- 01.05.2017
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2017, №17 (26 апрель)
- Рубрика: Архив
Дәүләттән бик күп акча бүлеп бирелә торган проектлар була. Аларның кайберләре өметне һәм түгелгән акчаны аклый, кайберләре «эх, булмады бит әле бу» дип кул селтәрлек дәрәҗәдә генә уза. Шул ук вакытта дәүләттән бер тиен ярдәм алмыйча да менә дигән иттереп башкарыла торган милли проектлар да бар. Шуларның берсе – «Барс Медиа» татар медиа төркеме булдырган TMTV каналы быел биш яшен тутыра. Аның үткәне, бүгенгесе, эш үзенчәлекләре хакында каналның баш мөхәррире Лилия Дамир кызы КАДЫЙРОВА белән сөйләштек.
БАЛАЛАР ДА, ОЛЫЛАР ДА
– Каналның беренче көннәрен искә төшерик әле, Лилия.
– «Барс Медиа» ширкәте үз телеканалын булдыру уе белән күптәннән янып йөри иде инде. Тик, билгеле сәбәпләр аркасында, бу ниятне тормышка ашыру бераз тоткарланды. Әлеге сәбәпләрнең беренчесе – финанс мәсьәләсе. Сер түгел, телевидение бик зур чыгымнар сорый. Икенче сәбәп – техник як. Эшләгәч-эшләгәч, каналны техник яктан бик сыйфатлы итеп эшлисебез килде. Һәм өченче сәбәп – татарча видео контентның аз булуы. Тамашачыга нәрсә күрсәтәсеңне белмисең икән, канал ачып торуның мәгънәсе дә юк. Менә шушы мәсьәләләрнең барысы да хәл ителгәч, TMTV каналы «туды».
Без бер көн эчендә генә барлыкка килгән канал түгел. Әйдә, телевизорны кабызыйк әле, бүген TMTV каналы «туа» бит, дигән бәйрәм рухында ачылыш булмады. Башта интернетта эшләдек, әкренләп кайбер кабель операторларына керә башладык. Аннары кабель операторлары үзләре безгә тәкъдим белән килә башлады. Халык бөтен нечкәлеген белеп бетерми бит ул, күршесендә TMTV каналын күреп чыга да: «Нишләп миндә юк?» – дип, үз операторына шалтырата. Шундый шалтыратулар бик күп була башлагач, операторның TMTV каналын үз челтәренә өстәү теләге барлыкка килә, әлбәттә. Бүген без барлык кабель операторларында да, гади антеннада да, аналогта да бар. Моның өчен тамашачыга рәхмәтлебез. Кешеләр бер-берсеннән күреп сораша башламаса, миңа да кирәк, димәсә, без, бәлки, шулай тиз арада барлык кабель операторларына да кереп бетә алмас идек.
– Аудиториягезгә ничә яшь?
– Даими аудиториябез – 16-50 яшьтәгеләр. Ләкин безне 16дан бәләкәйрәкләр һәм 50дән өлкәнрәкләр дә каравын беләбез. Әйтик, Лия Шәмсина кебек яшь башкаручыларның клибы чыкканда, көне буе телефоныбыз тынмый – балалар шалтырата. Бу клипны кайдан табып була, дип сорыйлар. Димәк, безнең каналны караганнар бит инде. Шулай ук 70-80 яшьлек кешеләрне котлавыбызны сорап хатлар килә. Кешене үзе карамый торган каналда котламыйлар бит, шуңа күрә тамашачыбыз арасында өлкән буын вәкилләре дә бар дибез.
90 ПРОЦЕНТ ВИДЕО – ҮЗЕБЕЗНЕКЕ
– Каналда «худсовет» бармы? Эфирга бирәсе җырларны ничек сайлап аласыз?
– «Худсовет» халык инде ул. Тукайча әйтсәк, «халык зур ул, көчле ул, моңлы ул, шагыйрь ул, әдип ул». Ул кемне, нинди җырны сайлыйсын үзе хәл итә. Әлбәттә, без профессионаллар фикерен тыңлыйбыз, алар белән киңәшләшәбез. Заманында Флера Сөләйманованы, Хәмдүнә Тимергалиеваны, Рөстәм Закировны «худсовет» үткәрмәгән. Өлкәнрәкләр әйтүенчә, Салаватны да җырлый башлаган чорында нык тәнкыйтьләгәннәр. Ә бит алар хәзер нинди дәрәҗәле җырчылар! «Худсовет»ка «минем җырымны җырламыйсыз» дип көйсезләнүче абзыйлар кереп утырса (ә алар анда керәчәк), ни буласын күз алдына китерүе кыен түгел.
TMTVда «худсовет» бар. Билгеле, җырның эчтәлеге лаеклы булырга тиеш. Видеоматериалның техник яктан сыйфатлы булуы да безнең өчен зур роль уйный. Татарча видеолар арасында сайлау искиткеч зур, димәс идем. Безнең каналда күрсәтелә торган видеоларның 90 процентын без үзебез җитештерәбез.
– Сезнең каналда «кара исемлек» бар икән, дип сөйлиләр. Янәсе, исемең анда керсә, TMTVдан клибыңны күрсәтүләрен көтмә.
– Бездә бернинди сәяси уеннар да, «бу артистны күрсәтергә ярамый» дигән кара исемлек тә юк. Үзебезнеке булмаган видеоларны да кабул итәбез. Тик бер шарт белән: ул сыйфатлы итеп һәм стандартларга туры китереп эшләнгән булырга тиеш. Артист безгә һәр яктан камил булган продукт китергән очракта, ул беркайчан да кире борылмый. Сыйфат планкасын тиешле бер биеклеккә күтәреп куйдык, шуннан төшәсебез килми – шул гына.
– Алып баручыларыгызны еш кына тәнкыйтьлиләр. Татарча вата-җимерә сөйләшүче җырчыны куйганчы, югары белемле журналистны куйсалар ярамас идемени, дигән фикерне ишеткән бар.
– TMTV – күңел ачтыру юнәлешендә эшли торган канал. Бездә тирән эчтәлекле аналитик тапшырулар юк. Хит-парад уку өчен генә аерым журналист тотуның мәгънәсен күрмибез. Дөрес, ул хит-парад өчен текстны журналист дипломы булган белгечебез яза, моңарчы гел үзем яза идем. Алып баручыларның сөйләмен төзәтергә тырышабыз, теге яки бу сүзне, дөрес итеп әйткәнче, кат-кат әйттергән чаклар да була. Төрле китаплар да тәкъдим итәбез. Тик бу бер көн эчендә генә башкарыла торган эш түгел. Әкренләп камилләшүгә таба барабыз.
ТӘНКЫЙТЬ – КИРӘКЛЕ ШӘЙ, ТИК…
– Гомумән, тәнкыйтькә ничек карыйсыз сез?
– Безне тәнкыйтьләүче күп ул. Шунысы кызык: ниндидер яхшы фикер әйтәсе кеше безгә турыдан-туры шалтырата, ә тәнкыйтьне йә башка матбугат чаралары, йә чит кешеләр аша җиткерәләр. Югыйсә, без һәр кешене тыңларга, дөрес тәнкыйть булса, аңа колак салырга да әзер бит.
Хәзер күңел ачтыру, бәйрәм оештыру өлкәсе бик алга киткән. Безнең ширкәткә дә бу өлкәдән бик күп тәкъдимнәр килә. «Урысча контентка гына күчегез», – диючеләр дә бар. Сүзнең дөресе кирәк: анда акча бик күп, уч тутырып эшләп булыр иде. Күз алдына китерегез: бер көнне «Барс Медиа» дигән ширкәт тә, «Татар радиосы» да, TMTVда ябылды, ширкәт, татарча концертлар оештыруын ташлап, җиңел акча эшләргә китте, ди. Нәрсә калачак татар эстрадасында? Безне эт итеп сүгүчеләр менә шул ягын уйламый, бертуган Гәрәевләрнең татар сәнгатенә керткән өлешен танымыйлар әле. Алар милли җанлы булмаса, милли сәнгать өчен шулкадәр эш башкарыр идеме икән? Мәсәлән, TMTV әлегә «Барс Медиа»га бер тиен дә табыш китерми. Киләчәктә керем китерә башларбыз дип өметләнәбез һәм шуның өчен тырышабыз инде. Бертуган Гәрәевләрнең тел өчен, милләт өчен эшләгән эшләрен вакыт үткәч аңларлар әле.
– Телеканалны нульдән башлап, биш ел эчендә халык яратып карый торган дәрәҗәгә күтәрү җиңел булмагандыр?
– Телевидение – ул һәрчак команда эше. Безнең каналда үз эшен яратучы энтузиастлар эшли. Һәрчак үсештә, эзләнүдә булырга, кайчак вакыт белән дә исәпләшмичә, ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә дә эшләргә туры килә. Хәзер «дулкында» булган яңалыклардан да хәбәрдар булырга, үзебезнең менталитетыбыз белән дә исәпләшергә кирәк. Без җырчыларга мактаулы исемнәр бирә, кемнедер татарча тыңларга яки карарга мәҗбүр дә итә алмыйбыз. Без бары тәкъдим генә итәбез. Һәм ул тәкъдим сыйфатлы. Халыкның җуелмас җәүһәрләрен халыкка ирештерү максатыннан TMTV премиясендә «Татар сәнгатенә керткән өлеше өчен» дигән номинация булдырдык, быел әлеге номинациядә Флера апа Сөләйманованы бүләкләдек. Шулай итеп, кулдан килгәнчә тамашачыда зәвык та тәрбиялибез. Яшүсмер хәзер безнең каналдан Элвин Грейны тыңласа, бәлки, соңрак ул Альбина Шаһиморатованың дөнья сәхнәләреннән яңгыраткан «Кара урман»ын тыңлау дәрәҗәсенә күтәрелер.
ПРЕМИЯНЕ САТЫП АЛЫП БУЛАМЫ?
– TMTV премиясе турында да сөйләшеп алыйк әле. Барысы да сез теләгәнчә үттеме?
– Премия икенче елын гына үткәрелсә дә, «Пирамида» залы шыгрым тулы иде. Димәк, без халык күңеленә юл таба алганбыз. Моның өчен тамашачыбызга рәхмәт. Премия тапшырырга килгән татар җанлы зыялыларыбызга шулай ук рәхмәтебезне җиткерәбез. Аларның кайберләре, халык алдында беренче тапкыр татарча сөйлибез, дип дулкынланды. «Дакар» ярышлары буенча дөнья чемпионы Фирдәвес Кәбиров та, очрашуларын кичектереп, безгә килде, беренче тапкыр сәхнәдә матур әдәби телдә сөйләде.
Оештыруның техник ягында бераз кимчелекләр булды. Ләкин тамашачы аны сизмәде дә. Без – оештыручылар, сәхнә артында кайнашучылар, премия югары дәрәҗәдә узсын дип тырышучылар гына күрдек аны. Һәм бераз гына кәефебез кырылды: чөнки үз-үзебезгә, сыйфат буенча барысы да 100 процентка үтәлергә тиеш, дигән таләп куйган идек. Тик аңа карап кына бәйрәмнең яме кимемәде, барысы да югары дәрәҗәдә узды.
– Тантанадан соң кайбер мәгълүмат чараларында: «Премияне сатып алып та булган икән», – дигән сүз чыкты. Бу дөресме?
– Мисал белән аңлатыйм әле. Менә безнең «Иң яхшы концерт программасы» номинациясендә Ильвина җиңү яулады. Аның концертын TMTV командасы ясады: сценариен үзем яздым, башлам өлешендә күрсәтелгән видеоны үзебез төшердек. Барлык эшләнгән эшләр өчен Ильвина акча түләде, чөнки һәр хезмәт түләнергә тиеш. Концертны «Татар радиосы»нда һәм TMTV телеканалында рекламалау шулай ук билгеле бер чыгымнар таләп итә. Тиздән Ильвинага клип төшерергә җыенабыз, анысы да түләүле булачак, әлбәттә. Ләкин бу бит әле җырчы премияне сатып алды дигән сүз түгел. Ул башкарган хезмәт өчен акчасын түләде, ә без, барлык концерт программаларын чагыштырып, аны җиңүче дип таптык. Быелгы концерт программасы буенча дөрестән дә Ильвинага тиңнәр юк иде.
Яшь башкаручыларга премия күп бирелде, диләр, тик аларны без күрсәтми кем күрсәтсен? Заманында шул ук Ильвина, Алинә Шәрипҗанова, Илдар Әхмәтов, Иркә, Ландыш, Мөнир Рахмаев, Раяз Фасыйховларны «барс»лылар сәхнәгә күтәрде. Быел да һәр җырчы «үз соусында» бирелде, «Яңа исем» икән – ул чыннан да яңа исем иде. Ә алар сәхнәдә каламы-юкмы – анысы бездән тормый инде. Анысын тамашачы үзе хәл итәр.
Әңгәмәдәш Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии