- 01.02.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №4 (1 февраль)
- Рубрика: Архив
Быелгы кыш, гадәттәгедән иртәрәк килеп, милләтебезнең кадерле кешеләрен чүпли. Каһарман рухлы шагыйрь, прозаик, драматург Фәнис Яруллинны озатудан калган яра уңарга өлгермәгән бер көнне дөнья күләм танылган замандашыбыз Равил Бохараев (дуслары аны Бохарай дип атарга күнеккән) томанлы Британиядә якты көн белән хушлашты. Мондый чакларда киң җәмәгатьчелек сискәнеп, бермәл өнсез кала. Ничек инде алай? Башка сыймаслык хәл…
Равил Бохарайның дөньядан китүенә дуслары да, көндәшләре дә, якыннары да, үзе дә әзер түгел иде. Элегрәк йөрәгенә операция ясалган булса да, аның энергиясе, иҗади фикере ташып торды, ул башкарган эшләр хәлсезләнгән кешегә түгел, баһадирларча умырып эшләүче мәңгелек затларга хас иде.
Сишәмбе, 24 гыйнварда иртәнге сәгать унда Равил Лондондагы йортыннан телевидениегә чыгыш ясарга китәргә дип киенгәндә, кинәт йөрәге чәнчеп куя. Аның эшләре күп, Мәскәүгә күчеп кайтып, анда йорт-кура җайлаган чак, ерак сәфәрләргә барасы да бар. Кичә кич кенә операга барып «Травиата» тыңлап кайткач, ул үзенә төпле, өр-яңа ике фикер килгәнен әйткән, бәлки, ул аларны компьютерга теркәп куйгандыр. Быел Казанда куелачак «Ак бүре» операсының либреттосын уйлап-язып йөрде ул.
Равил үзенең башына килгән һәр фикерне йә яңа әсәргә әйләндерә, йә башкалар уйламаган бер проект буларак тормышка ашыра торган кеше. Бу юлы яңа фикер шулай өзелеп калачак. Чөнки шагыйрь, шул көнне өеннән чыгып китә алмыйча, җан бирә.
Равилнең үлеме, аны озату Татарстан, Казан, Мәскәү, чит илләрдәге дуслары өчен тирән яра, бик аяныч вакыйга булып истә калачак. Бу очраклы хәл түгел, дөньядагы иҗтимагый, рухи процессларга бәйле. Чөнки Равил Бохарайның тормышы, гамәлләре, иҗаты элекке Советлар берлегендә демократия ишекләре ачылгач, фонтан кебек бәреп чыгуы белән гыйбрәтле. Тышаулардан, караш чиклегеннән, белемсезлек-гамьсезлектән котылган шәхеснең рухи, иҗади потенциалы, егәрлеге никадәр зур булуы Равилнең соңгы 20 елда үсүендә ачык күренә.
20-30 ел элек ул гадәти дөньядан туеп, күңеле төшеп, тормышның мәгънәсен, яшьлек идеалларын югалтып, адашып кала. Башта Казанның, аннан Мәскәүнең әдәби мохитендә кайнашу аны канәгатьләндерми. Ул, шигырьләр язучы талантлы математик, Мәскәү университетында аспирантура тәмамласа да, киләчәген математикага түгел, ә шигърияткә багышлый. Шагыйрьлек кәсебе икмәк ашатмагач, ул журналистика, дөнья сәясәте белән кызыксына башлый.
Татарлар яшәгән илләргә сәфәр чыгып, җаны тарткан юнәлештә иҗат итә башлый. 22 ел элек аның белән танышканда мин «Идел» журналының баш мөхәррире идем. Урыс шагыйре дип саналса да, ул миңа Каюм Насыйри турында проза әсәре алып килде. Ул вакытта күбрәк урысча сөйләсә дә, Равил борынгы Казан, татар тарихы, мәдәнияте турында гына сөйли һәм яза иде.
1990 елның мартында Мюнхен шәһәренә «Азатлык» радиосына беренче тапкыр килүемдә, анда милләт, демократия, төрки туган турында татар-башкорт һәм башка милли редакцияләрдә чыгыш ясап йөргән Тәүфыйк Әйдине һәм Равил Бохарайны очраттым. Милли-демократик радио алар өчен табигый якты утрау, магнит кебек тартучы урын булгандыр. «Азатлык» радиосына Фәрит Иделле чакыруы буенча Мюнхенга килүемдә, татар мөһаҗирләре белән дуслашып китүемдә Равилнең дә тәэсире булды.
Аннары ул «Күчмә бакча» дигән проект уйлап чыгарып, татар мөһаҗирләре яшәгән илләрне урап чыкты. Япония, Австралия, Төркия татарларының язмышын өйрәнде. Латин имласында «Иман» дигән шигъри китап чыгарды. Соңрак Лондондагы мөселман җәмгыяте (Әхмәдичеләр хәрәкәте) белән бергәләп Коръән Кәримне, башка дини китапларны тәрҗемә итүгә кереште. Би-Би-Си радиосында озак елар буе тапшырулар алып барды.
Мөселман мәгърифәтчелеге, көненә биш вакыт намаз уку аның тормышына яңа төсмер, тирән мәгънә бирде. Ислам фәлсәфәсе тәэсирендә Равилнең яшәү рәвеше, иҗади мәсләге камилләште, аның гадәтләре, холкы үзгәрә башлады. Математикларча төгәл, тиз фикерләү, заманча яшәү, тормышны өйрәнү, үҗәтләшеп эшләү, практик гамәлләр кылу аны шул вакытта ук ХХI гасырның көчле шәхесенә әверелдерде. Ул кызыклы, мөһим проектлар уйлап чыгарды, башка проектларга да катнашып, берәгәйле өлеш кертә иде.
Калганы күпләргә мәгълүм: Равил Бохарай дистәләгән китаплар чыгарды, йөзләгән шигырь-поэмалар иҗат итте, ул язган повестьлар иң абруйлы Мәскәү журналларында, нәшриятларында чыгып, иң таләпчән һәм зәвыклы әдәбият сөючеләрне сокландырды. 2009 елда Русиядәге иң яхшы шигырь китабы бәйгесендә Равил Бохарайның «Отпусти мою душу на волю» («Җанымны иреккә җибәр») җыентыгы җиңеп чыкты. Документаль романнар, публицистик әсәрләр, Би-Би-Си радиосында көнаралаш барган сәяси аналитик тапшырулар, Казанның 1000 еллыгы, федерализм, Татарстан мөстәкыйльлеге турында публицистик китаплар, Камал театрында куелган «Тимер борчак» пьесасы, курчак театрында куелган күпсанлы әсәрләре урыс яки татар телендә дөнья күрде. Кайбер шигырьләре татар телендә язылган, шулай ук инглиз, маҗар телләрендә язылганнары да бар. Бу әсәрләрнең һәркайсында татар сулышы, шәһри Казан яктысы сизелә.
Иҗатының зурлыгы, әсәрләрнең сыйфаты, киң карашлы булуы, гамәлләренең тансыклыгы шаккатырлык иде аның. Тукай шигырьләрен ул күптәннән урысчага тәрҗемә итте, ә узган елда ул Тукайның калын гына җыентыгын инглиз теленә тәрҗемә итеп (Англиядәге дуслары һәм Татарстан ярдәме белән) дөньяга күрсәтте. Равилнең тырышлыгы, үҗәтлеге аркасында Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәре дә инглиз телендә дөньяга чыкты.
Урысча фикерләп тә, ата-баба телен үзләштереп тә, татар халкының язмышын аңлату, кешелек тәрәккыятендә татарларның катнашуын күрү торган саен тансыклана, кыйммәтләнә барган чорда Равил Бохарай кебек затны алыштыручылар табылыр микән? Булса, кайчан алар калкып чыгар?
Узган елның 18 октябрендә, нәкъ 60 ел тулган көнне Равил Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында халкы алдында иҗади хисап тотты. Республика җитәкчеләре, Русия җәмәгатьчелеге Тукай бүләге иясе Равил Бохарайга зурлау, рәхмәт сүзләрен әйтте. БМОның Берләшү ордены да шул кичтә тапшырылды аңа.
Ахырда Равил хөрмәтенә Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге капелла «Әллүки» әсәрен Шотландиянең дини гимнына катнаштырып башкарды. Бохарайның иҗаты да моңа охшаш һәм лаек. Татар халкы, Татарстан, Казан, кешелек дөньясының гүзәл өлеше, аларга халыкара дәрәҗәдәге үлчәм, башка кыйтгаларның аһәңнәре Равилгә илһам бирде. Бу хакыйкатьне халкыбызга ачу үзе бер олы савап…
Ул тормышта тавыш-җәнҗал яратмый иде. Милли яки сәяси юлбашчы булырга омтылмады. Шигырьне, акылны яратучы бик күпләр Равилне яратты. Хатыны Лида Григорьева яхшы шагыйрә булса да, алар гаиләсендә карьера, дан көндәшлеге булмады. Киресенчә, Лида аңа эшләргә, иҗат итәргә үзе көч биргән кебек. Шагыйрә белән торып, зур шагыйрь булучылар сирәк очрый. Талантлы урыс шагыйре Николай Рубцов 70нче елларда салкын гыйнвар көнендә сөйгән хатыны (шагыйрә!) кулындагы галстуктан буылып үлгән диләр.
Равил Бохарай берничә талантлы кеше күтәрмәслек йөкне күтәрде, һәрвакыт эшләде. Ул һәркайда дуслар, эшлекле партнерлар тапты, беркемне сүкмәде, үпкәләмәде. Бәлки, эчендә генә җыелган булмаса аның кайгысы…
Аның тапкан малына, казанышларына көнләшеп карау ахмаклык булыр иде. Чөнки Равил кебек бертуктаусыз эшләү, гел югары биеклектә очу беркемгә тыелмый, ләкин күпләребез үз теләге белән аста, тынычта кала.
Хәзер талантлы, булдыклы татарлар еш кына читкә китә. Равил Бохарай үрнәген алар белә микән?
Ул Казаннан күптән чыгып китсә дә, 2-3 ай саен Казанга кайтып торды, һәрвакыт күңеле белән монда булды. Еракларга омтылу, гадәти кысалардан чыгу, иреккә чыгып, үз теләгең белән халкыңа хезмәтче булу теләге аның өчен ниндидер табигый инстинкт булгандыр күрәсең.
Русиядә иң яхшы шигырь китабы дип табылган «Җанымны җибәрче иреккә» җыентыгының исеме дә шуны чагылдыра.
“Җанымны җибәрче иреккә!
Беркая китәргә базмамын.
Бу мескен, бу юеш бакчада
Эшләнде язмышка язганы.
Мондагы бар шәүлә,
бар табыш, бар сукмак
Күңелгә береккән,
таныш та, газап та кирәкми.
Җанымны җибәрче иреккә.
Бары тик теләнче иреген
теләнә аламын оялмый,
Мин күрдем сызлану балкышын.
Һәм аннан беркая киталмыйм!
Күктәге кырларга юл тапмам,
Мин кичә алмамын чикләрне.
Иреккә җибәрче җанымны-
Мин инде беркая китмәмен…”
Иреккә чыккан, дөньяны күргән Равил Бохарайның сүзләре тормышка ашты. Бу көннәрдә көтмәгәндә ул Казанына кайта. Мәңгелеккә.
Римзил ВӘЛИ.
Хаҗга бара алмый калучылар акчаларын кайтару өчен көрәшә
Башкортстанда узган ел бер төркем мөселманнар хаҗ кылырга бара алмый калган иде. Төрле югары даирәләргә мөрәҗәгать итеп карасалар да, хаҗ сәфәре өчен түләгән акчаларын ала алмадылар. Сәфәрне оештыручы «Аэро-тур» вәкилләре ул акчаларга хаҗга быел барып булачагына ышандыра.
Хаҗга бара алмый калучылар барлыгы 91 кеше. Алар арасында Башкортстан мөселманнарыннан тыш Ханты-Манси автоном округы, Свердлау һәм Чиләбе өлкәсе мөселманнары да бар. Алар 67 меңнән 103 мең сумга кадәр акча түләгән. Яз айларында хаҗга бару 63 мең торса, вакыты җитәрәк ул 103 меңгә кадәр үскән. Әлеге төркем шул акчаларны кайтару өчен көрәшә. Зыян күрүчеләрнең берсе – Флүрә Габдрахманова шуларны сөйләде:
«Без, хаҗ сәфәренә барырга җыенучылар, тиешле вакытка һава аланында җыелырга сөйләшкән идек. Ләкин вакыт җитәрәк виза булмавы турында хәбәр иттеләр. Шуннан безне бер атна Уфаның Гуфран мәчетендә тоттылар. Уйлаштык-уйлаштык та, Мәскәүгә барып, илчелектән үзебез виза сорап карарга булдык, ләкин ул сәфәребез дә нәтиҗә бирмәде. Акчаларны кайтаруда ярдәм сорап кая гына язмадык һәм мөрәҗәгать итмәдек. Русия һәм Башкортстан президентларына, республика прокуратурасына, тикшерү бүлегенә мөрәҗәгать иттек. Ләкин нәтиҗәләре булмады. Ә бит ул акчалар мөселманнарга җиңел юл белән кермәгән. Гомер буе җыйган акчаларыннан мәхрүм булган мөселманнар ни эшләргә дә белми, беркемнең дә ярдәме тими».
Әлеге эшкә хокук яклаучылар да алынды. Кеше хокуклары яклау оешмасының Башкортстан бүлекчәсе рәисе Леонид Чернов: «Без аларның проблемаларын өйрәнгәннән соң Русия Президенты Дмитрий Медведевка һәм Татарстанның элекке Президенты Минтимер Шәймиевкә мөрәҗәгать иттек. Ни өчен Шәймиевкә дигәндә, ул – Русиядә абруйлы сәясәтче, аның сүзе үтә, шуңа без аңа да мөрәҗәгать итәргә булдык. Ә инде Башкортстан президентына килгәндә, аңа мөрәҗәгать итүнең нәтиҗәсе булмады. Әллә мөселманнарга ярдәм итүгә Мәскәүдән курка, белмәссең», – ди.
«Аэро-тур» вәкилләре виза бирү белән шөгыльләнүчеләрнең Башкортстанга дигән визаларның бер өлешен Кавказга бирүләрен сәбәп итә. Ә менә акчаларны кайтармау сәбәбен аңлатуны кирәк дип тапмадылар. Алар шул акчалар белән агымдагы елда хаҗга барып булачагына ышандыра.
Мөнир ВАФИН.
Татарстанда да мирас барлана
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2012 елны Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы елы дип игълан итте. Татарстан хөкүмәтенә бер ай эчендә бу уңайдан быел үтәчәк чаралар, аларны оештыру вакыты һәм финанслау турында план әзерләргә кушылган. Президент республика районнары хакимиятләре һәм иҗтимагый оешмаларга Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы елы кысаларында үтәчәк чараларда актив катнашырга чакырган.
9 гыйнварда Президент Дмитрий Медведев фәрманы белән илдә Русия тарихы елы дип игълан ителгән иде. Шуннан соң әлеге елны татарның яшь активистлары Батырша, Татарстанның аксакаллар шурасы Татар тарихы, дин әһелләре Коръән елы дип атады.
Тарихи-мәдәни мирас, архитектура һәйкәлләре – Татарстанның иң авырткан җире. Казандагы тарихи биналарның җимерелүе, күпләренең инде бетеп юкка чыгуы, шыксыз корылмалар төзелеп шәһәрнең төссезләнүе бары тик узган ел гына дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелде. Татарстан Президентының тарихи биналарны саклауда уң кулы булган, узган елның 12 октябрендә аның киңәшчесе итеп билгеләнгән Олеся Балтусова Татарстанның әлеге гамәлен, Русия күләмендәге исемле елга кушылу булды, ди.
2012 ел тарихи-мәдәни мирасны саклау елы дип игълан ителгәч, татар җәмәгатьчелеге Казанның Татар бистәсендәге биналарны рәткә кертүгә дә аерым игътибар булыр дип өметләнә. Күп сүзләр сөйләнсә дә, әле һаман бер урында таптанган сыманрак тәэсир кала. Балтусова да кәгазь эшләренең кирәгеннән дә артыграк вакыт алганлыгын яшерми. Эшләр алга барсын өчен һәрвакыт контрольлек итәргә, этеп-төртеп торырга кирәклеген дә яшерми ул.
Балтусова, Татар бистәсе өчен комплекслы бер программа әзерләнсә, бик яхшы булыр иде, ди. Моңа кадәр Татар бистәсенә мөнәсәбәттә алты программа эшләнгән иде. Татар бистәсен коткару өчен төзелгән әлеге алты программаның берсенең дә тормышка ашмавын әйтеп авыр сулап та куя Балтусова.
Татарстанда ике документ та бер тирәдәрәк имзаланыр мөгаен: тарихи Казанны саклау стратегиясе дә, 2012 елда тарихи-мәдәни мирасны саклауда башкарасы эшләр исемлеге дә. Тарихи-мәдәни мирасны саклау елы буларак кайсы министрлыкларның бу эшләргә җәлеп ителәчәге, Балтусова сүзләренчә, әле тәгаенләнмәгән. Дөресрәге, ул бу документның ничек әзерләнү нечкәлекләре турында хәбәрдар түгел. Шулай да, быел Татарстан башкаласында бигрәк тә әһәмият биреләчәк биналар исемлеге булдырылган. Боротынский, Толстой, Горький музейлары, Михляев йортын төзекләндерү белән бергә Галиевлар мәчетенең манарасы куелачак һәм Тукай музееның түбәсе алыштырылачак. «Якын араларда нәкъ шушы корылмаларда эш башланачак», – ди Балтусова.
Казанда әлеге биналардан тыш татар әдәбияты классикларының музейлары да начар хәлдә. Милли музей да ярым-йорты гына төзекләндерелгән килеш тора.
Кем белә, бәлки, татар мәдәнияте-сәнгатенә караган биналар Татарстандагы мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан үткәреләчәк төзекләндерелү эшләре исемлегенә эләгер…
Гадәттә, республикада ел аерым бер темага багышлангач, моңа бөтен районнар да кушылып, үзләренең эшлисе эшләре исемлеген булдырып, аны тормышка ашырырга керешә. Инде тарихи-мәдәни истәлекләргә килгәндә, аларны район башлыклары югарыдагы җитәкчеләргә ярарга тырышып, ашык-пошык төзекләндереп бөтенләй ярамаслык хәлгә дә китереп куярга да мөмкин. Балтусова, артык курыкмаска кирәк, район-шәһәрләрдә безнең тарихи архитектура истәлекләрен саклау иҗтимагый оешмасының әгъзалары бар, алар контрольдә тотачак, ди.
Үзе исә ул 2012 елда туган як тарихын өйрәнүгә янә игътибар бирелә башласа, әйбәт булыр иде, ди. Элек мәктәпләрдә ул махсус дәрес буларак керә иде, аны яңадан булдыру кирәк, ди Балтусова.
Наил АЛАН.
azatliq.org
Чаллыда Путинның 80 % тавыш җыюын фаразлаучылар бар
Декабрьдә Русия дәүләт думасына сайлаудагы хәрәмләшүләр турында күп сөйләнде. Сайлаудагы канун бозулар хакында әле дә әйтелеп тора. Бу уңайдан булган алдашулар хакында яңа мәгълүматлар да ишетергә мөмкин. Канун бозулар турындагы мондый фикерләр 4 март сайлавында кабатланмасын өчен, аңа киртә кую максатыннан әйтелә.
Сайлау якынлашкан саен Русиядәге сәяси чараларга битараф булмаган кешеләр кайдадыр җыела, фикер алыша. Чаллыда шундый урыннарның берсе – ТИҮнең штаб-фатиры. Иҗтимагый үзәкнең соңгы утырышында да алдагы сайлау хакында сөйләшү булды. Бирегә узган парламент сайлавында күзәтүче булган Венера Сакаева да килеп, узган сайлаудагы хәрәмләшүләр, алдашулар хакында сөйләде. Бу чыгышы белән ул 4 мартта булачак сайлау вазгыятен кисәтү, канун бозуларга юл куймас өчен бар тырышлыкларны куярга чакырды. Венера ханым шуларны сөйләде:
“2095нче сайлау урынына иртән үк без ике күзәтүче килдек. Чәй эчәргә дә бармадык, бәдрәфкә дә алмашлап йөрдек. Тавыш бирү беткәч, санадык, “Бердәм Русия”дә – 742 бюллетень, КПРФта –580. Калганнарын хәтерләмим. Тикшерү өчен “Бердәм Русия” бюллетеньнәрен тартып чыгардым. Анда “Яблоко”ныкы да, КПРФныкы да, башкаларныкы да бар иде. Мин кабат санатырга хокуклы идем. Санауны таләп иттем. Миңа башта чәй тәкъдим иттеләр, каршы килдем. Минем төп максатым да сайлауларда алдашулар буламы-юкмы икәнен белү иде. Беркетмәләр әзерләнде. Шунда минем ике баламны укыткан укытучы яныма килде, ярдәм ит, мине эштән куачаклар, ди. Риза булмадым. Бераздан беркетмәләргә катнашмавымны сорап, миңа акча, доллар тәкъдим иттеләр. “Юк, намусымны акчага сатмыйм, матди кыенлыкта яшәсәм яшәрмен, ләкин рухи яктан чиста булып калам”, дидем. Шунда ни эшләргә белмәделәр.
Кичке сәгать 8дә эш бетте бит. Сәгать төнге 12гә җитте. Сайлау кәгазьләре белән капчык ачык, имзалы беркетмәне генә шунда саласы бар. Канун бозу турында штабка шалтыраттык, килүче булмады. Төнге икенче яртыларда хата җибәрдек. Арыган килеш ниндидер бер бүлмәгә кергән идек. Шул арада беркетмә төзеп, эшен бетереп куйганнар. “Бердәм Русия”гә 742 урынына 1300 гә якын тавыш язганнар да беркетмәне капчыкка салганнар. Без күренүгә, секунд эчендә участок әгъзалары ике полиция кешесе белән чыгып чаптылар. Кәрәзле телефонга йөгергәннәрен генә төшерә алдым. Бу вакытта янымда бер кеше дә калмаган иде. Көне буе эшләгән эшебез юкка чыкты. Карап торган җирдә әлеге фиркагә 400ләп тавыш өстәделәр. Ике көн элек кенә мине чакырттылар, шушы участок булган мәктәп мөдиренә карата җинаять эше ачулары, шаһит булып бару-бармавым белән кызыксындылар. Ни эшләргә дә белмим. Мин 44нче мәктәптә эшлим. Миңа басым башланды инде”.
Утырышта татар милли хәрәкәте активисты Дамир Шәйхразиев та сайлауларга мөнәсәбәтен белдерде:
“Безнең санап утырулар, күзәтүләр файдасыз. Аларның сайлауда эш алымнары бар. Шуңа сайлаулар дөрес булмады һәм булмас та. Сталинның сүзе бар: ”Хикмәт сайлаучыда түгел, санаучыда”, дигән. Аларның беркетмәләре алдан язып куелган. Безне теләсә нинди юл белән алдаячаклар. Иманым камил, Чаллыда тавыш Путинга 80 %тан да ким булмаячак. Ләкин барыбер көрәшергә кирәк”.
Чаллы янәшәсендәге Тукай районында да узган сайлауда хәрәмләшүләр күренгән. Районның ТИҮ рәисе Вәлихан Җәләлетдинов сайлауда күзәтүче булган. Аның әйтүенчә, “Яблоко” кебек фиркаләр авылларда 10-15әр тавыш алса да, беркетмәләрдә 1 тавыш итеп кенә күрсәткәннәр. “Хәзер халык гадел сайлауга ышанмый, алдан ук җиңүнең Путинга биреләсен фаразлый”, дигән сүзләрен җиткерде Вәлихан Җәләлетдинов.
Хәзерге вакытта Чаллы ТИҮе 4 февральдә Русия күләмендә президент сайлавына кагылышлы урам җыенына әзерлек белән мәшгуль.

Комментарии