- 17.05.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №18 (12 май)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Бездә мондый сүз юк дип, авторны гаепләргә ашыкмагыз. Булмаганлыгын да беләм, хәтта ни өчен икәнен дә чамалыйм кебек. Татар халкы гомер бакый кунакчыл булганга, кунакчыллыкның киресен аңлатучы сүзнең, ягъни мәсәлән, минем ише гыйлемле кешеләр теле белән әйткәндә, антонимның бөтенләй хаҗәте калмаган, күрәсең. Моны бик үк дөрес дип әйтерлек түгел үзе. Эшлеклелек – эшлексезлек, кешелеклелек – кешелексезлек кебек капма-каршы төшенчәләр бар бит әнә. Шуңа күрә алга таба колакка ятышсыз шул сүз ычкынгаласа, гафу, җәмәгать, гаепкә алмагыз. Чөнки язмабыз берәүләрнең эчкечелеге, икенчеләрнең кунакчылсызлыгы аркасында килеп чыккан законсызлык турында.
Ишек урынына тишек
Замана үзгәреп, көпә-көндез ишек, капка бикләп утыру авылларга кадәр барып җитү кунакчыллыкка тискәре йогынты ясамый калмады. Ишек шакыгач та ачмаска мөмкиннәр хәзер. Ярый әле безнең халык – тапкыр халык, керер тишекне барыбер таба.
…Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылында яшәүче Әнәс Тәбрисов Зәңгәр Күл дигән күрше авылга кунакка барып кайтырга карар кыла. Кылуын кыла, ә менә матур төбәктә аны берәү дә көтеп тормавы ачыклана. Гөнаһ шомлыгына, бу инде кичләр җитеп, Күгәрченгә җәяү кайту мөмкинлеге юк дәрәҗәсенә җиткәч кенә мәгълүм була. Чөнки ялгызы гына яшәүче Д.Кәримов төнгә каршы ишек дөбердәтүче таныш булмаган исереккә түрдән урын бирергә исәбе юк икәнен бикле ишек аркылы гына ирештерә.
Ошбу контактсыз сөйләшү уңай нәтиҗә бирмәгәч, Тәбрисов ишегалдыннан чыкмаска карар кыла. Урамда сентябрь азагы чөнки, күктән дә тамгалап тора, ә монда исә түбә астына яшеренергә була. Хәер, мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт итү мөмкинлегеннән мәхрүм кунакның башка чарасы да калмый. Шул рәвешле иртән торып тышка чыккан хуҗа абзый баскыч төбендә аунап яткан кеше гәүдәсен күреп хәйран кала. Бары тик исән икәнен абайлагач кына тынычлана.
Бөгәрләнеп яткан сәрхушне уяту ниятеннән күрелгән төрткәләү кебек чаралар файда китерми. Чөнки ул, җылыну максатыннан, градуслы эчемлекне капкалап яткан булса кирәк. Шуңа күрә Д.Кәримов өй алды ишеген йозакка бикләп, капканы ачык калдыра да эшкә китә. Йокысы туйгач, китеп барыр, янәсе.
Ләкин хуҗа ялгыша. Әбәткә кайткач, ул кунакны баскыч төбендә түгел, өендә очрата. Теге өй алды тәрәзәсен алып кереп, черем итүен рәхәтләнеп җылыда дәвам итә. Аның ошбу гамәле әрсезлек кенә түгел, закон чиген үтеп чыгуын аңлата. Законның да ниндиен генә әле! РФ Җинаять кодексының яшәүчеләр теләгенә каршы килеп, чит кеше торагына үтеп керү кешенең конституцион хокук һәм ирекләрен бозу дип атала. Шул рәвешле Ә.Тәбрисов оятсыз кунактан – җинаятьчегә, ә Д.Кәримов зарар күрүчегә әверелә.
Прокуратура каршындагы тикшерү комитетының Балык Бистәсе районы буенча тикшерүчесе Илнур Ибраһимов Кодексның 139нчы маддәсе нигезендә эш кузгата. Көннәрдән беркөнне 50 яшьлек Ә.Тәбрисов Күгәрченгә хөкем ителгән кеше буларак кайта. Ярый әле кунакчылсызлык күрсәтеп, кешене урамда кундыручы өеннән берәр әйбер эләктереп чыкмый. Шуңа күрә суд аны 120 сәгатьлек мәҗбүри эшләргә хөкем итү белән чикләнә.
Прокуратура каршындагы тикшерү комитетының Питрәч районара бүлеге җитәкчесе Айрат Миңнегалиев бу төр җинаятьне җинаять дип санарга теләмәүчеләрнең биниһая күп булуын әйтә. Балык Бистәсе районының икенче “башкаласы” Котлы Бөкәштә булгач, без моңа үзебез дә ышандык.
Ят йортта оятка калу
Бирдебәк авылы егете Валентин Лукин 25 яшьлек юбилее якынлашкан көннәрнең берсендә Котлы Бөкәшкә килеп, кәеф-сафа корып йөри. Бер мәлне бик уңайсыз хәлдә кала бу. Кесәсендә бер ярты бар, ә менә шуны гәпләшеп-чәкештереп эчәрдәй кеше юк. Дөнья күргән егет ошбу җитешсезлекне юк итү әмәле булуын аңламый түгел. Салып бирәм дигән кешегә дус табыла бит ул.
Шушы фикердән чыгып, тәрәзәләре көлеп торган бер йортка таба атлый. Хуҗаны дәшеп, ишек дөбердәтергә керешә һәм шул рәвешле өйдәге ялгызак хатынны шөбһәгә төшерә. Ире эштә булганга, ул, әлбәттә, чит-ят “мужикка” кунакчыллык күрсәтә алмый. Ләкин кызмача егет әрсезләнә бирә, бичара хатынның тәмам котын ала. Ахыр чиктә хуҗабикә арт ишектән чыгып сызып, участковыйны эзләп таба.
… Урам буйлап чаптыраклап йөри торгач, участковыйны һәм ирен эзләп таба ул. Өчәүләп кайткач, алар да веранда тәрәзәсенең рамы-пыяласы белән ватылганын күрә. “Тоткарлау төркеме” сугышчан хәзерлек хәленә китерелә. Тиз генә ишегалды, абзар-кура тирәсендәге оператив хәл тикшерелеп, ягъни һәр почмак сәнәк очы белән капшап чыкканнан соң, жуликны тоткарлау операциясен башларга карар кылына.
Бәхеткә, ул канкоюсыз гына тәмамлана. Чөнки теге жулик дигәнең хуҗабикә ярдәм эзләп йөргәндә тәрәзәдән кереп, теге яртыны сындырган да татлы йокыга талган икән…
Хуҗалар тораклары кагылгысызлыгын бозучыга кунакчылсызлык күрсәтеп, милициягә гариза яза. Валентин да шул ук 139нчы маддә буенча 180 сәгать мәҗбүри эшләргә хөкем ителә.
ӨЧ ЕГЕТ КЕЛӘ ВАТА
Гел тәрәзәдән генә йөрергә димәгән, Котлы Бөкәштә ишек биген ватып керү очраклары да бар әле. Узган ел август аенда Алабугадан кайткан алыптай өч егет бер төн эчендә өч өйгә бәреп керә һәм шәхеснең конституцион хокукларын яклауга юнәлдерелгән шул ук маддә кысаларына эләгә. Үзләре исерек булмасалар да, әлеге очраклар да хәмер катнашыннан башка гына килеп чыкмый. Шушы авылның мәгълүм исереге Рәис гаепле дисәң дә була хәтта.
Нәкъ менә шул Рәиснең эштән чыгып эчеп йөрүе турында хәбәр Алабугадагы туганнарына барып ирешә һәм Радик атлы энесе Сергей һәм Ленар дигән дуслары белән авылга кайтып та җитә. Эчкече абыйларын тиз табалар. Аны алкоголизмнан дәваларга алып китәргә исәп итәләр.
Егетләр, ни өчендер, аның үзе кебек үк эчә торган никахсыз хатынын да эзләргә карар кыла. Кызу канлы егетләр (Радик Алабуга милициясендә оперативник) юньсез хатынның кем янында булу мөмкинлеген ачыклыйлар да өй борынча йөри башлыйлар. Эчтән бикле ишекләр таза куллар куәтенә чыдамыйча, шартлап ачыла бара. Тикшерү материалларында күрсәтелгәнчә, өчлек төнге сәгать 10нан 1гә чаклы Р.Миңгалимов, Т.Хәлилов, Д.Хөсәенов өйләренә кереп чыга. Теге хатын табылмый, ә икенче көнне хуҗалар милициягә гариза язып, бердәм рәвештә конституцион хокуклары бозылуы турында хәбәр сала.
Тикшерү комитеты тикшерүчесе Илнур Ибраһимов эшне тагын судка җибәрә. Бу дуамаллык өчен Сергейга (ул Р.Миңгалимов башына сугып та ала) – 10 мең, Ленарга – 5 мең, ә Радикка 7 мең сум штраф салына. Соңгысына эшеннән дә китәргә туры килә. Хөкем ителгән кеше милициядә хезмәт итәргә тиеш түгел.
Шулай итеп, гаделлек өскә чыга. Зарар күрүчеләр, бигрәк тә Д.Хөсәенов суд карарыннан канәгать кала. Ул үзе дә шушы маддә буенча гаепләнеп, суд алдында җавап тоткан тәҗрибәле кеше бит. Күп тә үтми, ул юриспруденция өлкәсендәге белемен тормышта үз файдасында кулланырга уйлый.
ҮЗЕ КАЗЫГАН ЧОКЫРГА
1977 елгы Дамир Хөсәенов та эчә башласа, кимен куя торган егет түгел. Гаепләнүче һәм зарар күрүче буларак судларда йөри торгач, ул бер ачыш ясый. 139нчы маддә кысаларына эләгүе бик җиңел, димәк ки, теләсә кемне, гаебе булу-булмауга карамастан, җавапка тарттырырга була.
Һәм шушы ысул белән бер авылдашын милиция, прокуратура, суд кебек оешмалар бусагасын таптаттырырга ниятли.
Уйлавынча, моның өчен күп тә кирәкми бит. Бары тик терактны чит кеше кергән кыяфәткә кертергә кирәк. Аның исә бу өлкәдә тәҗрибәсе зур. Аннары милициягә хәбәр саласың да бетте-китте вәссәлам… Авылдашны акылга утыртуга юнәлдерелгән ошбу планны тормышка ашыру йөзеннән, ул үз йорты чоланы тәрәзәсен алып куя, шул тишектән кереп-чыгып карый да китә милициягә туп-туры. Анда исә мөрәҗәгать итүчене борып җибәрмиләр.
Ләкин бер сәрхуш килеп әйтте дип, тикшермичә җинаять эше ачып куймыйлар. Тикшерә башлагач исә, хикмәтле хәлләр ачыклана башлый. Ф.В.Нурмөхәммәтовның, тәрәзә алып, Хөсәенов өенә керүен кире кагуы – бер хәл. Аның өстеннән гариза язган Дамирның аңа акча бирәсе бар икән. Шул сәбәпле алар арасында низаг та чыккан һәм Хөсәенов, әҗәтне кайтаруны сорап аптыратудан туктамаса, кредиторны теге “статья” белән судка бирәм дип өркеткән.
Ул гына да түгел, Хөсәеновның үз өенә ишектән кермичә, тишектән йөрүен күршеләр күреп хәйран калган да теге “ак авыру” дигән эчкечеләр хастасын эләктергән дип, шүрли калганнар икән. Акылга камил кеше үз өенә тәрәзәдән йөрми бит инде. Шул рәвешле Хөсәеновның ялганы тотыла, Нурмөхәммәтовка каршы юнәлдерелгән мәкер җимерелә.
Мондый чакта берәүнең гөнаһсыз булуы икенчесенең гаепле икәнен күрсәтә бит ул. Чөнки милициядә Нурмөхәммәтов өстеннән язылган кәгазь бар. Юристлар теле белән әйткәндә, донос дип атала, ә безнеңчә, әләк, чагу дигән төшенчәләргә якын. Хөсәеновның күрәчәгенә каршы, Җинаять кодексында “Ялган донос” дигән 309нчы маддә бар икән. Шул рәвешле ул үзе казыган чокырга мәтәлә. Тикшерүче И.Ибраһимов шәхескә каршы юнәлдерелгән җинаятьләр рәтеннән булган әлеге хокук бозу очрагын бик пөхтә итеп дәлилләп, судка җибәрә. 200 сәгатьлек мәҗбүри эшләр бирелгән Хөсәенов Котлы Бөкәшкә “дважды судимый” дип, күкрәк кагып кайта. Орден элгәннәр диярсең.
Ошбу күңелсезлекләр хөкемгә тартылучылар мәнсезлеге, тәртипсезлеге һәм хокукый яктан кансызлыгы нәтиҗәсе. Ә “кунакчылсызлык” сүзе, шагыйрь әйткәндәй, җырлаганда көй өчен генә кулланылды, торак хуҗасы һәрвакыт хаклы чөнки. Тикшерү комитетының Питрәч районара бүлеге җитәкчесе Айрат Миңнегалиев тәкъдиме белән язылган язмабызның максаты да шушы кагыйдәне искәртү иде.
Сүз уңаеннан, шушындый авыр булмаган җинаятьләр өчен бирелә торган мәҗбүри эшләр дигән җәза турында әйтик. Әлеге язма геройлары аны җирле үзидарә органнары билгеләгән урында эшләп үти. Аларны мылтыклы кеше саклап тормый, башкарылган эшне һәм билгеләнгән сәгатьләр санын участок инспекторы белән җирле власть органнары исәпләп бара. Иң мөһиме, хөкем ителгән кеше зинданда кунмый, эштән соң өенә, кагылгысызлыгы закон тарафыннан саклана торган торагына кайта.
Әлбәттә, бу 139нчы маддәдәге бердәнбер җәза түгел. Анда өч елга кадәр иректән мәхрүм итү дә каралганын истән чыгармаска кирәк.
Наил ВАХИТОВ.
Балык Бистәсе районы.
Комментарии