Кар астында мәет бар

Кар астында мәет бар

Кышкы салкын көндә Буа районы полициясенә Сәет Хәйсаров шундый шомлы хәбәр ирештерә. 24нче гыйнварда өлкән яшьтәге туганнан туган апасының хәлен белергә дип килгәч, шәхси йортның ишегалдында кар түгә торган зур гына калай тагаракны күреп сагая кала, чөнки өеп тутырылган кар астыннан чыгып торган аяк киеме күзгә ташлана, ә якынрак килеп карагач, үзе әйтмешли, ошбу киемнең буш түгел икәне, ягъни аның эчендә кеше аягы булуы ачыклана. Шул сәбәпле, абзый өйгә кереп тә тормыйча, полициягә таба тәпили.

Авыру апасы 1969нчы елгы улы Илгиз карамагында аның. И. Ягафаров һөнәри училищеда укып механизатор, шофер белгечлекләре алган, армия хезмәтеннән соң төрле оешмаларда машина, автобус йөртүче булып эшләгән, соңгы елларда үз хуҗалыгында агач әйберләр ясап сату белән шөгыльләнә. Илгиз гаилә кормаган, ягъни өйләнмәгән буйдак кеше, гомере буе әнисе белән бергә торган. Туганнары, күршеләр аның турында бары тик яхшы сөйлиләр, ләкин артыгын эчүен, аның янына шешәдәш сәрхушләр килеп йөрүен дә әйтәләр.

Тагарактагы кар астында шундый кунакларның берсе, 47 яшьлек Вилнур Шакирҗанов була да инде. Ул да хәмергә хирыслыгы аркасында юньле-рәтле тормыш кора алмаучылар рәтеннән булган. Туганнары аның Алабугада язылышмыйча бер хатын белән яшәвен, ун яшьлек малае булуын әйтәләр. Биш-алты ел элек аерылышканнан соң туган шәһәре Буага кайтып ялгыз яшәгән, очраклы эшләргә йөреп тапкан акчасын башлыча эчәргә тоткан, баласы белән дә аралашмаган. Рәсми кәгазьләрдә берничә тапкыр хөкемгә тартылуы, яшәү урынында тискәре бәяләнүе дә күрсәтелә аның.

Фаҗиганең исерекләр бәрелеше нәтиҗәсе икәне аермачык була монда. Чөнки мәетнең йөз-битендә күгәргән-шешкән җәрәхәтләр күренеп тора. Хәер, хуҗа үзе дә ике көн элек, ягъни 22нче гыйнвар кичендә Вилнурның баш тирәсенә өч-дүрт тапкыр тимер көрәк белән кундыруын яшерми. Тикшерү комитетының Буа районара бүлеге тикшерүчесе Айгөл Абдуллина шул көнне үк аңлы рәвештә кеше үтерү очрагы буенча җинаять эше кузгата, өч көннән суд карары белән Илгиз Ягафаров сак астына ябыла. Аның авыру әнисен Чаллыда яшәүче кызы үз янына ала. Җинаять эшендә зарар күрүче итеп мәрхүм В. Шакирҗановның Әлмәт районында торучы бертуган сеңлесе билгеләнә.

И. Ягафаров мәет табылган көнне биргән күрсәтмәсендә вакыйганы сурәтләп бирә. Әйтүенчә, кичке сәгать сигезләр тирәсендә шул тирәдәге «Добрый» кибете янында очраша алар һәм Вилнурның бер яртысын икәүләп эчәргә булалар. Шул нияттән Илгизнең остаханәсенә керәләр, ошбу шешә бушагач та хуҗа өеннән алып чыккан икенчесен бушатырга керешәләр. Исерекләр ишегалдына тәмәке тартырга чыккач бәйләнешеп китә. Илгиз моны утырып кайткан В. Шакирҗановның начар сүзләр әйтеп, кычкырып кимсетә башлавы белән аңлата. Ничек кенә булмасын, аяныч тәмамлана бу, сәрхушләр бәргәләшеп, җирдә әүмәкләшеп кенә калмыйлар, шул тирәдәге көрәккә дә ябышалар. Илгиз Вилнур кулындагы тимер көрәкне тартып алып кыры белән түгел, ә яссы ягын туры китереп ике тапкыр битенә тондыруын, ул җиргә чалкан егылгач та тагын шунда ук ике мәртәбә сугуын әйтә. Сөйләвенә караганда, хәрәкәтсез яткан шешәдәшен торгызып та карый, ләкин үлде дип уйлый һәм өенә кереп китә. Шактый вакыт узгач ишегалдына чыгып җансыз гәүдәне тимер тагаракка сала, аны җәймә белән каплап, кар белән күмеп куя. Ул чакта исерек, хәлсез идем, шуңа күрә өстерәп өенә илтеп ташларга яисә читкәрәк алып китеп күмеп куярга көчем юк иде ди ул. Шул рәвешле, мәетле савыт тагын бер тәүлектән артык аның ишегалдында капка буенда тора. Әлбәттә, ут йотып йөри ул. Сатучы хатын-кыз Илгизнең 23нче гыйнварда көндез кибеткә кереп тә аракы алмыйча чыгып китүенә гаҗәпләнүен әйтә.

Шулай итеп И. Ягафаров дүрт мәртәбә көрәк белән тондыруын таный, ләкин моны үтерәм дип түгел, ә имгәтү өчен чамалап кына суктым, ди, димәк, үтерү нияте булуын кире кага. Икенче көнне әлеге явызлыгын ни рәвешле кылуын шаһитлар алдында сөйләп күрсәтеп йөри. Ләкин тора-бара элек биргән күрсәтмәләренә төзәтмәләр кертә, ягъни мин өйгә кереп киткәндә исән иде, ыңгырашуы ишетелеп торды, өенә кайтып китәр дип уйладым, дип белдерә. Һәм, ахыр чиктә, мәрхүм В. Шакирҗанов сәламәтлегенә җиңел зыян китерүен генә таный.

Яклау ягының ошбу фикере нигезсез түгел. Эш шунда ки, суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләрендә Вилнурның маңгаеннан иягенә чаклы дистәгә якын җәрәхәт санап үтелә, ләкин алар җиңел дәрәҗәдә дип белдерелә, ә муен, кул тирәсендәге сыдырылган, күгәргән урыннар сәламәтлеккә бөтенләй зыян китермәгән булып чыга, димәк ки, аларның берсе дә – үлемгә сәбәпче, ә Ягафаров үтерүче түгел дигән сүз. Чөнки 1974нче елгы ир-атның туңып үлүе ачыклана. Һәм моны мәрхүмнең исереклегенә дә сылтарга була бит.

Шул ук вакытта ир кешенең катып үлүе аның башына сугып егу нәтиҗәсе икәне дә аермачык кебек. Шуңа күрә дә тикшерү комитеты һәм прокуратура И. Ягафаровка аңлы рәвештә кеше үтерү дигән бик җитди гаепләү белдерә. Аның эчтәлегенә кыскача гына тукталсак, Илгиз шешәдәше Вилнурны аңсыз һәм нык исерек хәлдә икәнен, димәк, үзлегеннән тора алмаячагын белә, аңлый торып үләргә калдырган булып чыга.

Мондый эшләрне карау хөкем утырышларында бәхәсле уза. Әгәр экспертиза нәтиҗәләрендә тән җәрәхәтләренең үлемгә этәргеч бирүе күрсәтелмәү һәм, әлбәттә, хәзерге заманда җинаять кылучыларның хокукларын яклаучы законнарның биниһая күп булуын исәпкә алсак, судта яклау ягы фикеренә өстенлек бирелү, ягъни И. Ягафаровның җиңел җәза белән котылу мөмкинлеге юк түгел.

***

Минзәләдә яшәүче 45 яшьлек ханымның аерылышкан ире һәм «сожителе» арасындагы бәрелеш тә үтерү һәм мәетне карга күмү белән төгәлләнә.

Надежда һәм Вәкил Галимовлар 2009нчы елда язылышып, законлы никахта биш ел яшәгәч, рәсми рәвештә аерылышалар. Аннан соң да өч ел чамасы бергә торалар. Ләкин 2017нче елда араны өзәләр, хатын-кызның әйтүенә караганда, гаилә башлыгы юньләп эшләмичә эчеп йөри. Әгәр Вәкилнең элегрәк хөкем ителүен, административ тәртиптә дә җавапка тартылуын исәпкә алсак, хаклык юк түгелдер монда. Әмма полициядә Н. Галимованың үзенең дә хәмергә хирыслыгын әйтәләр. Ир кеше 2011нче елгы улы белән аралашып тора, аны шәһәр янәшәсендәге Коноваловка авылындагы өенә кунакка да алып киткәли.

Изге урын буш тормый дигәндәй, күп тә үтми Н. Галимова тормышында үзеннән яшьрәк яңа ир заты пәйда була. 1980нче елгы Евгений Сундрунов турында озаклап сөйләргә мөмкин. 18 яшеннән башлап урлау, машина куу, үтерү белән янау кебек гамәлләре өчен сигез мәртәбә хөкемгә тартылган, берсендә хәтта 6 ел ярымга ирегеннән мәхрүм ителгән, ләкин төрмәгә утыртылган саен яхшы тәртибе өчен вакытыннан алда иреккә чыгарылып килгән, шулай да 8 елдан артык гомерен тимер рәшәткә артында уздырган. Надежда белән тора башлагач та аерылышкан хатыны белән яшәүче кечкенә кызына алимент түләмәгән өчен тугызынчы хөкемен алып, дүрт ай гомерен кырыс режимлы колониядә уздырып кайткан.

Ошбу парның рәтле тормыш кора алуына ышаныч булмый, билгеле. Узган ел азагында мөнәсәбәтләр нык кискенләшә. Хуҗабикә ирне өеннән куа башлый. Анысы, тиз генә бирешергә теләмичә, килгәли һәм еш кына хатынны тукмап китә. Ул арада ошбу өйдә Вәкил дә күренгәли. 23нче гыйнвардан соң кунарга да кала башлый, әлеге очрашулар дуслык вә үзара аңлашу шартларында бара, чөнки өстәлдән хәмер төшми.

25нче гыйнварда инде 4нче сыйныфта укучы малай мәктәптән кайтканда әти-әнисенең сыйланып утыруын күрә. Аталы-уллылар кибеткә чыгып киткән арада өйгә исерек Евгений килеп керә. Тегеләр кайтып җиткәнче «хыянәтче» хатынны бик ныклап дөмбәсләп һәм төрле яман сүзләр әйтеп куркытырга өлгерә ул. Дүрт-биш сәгатьтән кулына балта тотып пәйда була һәм, икегезне дә «хәл итәм», дип котырына. Шөкер, әлеге очраклар зур хәвефкә китермичә тәмамлана. Әйтүләренчә, Вәкил белән хатын ике шешә аракы эчеп йокларга ята. Соңрак Е. Сундруновның шушы галәмәтләре үтерү белән янау дигән ике җинаятьчел гамәл дип табыла. Евгений гаебен танымый, куркытмадым, күршедән алып торган балтаны кайтарып бирергә генә уйладым дип, барысын да кире кага. Ләкин хатын-кыз күрсәтмәләренә, аның тәнендәге җәрәхәтләр һәм башка дәлилләргә өстенлек бирелә.

Әмма болары эшнең башы гына була әле. Икенче көнне иртә белән Надежда улын мәктәпкә озата, аннан соң кичтән калган аракы белән баш төзәткәч, икәүләп караватка яталар. Шул мәлдә килеп кергән теге айнымас Евгений ир белән хатынны ялангач килеш күрә һәм, әлбәттә, тыныч кала алмый, ә бәлки көндәшне котельныйга чыгып сөйләшергә чакыра. В. Галимов киенеп аның артыннан юнәлә. Бер-ике минуттан ук хатын-кыз аның кычкырып җибәрүен ишетә. Тиздән акайган Евгений килеп кереп, теләгеңә ирештең, дип акыра-акыра, аны җилтерәтеп пар казаны торган бүлмәгә алып керә, һәм канга батып идәндә хәрәкәтсез яткан Вәкилгә ымлап, терчә булып чыкты, суярга туры килде, дип кычкыра.

Ошбу коточкыч хәлне күреп тетрәнгән хатын-кыз үз гомере өчен дә курка һәм теге явыз кушканнарны үти. Канга буялган пычакны юып куя, полициягә хәбәр итмичә өйдә утыра. Бераздан котельныйга кергәч, мәетнең юкка чыгуын күрә. Анда Коноваловкадан төсе киткән Ришат атлы кеше дә булгач, мәетне икәүләп чыгаруларын төшенә һәм идәнне юып куя да яңадан өенә кереп утыра. Явыз бәндә исә дусты Ришатка бәрәңге бакчасындагы кар астындагы мәетне караңгы төшкәч алып китеп күмәргә кирәк булачагы турында сөйләнә.

Өйлә вакытында кайткан укучы малай әнисенә казанлы бүлмәдәге кәнәфидә Сундруновның йоклап ятуын әйтә. Русланга (исеме үзгәртелә) участок инспекторына шалтыратырга кушыла. Малай аның телефон номерын белә, чөнки әлеге гаилә низаглары белән еш мәшәкатьләнгән полиция хезмәткәре аңа Сундрунов килсә, теләсә кайсы вакытта шалтырат, дигән була. Шул рәвешле, хәбәр район полициясенә барып җитә.

Оператив төркемне Надежда каршы ала һәм барысын да кыскача сөйләп бирә, бакчадагы мәет күмелгән урынны күрсәтә. Сундруновны уятып, эчке эшләр бүлегенә алып китәләр. Суд-медицина экспертизасы 1977нче елгы ир-ат язмышын күкрәкнең уң ягына ике мәртәбә пычак чәнчү хәл иткән, ә муен, ияк һәм күкрәктәге тагын өч яра сәламәтлеккә җиңел дәрәҗәдәге зыян китергән дип белдерә.

Тикшерү комитетының Минзәлә районара бүлегеннән В.Н. Сәлахов Е. Сундрунов явызлыгын аңлы рәвештә кеше үтерү дип таба. Моңа үтерү белән янау дигән югарыда телгә алынган эпизодлар да өстәлә, билгеле. Евгений, аларның ялангач ятуларын күргәч, Галимовны үтерергә уйладым, шул сәбәпле кухня өстәлендәге пычакны алып кесәмә салдым дип, барысын да яшермичә бәян итә. Апрельдә җинаять эше район суды каравына тапшырылды.

Наил ВАХИТОВ,

Буа, Минзәлә районнары

Комментарии