- 01.09.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №35 (2 сентябрь)
- Рубрика: Архив
– Бүген уку йортлары яңадан укучыларын кабул итте. Шул уңайдан без укучыларны һәм студентларны бәйрәм белән котлыйбыз һәм элеккечә үк аларның хокукларын яклауны дәвам итәчәкбез, – дип белдерә Казан хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов.
Укытучылар һәм мәктәп, вуз хакимиятләре тарафыннан канунсыз гамәлләр кылынса, юристлар бу хакта хокук саклаучы оешмаларга, җәмәгать оешмаларына үз вакытында хәбәр итәргә чакыра. Мәсәлән, быел җәй хокук яклаучылар инициативасы белән прокуратура 30 мәктәпне тикшерде һәм ата-аналардан законсыз акча җыю гамәлләрен ачыклады. Мәктәп директорлары дисциплина җаваплылыгына тартылды, ә түрәләргә ачыкланган кимчелекләрне бетерергә кушылды.
Хокук яклау үзәге юристлары укытучылар дорфа мөгамәлә күрсәткән очракта да, законсыз акча җыю булганда Казандагы 277-03-86 телефонына шалтыратырга киңәш итә. Ярлылар арта Федераль статистика комитеты хәбәр иткәнчә, бу елның беренче кварталында Русиядә яшәү минимумыннан түбәнрәк кереме булган кешеләр саны 24, 5 миллионга җиткән. Бу гомумхалык санының 17,4%ын тәшкил итә. Нургалиев милиция түрәләрен кисәтәРусия эчке эшләр министры Рәшид Нургалиев коррупциягә каршы тора алмаган түрәләр эштән китәргә мөмкин, дип белдерде. Ул төбәкләр Эчке эшләр министрлыкларында тәртип урнаштырырга боерык биргәнен хәбәр итте. “Бер ай эчендә хәлләрнең ничек үзгәрүе турында хисаплар тапшырылырга тиеш”, – диде ул. Ул биргән мәгълүматларга караганда, бу елның 6 аенда тәртип саклау оешмалары җитәкчеләренә каршы 274 җинаять эше ачылган.
Милициядә тыныч түгел
Казанда коточкыч фаҗига. 27 яшьлек милиционер 7 яшьлек кыз баланы көчләүдә гаепләнә. Вахитов районы эчке эшләр идарәсенең сакчыллык бүлеге милиция сержанты баланың күршесендә яши. Кыз, әнисеннән рөхсәт алып, шул абыйсы янына керә. Фатирына кайтканнан соң, әнисенә сөйләп бирә.
Әлеге вакыйга буенча җинаять эше кузгатылган.
Быел 27 апрельдә Мәскәүдә халыкка ут ачкан милиция майоры Денис Евсюковның эшен тикшерү дә төгәлләнеп килә. 1 сентябрьдә аңа җинаять кылуда гаепләү белдерелде.
Башкортстан эчке эшләр министрының элекке урынбасары, 44 яшьлек полковник Урал Шәмигуловның җинаять эшен тикшерү инде тәмамланган. Ул үз вазифаларын шәхси мәнфәгатьләрдә файдалануда, эчке эшләр органнары абруена тап төшерүдә гаепләнә. Әлеге эшне тикшерү бер елга якын барды.
Эчке эшләр министры урынбасары Урал Шәмигулов быел апрель аенда кулга алынган иде. Ул 2008 елның май аеннан ноябрьгә кадәр үз фатирын төзекләндерүдә милиция хезмәткәрләрен җәлеп иткән. Эчке эшләр министрлыгының укыту-күнекмә үзәгенең 2 курсанты эшләгәндә җитди җәрәхәтләр дә алган.
Башкортстан милициясен соңгы берничә елда шау-шулы гаугалар эзәрлекли. Аларның иң күп бәхәсләр уятканы 2004 елның декабрендә булды. Ул чакта республика милициясе Благовещенск шәһәрендә үзенчә “чистарту-манчу” чаралары оештырып, йөзләрчә кешене кыйнаган иде. Бу эшне тикшерү озакка сузылды. Нәтиҗәдә, берничә югары милиция түрәсе генә хөкем ителде.
Шалтыратып алдыйлар
Эчке эшләр министрлыгы яңа төр алдар караклар пәйда булуын кисәтә. Мошенниклар банкларның һәм бурычлар кайтару агентлыкларының куркынычсызлык хезмәтләре каршында куркып торуларыннан бик оста файдалана. Мәсәлән, сайлап алынган корбанның почта тартмасына документ ташлана: вакыты кичектерелгән, кайтарылмаган кредиты турында исенә төшерелә. Кеше бурычка алмаганын кәгазьдә күрсәтелгән телефон буенча шалтыратып исбатларга керешә. Ә җинаятьче шул арада аны тынычландырып, барын да ачыкларга вәгъдә итеп, паспорт, кредит карталары номерларын язып ала. Мондый мәгълүматлар белән исәп-хисап счетыннан акча алу, кредитлар рәсмиләштерү һәм башка афералар бик җиңел башкарыла.
Әгәр шундый очракка тарсагыз, шәхси мәгълүматларыгызны чәчеп салганчы, сезгә мөрәҗәгать итүченең исем-фамилиясен, кем булып эшләвен сорашыгыз һәм банкның икенче рәсми телефоны аша белешегез. Шулай төпченгән кешеләрдән мошенниклар үзләре үк качачак. Аларга куркак, хокукларын белмәгән корбаннар кирәк.
Эльмира ХӘСӘНОВА әзерләде.
Комментарии