- 28.06.2026
- Автор: Наил ВАХИТОВ
- Выпуск: 2026, №6 (июнь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Сугыш бәла-казасыз гына булмый. Украинадагы махсус хәрби операция дә шулай. Шул ук вакытта сугыштан табыш алучылар да бар. Әлбәттә, сүз яу кырында сугышып акча эшләү турында түгел, җинаятьчел юл белән кесә калынайтучылар хакында. Эш итү алымнары күп аларның. Татарстан гына түгел, Башкортстан һәм башка өлкәләрдә шаукым куптарган бер җинаятьчел төркемнең кәсеп итү ысулына тукталыйк.
Быел март аенда дистәләрчә томнан торган һәм 13 кешегә карата кузгатылган ике җинаять эше Актаныш район судына тапшырылды. Өченчесен дә тикшерү төгәлләнергә тора. Катлаулы һәм күләмле эшләрнең асылы рәсми кәгазьләрдә «түбән иҗтимагый статуслы» дип аталучы ирләрне СВОга озатып, аларга бирелергә тиешле акчаны урлаудан гыйбарәт.
Алдан ук искәртик, сугыштан табыш алуга корылган эшчәнлекне Кавказ кешеләре оештыра һәм 36 яшендәге Армен Бакояннан башлангыч ала ул. Армен һәм ике яшькә кечерәк Мраз Әрмәнстанда туалар, әниләре малайлар кечкенә чакта ук үлә, 1997нче елда әтиләре Арам, аның язылышмаган хатыны һәм яңа туган кызы белән Татарстанга килеп урнашалар. Димәк, малайлар бездә үсә, әтиләре Актаныш якларында фермер була, терлекчелек белән шөгыльләнә. Үсеп җиткәч Армен да мөгезле эре терлекләр асрап яши. Мраз күбрәк төзелештә эшли, төгәлрәге, шабашниклар бригадасы туплап ремонт һәм башка эшләр оештыра. Урлау, кыйнау кебек җинаятьләр кылып өчәр тапкыр хөкемгә дә тартыла алар, олырагы җиңел җәзалар белән котыла, кечесе ике ел ярым утырып та чыга. Хәзер берсенең өч, икенчесенең дүрт баласы бар.
Армен әлеге ысул белән акча эшләргә 2024нче елда керешә. Март аенда үз фермасында эшләүче 37 яшьлек Үзбәкстан кешесе Р. Рохмановны (кайбер исемнәр үзгәртелә) СВОга китәргә күндерә. Кыска гына вакыт эчендә аңа паспорт, СНИЛС, ИНН кебек документлар алырга булыша, медицина тикшерүе уздыра, банкта счет ачтыра, төрле сәбәпләр табып карталарын үзендә калдыра, алардан файдаланырга рөхсәт итүче ышаныч язуы да (доверенность) яздырып ала. Шулай итеп, ир-ат хәрби контракт төзеп махсус хәрби операциягә китә, тиздән аңа 904 меңнән артык акча түләнә. А. Бакоян ВТБ-онлайн аша 890918 сум акчаны үзенә ала. Сугышка китүенә ай ярым узгач Р. Рахмановның яу кырында һәлак булуы мәгълүм була.
Әлеге гамәлләрне танышы М. Мирзина ярдәме белән башкара ул. Ханым шул ук язда М-7 трассасындагы кафе янында акча теләнеп йөрүче ир-атны күргәч Арменга хәбәр итә. Анысы Иске Байсардан тиз килеп җитә. 31 яшендә сукбайлыкка чыккан М. Девяткинны кафеда әйбәтләп сыйлагач шул авылдагы фермасына алып бара, анда ике атна чамасы эшләткәч хәрби контракт төзеп СВОга китәргә үгетли, ике-өч айдан кайтартам, дип ышандыра. М. Девяткин да шул ук тәртиптә документлар алып, бер еллык контракт буенча китеп бара, саклык банкы картасы Арменда кала, аңа М. Мирзина исемендәге Т-Банк картасы бирелә, тиешле акчалар шунда күчереләчәк, дип ышандырыла.
М. Девяткин счетына 1225176 сум акча килә. А. Бакоян 650 мең сумны урлый. Алга таба кыенлыклар килеп чыга, М. Девяткин һәм аның командиры телефоннан шалтыратып хәрби прокуратура белән куркыталар. Шуннан соң Девяткинга акча күчерә ул, үзе 500 мең ди, Девяткин 400 000 сум җибәрүен әйтә. Сүз уңаеннан әйтик, М. Девяткин үзе дә хәзерге вакытта җинаятьләр кылган өчен Мәскәүдәге тикшерү изоляторында утыра.
Кавказ кешесе өчен 891918 һәм 649652 сумлык ике керем әллә-ни зур түгел. Әмма акча эшләүгә һәм табышны арттырырга мөмкин икәненә ишарә була, моның өчен, иң элек, сугышчылар һәлак булганнан соң бирелә торган зур күләмле акчага элгәшү чарасы күрергә кирәклеге аңлашыла. СВОга китүче ирләргә үзенә таныш, хәтта якын ханымнарны кияүгә бирергә, төгәлрәге, ялган никах рәсмиләштерергә һәм алар сугыш кырында һәлак булгач законлы хәләл җефетенә бирелә торган акчаны кесәгә шудырырга дигән үтә мәкерле план туа һәм тиз арада тормышка ашырыла да башлый.
Армен Бакоян ике кешене СВОга җибәреп акча эшләвен алдан энесе Мраз һәм үзләренә туган тиешле өлкәнрәк Әрмәнстан кешесе Размик Дарвишовка җиткерә. Аларны да кызыксындыра бу эш. Аталары Арам да битарафлык күрсәтми. Армен фермасында гына түгел, аның хуҗалыгында да сукбайлыкка чыккан ирләр һәм хатын-кызлар эшли. Шундагы көнкүреш йорт-вагоннарда яшәүчеләр дә бар. Аннан соң, әлеге эштә Бакояннар даирәсендәге ирләр һәм ханымнар, шул исәптән, Кавказ ирләренә мөкиббән гүзәл затлар да катнаша башлый. Тикшерү комитеты, әлеге гамәлләрне, төркем белән, хәтта дәүләт хезмәтендәге вазыйфаи затлар катнашында эшләнгән, дип таба.
Җинаять эшендә алдап 13 кешене СВОга җибәреп акчаларын чәлдерү, тагын икесен шунда озатырга омтылыш ясау турында сүз бара. Һәрберсе кызганыч эчтәлекле китап язарлык эпизодларның барысын да сурәтләп булмас. Аннан соң, алар бер-берсенә бик охшаш. Шуңа күрә кайберләренә генә, мәсәлән, 1984нче елгы Д. Белов белән булган очракка тукталырбыз.
2024нче елның август аенда Минзәләдән Чаллыга кайтып баручы Мраз Бакоян юл кырыенда торган Беловны машинасына утырта. Төс-кыяфәте буенча аның тормыш төбендәгеләр рәтеннән икәнен чамалый, чөнки. Әлеге ир берничә көн аның Чаллыдагы төзелешендә эшләгәннән соң, хуҗаның СВОга китәргә дигән тәкъдимен кабул итә. Барысы да алданрак бәян ителгән очраклардагыча бара. Аерма бары тик шунда, хәрби контракт төзелгән көнне Мраз аны ЗАГСка алып килә, ялган никах хатынга инвалидлык алдыру, шул сәбәпле тиз арада аны сугыштан кайтару өчен кирәк, дип ышандыра.
Законлы хәләл җефет буларак документларга кул кую өчен Актаныштан әтисе белән 30 елга якын язылышмыйча гомер иткән үги, әмма тәрбияләп үстергән әнисен алып килә. Ул вакытта 53 яшендәге ханымга сәбәбен дә әйтеп тормый. Үги әни З. Степанян, ни өчен ялган никах теркәвемне шаукым күтәрелеп тикшерү эшләре башлангач, өебездә тентү үткәргәндә генә белдем, ди. Шуңа күрә ул җаваплылыктан котылып кала.
М. Бакоянның котылу мөмкинлеге булмый, билгеле. Д. Белов СВОга киткәч күчерелгән 2 млн 157 мең сум акчаның 2 млн. 90 меңен урлый ул. Ике ай да үтми, 40 яшен тутырган көндә Д. Белов һәлак була. Әлеге аяныч вакыйга Мразга зур табыш китерә.
Бер ай чамасы узу белән үги әнисен Комсомол, Тукай районнары хәрби комиссариатына алып килә. Анда хәрби контракт белән никахның бер көнне раслануына игътибар итүчеләр дә була. Ләкин акчалата түләүләрне алу өчен кирәкле документлар исемлеген бирәләр. Икенче көнне ханым әлеге түләүләрдән баш тартам дип киреләнә башлый, күрәсең, эшнең асылын аңлый башлый, әмма ирләр әйткәнне үтәмичә булдыра алмый. Нәтиҗәдә, никах турында таныклык, Д. Беловның һәлак булуы, җирләнүе, әти-әнисенең үлүе, балалары булмау турындагы белешмәләр һәм башка документлар тапшырыла. Кыскасы, һәлак булучының бердәнбер якын кешесе, димәк, түләүләрне алырга хокуклы, дип табыла ул. Аңа һәлак булучының хатыны икәнен белдергән таныклык та бирелә.
2025нче ел башында аның Т-Банк картасына РФ Оборона министрлыгыннан 5 млн, Татарстан Социаль яклау министрлыгыннан 2 млн сум акча килә, Татвоенкомат законлы ирен югалткан ханымга 471 мең сум пособие түли. Әлеге акчаларны тиз арада башка счетларга күчерә М. Бакоян. Ә менә узган ел май ае башында «СОГАЗ» иминият компаниясеннән килгән 8598907 сумны үзләштерә алмый. Чөнки ул вакытта абыйлы-энеле Бакояннар һәм М. Дарвишов Минзәләдәге тикшерү изоляторында утыралар. Алар өчесе дә әлеге җинаятьтә катнашкан, ягъни дәүләт оешмаларыннан барлыгы 16 миллионнан артык сум урлаган дип табыла. Үги әниләре исә үз картасындагы 9 млн сум акчаны дәүләткә кайтара.
Чынлыкта, ачыктан-ачык кылынган җинаятьләрнең күләгәдә калу мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә икәне аермачык була монда. Күрәсең, Каф тау ягы кешеләре, бигрәк тә, Актаныш якларында абруйлы, район җитәкчелегендә дә мәгълүм затлар булу коткарыр дип ышаналар. Әлеге четерекле мәсьәләгә соңрак тукталырбыз. Алдан хокук саклау органнарын эшкә керешергә этәргән очраклар турында сөйлик.
1973нче елгы Чаллы кешесе В. Ларин хатыны, бердәнбер кызы белән күптән аерылышкан, туганнары белән аралашмый торган эчкече кеше. 2024нче елда Актаныш районында Армен Бакоян фермасында эшли һәм яши ул. Бакояннарның хуҗалыклары күп бу якларда. Юк-бар хезмәт хакына, чынлыкта, ашаткан һәм сыеныр урын бирелгән өчен килеп урнашкан сукбайлар бихисап. Димәк, СВОга озатылучылар да, риза булмыйча ташлап китүчеләр дә бар.
2024нче ел көзендә В. Ларинга да чират җитә. 2-3 айдан кайтарырга вәгъдә иткәч контракт төзергә риза була ул. Полициянең паспорт бүлеге, военкомат, поликлиника, ЗАГС кебек оешмаларда авыл төбәге башлыгы булып эшләүче хатын-кыз озатып йөри, банкта Ларинга бирелгән картаны ала һәм Армен Бакоянга бирә. Соңрак район хакимияте башлыгы урынбасары шулай кушты ди ул. ЗАГСта исә В. Ларинның өр-яңа паспортына шул ук фермаларның берсендә сыер савучы булып эшләүче 44 яшьлек М. Митачкина белән никахлашуы турында мөһер сугыла. Украинадагы сугышка китүенә бер ай дигәндә саклык банкы картасына 1956689 сум акча килә, аның 1 млн 647 меңен Армен үзенә ала.
В. Ларинның сугышка китүе турында туганнары белми. Узган елның гыйнвар аенда военкомат һәм район хакимиятеннән аның яу кырында һәлак булуы турында хәбәр килә. Чынлыкта, ул октябрь аенда ук үлгән була, 3нче февральгә гәүдәсен Чаллыга кайтаралар, бертуган апасына шәхси әйберләрен, документларын тапшыралар.
Ханым аның күптән түгел алынган паспортындагы ЗАГС мөһерен күргәч аптырап кала. Чирек гасыр элек аерылышкан буйдакның СВОга китәр алдыннан өйләнеп куюының сәбәбен дә чамалый, бу хакта хәрби комиссариатта да әйтә. Мәрхүмнең акчага дәгъва кылучы бик өлкән яшьтәге әнисе һәм кызы табылу турында А. Бакоян да белә. Әмма акчаның никахлы хатынга бирелергә тиешле өчтән бер өлешен булса да, ягъни 5 млн сумны эләктерергә ниятли. Чаллыдагы военкоматка М. Митачкинаны җибәрә, аны үз машинасында Зилә исемле татар хатыны, Арменның күптәнге танышы алып бара. Хәрбиләр шул чакта мәрхүм В. Ларинның апасын да чакырып китерәләр.
Хатыннар очрашуы кискен була, әлбәттә, һәм хәрби комиссариатта эшнең асылын сизәләр. М. Митачкина дәүләт оешмаларына гаризалар язса да, эшне киштәгә куеп торалар. А. Бакоян адвокат та яллап карый, файдасы тими, ул чакта хокук саклау органнары яшертен чаралар үткәрә башлаган була инде. Әмма безгә мәгълүм Зилә дә ФСБ оперативниклары биргән тавыш яздыру җайланмасы белән килгән була. Май аенда Актаныш район суды никахны законсыз дип табып гамәлдән чыгара. Һәм мошенникларның өметләре өзелә. Әлбәттә, алдап 1647929 сум акчаны урлау һәм 5199635 сумны алырга омтылыш ясау очраклары буенча ике җинаять эше кузгатыла. Икенчесендә Бакояннар белән бер рәттән М. Митачкина да гаепләнә.
Зилә Хидиятова оператив чараларда тикмәгә генә катнашмый. Ул да, СВОга китүче белән ялган никах төзегән була. Шул якларда эшләгәнгә күрә А. Бакоянны күптән белә, аралаша ул. Һәм В. Ларин киткәч үк контракт төзергә ризалык биргән терлекче А. Каменев белән язылышырга ризалык бирә. 36 яшьлек әлеге ир-атның банк картасы үзендә кала, әмма аңа Арменның телефон номеры «беркетелә», шул рәвешле, акчаны алу мөмкинлеге була аның.
Бу юлы эшләр үзенчәлекле юлдан китә. З. Хидиятова никахлашырга Армен акча эшләргә тәкъдим иткәч ризалык бирүен әйтә, димәк, акчаның кайдан килүен дә аңлый кебек. Шул ук вакытта Арменның кыңгыр эшләрен сизгәч, Чаллыга барып ФСБ бүлегенә мөрәҗәгать итеп, бу хактагы фикерләрен җиткерә. Шул араларда Армен, А. Каменевның яралануын әйтә, аның телефон номерын бирә. Зилә госпитальдә ятучы ир-ат белән сөйләшә, аңа акчасын урлаулары һәм үзенең ФСБга баруы турында да белдерми әле.
Оперативникларда Әрмәнстан кешеләренең ошбу галәмәтләре турында мәгълүматлар була инде. Телефоннары, «прослушка»да тора. Монысы белән кыенлыклар килеп чыга, чөнки алар езид телендә сөйләшә. Тәрҗемәче экспертны Самара өлкәсендә табалар. Оператив чараларда З. Хидиятова да катнаша. Армен янына тавыш яздыру аппараты белән бара. Ә ул исә госпитальдә ятучы Каменев картасына килгән 5 млн 171 мең сумны үзләштерү белән шөгыльләнә. Мәсәлән, туганы М. Дарвишов счетына 500 мең күчерә, анысы банкоматтан 450 мең сум кәгазь акча алып Арменга бирә, 50 меңне үзендә калдыра. Шушындый алым белән А. Каменевның 5 млн 34 мең сум акчасын чәлдерә ул. Шул ук вакытта З. Хидиятова Каменевның полициягә хәбәр итүенә юл куймаска, законлы хатыны буларак акчаны үз кирәгенә тоттым, дип әйтергә тиеш була.
Татар хатыны башкачарак эш итә. А. Каменевның госпитальдән чыгып ялга кайтырга җыенуын белгәч, аны үз машинасында Казанга барып каршы ала, Чаллыга алып кайта һәм, иң алдан, ФСБга алып бара. Узган елның гыйнвар-февраль айларында В. Ларин, А. Каменев очраклары буенча булган әлеге хәлләр, чынлыкта, кискен чаралар башлануга этәрә – 10нчы майда тоткарлау-тентүләр башлана, бер-бер артлы дистәләрчә җинаять эшләре ачыла. А. Каменевның 5034537 сум акчасын урлау буенча ачылган эштә зарар күрүче булып аның Әлмәттә яшәүче әнисе билгеләнә, ир-ат СВОда хәбәрсез югала.
Шушындый ысул белән махсус хәрби операциягә озатылган 13 ир-атның бишесе һәлак була. Бу сан төгәл түгел, чөнки өчесе әле дә СВОда, аннан соң, А. Каменевтан кала тагын ике кеше хәбәрсез югалганнар исемлегендә.
Хәзер юк булучылар рәтендәге Н. Шмелев күпчелек акчасын саклап кала. Алты ел буе Бакояннарга эшләгән Нефтекамск кешесенә СВОда чакта 5169656 сум акча килә. Р. Дарвишов 1 млн 376 меңне күчереп өлгерә. Шуннан соң Н. Шмелев счетны ябу мөмкинлеген таба. Яраланып Мәскәүдәге госпитальдә дә ятып чыга, 2024нче ел азагында 45 көнгә Башкортстандагы әнисе янына ялга кайта, 2 млн 600 сумлык фатир алып аның исеменә терки. Хәрби частькә киткәч юкка чыга.
Хәзер дә СВОда хезмәт итүче С. Кошкин мошенникларны бер тиенсез калдыра, Луганск өлкәсендә үзенә бүтән счет ача, 2 млн 400 мең сум акчасын шунда күчереп саклап кала. СВОга эләккән 1991нче елгы тагын бер ир-атка 2 млн 602 мең сум килә. Р. Дарвишев 400 меңне чәлдерә. Донецк республикасындагы сугышчы счетны бикләп куя. Калган акчаны файдалана алуы мәгълүм түгел аның. Чөнки бер айдан хәрби частьне ташлап кача, хәзерге вакытта дезертирлар исемлегендә.
Шактый гына мәшәкатьләнеп тә бөтенләй уңышсыз чыккан очраклар да бар. Р. Дарвишев 49 яшьлек сукбай Р. Гаффаровны узган ел башында Тукай районында очратып Чаллыга алып кайта һәм СВОга китәргә күндерә. Аңа документлар алырга булыша, рекрутта гепатит-С чире ачыклангач, анализларны үзе тапшыра, ЭКГ һәм башка тикшеренүләрне уза, Банк картасын алып кала, өстәмә рәвештә Р. Гаффаров исеменә кредит картасы да эшләтеп кесәсенә сала.
Хәзерлек барган чорда Р. Гаффаров «съемный» фатирда яши, аны азык-төлек, аракы белән тәэмин итеп торалар, кайбер киемнәр дә алып бирәләр. Һәм күптән җайга салынган система буенча 62 яшьлек әрмән хатыны белән никахларын теркиләр. 2025нче елның февраль аенда Чаллыдан Казанга озаталар. Республика хәрби комиссариатында лаякыл исерек «контрактник»ны кире Чаллыга кайтарып җибәрәләр. Шул рәвешле, ул Р. Дарвишов һәм башкаларга табыш китерми. Ул чордагы бәяләр буенча СВОда аңа 2 млн 600 мең түләнергә тиеш була. Шул кадәр акчаны урларга, ягъни мошенниклык кылырга омтылыш ясаган өчен җинаять эше ачыла.
2024нче ел көзендә 20 ел чамасы өлкән Бакоян хуҗалыгында эшләгән һәм яшәгән Г. Юлаев та яу кырына китәргә була. Шуннан соң абзыйны Чаллыда бер бүлмәле фатирга урнаштыралар, документлар алгач, Р. Дарвишов тапшырган анализлар буенча медосмотр үткәрәләр. 60 яшьлек абзый белән 22 яшендәге чибәр татар кызы Элиза никах теркәргә килгәч, Чаллыдагы ЗАГС хезмәткәрләре дә аптырап кала, әмма таныклык биреп чыгаралар. Кәләш якын мөнәсәбәттә булган һәм матди ярдәм күрсәтеп торган әрмән кешесе кушкач, каршы килә алмадым ди, ул чакта үзенең көмәнле булуын да искәртә. Ә абзыйны исә шул яклардагы өч военкоматка тәкъдим итеп карасалар да, карт булганга хәрби хезмәткә алмыйлар. Ниятләре барып чыкмаса да, берничә кешегә, шул исәптән, Элизага контракт төзүчеләргә бирелә торган 1 млн 700 мең сумны урларга омтылыш ясау дигән җинаятьтә гаепләү белдерелә.
Тикшерү комитетының Минзәлә районара бүлегеннән В. Сәлахов Армен Бакоянга СВО белән бәйле 17 җинаятьтә гаепләү белдерә. Аларга элегрәк ришвәт биргән өчен кузгатылган унсигезенчесен дә өсти. Р. Дарвишов –
Әлеге исемлектә, дәүләт хезмәткәрләрен исәпкә кертмәгәндә тагын сигез кеше бар. Болары инде Кавказ ирләренә ияреп артыгын кыланып ташлаган безнең кешеләр, дүртәр җинаять эшләгән, дип саналган ир белән хатынны сак астына да ябып куялар хәтта. Ялган никах төзүчеләрнең күбесе шаһит итеп калдырыла, күбрәк тырышып җибәргән дүрт ханымга суд каршында җавап тотарга туры киләчәк.
Гаепләүләрнең барысы белән дә килешеп бетми алар, ләкин күпчелеген тануларын белдерәләр. Шуңа күрәдерме, җиде-сигез ай изоляторда гомер иткәннән соң Мраз һәм Арам Бакояннар, тагын бер татар хатыны аннан чыгарыла, чөнки суд «өйдәге тоткынлык» дигән чара билгели. Шунысы да бар, М. Бакоян иреккә чыгуы белән социаль яклау министрлыгына 2 млн, Шмелевның әнисенә 1 млн 300 мең һәм башка зарар күрүчеләргә акча күчереп матди зыянны кайтарырга керешә. Димәк ки, гаебен һәм җәзаны йомшартырга тырыша.
Иң ахырда дәүләт хезмәтендәгеләр хакындагы четерекле мәсьәләгә кыскача тукталыйк. Әлеге искитмәле җинаятьләрнең алар катнашында эшләнүе бәхәссез. Шулай ук СВОга сугышчылар җибәрү буенча план этәргеч бирүен дә сызып ташлап булмас. Авыл төбәкләре башлыклары Бакояннар тапкан ирләрне тикмәгә генә озатып йөрмәгән бит. Нәтиҗәдә, тикшерү комитеты фикеренчә, берсе закон чиген үтеп чыга һәм дүрт җинаятьчел гамәл кыла. Аның шәхси мәгълүматларын күрсәтеп тормыйк. Чөнки 40 яшьлек ир-ат асылынып үлә.
Актаныш районы хакимияте башлыгы урынбасарының кыңгыр эшләрен тикшерү төгәлләнмәгән, димәк, бу хакта рәсми мәгълүматлар юк әле. Шул ук Кавказ кешеләренең, аны фаш итеп биргән күрсәтмәләре буенча фаразлаганда, дәүләт хезмәтендәге кеше җиде-сигез җинаять кылуда гаепләнер кебек. Аның кулга алынуы һәм Чистайдагы тикшерү изоляторына утыртылуы да эшнең җитди булуына ишарәли.
Наил ВАХИТОВ

Комментарии