- 01.02.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №4 (1 февраль)
- Рубрика: Архив
Бу минем генә зарым түгел, авыл халкы исеменнән язуымны сорадылар. Эшләгән кеше сүз әйтергә курка, без пенсионерларның югалтыр әйбере юк.
Мин шушы авылда тудым. 1952 елдан колхозда эшли башладым, 1956-1959 елларда армия хезмәтендә булдым. Калган гомерем бары тик шушы авылда узды. 40 ел чылбырлы тракторда эшләп, 1997 елда пенсиягә чыктым.
Безнең колхозга 3 авыл керә. Хәзер аны Вамин-Чулман дип атап, исемен үзгәрттеләр. Һәр ел хисап җыелышлары була, менә шуларга безне чакыру юк. Активистлар бригадир, агроном, сельсовет эшчеләрен чакыралар да, вәссәлам. Җыелышка төшәсең килсә, үз техникаңны кабыз да төш, я булмаса җәяүләп бар. Бернинди техника да куймыйлар, шуңа күңел рәнҗи.
Тагын бер проблема бар. Фани дөньядан киткәнче, авылыбыз урамнарында асфальт юл күрә алырбыз микән? Һәр елны Тулбай авылының мәктәп урамына таш булса да җәябез дип ышандырып китәләр дә онытыла. Яз-көз булса, урамнан атлап та йөреп булмый. Олы юлга 300 метр җир бар, шуны да чыга алмый изаланабыз. 2009 елда район башлыгы Куприянов вәгъдә биреп китте – онытты. Хәзер ул Казанда. Аның урынына Садыйков дигәне килде. Узган 2010 елда хисап җыелышында ул да шул ук сүзләрне сөйләп, халыкны алдап китте. 2011 ел да үтте, боз гына урыныннан кузгалмады. 74 ел буе шушы авылда тездән саз ерып йөрибез! Һәр ел шул ук сүзләр – гел алдыйлар. Хәзер беркемгә дә ышаныч калмады.
Район газетасына язып, бер файда да юк. Язсаң да, өстән генә шомартып чыгалар да бетте-китте! Ичмасам, сез язып чыксагыз, бераз файдасы тимәс микән?!
Безнең авылда 141 хуҗалык бар. Клубыбызның бер бүлмәсенә 1-3 сыйныф балаларын тутырдылар, икенче ягында мәктәп ясадылар.
Авыл халкына көн бетте. Мин барында сезгә сүз әйтүче булмас дип, боларның барысын да Куприянов эшләтте. Хәзер исә: «Нишләп балаларны клубка керттегез, янгынга каршы эшләнгән ишегегез юк», – дип клуб җитәкчеләренә штраф салдылар. Моңа клуб җитәкчеләре гаеплеме? Штрафны Куприяновка түләтергә кирәк!
Хәзер сайлау алдыннан клубларны тәртипкә китерергә кирәк, анда кем эшләр икән? Клуб җитәкчеләренә штраф салып, аларны эштән китәргә мәҗбүр итәрләр дә, эшләргә теләүче булмагач, клубларны да ябып бетерерләр дип уйлыйбыз. Шулай итеп барлы-юклы мәктәп тә бетәр микән?! Авыл халкын томана калдырып, караңгылыкта яшәтмәкче инде болар.
Болай да караңгылыкта яшибез. Урамнардагы утларны да сүндерделәр хәзер. Нигә урамда ут юк дип сорасаң: «Кирәк булса, өеңнән чыгар да яндыр», – дип кенә җавап бирәләр. Ә шәһәрдә бит һәр багана башында икешәр лампочка яна…
Боларның барысын да газетага бирүегезне сорап,
Рашат Нуриев.
Минзәлә районы, Тулбай авылы.
Минзәләдә «исемсез» авыллар бар
Мондый вакыйгалар авыл саен дисезме? Боларның ни кызыгы бар, бездә дә шул ук хәл дип аптырыйсызмы? Әйе, Русиядәге типик авылның бер үрнәге бу. Тик хатта ул өстән-өстән генә сурәтләнгән. Шунда яшәп ияләнгәнгәме, күп «минусларны» хат авторы күрмичә төшереп калдырган. Шушы авыл эчендә кайнап, «булдырганнарына» шаккатып, гаҗәп дәрәҗәдә каршылыклы сәяси системада яшәвебезне тагын бер кат аңлап кайттым.
БАРАМ ШУНДА – БЕЛМИМ КАЯ!
Беренчедән, бу авылны эзләп табу мөмкин түгел дәрәҗәсендә, чөнки сала исемен күрсәтүче язма тактасы юк. Русиянең күп почмакларында шундый әкәмәт – аптырамыйм! Ярый әле яңа заман технологиясе – навигатор кул астында иде. Соңыннан белдек: авылны тапмыйча, кире борылучылар булган икән. Берәүләрнең Сарапулдан төнлә кайткан туганнары, Тулбай эчендә йөреп тә Тулбайны тапмыйча, кире борылганнар. 300 чакрым юл үтеп без дә кире борылсак, кызганыч булыр иде.
Икенчедән, оптимизация шаукымы, әлбәттә, бирегә дә килеп җиткән һәм бу реформаның, йомшак итеп әйткәндә, уйланып бетелмәгән булуын үз мисалында исбатлаган. Мәскәүдән яисә Казаннан карап, трибунадан кычкыру – бер әйбер, ә менә авылларның моны ничек тормышка ашыруы – икенче. Шәһәрдә яшәп, авыл хәлен аңлап булмый.
Сүзне шул оптимизация китереп чыгарган әкәмәтләрдән башлыйк.
«ИШЕК АРКАСЫНДА ЭШТӘН КИТТЕМ»
Тулбай авылы клубы бер катлы, әллә ни зур булмаган бинадан гыйбарәт. 2010 елда оптимизация галәмәте кузгалгач, аның фойе өлешендә мәктәп, сәхнә артындагы киенү-чишенү бүлмәсендә балалар бакчасы ясаганнар. Авыл халкы әйтүенә караганда, элекке мәктәп бинасы да әллә ни начар хәлдә булмаган. Түбәсен яңадан ябып, идәнен күтәртсәң, әле озак еллар белем учагы булып хезмәт итәсе булган ул.
Шунысы кызык: кайсы тарафка гына борылсаң да, бу авыл халкы үзенең бар бәхетсезлегендә элеккеге район башлыгы Куприяновны гаепли. Оптимизациянең биредә шулай «уңышлы» башкарылуы да бары тик аның эше икән. Ул: «Мин барында бернәрсәдән курыкмагыз, сезгә берни булмас», – дип сөйләгән имеш. Чыннан да, ул барында бу күмәк йортка, ягъни клубка беркем килеп борчып йөрмәгән, ә менә Куприянов Казанга күченү белән, бер-бер артлы төрле «тикшерүләр» килә башлаган.
– Октябрьдә тикшерү килеп, янгын куркынычсызлыгын кисәтү өчен аерым ишек булмаганга, 6 мең сум штраф салдылар, – ди элек клуб җитәкчесе булып эшләгән Нәзирә Сайранова. – Шуннан соң судка бардым. Ул ишек юклыгы минем гаеп түгеллеген дәлилләдем. Клубка оптимизация нигезендә мәктәп белән балалар бакчасын кертү, берләштерү Куприянов эше булды. Ул чакта биналарны үзгәрткәннән соң, аларны янгын сүндерүчеләр кабул итми иде. Менә хәзер, күп гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгәч, төрле штрафлар чыгарылган. Ә безнең клуб, чыннан да, аларның таләбенә туры килми иде, чөнки янгын сүндерүчеләр өчен аерым ишек юкка чыгарылды. Бер якка – мәктәп, икенчегә – бакча, өченчегә – балалар бакчасы кухнясы керде.
– Мәктәп ачылганчы, янгын сүндерү бүлекчәсеннән белешмә кирәк дип беләм.
– Район мәгариф бүлегендә янгын сүндерүчеләр карарыннан башка да мәктәпне ачу турында карар кабул итә алалар дип аңлыйм. Ләкин соңыннан килеп штраф та сала алалар булып чыга.
– Нигә сез ул ишекне ясатып, үз эш урыныгызда гына калмадыгыз?
– Безгә ул ишекне ясату өчен районнан акча бүленсә, ясаткан да булыр идек. Ә болай үз акчама ясарга тиеш буламмы аны? Һичьюгы янгын сүндерүчеләр дә ул ишекне ясарга вакыт бирергә тиеш иде. Ә алар нибары 3 көн бирде. Хәер, бөтенләй вакыт бирмәделәр дисәң дә була, чөнки шунда ук штраф салабыз дип хәбәр иттеләр һәм яздылар да. Авырган чагым иде. «Биш балам бар, ул акчаны алар авызыннан өзеп түлимме», – дип штраф салмауларын, бераз вакыт бирүләрен ялынып сорадым. 7200 сум хезмәт хакымның 6 меңен аларга илтеп түләүне күз алдыма да китерә алмый идем. Нәтиҗәдә судта җиңдем һәм декабрь башында эштән киттем.
Казаннан килүебезне хәбәр иткәч, Нәзирә апа безне аның проблемасы белән йөри дип уйлаган. Биш бала анасы буларак, медальгә тулы хокукы булып та, шуны ала алмавы, Минзәләдә мыскыллы рәвештә: «Бәлки, сез моңа лаек түгелдер», – дип утырулары турында да сөйләде Нәзирә апа. Инде чарасызлыктан, Мөхәммәтшинга шушы хакта хат юллаган булган.
КИЛӘЛӘР ДӘ ШТРАФ САЛАЛАР…
Авыл җирендә сүз тиз тарала бит. Балалар бакчасы ябыла икән дигән сүзләр килеп ишетелде. Шул уңайдан компакт клуб-бакча-мәктәпне күреп, бакча мөдире Гөлшат Усманова белән сөйләшеп алырга карар кылдык.
Без килгәндә балалар урындыклар арасында һәм сәхнәдә чабып йөри иде. Һава алыштырыр өчен тәрбиячеләре балаларны шунда уйнарга чыгара икән. Йокы бүлмәсе дә, уен бүлмәсе дә булган бер бүлмәдә көне буе ничек чыдарга кирәк?! Сәхнә биредә уен мәйданчыгы да, мәктәп укучылары өчен спортзал да, авыл халкы өчен мәдәни чаралар уза торган урын да.
– Санэпидстанция сезгә штраф салган, бакча ябыла икән дип ишеттек…
– Янгын сүндерүчеләр – 6 мең, сез әйткәннәре 4500 сум штраф салып китте. Шәхси бакчам булмаса да, җитәкче булгач, минем исемгә салына инде ул, түләп кайттым, – дип уфтанды бакча мөдире. – 1 февральдә судка барабыз. Кимчелекләрне бетерү өчен 6 ай вакыт отып булмасмы дип тырышабыз. Безне монда мәҗбүри китереп утырттылар бит, үз теләгебез белән килмәдек.
– Нинди кимчелекләрегез бар?
– Бүлмәләрнең мәйданы бала санына туры килми. Үзегез дә күреп торасыз: бернинди уңайлык юк. Канализация, аерым санузел, аерым кухня, аерым прачечная юк. Кер юарга клуб почмагының бер өлешен такта белән бүлеп бирделәр – шунда юабыз. Су кермәгән. Аны кул белән, көянтәләп, үзебез ташыйбыз. Безне монда Куприянов кертте. Теге бакчабыз бәләкәй булса да, 54 квадрат метр иде. Ә монда бар бакчабызга 31 квадрат метр туры килә. Киенә-чишенә торган бүлмә генә дә һәр балага 2 квадрат метр булырга тиеш. Димәк, бүгенгә якынча 20 квадрат метр кирәк. Безнең бу проблеманы район мәгариф бүлегендә беләләр. Кайда балалар юк – шунда бар биналар уңайлы һәм матур, ә бездә шундый мәхшәр.
– Дөрес аңласам, сезнең бакчаны башка бинага күчерергә яки ябарга тиеш булалар?
– Әйе. Яңа бина гына юк. Элеккесендә колхозда эшләүче бер гаилә тора. Башка авылга йөрерлек юллар да юк бит. Яз-көз авылдан чыгып-кереп йөрү ансат түгел. Шулай да, әлегә бакча ябу турында приказ юк, бәлки, берәр чыгу юлы табарбыз.
Бүген бакчага 9 бала йөри, җәйгә 11 буласылар.
АВЫЛ ҖИРЛЕГЕНДӘ БЕР ПРОБЛЕМА ДА ЮК?!
Авыл җирлеге башкарма комитеты Урыс исемле (Русиянең тагын бер «мөгезе» – авт.) татар авылында урнашкан. Аның җитәкчесе Минехәмәт Хаҗиев белән сүзне иң элек юллардан башладык, чөнки бу – күпчелекнең үзәгенә үткән проблемасы.
– Авыл халкы акча җыешып, бер урамга ташлы балчык салдырган, асфальт юл кайчан булыр икән?
– Менә сез, авылларга күп йөрүче кеше буларак, белергә тиеш: 2012 елга авыл арасы һәм авыл эчендәге юллар асфальтланып бетәргә тиеш дигән программа бар. Шул программага өметләнеп торабыз, артыгын бер сүз әйтә алмыйм. Районда бу мәсьәлә күтәрелгәне юк, – диде ул. – Авыл эчендәге утлар белән дә шулай ук, алар һәр җирдәгечә «ограничение» белән яна. Башка районнардагы авылларда ут төнге 11дән соң бөтенләй янмый, бездә исә авыл саен 8 ноктада ут бар. Кирәкле кешеләр үз капка төбенә утны өеннән чыгара. Шуның белән ул 12-13 утка җыела.
– Тиздән сайлаулар булачак, ә клубыгызда җитәкче кеше юк. Бу мәсьәлә ничек хәл ителәчәк?
– Клуб җитәкчесе эштән чыкты. Бер укыганрак кеше белән сөйләшкән идек, әлегә ул больницада, шуңа бар эшне дә китапханәче алып бара. Больницадан чыккач, яңа җитәкче эшкә киләчәк.
– Клубның яңа җитәкчесенә дә шул ук штрафны яңадан түләтмәсләрме соң?
– Бу мәсьәлә район буенча каралды. Клублар безнең баланста түгел бит хәзер, мәдәният бүлеге карамагында. Безнең җирлектә булганга гына бераз бу эштә катнашабыз. Аларга хәзер янгынга каршы чаралар оештыру өчен районнан акча бүленеп биреләчәк.
– Балалар бакчагызны да ябалар икән…
– Кичә районда сессия булды, бу мәсьәлә дә күтәрелде. Санэпидстанция буенча нинди җитешмәгән урыннары бар, шуларны җиренә җиткерәчәкләр һәм балалар бакчасы эшләвен дәвам итәчәк. Ә авылда аның өчен яңа, буш биналар юк. Бакчаны, мәктәпне ябу турында сүз дә була алмый. Лицензияне һәркем алачак, – дип ышандырды Минехәмәт абый.
Шунысы гына аңлашылмады: бакчаның бүлмәләрен ничек зурайтырлар да булган кимчелекләрне ничек бетерерләр икән. Бу бит мөмкин хәл түгел! Утларга килгәндә, электр энергиясен экономияләү максатыннан хәзер шәһәрдә дә кайбер урыннарда утлар янмый, Рашат абый. Тик бөтен авылга 8 ут кына булуы… Әллә берәүләр бу гамәле белән Путиннан шәхсән мактау грамотасы алырга өмет итә микән? Кап-караңгы урамнан, яз-көздә бот буеннан пычрак ерып, сыер савучылар ничек эшкә йөрергә тиеш? Юлыгыз юл төсле булса икән! Авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе үз авылы халкы өчен бер дә кайгырмый, күрәсең.
Салынган штрафларга килгәндә, аны ник түләвегезне төшенмим. Оптимизация – сезнең гаеп түгел! Юл, ут, бакча, юньле мәктәп, даими эшләүче клуб кына түгел, хәтта авыл исеме язылган күрсәткеч тә, кыскасы, бу авылда берни юк! Яшьләр авылдан китә дип зарланалар аннары…
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Казан-Минзәлә-Тулбай-Урыс-Казан.
РАЙОН БАШЛЫГЫ КАЯ КАРЫЙ? ,

Комментарии