ИСЕМСЕЗЛӘР АВЫЛЫ

“Авылыбызда проблема өстендә проблема. Юллар начар – яңгыр яуса, урамнарга керәм, димә. Авылның бер ягына су кертелмәгән, халык чишмәгә йөри. Олы яшьтәге кешегә әллә каян су ташу бер дә рәхәт эш түгел. Авыл советы рәисе нәрсә генә эшлидер, белмибез. Райпо кибетен яптылар, хәзер Авыл советы рәисенең малае исемендәге кибет кенә эшли. Анда срогы чыккан азык-төлек еш очрый, товарлар безне канәгатьләндерми.”

“Юаш халык без, таркау”

Телефоннан редакциягә шалтыратып, Яшел Үзән районы Акъегет авылыннан берәү шулай зарланды. Өч авыл – Акъегет, Бакырчы, Юынчыга бер Авыл советы эшли икән. Андагы халык авыл рәисе өстеннән моңарчы да шикаять язгалаган.

Табигатьнең матур бер почмагына урнашкан 120 хуҗалыклы авыл икән бу. Дөресен генә әйткәндә, монда миңа зарланган һәр кеше исемен газетага язмавымны үтенде. Кыскасы, авыллары белән “исемсезләр”. Кайберләре хәтта соңыннан шалтыратып: “Балакаем, берүк, әйтә күрмә исемне. Харап итәсең, бу авылда әле яшисе бар”, – дип кабатлады. Шулкадәр дер калтырап торуларына аптырарсың, билләһи. Авылларында берәр диктатор хакимлек итә диярсең. Алдан ук әйтеп куям – Акъегет халкын берәм-берәм сөйләндергәндә генә мәгълүмат тартып чыгарып була. 2-3 кеше белән берьюлы аралашканда: “Безнең рәистән дә әйбәт кеше юк”, “Кешегә зыяны тимәде аның” кебек мәдхияләр генә ишеттем.

– Юаш халык без, таркау, – диде берсе үзләре турында. – Рәисне дә усал итеп ачуланучы, йөзенә бәреп әйтүче юк.

Куркаклыкларын санамаганда, үземә Акъегет халкы ошады. Таныш түгел кеше дип тормыйлар, ерактан ук исәнләшеп, хәл сорашалар. Бер көн эчендә шактый акъегетле белән танышып, дуслашып бетүем дә аларның ачык, кунакчыл булуы турында сөйли.

ПЫЧРАК КӨННЕ ҮЛӘРГӘ ЯЗМАСЫН!

Акъегеткә килеп керү белән, җимерек машина-трактор паркы, ташландык иген складлары, алама сушилка белән тегермән каршы ала. Бу хәрабәләргә карап, биредә тормыш бар микән, дип уйлап куясың. Юллары да кәҗә сукмагыннан әллә ни аерылмый. Аллага шөкер, килгән көнем корыга туры килде, тездән бутый киеп керәсе булмады.

– Яңгыр бераз чылатса, зур юлдан үтәрлек түгел. Кайткан кунаклар машинасын авыл читендә калдырып, җәяү керә. Зиратка бара торган юл да бик начар, бата-чума йөрибез. Кешегә мәшәкать өстәп, пычрак көнне үләргә язмасын. “Красный восток” фермага кадәр юл салдыра башлады әнә. Ә иң кирәклесе – авылга керә торган урыны тагын шул килеш кала, – дип зарланды юлдашым.

– Бөтен бакчабызны, мунчаны су баса, кызым. Яңгыр яугач яки ташу вакытында таудан агып төшкән бар су безнең ишегалдына тула. Берни эшләр хәл юк, аптыраган, – диде “исемсез” әби, күз яшен сөртеп.

– Күктән төшкәнен көтеп утырсаң, кем китереп бирсен? Авыл советы рәисе акча артыннан йөрергә, авыл өчен тырышырга тиеш. Өстәгеләр ишеген биш, ун, егерме тапкыр каксын! Ә безнеке халык ягына түгел, һаман үзенә таба каера. 14 ел буена “менә ичмасам” дип әйтерлек бер эшләгән эше юк. Клубта җәй буе ут булмады, – диде өченчесе.

Авылның сусыз ягына чыгып, андагы халык зарын тыңладым.

– Мондый тормыштан зарланмый чара бармы соң? Безнең якта күбрәк олы яшьтәгеләр яши. Кышкы бураннарда чишмә юлын таптап, бигрәк тә интегәбез, – диеште алар.

ЯРЫМБУШ КИБЕТ

Әйткәнемчә, халык Акъегет авылының бердәнбер кибетендә дә срогы чыккан, үтмәс товар сатылудан зарлана. Ул кибет рәиснең улы исемендә. Ләкин гамәлдә аның мәшәкатьләре, товар ташу белән Сәлим Шәмсиев үзе шөгыльләнә икән. Бер карасаң, булдыклы рәис, афәрин генә дияргә кирәк. Тик авыл эчендә берни эшләнмәүнең сәбәбен халык нәкъ шул кибеттән күрә дә инде. Бөтен вакыты товар ташуга китә, үз кесәсен генә кайгырта, диләр.

Үзем дә кибеткә кереп, ярымбуш киштәләрне күзләдем. Мондагы ассортимент совет чорын хәтерләтсә дә, срогы чыккан товар тапмадым. “Дата выпуска” дигән җирдә 3 июль торган “Творожная масса” гына уйландырды. Ягъни чыгуына айдан артык вакыт үткән. Кибетче апа:

– Бу “Творожная масса”ны 1 атна элек кенә кайтардылар. Аны 45 көн дәвамында кулланырга ярый. Халык зарланса, без товарны “списать” итәбез. Ошамаган, бозылган продукцияне яңадан китереп бирсеннәр! – дип җан-фәрманга кибет хуҗасын якларга тотынды.

– Менә мин 15-17 ел райпо кибетендә эшләдем. “Списать” итеп булмагач, бөтенесе өстебезгә чыгып бара иде. Хезмәт хакыннан түләдек! Бу кибеттә бит азык-төлек бетә бара, яңасы кайта тора. Шушы да булдымы проблема?! Әнә “Красный восток”ның түләмәвен языгыз! 14 яшьлек балалар 8әр сәгать эшләде – шул акчаны да бирми һаман. Балаларны укырга җибәрергә бер тиен акча юк. Быел “Красный восток” бер бөртек печән дә бирмәде, – дип сүзгә кушылды икенче хатын.

ГАЕП – ХАЛЫКТА

Авыл советы рәисе Сәлим Шәмсиев бу хакта ни уйлый икән?

– Ул халыкта “уровень” дигәннең “у” хәрефе дә юк бит. Без дәүләт дотациясеннән башка селкенә дә алмыйбыз. Бөтен нәрсә акчага килеп терәлә. Бюджетта каралса – була, каралмаса – юк. Алар шуны да аңламый! Авыл белән түгел, әлбәттә, Акъегет халкының 1-2%ы гына аяк чала. Мин эшли башлаганнан бирле өстән шикаятьләр язып йөдәтүче берничә кеше бар. Баштан аталары йөрсә, хәзер урыннарына балалары калды. Җәзаламаганга шулай кылана алар!

– Акъегет юллары салыныр дигән өмет бармы соң инде?

– Фермага кадәр ике чакрымга якын араны инде салалар. Ә зур юлга хәтле таш булса да җәячәкбез. Болар быел башкарылачак эш.

– Райпо кибете ни өчен ябылды?

– Банкротка чыкты.

– Халык кибет эше белән дә сезнең йөрүегезне әйтте. Анда срогы чыккан азык-төлектән, бозылган колбасалар сатылудан зарландылар.

– Миңа кибет тоту “не положено”, улымның кибете ул. Халык белмичә сөйли! Яшел Үзәнгә барган уңайдан продукция алып кайтсам, кемгә зыяны тия? Моңа хакым бар. Юл чыгымнары өчен Авыл советыннан 30 мең сум акча аласым бар әле. Шунысын белсеннәр әнә! Срогы чыккан азык-төлек очраклы рәвештә берән-сәрән эләксә генә. Күптән түгел санэпидемстанция килеп китте, бар да нормаль. 1-2 продукциянең этикеткасы гына юк иде, бүтән гаеп тапмадылар.

– Авылның бер ягына су да кертелмәгән. Үзегезнең капка төбегездә колонка, бакчагызда Мегафон башнясы…

– Ул яктагы халык чишмә суы эчәргә ярата. Кертелмичә калган инде, нишләтәсең. Ә башняны теләсә кем куйдырта ала. Анда сезнең дә, халыкның да эше юк. Безнең авылга беренчеләрдән булып газ керде. Эшләгәнне күрүче юк, һаман ошамый аларга. Сез санаганнар – проблема түгел, эшсезлектән аптырап яза халык. Мәктәпне саклап калырга кирәк хәзер…

«ЛЫГЫРДАМАГЫЗ»

Материалны төгәлләгәндә чираттагы “исемсез” шалтыратты.

– Авылдан чыгып киттем, ләкин кайткан уңайга әнинең зарын ишетү кабат борчуга сала. Кибеттә аракы юк, ипи дә көн саен кайтмый. “Ипекәйгә интегә торган замана булыр икән?!” – ди ул. Ә җыелышларда халык каршы әйтә башласа: “Лыгырдамагыз”, – дип кенә кычкыра рәисебез. Нишләп бетәрбез инде, белмим, – диде әңгәмәдәшем.

Моның ише уфтануны район саен бармак бөгеп санарга мөмкин. Үзем бу өлкәдә белгеч булмагач, Әлмәт районы Мәмәт авылы рәисе Камил Гыйниятуллинга мөрәҗәгать иттем.

– Камил Җәүдәтович, югарыда саналган проблемаларның күпме өлешен Авыл советы рәисе хәл итә ала?

– Юллар салуга акча бирелә. Асфальт ук булмаса да, таш салу мөмкинлеге һәр авылда бар. Быел гына кризис сәбәпле, бүленгән сумманы кире алдылар. Ә су проблемасы ТКХ җилкәсенә төшә. Безгә, Әлмәт районына, иганәчеләр – нефтьчеләр ярдәм итте.

– Авыл халкы рәисне алыштыра аламы?

– Әлбәттә, аларның үзләре арасыннан депутатлыкка кандидат тәкъдим итү хокукы бар. Сайланган депутатлар рәисне яшерен тавыш биреп сайлый. Безнең авылда 10 депутат, мәсәлән. Ул кадәр начар булгач, рәисләрен ник сайлаганнар соң? Ни өчен аның өчен тавыш биргәннәр? Барысы да авыл халкы аша уза бит. Киләсе елда үтәчәк сайлау акъегетлеләр тормышында нидер үзгәртер, бәлки.

Халыкның, сез әйткәнчә 2%ы түгел, күпчелеге сезнең эштән канәгать түгел, Сәлим Рифкатович! Бөтен зарларны көнчеләргә, наданнарга аударып калдыру җиңел ул. Халыкны тынычландыру өчен ниләр эшләдегез соң? Бу кадәр уфтану, газетага шикаятьләр язу, һичшиксез, җитәкчене уйландырырга тиеш. Авыл советы рәисе халык белән уртак тел таба алмый, мөнәсәбәтләрне җайларга омтылмый, димәк. Ә ситуациядән чыгу юлы ике төрле булырга мөмкин: йә араны җылыту, йә рәисне алыштыру.

Авыл халкына әйтәсе килгән сүзем шул: Авыл советы рәисе –Алланың кашка тәкәсе түгел. “Исемсезләр” исемлеген тулыландырып йөрмәгез, берләшегез. Сәлим Шәмсиев сүзегезне ишетми икән, сезне тыңлый белүчеләргә мөрәҗәгать итегез. Хуҗа алдында койрык болгап, аның артыннан аноним хат язып яту гына коткармас үзегезне. Сез яшисе авыл, сез җәфаланасы проблемалар бит!

бер чыгышында: “Без җирле үзидарә органнарын халык проблемаларын хәл итәр өчен сайладык, ә алар чиновникларның тагын бер классына әйләнде”, – диде. Әлеге сүзләрнең дөреслеген раслап ерак йөрисе юк.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА.

– Яшел Үзән – Акъегет – .

Мәрхәмәтле булыйк

Җәй айларында иң яраткан эшем – Колхоз базары буенча сәяхәт. Нинди генә исләр юк монда: әз генә тозланган кыяр, сарымсак, төрле үлән-тәмләткечләр… Ул исләрдән башлар әйләнә. Җиләк-җимешнең нинди генә төрен тапмыйсың: җир җиләге, кура җиләге, карлыган, чия – барысы да үзебездә үскән. Шунда ук алып-сатарлар кыйммәт бәягә көньяк җимешләрен дә сатып утыра. Ниндие генә юк: банан, әфлисун, мандарин, груша…

Бервакыт чәрелдек тавыш мине үзенә җәлеп итте. Борылып карасам, кечкенә генә буйлы бер әби кулына слива тоткан. Гөнаһ шомлыгына каршы, яртысын кабып та өлгергән. Ә сатучы, иң зурысын алган дип, әбидән сливаны талый. Яннарына бардым да: “Нәрсә, бик жәлмени, бүген җомга көн, сәдакаң булыр”, – дип әйтеп бетерүгә, тыгылма, кысылып калырсың, дип миңа ябышты. Теге әбигә 50 сум акчамны сузам. “Ал, әби, рәхәтләнеп бер кг ашарсың”, – дим. Ул бик чиста киенгән, таяк тоткан, элеккеге интеллигентларга ошаган, күзләреннән яшь ага, капкан сливасын кая куярга белми. “Кирәкми миңа, кызым, мин хәер алмыйм”, – ди. Әби рус милләтеннән булып чыкты. Әнием өчен булсын, Ходаем дип, этә-төртә акчаны кулына тыктым да, тизрәк бу кяфер почмагыннан китү ягын карадым.

Әбиләр гаеплеме, безнең илебезме, әллә зур корсаклы түрәләрме – бер Ходай гына белә. Ә сатучылар, акча дия-дия, шулай ук үз йөзләрен югалтмасын иде инде.

Роза АБЛИЕВА.

Казан шәһәре.

Әллә артка барабыз?

Соңгы вакытта “БГ” тагын да кыюланды. Чыннан да, дөнья бит эндәшмичә түзәрлек булмый башлады. Мин, мәсәлән, халыкны гырлап йоклый, дип уйлый идем. Баксаң, алай ук түгел икән. Халык барын да күрә, аның җаны сыкрый. Кинәт кенә коммунистлар капиталистка әйләнде. Оят дигән әйберләр күптән бетте. Моны исә һәркем белеп тора. Белмим, бу хәлләр шул ук караклар арасыннан тараламы яки хәзерге техника заманында берничек тә сер сакларга мөмкин түгел микән?

Бу үзгәреш дигән чорны кайчан, кайсы илдә, кемнәр әзерләде микән? Минемчә, без аларны күрмибез һәм тиз-ара елларда гына ул турыда мәгълүматлар булмаячак, дип уйлыйм. Кайберәүләр кебек дөньяны Ельцин үзгәртте, дип уйламыйм. Кайлардан гына ул алкашны эзләп тапканнар да Мәскәүгә китереп, төрле постларга куя-куя ничек Президент иткәннәр диген?! Аның әзер сүзләрне генә кабатлаганын күпләр беләдер.

Русиядә нәкъ элеккечә патша иле корырга уй йөртүләре күренеп тора. Алпавытлар һәм помещиклар тормышыбызда пәйда булды инде, бары башка исем астында гына!

Мөгътәсим ГЫЙМАЕВ.

Баулы шәһәре.

Комментарии