Бирмәк, алмак һәм кәкре бармак

Адәм баласының бармаклары үзенә таба кәкре итеп яратылган. Ярый әле кирегә каратып утыртылмаган. Юкса һәрнәрсәне үзенә таба гына тартасы урынга, читкә этәрә башлап, зур кыенлыклар китереп чыгарыр иде.

Әйтик, җайлап-майлап җибәрү ниятеннән берәүгә төртәләр, ди. Күз алдына китерүе үк кыен, аның кире якка каратып “ясалу” сәбәпле, биргәнне алмакка көйләнмәгән бармаклары сәмәнне читкә этәрә… Ошбу шомлы күренеш борчак пешмәү, ягъни мәсәлән, күңеленә ачкыч табылмауны аңлатыр инде. Әгәр тормышта да шулай булса, бирмәк һәм алмакка корылган хәзерге заманда ничек яшәмәк кирәк?!

Сатлык азатлык

Базар мөнәсәбәтләренә хас булган сату-алу һәм сатылу тәртибе бетеп китүнең нинди күңелсез нәтиҗәләргә китерү мөмкинлеген чамалау өчен зур гакыл кирәкми үзе. Мисал өчен, иң элек, төрмә-колонияләрне алыйк та, монда акча түләп срогыннан алда шартлы рәвештә иреккә чыгару (УДО) гадәтенә чик куелды дип уйлыйк, ди. Ошбу галәмәт, котылгысыз рәвештә, төзәтү колонияләрендәге җәмгыятькә лаеклы гражданнар кайтару буенча тәрбияви, ягъни төзәтү эше күрсәткечләренең түбән тәгәрәве өстенә, “зона”ларда “утыручылар”ның кирәгеннән күпкә артып китүенә китерәчәк. Һәм, әлбәттә, бармаклары үзенә таба кәкре “гражданин начальниклар” тормышында матди яктан мохтаҗлык тудырачак…

Аннан соң, азатлыкны сатып алырга әзер акчалы бандитларның иреккә сусавын да исәптән чыгарырга ярамый. Алар арасында да юмарт, димәк, “яхшы егетләр” биниһая күп бит. Андыйларны күрә һәм хәлләренә керә белергә генә кирәк. Әлеге изге ниятләрне тормышка ашыру өчен, таш койма артындагы оешмада шартлар шәп. Теләсә ничек кереп йөреп булмаганга, комачаулык итә алмый чөнки.

Түбән Камадагы 1нче дәвалау-төзәтү колониясе (монда авыру, башлыча, туберкулез белән чирләүчеләр тотыла) җитәкчесе урынбасары да нибарысы 40 мең сумга бер тоткынга иреккә чыгарга ярдәм итәргә вәгъдә бирә. Әлбәттә, акчаны алдан биреп куярга кирәк була. 30 мартта подполковникның эш кабинетындагы өстәлгә күрсәтелгән сумма салынган конверт куела. Билгеле ки, “гражданин начальник”ның мондый әйберләрне кире бирү сәләтеннән мәхрүм бармаклары аны үзенә таба тарта. Шул рәвешле азатлыкны сату-алу “килешүе” төзелә.

Ләкин ул бик кыска гомерле булып чыга. Сак өстендә сак булган учреждениедә икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш оперативниклары пәйда булып, погонлы ришвәтчене эләктереп тә алалар. Өлкән офицерның гел алырга гына ияләнгән шук бармаклары калтырый башлый, чөнки аларга бу юлы кире бирергә, теге 40 мең сумны опративниклар алдына чыгарып салырга туры килә.

Прокуратура каршындагы тикшерү комитеты “начальник”ка карата Җинаять кодексының “Ришвәт алу” дигән маддәсе буенча эш кузгата. Бу инде тиздән аның үзенә дә вакытыннан алдан иреккә чыгу турында хыяллана башларга туры килмәгәе дигән сүз. Ошбу максатка ирешү аңа бик кыен булмастыр. Төрмә начальникларының бармаклары кай якка кәкре икәнен ул бик яхшы белә бит.

Түләүле сынау

Инде уку йортларында ришвәт биреп -зачет тапшыру, төгәлрәге – билге алу “тәртибе” юк ителде дип күзаллап карыйк. Бу шунда ук урамда трай тибеп йөрүче сорхантайлар саны коточкыч дәрәҗәдә күтәреләчәк дигән сүз. Чөнки ялкау һәм надан студентларны “ике”ле алу сәбәпле куып чыгарачаклар да алар эшсезләр һәм эшлексезләр армиясенә кушылачак. Икенчедән, дипломлы “белгечләр” азаеп, белемле кешеләргә мохтаҗлар туачак.

Ришвәт бирү хилафлык түгел, ә бәлки, күркәм гадәт, зыялылык үрнәге итеп кабул ителә башлаган югары уку йортлары үзләре дә упкын каршына басарга мөмкин әле. Чөнки хәзер 3-4 мең сумга сабак укытып йөрүче мөгаллимнәр, яннан кергән акча булмагач, ачлыктан интегә башлаячак та эшләреннән китәчәк. Аларны кире кайтару өчен, хезмәт хакларын арттырырга һәм казнага зыян салырга туры киләчәк. Саный китсәң, мондый “минуслар” тагын бар. Шуңа күрә белем алу йортларындагы ришвәтчелек тамырына балта чабарга ашыгырга ярамый, күрәсең…

Укыган кешеләр булгач, моны укытучы халкы да аңламый түгел. Һәм ничек булдыра ала, шулай кыла. Мисалга Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты ассистентын алыйк. Дәресләрне “тозлау” сәбәпле, шәхси иминият, иминияте кебек җәмгысе 4 фәннән дөм надан калган студентны да урамга төртеп чыгару яклы булмый ул. Баш очында болытлар куера башлагач, егет үзе дә чаптырыклап йөрергә тотына, каушавыннан тотлыгырга ук керешә.

Алгарак китеп булса да әйтик, “двоечник”ның ошбу борчулы халәтен яшерен төшерелгән видеоязмадан күрдем. “Сейчас”, “вообще” сүзләрен “щас”, “ваще” дип кенә җибәрә егет. Инде видеокүзәтү турында сүз чыккач, аңлашылгандыр да, студентның гамәлләрен оперативниклар контрольдә тота.

Эш шунда ки, Милли икътисад һәм финанслар кафедрасында эшләүче теге укытучы булачак икътисадчыга килеп туган кискен хәлдән чыгуның ике як өчен дә кулай юлын тәкъдим итә. Ягъни дүрт фәннән уңай билге өчен 15 мең сумны төртәсең дә, укучылар арасында каласың дигән фикерне ирештерә. Бүре дә тук, бичара сарык та исән, дигәндәй килеп чыга.

Ләкин студентны ошбу йорт хайванына тиңләү дөрес булмастыр. Төшеп калган малай булса, лекциягә бармыйча, күңел ачып йөрми дә ул. Кыскасы, мөгаллимнең ошбу таләбен кычкыртып талау дип кабул итә һәм “үчләнгән” ассистентның үзен “батыру” әмәленә керешә. Анысы шәкертнең явыз нияте бардыр дип уйлап та карамый.

Студентның укытучысын акылга утыртырга дигән теләген УБЭП оперативниклары да хуплый һәм ярдәм итәргә булалар. Әлбәттә, куып чыгаралар дип коты алынган мескен кеше ролен уйнау студентка җиңел бирелми. Ришвәтче кечкенә генә шик туганда да акчадан баш тартырга мөмкин бит. Җитмәсә, УБЭПтан ияреп чыккан “дус” тагылып йөри. Хәер, ошбу опер яшь егет булганга, уртак тел тиз табыла. Әлбәттә, максатның уртак булуы да ярдәм итми калмый.

Акчалата “бүләк”не икегә бүлеп һәм арадашчы аркылы бирергә туры килә. Ришвәтчегә ТДГПУның биналарының берсендә коммендант булып эшләүче ир-егет ярдәм итә. Иң алдан, аның аркылы 10 мең сумны төртеп, “зачетка”га тиешле билгеләрне куйдыралар. Ә инде коммендант тагын 5 мең сумлык “әҗәт”не тапшыргач, бүлмәдә оперативниклар пәйда була. Педагог кеше аларга каршылык күрсәтеп, бер дә зыялы кыланмый үзе. Ләкин тиздән студентка “сессияне уңышлы тапшырырга ярдәм иткән өчен акчалата бүләк” алуын танырга мәҗбүр була.

Студент исә әлеге галәмәттән канәгать кала. Калмый ни, оперативниклар тамгалап биргән меңлекләрне төртеп, димәк ки, бер тиенсезгә дүрт имтихан “тапшыр” әле син! Ничек итсә итә, әмма зачет кенәгәсенә билге һәм имзаларны куйдыра бит ул. Бу инде аның баш өстендәге болытлар таралуын аңлата. Яшенле яңгыр болытлары ришвәтле мөгаллим өстендә куера.

Акча – миңа, “права” – сиңа

Атсыз арба йөртергә хокук бирүче “права” дигән катыргыга ия булуның ни дәрәҗә четерекле вә чыгымлы мәшәкать икәнен белмәгән кеше юктыр. Акча түләп укуы бер хәл, сынау тапшырулары мең бәла бит әле. Яшерен-батырын түгел, күпләр әлеге бик катлаулы мәсьәләне таныш-белеш аркылы җиңел генә хәл итеп куя да бу өлкәдә төртү дигән “тәртип” булуга куанып бетә алмый. Юкса, никадәр халык “права”сыз интегеп йөрер иде әле.

Чирмешән районының гостехнадзор инспекциясе башлыгы да хәлгә керә белә торган кеше. Ул җитәкләгән күзәтчелек оешмасы трактор, комбайн кебек үзйөрешле йөртүчеләргә таныклык бирергә вәкаләтле булганга, районның баш дәүләт инженер-инспекторы механизаторлыкка кандидатлар нужаланганны һәрдаим күреп тора һәм кайберәүләргә хәлдән килгәнчә ярдәм итә.

Гомумән алганда, аның кулыннан бик күп нәрсә килә. Әйтик, укып йөрү, имтихан тапшыру кебек ялыктыргыч мәшәкатьләрдән азат итеп, “яхшы егетләр”гә тракторчы-машинист таныклыгы “эшләп бирә” ала. 27 мартта аны шушы “эчкерсез” шөгыль өстендә эләктереп тә алалар. Бактың исә, ошбу күзәтчелекне дә күзәтеп торучылар бар икән.

Ул көнне барысы да әйбәт кенә башлана. Көндезге 11 тулганда баш инспекторның эш кабинетына “клиент” килеп керә, “тракторчы-машинист” дигән документ өчен 15 мең сумны чыгарып сала да, рәхмәт әйтеп чыгып та китә. Аның эзе суынырга да өлгерми, икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсенең Әлмәттәге районара бүлеге хезмәткәрләре “калкып” чыга. Әле генә алынган акчаны ирекле рәвештә тапшырырга тәкъдим ясалгач, буйсынырга, тимер сейфка кереп урнашкан 15 данә меңлекне алып бирергә туры килә (рәсемдә).

Чумарадан колак кагу бер хәл. Язгы кыр эшләре алдыннан кешегә тракторчы таныклыгы бирү кебек яхшы гамәлгә ришвәт алу дигән бәя бирелеп, җинаять эше дә кузгатыла. Теге меңлекләргә алдан ук тамга салынган булганга, кире кагар чама юк. Ул гына да түгел, оперативниклар ошбу түрәнең авыл хуҗалыгы районын механизатор кадрлар белән тәэмин итү буенча эш “тәҗрибәсен” өйрәнергә керешәләр. Әлбәттә, аларны югарыда бәян ителгән очракта кулланылган “акча – миңа, “права” – сиңа” дигән алдынгы ысул кызыксындыра. Әгәр эзләнүләре уңышлы тәмамланса, баш дәүләт инспекторының хәле тагын да хөрти булачак.

Бәхилләтү йоласы

Бары тик хезмәт вазифаларын гына башкарган кеше алдында үзебезне бурычлы хис итү аңыбызга сеңде. Шуңа күрә, кирәкмәгәндә дә “бәхилләтергә” тырышабыз. Әлбәттә, ясалма каршылыклар килеп чыгудан шикләнү дә юк түгел. Артыннан эткәч ватык арба да кузгала, “төрткәч” түрә дә селкенә башлый бит.

Чаллыда начар күрә торган балаларына инвалидлык юллап йөрүче ике кеше дә шулай фикер йөртә. Искечә ВТЭК, хәзер медицина-социаль экспертиза бюросы дип йөртелүче оешмага килгәндә, алар кесәләренә офтальмолог-табиблар күңеленә һуш килердәй сумманы салып киләләр. Соңрак, комиссиянең күрмәгәнне күрә дип, әти-әниләрне борып чыгарырга исәбе булмавы ачыкланыр. Ләкин тегеләр йоланы үтәргә ният итәләр.

Тагын теге бармак турындагы табигый законны искә алмый булмый бит. Шул сәбәпле бездә биргәнне йөзгә бәрү гадәте юк. Әлеге федераль бюроның Яңа шәһәрдәге 37нче филиалы бинасында ошбу хакыйкать тагын бер раслана – Казаннан килгән 49 яшьлек офтальмолог ханым “рәхмәт әйтергә” кергән кешеләрнең берсеннән – 6, икенчесеннән 7 мең сумны алып “йома”.

“Йомылган” акчалар ак халат кесәсендә озак тоткарланмый – УБЭП оперативникларына алып бирергә туры килә. Тикшерү барышында башкала табибәсенең Чаллыдагы хезмәттәше белән бергәләп кәсеп итүе дә ачыкланып, тагын бер ак халатка кара тап төшә. Чөнки бәхилләтү йоласын башкару өчен бирелгән меңлекләр тамгалы булып чыга.

Кайбер артта калган дәүләтләрдә кәкре бармакларга каршы көрәшүнең бик нәтиҗәле ысулы бар икән. Угрыларның кулын кисеп ташлыйлар ди анда. Безнең алга киткән демократик илебездә мондый кыргый алымны кулланып булмый, билгеле. Әмма нәрсә дә булса эшләргә кирәк…

Наил ВАХИТОВ.

Түбән Кама--Чирмешән-.

Комментарии