- 21.06.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №23 (16 июнь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Урамнан кайтып барганда, юлымны бер әби бүлде. Яшелчә сатучы белән татарча сөйләшүемне ишетепме, эчендә җыелганны нәкъ миңа бушатырга булган ул. 70 яшьләр тирәсендәге әбекәйнең сүзен бүлдермичә, баш кагып тыңлап тордым.
– И кызым, нәрсә кидең аягыңа?! Аягыгызга куркып басасыз, көчкә йөрисез, шушы да булдымы кием? Бөтен сәламәтлегегезне бетерәсез, зыянлы бит бу, – диде ул биек үкчәле, очлы башлы аяк киемем ягына төкереп. – Балконнан күзәтеп торам мин хәзерге яшьләрне. Коточкыч замана, шайтан дөньясы, бозыклык оясы бу! Безнең яшь чакта болай чәч туздырып йөрү дә, мондый очлы башлы аяк киеме дә юк иде. Авырлык күрсәк тә, бөтен кеше тигез булды. Хәзерге тормышка аптырыйм, сезне жәллим мин. Сталин белән Ленинны торгызсаң, бүгенге җитәкчеләрнең берсен дә калдырмыйча тезеп атарлар иде. Бөтен җирдә урлау, хаксызлык, әшәкелек, сансызлык… Тфү!
Үзең кайда эшлисең соң? Журналист? Ә-ә-ә, ярар, эшең алай ук начар түгел икән әле. Кияүдәме соң? Ашыкма, сайлан, яшь әле син. Хәзер юньле егетләр бик-бик сирәк. Утырып калам дип теләсә кемгә чыга күрмә, булыр-булмас белән яшәгәнче үзең генә калуың яхшырак. Нинди була яхшысы дисеңме? Эчмәсен, күзе ятларга төшмәсен. Алдана күрмә инде, әрәм булырсың. Бәхетле бул! Мин ирдән уңсам да, балаларым игелексез. Бәхет – тыныч картлык икән ул, яшь чакта шул турыда уйламыйбыз.
Кызым, сал бу аяк киемеңне, киләчәгең турында уйла. Гомер тиз уза ул, синең дә яшьлегең сызгырып узып китәр, минем кебек тешсез калырсың… Әнә кара авызыма, ямьсезме? Әйе шул, адәм көлкесе. Мин дә яшь чакта таң кызы сыман чибәр идем, күрсәң, ә хәзер… – дип җөмләсен әйтеп бетермичә, күз яшьләренә буыла-буыла, подъездына таба борылды.
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Комментарии