновның аны хуҗасына кайтарып бирерлек мөмкинлеге була бит. Моңа электрон акчаны чәлдерүне дә өстәгәч, егет ике җинаятьчел гамәл кылуда гаепләнә. Шул рәвешле Балтач эчке эшләр бүлегенең өлкән тикшерүчесе Н.Ф.Габсәламов төгәлләгән җинаять эше май аенда Совет район суды карамагына барып җитә.
Моңа кадәр хөкемгә тартылганы булмаган авыл малае яшәү урынында уңай бәяләнә. Әти-әнисе үлгәч, Коркачыкта авыру бабасы белән яши ул. Тикшерү барышында әлеге җинаятьчел керемнең зур өлешен өлкән кеше өчен тотуын белдерә. Чыннан да, шул ук төндә тәүлек буе эшләүче аптекадан 2150 сумлык дару алуы мәгълүм аның. Тотылгач та 4500 сумны хуҗасына кайтарып бирә ул. Төзек хәлдә алынган телефон исә суд карары буенча зарар күрүчегә биреләсе булгач, матди зыян тулысынча капланган дип санала. Болар гаепләнүчене акламаса да, җәзаны йомшартырга мөмкинлек бирүче шарт булып хезмәт итә.
Шул ук район үзәгендә яшәүче Рөстәм Мөхәммәтов быелгы җәйге челләдә Кара Күл дип йөртелүче су коену урынында калдыра телефонын. Чишенү бүлмәсенә кергәч, «Honor 9х»ны коймадагы аркылы тимергә куеп тора да, онытып чыгып китә. Бер дусты белән үзенең машинасында Балтачка җитеп килгәндә кесәләренең буш икәнен белеп ала һәм кире Кара Күл буена китә. Дустының телефоныннан үзенең номерына шалтыратып су коенучылар арасында йөри, чишенү бүлмәсенә дә кереп чыга, ләкин таныш көй ишетелми. Бу инде аппаратны алып киткәннәр дигән фикергә китерә.
1972нче елгы ир-ат югалган мөлкәтне эзләү чараларын күрә. Шул нияттән хатынына шалтыратып «геолокация», ягъни телефонның кайда икәнен күрсәтүче функцияне ачарга һәм үзенә хәбәр итеп торырга куша. Хатын-кыз аңа алдан Кара Күл буенда, аннан соң Балтачның Ленин урамында, Норма авылында, Кукмара районының Чура авылында икәнен әйтеп бара. Ир-ат ватсап буенча билгесез кешегә хәбәрләр озата, акчалата бүләк вәгъдә итә. Җавап килми, эзәрлекләү чаралары файда бирми. Людмила телефоны аның Саба районындагы Шәмәрдән бистәсе, Кукмара каласына таба баруларын да күрсәтә, мөгаен, ошбу хәбәрләр соңарып килә, яисә Мөхәммәтов үзе барып өлгерми. Көн кичкә авыша башлагач эзләү чараларын туктатырга туры килә.
Рөстәм Балтачка кайткач та Саклык банкына керә һәм телефон номерына бәйләнгән счетын «йозакка бикләргә» куша, чөнки теге кеше хәзинәсенә кул сузар дип шикләнә. Ләкин ул аның артыннан чапкан арада, банктагы бар булган 6900 сум акчаның билгесез кеше счетына күчерелүе ачыклана. Билгесез дип әйтү дөрес тә булмас, чөнки банктагы акча эзсез югалмый бит. Монда да угрының «Айнур Талгатович Ф.» икәне дә, аның телефон номеры да күрсәтелә.
Р.Мөхәммәтов икенче көнне Балтач полициясенә мөрәҗәгать итә. Күп тә үтми оператив хезмәткәрләр Шәмәрдәндә яшәүче 1992нче елгы Айнур Фазылҗановны тоткарлап Саклык банкыннан алынган кәгазьне күрсәтәләр. Андагы үзе турындагы мәгълүматларны күргәч тә гаебен таный ир-ат, узган көнне кулга төшергән «Honor»ны чыгарып бирә, озын-озакка сузмыйча 6900 сумны хуҗасына кайтара, шул рәвешле, җәмгысы 20572 сумлык матди зыян зарар күрүчегә кайта.
Тикшерү эшләре барышында бик күндәм кылана Айнур, телефонны кире кайтарып күктән төшкән байлыктан баш тарта алмавын акчага мохтаҗлык белән аклап сөйли. Бу җәһәттән зарар күрүче Р.Мөхәммәтовның да өч балалы гаилә башлыгы икәнен искәртик. Шулай ук А.Фазылҗановның ике тапкыр хөкемгә тартылган кеше булуын әйтергә кирәк. Саба район суды наркотиклар белән бәйле җинаяте өчен 3 ел ярымга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән аны. Аннан соң Казанда урлап тотылып, мең сумлык штрафка тартылган.
Бу юлы Балтач эчке эшләр бүлеге тикшерүче Ирек Галимуллин аны чит кеше телефонын урлауда һәм банктагы электрон акча янчыгына керүдә гаепле дип таба. Чишенү бүлмәсендә табылган мөлкәтне хуҗасына кайтармауга караганда банк белән бәйле угрылык җитдирәк җинаять санала. Быел 28нче июльдә булган караклыклар буенча кузгатылган эш район суды карамагына бирелде инде. Хөкем чыгарылмаган әле. Ул иректән мәхрүм итү белән бәйле булмас дип фаразлана. Җинаятьләр вак угрылыклар рәтеннән бит.
Әлбәттә, әлеге җинаятьләр алдан хәзерләнгәннәр рәтеннән түгел. Телефон булганда очраклы каракларның да җиңел генә итеп банктагы хәзинәне талый алуы уйландыра монда. Күрәсең, пароль һәм башка саклану чараларына ышанырга ярамый. Коркачык малае А.Фәхретдинов аларны берничә минут эчендә «сындырган» бит. Ярый әле һәвәскәр угрыларны эзләп табу мөмкинлеге бар.
Телефон урлау очракларының һәрберсе дә банк счетына керү белән тәмамланмый. Балтачта торучы 30 яшьлек ханымның андый нияте бөтенләй булмый. Балалар бакчасының тәрәзә төбендә яткан аппаратны урлап азмы-күпме акчага әйләндерү турында уйлый өч бала анасы. Әлбәттә, кышкы иртәдә тимер ишекле оешмага әйбер чәлдерү максаты белән килми ул, ә бәлки 6 яшьлек кызын китерә.
Эчкә узып, аяк киемнәрен салганда ук буш бүлмә тәрәзәсе төбендәге ак «Huawei» игътибарын җәлеп итә аның. Кызын икенче катка менгереп кире төшкәндә дә затлы аппарат шунда була, бакча хезмәткәрләре дә, ата-ана, бала-чага да күренми. Түрдәге бүлмәләрнең берсеннән идән юучы эшләве генә ишетелә. Кыскасы, телефонны эләктереп чыгып китә Альбина.
Бакчада тәрбияче һәм өстәмә хезмәт хакы өчен җыештыручы булып эшләүче Рания элемтә чарасы юкка чыгуын 10-15 минуттан күрә. Аны кайда калдырганын тәгаен хәтерләсә дә, күрше-тирә бүлмәләрне карап чыга. Хезмәттәше телефоныннан үзенекенә шалтыраткач, автоответчик тавышы ишетелә. Бу инде аның чит кеше кулына эләгүен белдерә.
Полиция хезмәткәрләре иртәнге сәгать 8ләр тирәсендә бу бүлмәдә булган кешеләрне барлый. Гадәттәгечә, «кемнән шикләнәсез?» дигән сорау да яңгырый. Шул рәвешле, алар Альбина фатирында пәйда була. Каушап калган авыл хатыны погонлы кешеләрне йортлары каршындагы агач сарайга алып кереп иртә белән яшереп куйган табышын күрсәтә.
Эксперт базар бәясе 6620 сум дип белдергән мөлкәтне урлау буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерү нибарысы бер атна дәвам итә. Өч балалы хатынга суд хөкеме дә бик мәрхәмәтле була. Чөнки урланган телефоны кире кайткан зарар күрүче, аңа дәгъвам юк, дип белдерә. Хөкемдар, якларның килешүе дигән билгеләмә белән җинаять эзәрлекләвен туктатырга, ягъни угры ханымны җәзасыз калдырырга кара кыла.
Наил ВАХИТОВ,
Балтач районы
Комментарии