- 01.04.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №13 (29 март)
- Рубрика: Архив
Элеккеге елларда сайланган депутатларны «халык депутатлары» дип йөртсәләр, хәзер «Дәүләт Думасы яки Дәүләт Советы депутатлары» диләр. Чынлап та бу аларның халыктан аерылган икәнлекләрен күрсәтеп тора торган сүзләр микән?
Советлар чорында сайланасы депутатның көндәше булмыйча, бер үзе генә күрсәтелгән булса да, 99% тавыш җыеп, сайланган депутат булып исәпләнелә иде. Ничек кенә булса да ул кандидатны халык белә, аның биографиясе язылып, фотосурәте куелган язмалар була иде. Шул кандидатлар арасында алдынгы эшчеләр, механизаторлар, сыер савучылар булды.
Хәзерге вакытта сайлауларда берничә партия катнашса да, алар тәкъдим иткән депутатларны халык белми һәм алар үзләре дә халыкны белми. 25 елдан бирле сайланып килгән һаман да шул бер үк партияләрнең җитәкчеләрен генә беләбез. Һәр партиянең үзенчә программасы булса да, хакимият партиясе булган «Бердәм Русия»нең әгъзалары 50 проценттан күбрәк булу сәбәпле, калган партияләрнең тәкъдимнәре үтә алмаган очраклар бар.
Соңгы елларда Дәүләт Думасында кабул ителгән кануннар арасында халык файдасына булганнарын әйтә алмыйм, ә менә «ярамый», «рөхсәт ителми» кебекләре берсе артыннан берсе кабул ителеп кенә тора. Конституция рөхсәт итсә дә, үз фикереңне яки халык фикерен белдереп, тәнкыйть сүзләре әйтү дә куркыныч була башлады. Шул сәбәпле күпме милләттәшләребезнең төрмәдә утыруын да беләбез. Миллиардлаган акчаны тонналап урлаган түрәләр өйләрендә генә ята.
Мәкаләм «халык депутаты» дигән сүзләр белән башланып киткән иде. Хәзергеләрне «халык депутаты» дип әйтү дөрес булмыйдыр. Инде бу сүзләр кулланыштан ук төшеп калды. Бер нәрсәгә җавап бирмичә, ярты миллионга якын хезмәт хакы алучы депутат 7-8 мең сум хезмәт хакы алып эшләүчене хөрмәт итә алыр микән? Юк, әлбәттә! Аның үзен билгеләп куйган кешеләре бар, һәм ул шушы кешегә хезмәт итәчәк.
Ничек кенә булса да 7-8 мең сумга яшәп булмый хәзерге заманда. Нигә шул турыда уйлап карамый икән җитәкчеләребез? Бу акча аларның үзләренә бер тапкыр ашап чыгарга да җитми торгандыр әле. Иң ким дигәндә, яшәү өчен 15 меңнән дә кимрәк булмаган акча кирәк булуын аңласыннар иде алар. Бу турыда язмалар гел кабатланып торса да, нәтиҗәсе күренми.
Рәфкать ИБРАҺИМОВ,
Казан шәһәре

Комментарии