- 21.03.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №11 (21 март)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Редакциябезгә Восстание урамында яшәүче Рөстәм абый Таҗиев шалтыратып, зарын сөйләде. 5 февральдә аның бердәнбер улы Рамил, табиблар ялгышлыгы аркасында, 46 яшендә якты дөнья белән хушлашкан.
«ТАБИБЛАР УЛЫМНЫҢ ЙӨРӘК ТИБЕШЕН ДӘ ТЫҢЛАП КАРАМАДЫ!»
Таҗиевлар фатирында мине Рөстәм абый белән бергә яңа туган сабыен күтәргән киленнәре дә каршы алды. Баланың Рамилнең кызы булуын белгәч, бөтенләй югалып калдым. Әле дөньяга яңа гына килгән сабый инде ятим калган… Ул үзенең әтисен башка беркайчан да күрмәячәген, «әттә» дип газиз атасына әйтә алмаячагын, әтисенең куллары аны күккә чөеп сөймәячәген әле белми дә, аңламый да. Әнисенең кулында берни булмагандай уйный да уйный нарасый. Өйләре якты, чиста, зур. Тормыш итәр өчен бар кирәк-ярак та бар. Әмма гаилә башлыгы гына вакытыннан алда гүр иясе булган. Рамилне күмгәндә кызына бары 4 ай гына тулган була…
Рамил кечкенәдән бик актив, тәртипле егет булып үсә. Спорт белән шөгыльләнә. Аның алган медальләрен, дипломнарын санап бетерә торган түгел. Мәктәпне тәмамлап, мөстәкыйль тормыш белән яши башлагач та, эшеннән соң вакыт табып, спорт залына ашыга. Дзюдо буенча спорт мастеры исеменә лаек була. «Үлеменең сәбәбе дә шул спорт кына булды», – дип сыкрый Рөстәм абый.
5 февральдә Рамил Чабаксар шәһәренә штанга күтәрү буенча чираттагы ярышка бара. Спорт аның өчен яшәү чыганагы булган, күрәсең. Ярышларга бик тырышып әзерләнә торган була спортчы. 5 февральдә булган бәйгедә дә җиңү яулый. 200 килограммлы штанганы 3(!) тапкыр күтәрә! Кызганыч, бу аның соңгы тапкыр пьедесталга менүе булган икән. Штанганы ике тапкыр күтәргәннән соң, спортчының сул як күкрәге чәнчеп куя. Бу хакта ул янында булган иптәшләренә дә әйтә. Әмма ярышуын дәвам итә. 200 килограммлы тимер күтәрү һәр кешенең дә хәленнән килә торган эш түгел. Тик организм нинди генә нык булмасын, кеше күпме генә шөгыльләнмәсен, барыбер иртәме-соңмы таушала башлый. Хәтта спортчыларның да. Күкрәгем чәнчи, дип зарланса да, Рамилгә ярдәм күрсәтүче булмый. Гадәттә, мондый зур ярышларда табиблар бригадасы дежур тора. Чабаксар кечкенә шәһәр дә түгел инде, югыйсә. Шуңа да карамастан, йөрәге авырткан спортчыга ярдәм күрсәтелми. Бары тик авыртуны баса торган укол гына кадыйлар. Дипломнар тапшырганда төшерелгән фотосурәтләрдә дә Рамил сул җилкәсен бераз салындырыбрак тора. Йөзе дә нурсызланган. Күрәсең, йөрәге авыртуга түзә алмагандыр, әмма бирешмәгән егет. Ярышлар тәмамлангач, бернинди укол кадатмаган, дару эчмәгән килеш дуслары белән Казанга кайткан. Рамил өенә кайткач та авыртуы басылмагач, Таҗиевлар ашыгыч ярдәм чакырта. Ә аның бездә ничек эшләвен үзегез дә беләсез.
(Темадан читкә китеп булса да, бер очракны язам. Берсендә әни Казанга килгәч, йөрәге нык авыртты. Аякларын да көзән җыера башлады. Ашыгыч ярдәмгә шалтыраттым. Бер шалтыраттым, ике, өч… ә табиблар бары ике сәгать ярымнан соң гына килде. Өстәвенә, соңгы тапкыр 03 номерын җыйганда, оператор туташ: «Әниегез әле сулыймы?» – дип тәмам күңелемне кайтарды. Түзмәдем: «Үлгәнен көтеп утырасызмыни әле анда!?» – дип сүгеп аттым үзләрен. – Авт.)
– Ашыгыч ярдәмне көтә-көтә арып беттек. Ул килмәде. Машина юк, диделәр. Аның урынына табут сала торган кебек кузовлы машина җибәргәннәр. Ул машинада шәфкать туташлары килмәгән бугай. Улым авыртуга зарланса да, кан басымын да үлчәмәделәр, ЭКГ да ясаучы булмады, авыртуны баса торган укол да кадамадылар! Өйдән улымны Можайский урамында урнашкан травпунктка(!)алып киттеләр. Күрәсең, Рамил спортчы булгач, йөрәге авыртырга мөмкин дип уйлап та карамаган табиблар. Мускуллар тартылган дигән нәтиҗәгә килгәннәрдер. Травпунктта да берни эшли алмагач, өебез янында гына урнашкан 13нче хастаханәгә китерәләр. Улым, урамда кыш булуга карамастан, караңгы, салкын кузовта утырып бара. Шәфкать туташы хәтта янына да утырмый. Рамилгә укол кадамау турында әйтмим дә инде. «Можайский урамындагы хастаханәдән чыгып, машинага утыргач, Рамилнең хәле тагын да авырайды. Ул туңа, калтырый башлады. Ашыгыч ярдәмдәге табибларга әйткәч, алар кан басымын үлчәргә, йөрәгенә массаж ясарга тырышып карады. Тик нишләптер ярдәмнәре генә тимәде. Башта 7нче номерлы хастаханәгә алып барырга уйлаганнар. Мин якында 13нче бар дигәч, шунда китерделәр. 13нче хастаханәгә килеп җиткәч тә, машина ишеген ача алмый азапландык. Авыру өчен кайчак минутлар, хәтта секундлар да кадерле бит», – дип сөйләде кызым миңа. Рамилне ул озата барган иде. 13нче хастаханәдә дежур табиб табылмый. Аны көтә-көтә арып бетәләр. Табиблар җыелышып, ярдәм күрсәтә башлагач инде соң була – улым үлә. Әле аның мәетен безгә бирмичә азапладылар. Башта, полиция чакырттык, диделәр. Ахырдан полиция хезмәткәрләре чакырылмаган булып чыкты. Мәетне хәтта моргка да җибәрмәгәннәр. Кызым артларыннан ялынып йөри торгач кына, 7 февральдә Рамилнең гәүдәсен ала алдык, – дип зарын сөйләде Рөстәм абый.
Баһадир гәүдәле улын җирләгән ата Русия Президентына да, Татарстан Президентына да мөрәҗәгать юлларга җыена. «Сез спорт командаларына әллә ничә миллион сум акча түгәсез, чит илләрдән әллә ничә миллионлык спортчылар сатып аласыз. Ә үзебездә шөгыльләнүче спортчыларга акчалата булышу гына түгел, медицина ярдәме дә күрсәтә алмыйлар», дип яза ул мөрәҗәгатьләренең берсендә. Исегездә булса, 2008 елның 13 октябрендә яшь, талантлы хоккейчы, Алексей Черепанов арабыздан китте. КХЛ чемпионаты вакытында, «Витязь» (Чехов) һәм «Авангард» (Омск) арасында булган уен тәмамланырга берничә минут кала, яшь спортчының йөрәге тибүдән туктый. Боз сараенда табиблар дежур тормау өстенә, чакырган «Ашыгыч ярдәм» машинасында да кирәкле аппаратура булмый. 19 яшьлек спортчы мәңгегә күзләрен йома.
…Рөстәм Таҗиев фикеренчә, улы Рамилнең үлемендә дә табиблар гына гаепле. Хастаханәдән бирелгән белешмәдә Таҗиев Рамилнең вафат булу сәбәбе «Острый инфаркт миокарда задней стенки левого желудочка» диелгән. Ә мондый диагноз вакытында, авыруны машина кузовында утыртып бару түгел, хәтта урыныннан торгызырга да ярамый. Өстәвенә, Чебоксарда да, Казанда да ашыгыч ярдәм спортчыга ярдәм күрсәтми.
«БЕЗ ҮЛГӘН КЕШЕГӘ ДӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕРГӘ АШЫГАБЫЗ!»
Бу тарихның очын табу максаты белән 13нче хастаханәгә юл тоттым. Дәвалау буенча баш табиб урынбасары Еникеева Любовь Михаил кызы янына кердем. Редакциягә гозер белән шалтыраткан Рөстәм абый хакында сөйләп биргәч, Любовь Михаил кызы, көрсенеп: «Соң үзләре килгәч бер аңлатып җибәрдек бит инде. Барысын да аңладык дип, тынычланып чыгып киттеләр! » – дип куйды. Аннан соң миңа хастаханәдә үлүчеләрне теркәп баручы журналны алып килеп күрсәтте. Таҗиев Рамил Рөстәм улы 13нче хастаханәгә кичке 7 тулып 5 минут үткәч китерелгән.
– Ул безнең хастаханәгә китерелгәндә, аның яшәү билгеләре юк иде инде. Сулышы сизелми, йөрәк тонусын тоеп булмый, кан басымы юк. Тик хастаханәгә китерелгән һәрбер авыруга ярдәм күрсәтергә тиешбез. Рамил Таҗиевны да ярты сәгать буена реанимиция бүлегендә яткырдык. Шул вакыт эчендә өч тапкыр йөрәгенә туры булмаган массаж (не прямой массаж сердца – Л.Л.) ясалган, берничә тапкыр адреналин кадалган, шул исәптән йөрәгенә дә. Йөрәгенә ясалган һәр массаждан соң ЭКГ ясалган, – дип аңлатты миңа баш табиб урынбасары. ЭКГ кәгазен үзем дә кулыма алып карадым. Кызганыч, хастаханәгә килгәндә Рамилнең хәле ничек булса, массаж ясагач һәм адреналин кадагач та үзгәрмәгән, йөрәк тибеше бөтенләй күренми.
– Рөстәм абыйның кызы, «Ашыгыч ярдәм» белән килеп туктагач та, хастаханәдә дежур табибны табып булмады, дип зарланган әтисенә.
– Аңлагыз, дежур табиб бервакытта да ишек төбе саклап утыра алмый. Бу мөмкин түгел! Чөнки хастаханәдәге авыруларга да ашыгыч ярдәм кирәк булырга мөмкин. Таҗиевка шәфкать туташлары түгел, ә өч тәҗрибәле табиб ярдәм күрсәткән. Кызганыч, без күрсәткән ярдәмнән һәр кеше дә теге дөньядан кайта алмый шул. Мәрхүмнең туганнары да моны аңларга тырышсын иде. Кайчак безгә үлем хәлендәге сиксән яшьлек картларны китерәләр. Гомере бетмәгән булгач, аларны коткарып калган очраклар күп. Әмма табиб бит Алла түгел, бар очракта да авыруларга ярдәм итә алмаска мөмкин.
Авыру Таҗиевка килгәндә, ирнең яше дә шактый булган. Әмма ул шул яшендә дә авыр йөк күтәрү белән шөгыльләнгән. Статистикага күз салсак, 43-50 яшьләр арасында ир-атлар аеруча күп үлә. Ә ул үзенең сәламәтлеге, гомере турында уйламыйча, 600 килограммлы штанга күтәргән! Ирләргә кырык яшьтән узгач үзләрен карарга, сәламәтлекләренә ныграк игътибар бирергә киңәш итәр идем. Ул-бу була калса, табиблар гына ярдәм итә алмаска да мөмкин бит.
– Бу очракта авыруның тормышын саклап калырга мөмкин идеме соң?
– Таҗиевның диагнозы белән барыбер саклап калып булмас иде. (Табиблар телендә мондый очракны урысча «не совместимый с жизнью» диләр. – Л.Л.)
– Мәрхүмнең туганнары, мәетне хастаханәдә бирмәделәр, диде. Моны ничек аңлата аласыз?
– Хастаханәдә үлгән кешене, гадәттә, төгәл диагноз кую өчен яралар. Ә Таҗиев туганнары аны ярдырмыйча гына алып китәргә теләгән иде. Ярый әле бирмәгәнбез, юкса суд юлында йөртерләр иде. Мәетне үлгән көнне үк туганнарына тапшырмауның сәбәбе бары шунда гына.
ДӨРЕСЛЕКНЕ ТАБУ КЫЕН…
13нче хастаханәдә Рамил Таҗиевның үлемендә кем гаепле икәнне төгәл генә ачыклап булмады. Шул ук көнне авыруга беренче ярдәм күрсәткән «Ашыгыч ярдәм» бригадасын эзләргә керештем. «Ашыгыч ярдәм»нең төп бинасы Чехов урамында урнашкан булып чыкты. Әлеге хастаханәнең баш табиб урынбасары Воронцова Марина Минтдин кызына шалтыраткач, ул миңа: «Әлеге мәсьәләне телефон аша гына чишеп булмый, яныма килегез», – диде. Икенче көнне аның янына юнәлдем. Тик үземә кирәкле җавапны гына ишетмәдем. «Хәзер бу эш буенча тикшерү бара. Таҗиевларның мөрәҗәгатен без колак яныннан гына үткәреп җибәрмәдек. Тик Сәламәтлек саклау министрлыгыннан рөхсәт булмыйча, сезгә башка берни дә әйтә алмыйм», – дип тиз генә мине озату ягын карады Марина ханым.
…Кечкенә чакта әни саескан хакында бер шигырь өйрәткән иде. «Саескан сумалага ябышкан. Коерыгын алган – томшыгы ябышкан, томшыгын алган – коерыгы ябышкан». Монда да шундыйрак хәл. Берсе – икенчесенә, анысы – өченчесенә гаепне аудара. Нәкъ саесканныкы кебек, проблемадан чыгу юлы күренми. Гаеплене табу кыен, хата өчен җавап бирергә уйлаган кеше юк…
P. S. Сәламәтлек саклау министрлыгыннан рөхсәт кайчан киләсен бер Алла гына белә, шуңа материалны укучыга тизрәк җиткерергә ашыктым. Әлегә йомгакның очы табылмады. Тик гаеплеләр хаталары өчен җавап бирер дигән өметтә калыйк. Элеккеге спортчы Таҗиев Рамил Рөстәм улының үлемендә гаеплеләр хакында газетаның алдагы саннарында укучыларыбызга мәгълүмат бирә алырбыз дип ышанасы килә.
Лилия ЛОКМАНОВА.
Спортчы үлемендә кем гаепле? ,

Комментарии