- 01.09.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №35 (2 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Соңгы атнада Русия футболы дулкынландыргыч вакыйгага бай булды. Һәм һәр вакыйга Казанның «Рубин» командасына барып тоташа. Ниһаять, Чемпионнар Лигасында нинди командалар белән кайсы төркемдә чыгыш ясаячагыбыз билгеле. Икенче яңалык: Русия җанатарларының эчендә бүре уларлык вакыйга — «Рубин» белән Мәскәүнең «Спартак» командалары турнир таблицасында беренче баскычны бүлеште. Инде оттыруның ни икәнен белмәүче командаларның көч сынашуы — һәркемнең күңелен тырнап торды.
«РУБИН»НЫ ЕВРОПА БЕЛӘЧӘК!
27 августта Европада иң дәрәҗәле чемпионат — Чемпионнар Лигасының дүрт командадан торган 8 төркеме жирәбә нәтиҗәсендә билгеле булды. «Рубин»га уңыш елмаймады, дип әйтә белгечләр. Безнең төркемдә Европаның иң көчле вә тозлы командалары тупланган. Кем әйтмешли, «группа смерти». Дөньяның данлыклы, узган ел Чемпионнар Лигасы Чемпионы «Барселона» (Испания) командасы, үз илендә генә түгел, соңгы елларда Европада да шактый уңышлы уен күрсәтүче «Интер» (Италия) һәм Украинаның Киев шәһәре командасы «Динамо» безнең белән көч сынашачак. Казан Европаның иң көчле командалары белән күзгә-күз очрашачак. Шулай ук Русия исемен яклап чыгыш ясаячак Мәскәүнең ЦСКА командасы Манчестер Юнайтед (Англия), Бешикташ (Төркия) һәм Вольфсбург (Германия) командалары белән бер төркемгә туры килде. Мәскәү агаеның да хәле яхшылардан түгел. Ләкин аларның сынавы янында, безнеке сират күпере аша чыгуга тиң.
Эш шунда ки, без үз төркемебездә иң көчсез команда булып исәпләнәбез. Шуңа да төркемнән ары үтү турында «Рубин»га хыяллану — урынсыз, диләр. Без шул рәвешле Чемпионнар Лигасында оттыручы команда буларак тарихта уелып калырбызмы? Шуның аркасында Мәскәү агаеның «ирекле» тәнкыйтендә йөзәрбезме? Эшләр чыннан да хөрти. Инде төркемдә өченче урын яулап, туп-туры УЕФАга чыгар идек. Ләкин Киев «Динамо»сын дүртенче баскычка калдырып булырмы? Хәзер хохол командасын Мәскәүнең ЦСКА командасының элекке тренеры Валерий Газаев җитәкли. Ул безне инде күптәннән өйрәнде, сынарга да өлгерде. Игътибар итсәк, быел Газаев җитәкчелегендәге армиячеләргә тешебез үтмәде. Җитмәсә, узган ел чемпион калырга ярдәм иткән Ребров, кире үзенең элекке клубы — Киевның «Динамо»сына кайтты. Дөрес, һөҗүмче буларак түгел. Ул чакта безгә барыбер аннан шулкадәр куркыныч янамас иде, чөнки «комы коелган» инде. Хикмәт башкада: ул хәзер тренер буларак Газаев белән бергә эшли. Ул безнең көчле һәм зәгыйфь якларны яхшы белә. Хәтта Газаев белән Ребросыз да хохоллылар безгә сюрпризлар бүләк итә алыр иде.
«РУБИН»ГА РУСИЯДӘ ТИҢНӘР ЮК!
Шуның кадәр пошаманга бирелү кирәк микән соң? Бер яктан, Русиядә безгә тиңнәр юк. Әле язма башында гына телгә алынган принципиаль уен — «Рубин» Мәскәүнең «Спартак» командасын Мәскәү кырында 3:0 исәбенә тар-мар итте! Бездән бер очкога гына калышкан «Спартак»ны болай «җимерүгә» сәләтле булгач, инде бу чемпионатта өмет юк түгел. Читтә бер уенны да оттырмаганыбызны исәпкә алып әйтәм. Инде Русия җанатарлары да «Рубин»га салкын карашны киметте булса кирәк.
Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ
“Рубин”ның Чемпионнар лигасындагы уеннары календаре 16 сентябрь, Киев: «Динамо» Киев – «Рубин» 29 сентябрь, Казан: «Рубин» – «Интер» Милан 20 октябрь, Барселона: «Барселона» – «Рубин» 4 ноябрь, Казан: «Рубин» – «Барселона» 24 ноябрь, Казан: «Рубин» – «Динамо» Киев 9 декабрь, Милан: «Интер» Милан – «Рубин»
Комментарии