- 31.01.2016
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2016, №4 (27 гыйнвар)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
XXI гасырда яшибез, җәмәгать. Лениногорск районы, Иске Куак авылында күп балалы гаиләнең, әҗәтләре булган өчен, кыш уртасында газын өзеп куялар. Нәтиҗәдә, утын һәм үзләре генә әмәлләгән электр җылыткычы кулланырга мәҗбүр булган гаилә саксызлык аркасында чыккан янгын корбаны була. Ә Апас районы, Колчык авылында 90 яшьлек сугыш ветераннары иртән авыл уртасындагы колонкадан көянтә-чиләк белән су ташырга мәҗбүр. Цивилизация, минсиңайтим!
СУЛЫ СУСЫЗ АВЫЛ
Колчык – кечкенә генә авыл. Без килгәч җыелган халык барлыгы 13 хуҗалык санап чыгарды. Шулай да йортлар төзек, кешеләре авылын яратып яши. Җитәкчелек кенә Колчыкка кулын селтәгән, аны үз көнен үзе күрергә калдырган кебек. Юл юк, чүп җыючы юк… Ә су мәсьәләсе – авыл халкының күптәнге баш авыртуы инде.
Юк, Колчыкны сусыз авыл дип атап булмый – Биеш авыл җирлеге башлыгы (Колчык шунда керә) башлыгы Рамил Вәлиев шулай диде. Сулары бар аларның: авыл уртасында җир асты суын суырта торган насос һәм зур цистерна тора. Кыш көне иртәнге 8дән 9га хәтле суны суырталар. Шул бер сәгать эчендә бөтен хаҗәтеңә кирәкле суны алсаң алып каласың, алмасаң – бигайбә, көне буена сусыз калдың дигән сүз. Бер сәгать суыртканнан соң, калган суны, катмасын, дип, агызалар. Менә шундый яңа заман алымы!
«Бездә бу проблема күптәннән бар инде», – дип каршы алдылар безне Колчыкта. Шулай да барысын да уртага салып сөйләргә ашыкмадылар. Бактың исә, монда да, күпчелек авыллардагы кебек үк, җирле «сила»ның кулы уйнаган икән. «Су проблемасын хәбәр итәргә районга барган идек, тагын шулай йөрсәгез, эшегездән чыгарабыз, йөрисе булмагыз, диделәр. Шулай дигәч, ничек барасың инде, эшсез каласы килми бит», – дип сөйләде исемен әйтергә куркып, үзен «мин монда кунак кына» дип таныштырган апа. «Кемгә шулай дип әйткәннәр, кайда эшләүчегә?» – дип кызыксынам. Әлеге апа: «Әйткәннәр инде, кемгә икәнен әйтеп тормыйм. Багышта шулай дигәннәр. Шулай булгач, безгә Апаска барырга ярамый», – дию белән генә чикләнде. «Ә Апаста кемгә барган идегез? Башкарма комитеткамы?» – дим. Апаның җавабы кыска: «Әйтмим анысын».
Куркыту процедурасын җиренә җиткереп үтәгәннәр, күрәсең, Колчыкта. Хәтта арттырып та җибәргәннәр: халыкның кая мөрәҗәгать иткәнен дә белә алмадык.
Ә проблема бит бар. «Җәй көне суга аптырый халык. Көянтә-чиләк белән ташып бакчага сибәбез, малларга, үзебезгә алып кайтабыз. Инде ул колонканы бер генә килеп карамадылар. Авылыгыз кечкенә булгач, су башнясы катачак, диләр дә бетте», – дип сөйли Хәмит абый Шаһиев. Авыл халкы өйгә су керттерүдән күптән өметен өзгән инде, ичмасам, башня булмасмы, дип яшәгән. Хәмит абый үзе, 150 мең сум түләп, ишегалдында скважина казыткан. Тик пенсионерларның, әйтик, 92 яшьлек сугыш инвалиды Шәйхетдин абый Миңнебаевның андый мөмкинлеге юк бит.
«Кечкенә авыл булгач, безне уйлап та караучы юк», – ди Колчык халкы. Быел акча җыешып, су суырта торган бакны буяганнар, рәшәткә белән әйләндереп алганнар, тирәсендәге агачларны кистергәннәр. Авыл җирлеге рәисе катышмаган.
ӘЛЛӘ БУЛА, ӘЛЛӘ ЮК
Без килгәч җыелган халык зарланмаган иде, шул ук Колчыкта яшәүче Чулпан Мифтахова телефоннан башка зарын да сөйләде әле. Аның әйтүенчә, бакка суыртыла торган су бик сасы, эчәрлек түгел, балаларының ашказанын да авырттыра икән. «Берәү дә әйтмәдемени су сасы дип? Чиләккә агыза башлыйсың – сасысына түзәрлек түгел бит. Мөмкинлеге булган кеше аннан эчмәскә тырыша шул, машина белән Балтай чишмәсеннән алып кайталар. Бу сасы суны малларга бирергә генә тоталар», – дип сөйләде ул.
Су проблемасын хәл итү мәсьәләсе артыннан башлыча шул Чулпан йөри инде. Дөресрәге, Дәүләки мәктәбендә укытучы булып эшләүче Гөлнара исемле ханым башлаган бу эшне. Тик, Чулпан әйтүенчә, авыл җирлеге башлыгының «тагын бер тапкыр ул су турында авызыңны ачсаң, эшсез каласың» дигән сүзеннән соң, йөрүеннән туктаган. Халык сөйләгәннәр хак булса, авыл җирлеге рәисе бу сүзләрне нинди канунга таянып әйтә икән соң? Аңа шулай кешене (мәгариф хезмәткәрен диген әле!) эшеннән алу хокукы бирелгән микәнни Апаста?
Чулпан Мифтахова узган елның октябрендә су проблемасы хакында сөйләргә дип район башлыгы янына бара. Ул ялда булу сәбәпле башкарма комитет җитәкчесе Равил Хисаметдинов белән сөйләшә. Аның белән булган очрашуны менә болай тасвирлады ул: «Без сезнең авылга су кермәгәнен белмәдек тә бит, дип каршы алды ул мине. Аңа проблеманы аңлатып бирдем. Иртә белән суны бер сәгатькә генә бирәләр. Мин балаларымны ашатып, киендереп, мәктәпкә озатып җибәргәнче, су бетә. Иртүк эшкә китүчеләр дә су ала алмый кала. Без нишләргә тиеш, дидем. Равил Фәритович: «Бездә су кертергә акча юк», – ди. «Әйдә болай эшлибез, сез торбалар аласыз, ә транспорт миннән», – ди. Ул торбаларны алырга 200-300 мең сум кирәк. 13 йорттан күпмешәрдән җыешырга кирәк була аны? Андый зур сумманы берәү дә бирә алмый. Равил Фәритович сатучы кебек һаман сатулаша: әйдә алайса кирәкле сумманың дүрттән бер өлешен җыегыз, ди. Әйтик, су кертергә 400 мең сум кирәк булса, шуның 100 меңен без җыярга тиеш булабыз. Су бөтен кешегә дә кирәк, кеше саен 3-4 меңне ничек тә табарбыз, халык белән сөйләшермен, дидем. Хәзер салкын, бернәрсә дә вәгъдә итә алмыйм, киләсе елга бәлки нәрсә булса да җайларбыз, дип озатып калды».
Чулпан ул вакытта Президент Рөстәм Миңнехановка хат язган була инде. Башкарма комитет җитәкчесе белән очрашудан ике-өч атна узгач, аның өенә авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев белән район башлыгы урынбасары Марат Нуриев килеп төшә. «Ник президентка кадәр яздыгыз инде, башта безгә килеп сөйләшергә иде, ди. Без берәр нәрсә эшләгән булыр идек, ди. Югыйсә ничә тапкыр мөрәҗәгать иттек бит инде. Сезнең авыл программага кертелгән бит инде, диде Марат Нуриев. Ә Равил Фәритович миңа программага кертелгән дип әйтмәгән иде бит», – ди Чулпан Мифтахова.
Тагын бер мәсьәләгә игътибарны юнәлтте әле Чулпан. «Район башлыгы урынбасары: «Аны су юклыгын язсагыз да, ичмасам, сасы булуын язмаска идегез инде», – диде. Сасы булмаса шулай борчылырлар идеме икәнни?» – дип сөйләде ул.
Шулай итеп, башкарма комитет җитәкчесе «без сездә су проблемасы барлыгын белмәдек тә» дисә, район башлыгы урынбасары «сез программага кертелгән» дип китеп барган. Ә берничә көннән 90 яшьлек ветеранны котларга килгән район башлыгы Рәшит Заһидуллиннан Колчык халкы: «Әлегә су кертә алмыйбыз», – дигән сүз ишеткән, имеш.
ИКЕ ҖИТӘКЧЕ ИКЕ ТӨРЛЕ СӨЙЛИ
Суның сыйфатын беләсебез килеп, Роспотребнадзор идарәсенең Апас бүлекчәсенә мөрәҗәгать иттек. Әле 2015нче елның 14нче сентябрендә генә планнан тыш тикшерү үткәрелгән икән. «Колчыктагы су эчәргә яраклы дип табылды, бөтен анализлар да әйбәт», – дип, тикшерү протоколы белән таныштырды баш эксперт Мөсәлим Бәширов. Кызганыч, без килгәндә авыл халкы суны алып бетергән, ә артык калганын агызган иде инде. Шуңа күрә суның ниндилеген үзебез күрә алмадык.
Биеш авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев белән дә күрештек. Колчык мәсьләсе буенча килүемне белгәч, җитәкче сүзен: «Алар дөрес аңлатмыйлар», – дип башлады. Һәм дөрес итеп аңлатып бирде: «Өлкәннәр сөйләве буенча, ул авылда 70нче елларда су башнясы торган. Тик ул еш кына ката торган булган, чөнки авыл кечкенә, кулланучы аз. Мин белгәннән бирле Колчыкта суны шушылай колонкадан алалар инде. Кыш көне су бер сәгатькә генә бирелсә, җәен көн дәвамында агып тора, суга тилмергәннәре юк. Халык үзләренә шланглар да сузган инде аннан. Берничә кеше ишегалдына скважина да казыткан».
Тик 150 мең сум түләп кое казытырга бөтен кешенең дә мөмкинлеге юк бит. Андыйларга нишләргә, дип сорыйм. «Кыш көне бер тиен акчасыз казый башламыйлар бит инде. Менә җәйгә чыккач, авыл халкының үзара салым акчасына су килә торган цистернаны өскәрәк күтәртергә җыенабыз», – ди Рамил Вәлиев. Янәсе, савытны өскәрәк күтәрткәч, су катырак ага башлаячак. Бу җәйгә генә кагыла, әлбәттә, кыш көне барыбер хәзерге кебек агачак. Тик авыл халкыннан берәү дә, суның басымы көчсез, дип зарланмады бит. Чулпан Мифтахова да: «Су әкрен акмый аннан. Савытны өскә күтәртүдән безгә ни файда?» – ди.
Ләкин җитәкченең сүзе бер: Колчыкка су башнясы куеп булмый – чөнки ул катачак, су трассасы юк һәм булмаячак – аны сузу проблемалы, шулай булгач, цистернаны өскә күтәртү генә кала.
Узган елгы үзара салым акчасы зират коймасын рәтләтүгә тотылган булган икән. Быелгысын инде, Рамил әфәнде әйтүенчә, су мәсьәләсен хәл итәргә тотачаклар.
Авыл җирлеге башлыгы безне «су кертеп булмый» дип кайтарып җибәргән иде, менә район башлыгы урынбасары Марат Нуриев «җәйгә Колчыкта су булачак» дип ышандырды бит әле. «Мин ул Колчыкта 4 тапкыр булдым, барысын да аңлаттым бит инде. Без аны проектка керттек. Исән булсак, җәйгә бөтен авылына су кертәчәкбез», – диде ул. Авыл башлыгы «кертеп булмый» дигән иде бит, дим. «Нишләп булмасын, була. Су трассасы уздырачакбыз анда», – ди Марат Ганиевич. Шушы була торган эшне башкару өчен Чулпанның Президентка хат язуы һәм югарыдан Апаска «хәл итегез» дип җавап килүе кирәк булган, күрәсең. Болай булгач, халыкның җирле җитәкчеләргә ышанмыйча, турыдан-туры президентка мөрәҗәгать итүен аңлап та була.
Ничек кенә булмасын, җәйгә Колчыкны сулы итәргә вәгъдә бирделәр. Гомер буе шушы авылда яшәгән 92 яшьлек Шәйхетдин абыйга да өендә су килгәнен күрергә язсын иде инде.
Фәнзилә МОСТАФИНА.
Казан – Апас – Казан.

Комментарии