- 01.09.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №35 (2 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Бер очрашуда иптәшем килгән кунактан: “Ни өчен татар кешесе Русия күләмендә абруй казанса, фамилиясен үзгәртә икән”, – дип сорады. Мин моңа гаҗәпләндем. Чөнки татар милләтеннән чыгып, фамилиясен алыштырган берәүне дә күргән юк әле. Хәтта заманында Русия элитасы белән аралашкан Карамзин Николай Михайлович та Кара-морза нәселеннән килеп чыгышы белән беркемнән оялмаган. Русия шоу-бизнесы, спорт өлкәсе татарлар белән шулкадәр шыплап тулган. Хәтта кемнеңдер татар икәнен белгәч тә, ис китми. Шоу-бизнес йолдызлары белән бер хәл, әмма без дөнья күләмендә күпләрнең мәхәббәтен яулаган шәхесләрне онытырга тиеш түгел.
Күптән түгел Лаеш районы мәдәният йортында милләттәшебез Гавриил Романович Державинның туган көнен искә алу кичәсе үтте. Әмма мин, татар кешесе, аның милләттәш икәнен кичәдә беренче тапкыр ишеттем. Екатерина патша, Суворов, Голицыннар белән дустанә мөнәсәбәттә торган Гавриил Романовичны бүген Президентыбыз Минтимер Шәймиев белән генә чагыштырып була. Кичәдә Лаеш районы мәктәпләрендә укучы балалар Державин шигырьләрен укыды, җырлады, биеде. Хәзер нәниләр дә аның нинди бөек шәхес икәнен белеп үсә. Профессор Хатыйп абый Миңнегулов үз чыгышында әйткәнчә, әгәр Державин булмаса, дөньяда Пушкин исемле кешене берәү дә белмәс иде. Димәк, татар кешесе дә рус поэзиясенә нигез салынуга үзеннән өлеш керткән. Кичә барышында тарихи вакыйгалардан өзекләр күрсәтелде, шуларның берсе – Суворов белән Державин очрашуы. Баксаң, Державинны рус поэзиясенең Суворовы дип йөртәләр икән, ә Суворовның кем икәнен яхшы беләбез.
Гавриил Романович 1743 елда Казанда туа. Балачагы да шунда үтә. 1762 елдан Санкт-Петербургның Преображенск полкында хезмәт итә. 1776-1777 елларда Пугачев күтәрелешендә катнаша. 1782 елдан Екатерина II багышланган “Фелица” одасы белән җәмгыятьтә танылу таба. 1785 елда Тамбов өязенең губернаторы итеп билгеләнә. Ришвәтне бетерү максатыннан, чаралар уйлап таба, әмма җирле түрәләр моңа каршы килә. Шуннан соң 1789 елда яңадан Мәскәүгә күченә, югары административ урыннарда эшли. Сәясәт белән мавыгып, әдәбиятны да онытмый. Державин иҗатының төп темасы – кеше. Шәхеснең тискәре һәм уңай якларын ул еш кына тирән фәлсәфәгә төрә. Татар җанлылыгы күп шигырьләрендә чагылыш таба. Бүген Державин исемен мәңгеләштерү максатыннан, Тамбов дәүләт университеты, Тамбовның бер урамы, Меркурий планетасындагы кратер аның исеме белән йөртелә, Русия буенча биш һәйкәл коеп куелган (шуларның берсе Лаешта).
Башка милләт вәкилләренең татар кешеләренә сокланып каравы, әлбәттә, сөендерә. Әмма безгә дә бәһасез милләттәшләребезне һич онытырга ярамый, Державин кебекләрнең исемен, беренче чиратта, үзебездә, Татарстанда танытырга кирәк. Әгәр миннән берәрсе: “Чыгышы белән татар милләтеннән булган кайсы милләттәшең белән горурлана аласың”, – дип сораса, хәзер инде бер уйламыйча: “Державин белән!” – дияр идем!
Линар ЗАКИРОВ.
Яр Чаллы шәһәре.
ТЫРЫШЛЫК НӘТИҖӘСЕ
Тырышкан табар, ташка кадак кагар. Бу мәкаль нәкъ менә минем туганым, дустым Алисә хакында. Максатчан, үҗәт, аралашучан, чибәр бу кыз кайда гына булмады, кемнәр белән генә очрашмады инде. Күп кенә газета-журналлар белән хезмәттәшлек итеп, рәхмәт хатлары, грамоталар, дипломнар белән бүләкләнде. Әле күптән түгел генә Алисә, “Ялкын” журналы белән тыгыз элемтәдә торганы өчен, Мәскәүдә Алина Кабаева, Олег Морозов һәм Илдар Гыйльметдинов белән очрашып кайтты. 8 сыйныфтан бирле “Сәләт” лагерена йөрде, анда да үзен күрсәтеп, лидерлык галстугына ия булды.
Мәктәптә үткәрелә торган кичәләр турында әйтәсе дә юк. Бер генә бәйрәм дә аның катнашыннан башка үтмәде. “Сабакташ” газетасын чыгаручы да Алисә иде. Әле җитмәсә, ул быел мәктәпне көмеш медальгә тәмамлады.
Санап китсәң, ул катнашкан конкурслар бихисап. Шуларның иң теләп катнашканы – ел саен үткәрелә торган “Алтын каләм” фестивале. Ул быел “Татар матбугаты” номинациясендә гран-при иясе булды. Инде өч ел катнашып, зур тәҗрибә туплаган Алисәдән интервью алдым.
– Алисә, журналистикага ничек кереп киттең? Бәлки, кемдер этәргеч ясагандыр?
– Журналист булырмын дип уйламаган идем. Әнием – үзе математик, шуңа миңа да киләчәктә математик буласың дип гел тукый килде. Математикага вакытым күбрәк калсын өчен, әдәбият дәресләреннән инша язып азапланмасын дип, махсус китаплар ала иде хәтта. Берсендә кирәкле иншаны таба алмагач, үземә язарга туры килде. Шуннан соң әкрен генә яза башладым. Ә журналистика сукмагын күрсәтеп җибәрүче – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Марат абый Гатиятуллин. Ул “Яшь журналистлар” түгәрәге алып бара иде һәм мин дә шунда йөри башладым. Ә газеталарга яза башлагач, мине илһамландыручы кеше Илфат абый Фәйзрахманов булды. Чөнки беренче язмам “Безнең гәҗит”тә басылып чыккан иде.
– Белгәнемчә, быел “Алтын каләм” фестивалендә 70 яшь сәләт иясе катнашты. Андагы кайбер яшь журналистлар инде шактый еллар каләм тибрәтүчеләрне дә узып китәргә сәләтле. Шулар арасыннан аерылып чыгу сиңа авыр булдымы?
– Җиңел булды димәс идем. Анда катнашу өчен, әгәр дә яхшы урын аласың килсә, зур тәҗрибә кирәк. Бу конкурста өч ел рәттән катнаштым һәм өчесендә дә призлы урын алдым. Шуңа күрә алдагы елларда тәҗрибә тупладым. Ә 11 классны тәмамлаганда төннәрен йокламыйча язып, тырышып эшләп, менә шушы җимешне татырга насыйп булды.
– “Алтын каләм” сине нәрсәгә өйрәтте?
– Өч ел дәвамында миңа стимул булды. Журналистиканың төрле өлкәләрендә үземне сынап карарга мөмкинчелек бирде. Әйтик, ике ел элек үземне радио өлкәсендә сынадым, тәҗрибә тупларга өлгердем. Ә быел матбугат өлкәсендә каләмемне чарладым. Мастер-класслар тыңлап, акыллы, тәҗрибәле журналистлар фикерен туплап, куен дәфтәремә язып барып, зур сабак алдым.
– “Алтын каләм” фестивалендә җиңү яулап, Казан дәүләт университетының журналистика факультетына конкурссыз керү хокукына ия булдың. Сине бу зур җиңүең белән тәбрик итәм. Илһам чишмәң беркайчан да саекмасын, эшләгән эшләрең җәмәгатьчелектә уңай бәясен тапсын.
Алия ҖАМАЛИЕВА.
Яшел Үзән районы, Олы Ачасыр авылы.
“Кочак җәеп” каршы алды башкалам
Башкала… Үз эченә күпме сихрилек, билгесезлек, өмет, хыял, каршылык һәм кара көч алган ул. Аны һәрвакыт кемнәрдер тезләндерергә, буйсындырырга һәм шул кайнашулар арасында үз урынын, үз кыйбласын табарга омтыла.
Ләкин тормышта бөтен теләгән нәрсәләр дә тормышка ашмый шул. Һәр почмакта, һәр ишектә, һәр юнәлештә караңгылык белән безне уратып алган кешеләрнең зәһәрлеге өтеп, сагалап кына тора.
Шуларның берсе – без бер дә төшенмәгән Казанга килеп, тору урыны эзләп һәм эш артыннан йөргәндә кирәге чыга торган күчемсез милек һәм эшкә урнаштыру агентлыклары. Мисал артыннан бик ерак китәргә кирәкми. Бу хәлләр үз башымнан үтте.
2008 елның гыйнвар ае. Армия сафына үз теләге белән барырга җыенып та “негоден” дип калган гади генә авыл малае – техникумда 4 ел укып та дипломыннан бер файда да күрмәгән “кичәге” студент Татарстан башкаласы Казанга килеп төшә. Зур шәһәр, зур мөмкинлекләр дигәндәй, чит җир юлларына аяк бастым. Бер таныш, бер туган юк, ичмасам. Нишләргә? Техникумда бер тулай торакта торган, башкала университетларының берсендә белем алган дускай янына киттем. Әйе, качып кына анда бер атна торып булды. Ләкин комендант “чужак” бар икәнен тәки сизде бит. Ярар, чыгып тайдык моннан. Кая барырга соң хәзер? Аны-моны уйламадым, мәчеткә киттем. Чернышевскийның “Что делать?” әсәрендәгедән дә хәтәррәк хәлләр, валлаһи. Бер-ике атнага керттеләр үземне, тик эш ягын да карарга кирәк бит әле. Көненә бер тапкыр ашап, тамак кипкәндә “Буратино” согы эчеп, дипломымны тотып, эш “ауларга” чыктым. Кая кермә, я “кеше кирәкми”, я “институт тәмамла”, я “тәҗрибә тупла” дип борып кына җибәрделәр. Техникум тәмамлаганга 5 ай булды, каян табыйм инде мин ул “тәҗрибәне”? Ә аларны ул кайгыртмый, 3 ел эшләгәнеңне күрсәт. Бер атнам хезмәтсез, юньле фатирсыз үтте. Рәхмәт “Борнай” мәчете халкына, хәзрәтенә. Яшәргә ризалык бирделәр. Югыйсә урамда этләр кочаклап йоклыйсы идем.
Теге дус малай белән яшәү урыны эзли башладык, кесәдәге акча көннән-көн кими, финанс ягы авырая бара. Таныш-белеш аркылы “Кабан арты мәчете” янындагы бер баракта адәм башыннан 1500 сумлык апартамент таптык. Аста автосервис, бүлмәдә кандалалар, бензин исе. Күңелгә ярамаган булса да, эш тә таптык. Алмаз 154 маршрутта кондуктор булды. Көнгә 500-600 сум ала. Ә мин таныш-белеш аркылы Киров районында бер кафе сүтәргә шабашкага киттем. Начальник Тегеран исемле, иртәннән кичкә кадәр эшләсәң, 500 сум акча бирә иде. Шунда уйлап куйдым: чит республикалардан килеп, бездән дә яхшырак яшәп яталар, ә!
Шулай бер ай үтте. Тагын эш юк. “Фатирыбыз” туйдырды. Бер таныш Татарстан урамындагы күчемсез милек агентлыгы турында сөйләде. Киттек шунда канатланып, бала кебек куанып. 300 сум түлисе дә фатирлы буласы икән. Акчаны чыгарып салгач, ике кәгазь кисәге тоттырып, чыгарып җибәрделәр. Анда бер-өч бүлмәле фатирлар, бүлмәләр турында мәгълүмат иде: урамы, телефон номеры… Шалтыратып карадык, юньле нәрсәгә ирешмәдек. Я башкалар анда тора, яки бөтенләй фатирын арендага биргәннәре юк. Бу шул рәвешле кәсеп итеп, булмаган хезмәт күрсәтүе өчен акча җыеп утыручы фирма булып чыкты.
Эш мәсьәләсенә кайтып калдык. Тагын бер таныш аркылы төрек төзелеш ширкәтенә кердем. Шунда эшчеләр аша тору урынлы да булдым, ләкин өч айдан соң апа янына “общага”га күчтем. Һаман шунда яши бирәм, җәмәгать. Мондый хәлләрне, кем әйтмешли, дошманыңа да теләмәссең. Ә теге малайга килгәндә, ул эш дип 600 сум түләп бер агентлыкка мөрәҗәгать итте, барыбер файдасын күрмәде, мескен. Шуңа әйтәсем килә: берүк, ул агентлыкларга фатир буенча ярдәм сорап бармагыз. Бу – ялган. Авылдан килгән гади, беркатлы халыкны алдау өчен эшләп ятышлары.
Кем ничек булдыра, шулай яши. Барысының да җиңел генә акча эшлисе килә. Ләкин кеше кайгысында бәхет төзеп булмыйдыр ул. Аңларга кирәк шуны. Дустыма килгәндә, ул май аенда армиягә китте. Минем өчен дә, үзе өчен дә хезмәт итеп кайтыр. Ә башкалабызга үз тормышын җайларга килергә җыенучыларга бәхет һәм түземлек кенә телисе кала.
Сезне хөрмәт итеп, Захри.
Комментарии