Урлаган тотылмый

Булачак сайлауга күп калмады, бу партияләрнең идарәгә эләгү өчен теш-тырнаклары белән тырышуларына ис китә. Менә Росодинмониторингның 10 еллыгын билгеләгәндә Путин сүзен китерәм: «Откатов и распилов надо бить не по рукам, а по морде, да так, чтобы желания не было разевать рот на народные деньги». Бу сүзләр дөрес бит. Кулларыннан тотып та, нәрсә эшләнде соң? Ничә түрә тотылды да котылды, болар бит шәһәр төзергә җитәрлек акча үзләштергән бәндәләр иде. Мисалга, Лужковлар гаиләсе. Бөтен дөньяга фаш итеп тә, ни эшләттеләр бу адәмнәрне? Талауга юл ачык бит республикабызда. Хөкем булмагач, ник урламасын, таламасын?

23 декабрьдә телевизордан Жириновский, «Яблоко» партияләренең дебатын күреп сокландым. Ни өчен алар Сталин чорын яманлыйлар икән? Тагын шул авыр чор килсә, бар түрә чит илгә качачак. Ни өчен, диярсез. Барысының да булмаса, күбесенең урыны, дачасы, йорты, акчасы чит илдә.

Алдагы сайлауда да алдау күп булыр дип беләм, чөнки яңа ысул – электрон аппараты уйлап таптылар бит без, наданнарның күзен каплау өчен. Элек бюллетень санап, ачыктан-ачык алдыйлар иде ичмаса…

Миңа 72 яшь. Илфат энем, синең биргән аңлатмаларыңа сокланам, рәхмәт туры сүзле булуыңа.

Зиятдин ШӘВӘЛИЕВ,

Балык Бистәсе районы, Олы Елга авылы.

Комментарии