Шырпы кыйссасы

Шырпы кыйссасы

Элек Киров өлкәсендә эшләнә торган шырпы бик әйбәт иде. Кабы юка агачтан. Шырпысы да эрерәк. 60 данәсе 1 тиен дип языла иде кабына.

Шырпы дигәч тә, гел бер мәзәк искә төшә. Безнең авылда Хәтимә әби белән Рәхмәтулла бабай яши иде. Аларның балалары булмаган. Кибеттә сдачага 1 кап шырпы биргән сатучы. Икенче көнне кибеткә килеп: «Кызым, шырпы кабының тышына 50 данә, дип язылган. Санадым. 49 гына иде». «Хәзер «претензия» кабул итмим, санап аласың бар иде, – дигән сатучы кыз. – Башка вакытта санап ал!»

Хәзер кибетләрдә «Спички кабинетные» исемле шырпы сатыла. Кабы кәгазьдән генә ясалган. Ачсаң, ачып булмый. Япсаң, учта бөрешеп кабы кала, ябылмый. Кабинетта ни эшлиләр, нәрсәгә ярый икән ул шырпы? Мәзәк кебек. Бәясе 10х31=310=6 сум яисә 31х10=310=6 сум. Төргәкләп сатыла. Һәр төргәктә 10 кап, һәр капта – 30, я 31 данә.

Элек 60 данә шырпы 1 тиен булгач, хәзер 1 шырпы ничә тиен тора?

Авыл карчыклары әйтүенә караганда, сәдакага шырпы бирү бик зур савап икән. Сугыш чорында йорттан йортка утлы күмер сорап йөргән әбиләр сүзедер инде бу. Ул чакта шырпы «алтын» бәясендә иде шул.

Мәрхүм Рәхмәтулла бабай исән булса, шырпы турында нәрсә дияр иде икән? Урыны оҗмахта булсын.

Элек Руссиядә 16 шырпы фабрикасы эшли, дип язалар иде. Алар шартлы рәвештә 5 млн. тартма (1 тартмада 1000 данә исәбеннән) җитештергәннәр. Барлык шырпының 28 процентын Калуга өлкәсендәге Балабан шырпы фабрикасы эшләп чыгара – көнгә 35 вагон шырпы җитештерелә. Бу – 8451520 тартма дигән сүз. 90нчы еллар башында элекке Советлар Союзында 21 шырпы фабрикасы булган һәм алар 21 млн. тартма шырпы җитештерә иде. Сыйфаты да әйбәт иде. Хәзер ник шундый начар сыйфатлы шырпы чыгаралар икән?

Разия ГАЛИЕВА.

Апас авылы.

Комментарии