- 01.02.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №4 (1 февраль)
- Рубрика: Архив
Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга карата булган фикерләрем белән уртаклашасым килә.
Безнең Татарстаныбыз һәм башка милли республикалар 70-80% тавыш биреп, «Бердәм Русия» партиясен яклаган булып чыга. Чечен республикасында бу күрсәткеч, нәкъ Совет заманындагыча, 100%ка якынлашкан. Урыслар яшәгән төбәкләрнең күбесендә «Бердәм Русия» партиясенә бирелгән тавыш – 30-40% тирәсе. Моны ничек аңларга? Милли республикаларның хәлләре яхшыракмы, әллә хокуклары күбрәкме? «Бердәм Русия» партиясе хакимияткә килгәннән соң, үзебезнең Татарстаныбызда булган хокукларыбызның юкка чыккан очракларын барлыйк әле.
Гасырлар буе коллыкта яшәп, гаять зур тырышлыклар белән яулап алган суверенитетыбыз юкка чыгарылды. Үзебезнең республика президентын сайлап кую хокукы бетерелде. Демократик рәвештә, халыкара нормаларга туры китереп кабул ителгән Конституциябезне ботарлап, җелеген суырып, көчсезләндереп калдырдылар.
Урыс булмаган халыкларның телләрен бетерүгә юнәлтелгән, ана телебездә укуны тыя торган канун кабул ителде. Татар мәктәпләре коточкыч тизлек белән кыскартылалар. Үзебезнең ирекле радио-телевидениебез юк.
Авыл халкы бик авыр хәлдә калды. Анда эшсезлек, эшләре булганнарның да хезмәт хаклары бик түбән. Авыллар таркалып, бетүгә мәҗбүр ителгән. Авыллар бетсә, халкыбыз да бетә.
Милли хәрәкәт җитәкчеләрен эзәрлекләү дәвам итә. 70-80% байлыгыбыз Мәскәүгә китеп бара.
Бу хокукларыбызны юкка чыгаруда «Бердәм Русия» партиясе зур тырышлык күрсәтә. Алар халык фикерен исәпкә алып эш итми. Хәтта җитәкчеләребезнең фикерләрен дә санга сукмыйлар. Патша заманындагы кебек, югарыдан әмер бирелгән икән, үтәвеңне генә бел, булып чыга. Бу гамәлләргә карата күпме каршылыклар, халык ризасызлыгы булуга карамастан, бернинди уңай нәтиҗәләр күренми.
Сайлау кәгазендә «Бердәм Русия» партиясенең дә, безнең республика җитәкчеләренең дә исемнәре бар иде. Мин алар өчен бик теләп үз тавышымны бирер идем дә, ләкин бу үзебезнең халыкка никадәр әшәкелекләр эшләгән адәмнәрне яклау булып чыга.
Кавказ республикаларында 1944нче елдан бирле сугыш бара. 100 меңгә якын кеше үтерелде, шәһәрләр җир белән тигезләнде. Шушы вакыт арасында Чечняның 4 президенты үтерелде. «Бердәм Русия» партиясенә 99% тавыш биргән халыкка, үлеп ятучыларның рухы рәнҗемәс микән?
Русиянең шактый өлкәләрендә «Бердәм Русия»гә бирелгән тавыш – 30% тирәсе. Президент Медведев, ул өлкәләрнең җитәкчеләренә карата тиешле чаралар күреләчәк, дип, бөтен халык алдында әйтте. Бу исә сайлауларда хәрәмләшеп, халыкка басым ясап, куркытып, «Бердәм Русиягә»гә тавыш бирдерә алмасагыз, эшегездән алыначаксыз, дигән сүз түгелме соң? Беренчеләрдән булып, Волгоград губернаторы эштән алынды. Мескен губернатор, мин гаделлек белән генә эшләдем, халыкка «Бердәм Русия»не сайлагыз дип әйттем, ә алар сайламаган, дип, акланып караган булды.
Гаделлек белән эш иткән тагын берничә губернаторның эштән алыну ихтималы сакланып кала әле. Безнең илдә гаделлек түгел, гаделсезлек җиңеп чыга шул. Әгәр президент сайлауларында Путин җиңде, дип нәтиҗә чыгарсалар, безне тагын да фаҗигалерәк хәлләр көтеп тора икән.
Гадәттәгечә, Русия империясенә җитәкче итеп куелган кеше, үзенә ярашлы яңа конституция яздыра яки булганын үзгәртә. Русиянең Ельцин заманында кабул ителгән Конституциясендә, Президент һәм Дәүләт Думасына депутатлар 4 еллык срок белән сайланалар, дип язылган. Путин, хакимият башында ике срок утыргач, Медведевны президент итеп куйды. Аннары Президентлык срогын алты ел итеп үзгәрттеләр. Америкада исә 200 елдан артык вакыт эчендә ничә Президент алышынды, ләкин берсе дә үзенә Конституция алыштырмады.
Мәскәүдә, Петербургта һәм Русиянең тагын бик күп шәһәрләрендә сайлауларда булган хәрәмләшүләргә протест белдереп йөзләгән мең халык митингка чыкты. Мәскәү алдында ялагайлануыбыз идеме, бездәге митинглар йөзләгән кешене кулга алу, штраф түләтү белән тәмамланды. Нигә үз халкыннан шулкадәр куркып яши икән безнең җитәкчеләр? Митинглар вакытында, анда килгән халыкка караганда, полиция хезмәткәрләре күбрәк була. Тик ни өчендер җитәкчеләрнең берсе дә халык алдына чыкмый. Митингка йөрүчеләр исерекләр, хулиганнар түгел, киресенчә, аңлы-белемле, укымышлы кешеләр бит. Мин дә митингларга йөрим. Беркайчан да тәртипсезлекләр булганы юк.
Президентлыкка кандидатлар күбәеп китте бит әле. Барысы да рәхәт тормыш вәгъдә итә, кайсысын сайларга белми, аптырап калырсың. Миңа калса, мин «Яблоко» партиясен, Явлинскийны президент итеп сайлар идем. Ни өчен дигәндә, бу партия урыс булмаган халыкларның мәнфәгатьләрен дә күз алдында тотып эш итәчәге белән ышандыра.
Рәфкать ИБРАҺИМОВ.
Казан шәһәре.
Сайлаулар узгач ,

Комментарии