«Җидегән» җинаять

Юньле гамәлләр кылуга караганда, яман эшләр белән тизрәк танылып була. Чөнки җинаятьче бер явызлык эшләп тотылу белән журналист халкы күзенә чалынып, “күренекле” шәхескә әверелеп куя. Каләм ияләре йолдызлар концертына караганда да күбрәк суд утырышларына йөри бит.

Шушы көннәрдә Казанда яшәүче Людмила Дмитриеваның да “йолдызы” гөрләп кабынды. Тикшерү төгәлләнгәнгә күрә, аның эше судка барып җитмәгән әле үзе. Тикшерүчеләр, хөкемне көтеп тормастан, мошенникны халыкка тәкъдим итәргә булган. Максатлары аннан зыян күргән кешеләрне милициягә әйдәү икән. Юкса 40 яшьлек ханымга каршы кузгатылган җиде җинаять эше азрак, ягъни төп башына утыртылып та, аны таба алмый йөрүчеләр тагын бар дип саныйлар, ди.

Хәбәрчеләргә исә шул гына кирәк. “Йолдыз” эчке эшләр идарәсенә килеп керү белән, алар әйләнәсендә калды (рәсемдә). Алла Пугачева пәйда булды диярсең. Хәер, Мадоннаның сакчылары, аны теләсә кайда сурәткә төшерергә рөхсәт итмиләр. Ни сәбәпле икәне безгә караңгы, ә менә мошенник өчен экранга яисә газетага эләгү разведчик, шпионнарның фаш ителүе кебек һөнәри “эшчәнлегенә” нокта куелуын аңлата. Танулы бәндә беркемне дә алдый алмый, димәк, эшсез һәм тормыш итү чыганагыннан мәхрүм кала. Шуңа күрә объективны мылтык көпшәсе белән бер чама итеп күрә.

Людмила башка кәсептәшләреннән әллә ни аерылып та тормый кебек. Ул да тиз ышанучан Алла бәндәләренең мохтаҗлык һәм нәфес дигән кылларына чирткәләп көй чыгара белә, ышандыра, инандыра, кыскасы, алдау сәләтенә ия. Дөнья күргән кешеләрнең аның тозагына эләгүенә гаҗәпләнәсе юк. Шикләнеп кеше рәнҗетергә яратмаучы итагатьле һәм нужа китереп кысып, кая барып егылырга белми йөрүче затларны сайлый ул.

Әйтик, берәүгә ашыгыч рәвештә акча кирәк. Банкта һәркемгә дә бирмиләр, бирсәләр дә, кырык тапкыр тикшерү сәбәпле, бик озакка сузалар, процентлары да бик саллы. Менә шушындый кыен чакта горизонтта коткаручы – кимрәк процентка һәм мәшәкатьсез генә кредит вәгъдә итүче Л.Дмитриева пәйда була.

“Кредитер” гади, эзлекле сөйләме белән клиентлар күңелен тиз яулый. Әйтүенә караганда, аның үз фирмасы ачылу алдында тора, теркәлү белән аның счетына банктан 10 млнга чаклы кредитлар бирә алачак, имеш.

Әлбәттә, аның алачак һәм бирәчәк дип, гел киләчәк заманда сөйләшүенең суга сәнәк белән язу икәнен чамалавы кыен булмагандыр. Ләкин булачак “клиент”лары белән танышып кына түгел, дуслашып беткән “финансист” үзе әҗәткә акча сорый, бусы, аек фикерлеләрне бөтенләй сагайтырга тиеш тә бит. Чынлыкта, алар кеше хәленә кереп, килеп туган вакытлыча кыенлыкларны җиңәргә дип бурычка бирә башлыйлар. Беркатлы бәндәләрнең бата башлавы шушы була.

Күп тә үтми, Л.Дмитриеваның фирма ачу белән бәйле яңа проблемасы килеп чыга. Аны кире борырга ярамый, чөнки ул ярты юлда туктап калса, кредит та булмаячак, әҗәтне кайтару да икеле. Шул рәвешле клиентлар кредиторны алга этә, ягъни аңа матди ярдәм күрсәтүен дәвам иттерә. Ниһаять, уртак җиңү якынлаша – Дмитриева үз оешмасы исеменә 17 млн сум алуын хәбәр итә. Бусының да чеп-чи ялган икәнен аңлау читен түгел. Яңа ачылган бер тиенсез фирмага ул кадәр акча бирергә бездә юләр башлар юк. Моның өстенә, ул әлеге 17 млнны иминиятләштерү өчен дигән сылтау белән “үз” кешеләрдән тагын 60 мең сум әҗәт җыя.

Аннан соң да вәгъдә ителгән акчалар күренми. Ярты ел чамасы алдап-йолдап йөргәннән соң, “кредитор” күзгә-башка күренми. Пропискада торган фатирында яшәми башлый. Милициягә мөрәҗәгать итүдән башка чара калмый. ОБЭП оперативниклары Дмитриеваны ике ай буе эзләгәннән соң шәһәрнең бөтенләй башка почмагындагы кешедән алып торган фатирда табалар.

Милициягә җиде кеше гариза яза, җиде җинаять эше кузгатыла, соңрак алар бергә берләштерелеп, “җидегән” җинаять барлыкка килә. Дмитриева китергән матди зыян 1 млн сумнан артып китә. Әле бу суммага 1,5 млн чамасы торучы фатирын 600 меңлек закладка салып торагыннан колак каккан кешегә китерелгән зыян керми. Эш шунда ки, фатир хуҗасы ошбу бурычны түли алмау сәбәпле, суд күчемсез милекне кредитор карамагына бирергә дигән карар чыгарган.

Л.Дмитриева фатир белән килеп чыккан әлеге хәлгә катнашы булуын танымый. Аның каравы, башкаларга бурычын түләүдән баш тартмавын белдерә, кыенлыклардан чыгарга танышлары ярдәменә өметләнүен дә әйтә, ягъни бер бурычны кайтару өчен икенче кешедән акча сорап торачагына ишарәли. Чын күңелдән сөйләгәнгә охшаса да, ышанасы килеп бетми. Алдакчы ханымга акча биреп торучы табылуына да өмет аз.

Хәер, белеп булмый. тикшерүчеләре аны иллеләп кешене кәкре каенга терәгән дип саный бит. Казан эчке эшләр идарәсендәге тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе Леонид Павлов һәм Людмила ханым зарар күрүчеләрнең калганнарын да күрәсе иде, диләр. Җинаять кодексының “Мошениклык” дигән маддәсе буенча гаепләнүче соңгысының эчкерсезлеге шикләндерә, әлбәттә…

Эшмәкәрләр бандасы

Соң булса да, уң булсын, дигәндәй, ниһаять, Севастопольские” бандасы да суд алдына басты. Җинаятьчел оешманың 14 әгъзасы узган гасырның 90нчы елларында кылган явызлыклары өчен быелның 29 мартында Югары суды каршында җавап тота башлады. Гаепләнүчеләр эскәмиясендә 39-48 яшьләрендәге ир уртасы кешеләр. Барысы да диярлек югары белемле. Араларында менеджер, спорт инструкторы, директор урынбасары, генераль директорлар да бар. Күбесенең даими яшәү урыны Мәскәүдә булган. Кыскасы, барысы да эш кешеләре, шуңа күрә төркемне дә эшмәкәрләр бандасы дип йөртәләр.

Бизнесменнар 20 кешене үтерүдә һәм тотрыклы коралланган төркем – банда оештыру, аның составында явызлыклар кылуда гаепләнә. Кеше урлау, утлы корал алу, аны үзең белән йөртү кебек кайбер законсыз гамәлләр өчен җавап бирү срогы чыгу сәбәпле, җинаять эзәрлекләве тикшерү барышында туктатылды. Шул рәвешле, алар “Үтерү” һәм “Бандитлык” дигән ике генә маддә буенча хөкем ителәчәк, димәк ки, җәза да чагыштырмача йомшаграк булачак дип көтелә.

Бандитларның шулай озак иректә йөрүен зарар күрүчеләр, ә болар үтерелгән кешеләрнең туганнары, эшмәкәр җинаятьчеләрнең “акчасы күп булу”дан күрә, ягъни “барысы да сатып алынган” дигән фикерне алга сөрәләр. Аларның төрле дәрәҗәдәге идарә, хокук саклау органнарында үз кешеләре булуы бәхәссез. (Гаепләнүчеләр эскәмиясендә ике элеккеге милиционер да бар). Ләкин милиция “Севастопольские”ны “стенага терәрлек” дәлилләр бары тик “Низы” дигән икенче бер төркем җинаятьләрен тикшергән вакытта гына пәйда булды дип бара.

Шуннан соң, 2008 елның маеннан башлап мәгълүм җинаятьчел төркем әгъзаларын “җыя” башлыйлар. Иң алдан, 1966 елда туган Мәскәү эшмәкәре Радик Йосыпов (Дракон) кулга алына, аннары “Рубин” футбол клубының спорт директоры 1962 елгы Рөстәм Сайманов (Сайманчик), “Татпромгаз” дигән җәмгыять генераль директоры Айрат Ханнанов (Малыш) һәм башкалар тоткарлана. Милициягә үзләре килеп бирелүчеләр дә бар. Банда лидерларыннан саналучы В.Моисеев һәм З.Үтәгәнов халыкара эзләүгә бирелә. Соңгысын күптән түгел Черногория полициясе ялган паспорт белән тоткарлады. Озакламый ул да кайтып җитәчәк.

“Севастопольские”ның банда булып формалашуы Линар Речапов исеме белән бәйле. 1992 елда “Борисково” төркеме лидерларының берсе булган Речапов һәм “Слобода” төркеме атаманнары бер яктан, “Новотатарские” һәм “Борисково” төркемнәре җитәкчеләре икенче яктан криминаль табышны бүлешә алмый. Бигрәк тә Казан ликер-аракы заводын контрольгә алу мәсьәләсендә пычакка пычак киләләр. Әлеге конфликтны көч белән хәл итү максатында, Речапов үзенекеләрне коралландыра башлый. Нәтиҗә буларак, 1992 елның 5 августында “Новотатарские” төркеме лидеры И.Сибгатуллин атып үтерелә.

Бу “Севастопольские”нең беренче үтерүе була. Бандага исем Л.Речапов яши торган Мәскәүдәге “Севастополь” кунакханәсе буенча бирелә. Тиздән аның тирәсенә “Слобода”, “Грязь”, “Низы”, “Чайники” һәм башка төркемнәр туплана. Һәм 1994 елдан башлап, “Севастопольские” лидеры Речапов белән Казандагы “Жилка” дигән атаклы башкисәрләр өере лидеры Х.Закиров (Хайдер) арасында низаг чыгып, криминаль сугыш башлана.

1995 ел башында Л.Речапов үлеп киткәч, банданы Сайманов, Үтәгәнов, Моисеев җитәкли. “Севастопольские” киллерлары “Жилка”га финанс ярдәме, теләктәшлек күрсәтүчеләрне рәхимсез рәвештә кыралар. Санкт-Петербургта яшәүче Хайдер үзе дә котылып кала алмый. 1996 елның 26 августында Х.Закиров һәм аның ике тән сакчысы атып үтерелә.

Беркем дә авызлыклый алмаган Хайдерны юк итү криминаль вәзгыятькә уңай йогынты ясамый калмый. Моны “Севастопольские” төркеме “эшчәнлегендәге” “уңай” күрсәткеч дип кабул итүчеләр дә күп. Ничек кенә булмасын, 1996 елдан соң Казандагы криминаль сугышның кисәк сүнә башлавын инкарь итү мөмкин түгел. Хокук саклау органнарының эшмәкәр-бандитларны тотып ябарга ашыкмавын да, бәлки, шуның белән аңлатыргадыр. Шул ук 1996 елдан соң алар легаль бизнесларына чума һәм криминаль “разборка”ларда башка катнашмыйлар.

Ләкин кылган явызлыкларын аклап булмый. Суд аларның ни дәрәҗәдә булуын ачыклау белән мәшгуль.

Наил ВАХИТОВ

Машинаңны биклә!

Эчке эшләр министрлыгында үткән матбугат конференцияләрендә: “Бер кап тәмәке өчен дә талыйлар хәзер. Сигнализациягә акча жәлләмәскә, уяу булырга кирәк”, – дип еш кабатлыйлар. Узган атнада шуңа охшаш тагын бер вакыйга турында сөйләделәр.

Башкалада шактый танылган бер туташ машинасын бикләп-нитеп тормыйча, юл уртасында калдырып каядыр китә. Ашыгыч эшләрен төгәлләп чыкса, машинасындагы сумкасыннан җилләр искән. Шырдый-бырдый түгел, 300 мең сумлык сумка була ул! Өстәвенә, бур да бик шаян кеше булып чыккан. “Машинаңны караучысыз калдырма!” – дигән хат кисәге дә калдырган.

Хокук саклаучылар әйтүенчә, зур шәһәрләрдә моның ише проблема бигрәк тә актуаль. Хәтта машиналарындагы икешәр миллион сум акчадан да колак кагучылар булгалаган. Караклар сигнализациясез, гадирәк тимер атларны сагалый, дигән фикер дә дөрес түгел. Аларны ике төркемгә бүлеп карарга мөмкин. Беренчесе – наркоманнар, вак-төяк табыш өчен дә машина басарга әзер торучылар. Икенче категория – югары квалификацияле бурлар, нечкә психологлар. Болары, гадәттә, яхшы машиналарга кызыга, корбаннарын затлы кибетләр, банкоматлар каршында көтә. Кәрәзле телефон ише вак-төяк алар өчен “модада” түгел, ди. Рульдә ялгыз булган хатын-кызларны аеруча “яраталар” икән. Мәсәлән, “Мега”, “Бәхетле” сәүдә үзәкләре янында шундый каракларны тоткарлау очраклары булган. Статистикага карасак, тикшерелүче талау очракларының 59,7%ы, һөҗүм итүнең 86,8%ы ачылган. Милициянең бандитны тотканын көтеп ятканчы, саклану чараларын күрү мең тапкыр артык, димәк. Машинаны ачып, сумка чәлдерү берничә секундлык эш кенә булганлыктан, сигнализация әллә ни коткармаска да мөмкин. Шуңа күрә, машина йөртүчеләргә, бигрәк тә хатын-кызларга игътибарлырак булырга киңәш ителә. Шулай ук, үзегез генә машинада булганда, яныгыздагы утыргычка милкегезне чыгарып салганчы, ишекләрне эчтән бикләргә онытмагыз.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

Комментарии