- 16.08.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №31 (11 август)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Армия һәм хәрбиләргә хөрмәт каныбызга сеңгән. Чөнки аларга яклаучыбыз һәм саклаучыбыз дип карыйбыз. Дөрес, соңгы елларда Кораллы Көчләрнең дәрәҗәсе төшә бара. Авыру җәмгыятьтә бер армия генә сәламәт була алмый инде ул.
Исәбем гаскәрләр абруена сугучы сәбәпләрне санау түгел, ә бәлки бары тик бер мисалга гына тукталу. Дөресрәге, быел 2 августта Һава десанты гаскәрләре көнендә күргәннәрем белән уртаклашу иде. Гадәттә, ошбу бәйрәм турында телевизордан карап һәм исерек “зәңгәр беретларны” шәһәр үзәгендә очратып кына фикер йөртә идем. Быел исә урамда да күренми, экранда да чагылыш тапмый торган яңалыкка юлыктым.
Төш вакытында Бауман урамының Тукай мәйданы тирәсендәге очында тельняшкалы кызмача егетләрне күреп, гадәти хәл булганга, әллә ни игътибар итеп тормадым. Бары тик яннарында басып торучы хатыннары, кечкенә балаларын гына кызгандым. 40 градус эсседә уттай кызган ташкала урамында йөрү, әлбәттә ки, бик җәфалы булгандыр. Күрәсең, аларны бәйрәмне оештыручылар чакырадыр. Гаиләләре алдында әтиләре үзләрен тотнаклырак тота бит.
Исереккә диңгез тубыктан дигәндәй, “канатлы пехота” сугышчылары исә кызуга әллә ни исләре китеп тормый. Исәнләшәләр, кочаклашалар, ниләрдер турында сөйләшәләр шунда. Өчесе милиция хезмәткәрләре янына килеп, үзләренең тәртипле, яхшы егетләр икәнен сөйләп-аңлатып азаплана, арадан берсе милиционер кызның кулын да үбеп, ниятләренең, чыннан да, изге икәненә тәмам ышандыра.
Кыскасы, Бауман урамында бернинди дә искитмәле хәлләр юк. Үзләрен әллә нинди батырлыклар кылган һәм “батырлыкларга” әзер итеп тотучы десантчылар һәр елдагыча бәйрәм итә. Бусын ошбу егетләрне кимсетү өчен әйтмәдем. Араларында утлар-сулар кичкәннәре күп аларның. Шуңа күрә ихтирамым зур. Ләкин өйгә кайтышлый “Даурия” базарында әлеге ил сакчыларының берсенең кылынмышын күреп, бераз кәеф кырылды һәм кулга каләм алырга мәҗбүр итте.
Оятсызлыгы чыраена чыккан тельняшкалы, хәтта биленә пистолетлы кобура аскан бу адәм җиләк-җимеш белән сәүдә итүче таҗик кешесе янында пәйда булды. Кыяфәте генә түгел, үз-үзен тотышы белән десантчыдан бигрәк рекэтир-бандитны хәтерләтә иде ул. Шулай булып чыкты да. Аның үзен сүгенде, кычкырды, дип булмый. Тәмәкесен аяк астына ташлагач, янәшәдә сәүдә итүче карчык сүндерергә кушкач, тыңлады тагын. “Бүген безнең бәйрәм, безгә ярый”, – дисә дә, төпчеккә табаны белән басарга авырсынмады.
Аннан соң сәүдәгәргә атап: “Син безне бәйрәм белән котларга җыенмыйсыңмы?”- дигән булып, кавын-карбызларны тоткалап сайларга кереште. Һәм җавапны да көтеп тормастан, икесен дә берәр данә култык астына кыстырып китеп тә барды. Сәүдәгәр аны машина янында куып җитте җитүен. Ләкин теге түгәрәк әйберләр арт утыргычка тәгәрәгән иде инде. Үзенең өстенлеген, бигрәк тә җәзасызлыгын бик яхшы аңлаучы шпана (десантчы дияргә тел бармый) монда да таҗик егетенә сүз әйтергә ирек бирмәде. “Син безне бәйрәм белән котладың, дип исәплә”, – дип, шофер янына кереп утырды. Бу артистларча оста һәм жуликларча җитез эшләнде ки, һәркайсы үз мәшәкате белән мәшгуль шул тирәдәгеләр угрылыкны машина кузгалып киткәч кенә шәйләп алды бугай.
Ләкин бусы иң күңелсезе булмаган икән әле. Көньяк кешесе, мин Бауман урамында десантчылар җыелып торуын әйткәч: “Тиздән монда да килеп җитәчәкләр, бүген базарны япсаң да була”, – дип куйды. Бактың исә, бу бердәнбер очрак түгел, базарга бәйрәм саен “десант” төшә, кыскасы, талыйлар икән. Ватан сакчыларыннан сәүдәгәрләр өркеп тора, Бауман урамында да аларны ерактанрак әйләнеп узарга тырышалар. Сугыштан аксап-туксап, гарипләнеп кайткан фронтовикларның үзләре кан түгеп яулаган Җиңү бәйрәмнәрен язгы чәчү эшләрендә каршылаган чаклар да бар иде. Менә бит заманалар да, армия һәм солдатлар да ничек үзгәрде.
Ул көнне Татарстан телеканаллары Һава десанты гаскәрләренең 80 еллык бәйрәменең кан коюсыз гына узуын хәбәр итеп шатландырды, вак-төяк бәрелешләрнең милиция килеп чыккач туктавын хәбәр итте. Әмма әлеге тапшырулар десантчыларыбыз өчен бер генә горурлык хисе дә уятмады. Ярый әле соңрак “Россия” каналы япь-яшь десантчы егетләребезнең урман янгыннарына каршы көрәштә күрсәткән батырлыклары турында сөйләп, күңелдәге ташны эретә төште…
Наил ВАХИТОВ.
Комментарии