«Егерме ел стажың юк»

«Егерме ел стажың юк»

Картларга пенсия арттыру турында гел сөйлиләр, ләкин кайчан карама урамда әби-бабайлар акча сорап утыра. Ни өчен лаеклы ялга чыккан пенсионерлар шулай йөрергә мәҗбүр икән? Гел артып торган пенсиягә рәхәтләнеп яшисе бит, юкса…

Көзге суык көннәрнең берсендә, башына ап-ак шәльяулык бәйләгән, өстенә пәлтә кигән әбекәй янына килеп утырдым. Ул инде төсен югалта башлаган зәңгәрсу күзләре белән миңа карады да, үзенең тормыш юлын бәян итә башлады.

Әбиебез яшь чактан ук төзелештә ташчы булып эшләгән, бүген Казанда балкып утырган күп йортларның барлыкка килүенә үз өлешен керткән икән. Бик тырышып, бар күңелен биреп эшләгән ул. Авыр-авыр кирпечләрне бер алуда дүртәрләп-бишәрләп ташыган. Бергә эшләүчеләрнең: «Кыз башың белән алай ташыма, авырлык килер», – диюенә дә карап тормаган.

– Мин тиз генә кирпечләрне ташып бетереп, эремә ясый идем дә, башкаларның эше бетүен көтеп утыра идем, – ди әби елмаеп. – Шулай бервакыт, безгә бер кыз эшкә керде. Кулына бер-ике кирпеч кенә тотып ташый иде, аны яратмадылар. Башкалар да җитәкчеләргә гел: «Без Вера белән эшләргә телибез…», – дияләр.

Әбинең иң истә калган вакыйгасы – алар янына беренче хатын-кыз космонавт Валентина Терешкова килү. Өстенә җылы тун кигән, бишмәт һәм юка яулыклардан йөргән эшче кызларга карап аптырый ул: «Ничек өшемисез сез?» – дип сорый.

– Өшү түгел, тирләп-пешеп бетә идек, – ди Вера әби.

Терешкованың муенында фотоаппарат күргәч, кыз аны фотога төшерүен сорый. Шуннан соң гәҗиттә алар турында мәкалә чыккач: «…бер яшь кенә ташчы кыз килеп, үзен фотога төшерүемне сорады…» дигән юллар языла һәм анда күмәкләшеп төшкән фотосурәттән тыш, Вера белән бергә эшләүче кызның фотосы була. «Ул, гәҗит һаман да исән әле, истәлек өчен саклап калдырдым», – ди әби.

Пенсиягә 55 яшьтән чыгарга тиеш булуына карамастан, 50 яшьтә ук лаеклы ялга китә Вера. Моңа шул ук Терешкова булышлык итә.

Хәзерге вакытта әбекәй чирле бертуганының кызын карый. Ул хатынның аяклары йөрми икән. Беренче ире ташлап киткән, ярдәм итми. Хәзер ул чирле хатын икенче ир белән тора. Анысы өй эшләре буенча булыша, ашарга пешерә. Хатынны РКБга тикшертергә алып баралар, ләкин анализлар әйбәт булгач, витаминнар яздырып кире кайтарып җибәрәләр. «Витаминнарны капчыклап ашады, ярдәм итмәде, төннәр буе сызланып-сыкранып чыга», – ди әби.

– Инде аптырап йөргәндә, берәүләр йокларга ятар алдыннан әзрәк аракы эчертергә куштылар, алай иткәч, тынычлап йоклый. Өстәвенә ашарга да бик хирыс түгел, көчләп ашатам, ашыйсым килми дип гел аптырата.

Авыру бертуганының кызының 5нче сыйныфта укучы улы да бар. Барысына да ашарга алырга кирәк, билгеле, әмма акча берничек җитми. Икенче ир эшләми булса кирәк, акчаны Вера әби алып кайта. Урамнан, хәер сорашып!

Пенсиясе – бары тик 4500 сум гына, арттырганда да нибары 10-15 сумга арттыралар. Фатир өчен 10 мең сум түлиләр, шунлыктан, ашарга алырга бер тиен акча калмый.

– Менә бу юлы, ике ай өчен пенсия – ягъни 9 мең сум һәм юл акчасы бирделәр, фатир өчен түләдек тә үзебезгә бер тиен калмады, – ди әби уфтанып. – Элек әле пенсиям 2600 сум гына иде, аны арттырсыннар дип кайларга гына бармадым. Азактан: «Үз кесәбездән алып түликмени, – дип җавап биреп, арттыру түгел, 600 сумын кистеләр дә. Аннан соң йөрмәдем инде…

Ә менә Вераның күршесе, инвалид буларак, унбиш мең сум пенсия ала, арттырулар да 100әр сумлап икән. Шулай инде, зуррак сумманың арту процентлары да зуррак. Әбинең аз пенсия алуын, эш стажы егерме елга җитмәве белән аңлаталар, янәсе берничек тә ярдәм итә алмыйбыз, шуңа күрә әби тәмам өметен өзгән, хәзер беркая йөрми, «йә тагын кисәрләр», дип шүрли.

Аның ире дә, балалары да юк. Ирегез юкмыни дип сорагач, әби:

– Юк, ник кирәк ул. Бер дә кияүдә булмадым, жәлләмим дә. Ни теләдем шуны сатып алдым, үзем өчен рәхәтләнеп яшәдем, – дип көлеп җавап бирде.

Әбекәйнең күзләре дә начар күрә икән, сәбәпчесе – катаракта. Өйләрнең, кешеләрнең күләгәләрен генә күрәм ди. Аның каравы, башка җирләре сау-сәламәт, суыкта күп еллар эшләсә дә, аяклары нык.

– Минем белән эшләгән бер хатын 48 яшьтә үк, аяклары сызлавы аркасында пенсиягә китте, йөрмәс булды. Хәзер инде ул – гүр иясе. Ә мин, Аллага шөкер, исән-сау. Күзләремне дәваларга хастаханәгә барыр идем, октябрьдә бертуганымның кызын салырга дип, ире сөйләшкән. Ул ятса, баланы карарга, аны ашатырга, өй эшләрен хәзерләргә булышырга кеше кирәк.

Шулай итеп, Вера әби көн дә таңнан алып, кичкә хәтле кар явамы, яңгыр ни, теләнеп утырырга мәҗбүр.

– Биргәлиләр, Аллага шөкер, бер дә акча җыя алмый кайтканым юк. Тиен акчаларга ашарга алам, кәгазьләрен фатир өчен түләргә җыеп барам. Ярдәм иткән кешеләргә бик рәхмәтлемен. Ләкин, акча салмый гына түгел, ә гаепләп киткән кешеләр дә бар. Менә, мәсәлән, теге айны ир белән хатын: «Нәрсә, аракыга акча җыясыңмыни?» дип үтеп киттеләр. Моңа бик гарьләндем, аракыга акча сорап утырыр идеммени?! – диде әби моңсуланып. «Бүген менә пирожки алып ашадым, өйдәгеләргә томат пастасы белән балалар пюресы сатып алдым (бусы чирле туганына). Беркөнне шикәр, суган, токмач сатып алган идем хәтта», – дип сөенечен уртаклашты әбекәй.

«Шулай итеп гомер кичерәм менә…», – дип тәмамлады ул сүзен. Нинди авыр язмыш. Башта урын өстендә яткан әнисен тәрбия кылып соңгы юлга озаткан, хәзер исә бертуганының кызы… Ләкин иң гаҗәпләндергәне шул: ул берсенә дә ачу сакламый, үзенең тормышын сөйләгәндә, еламыйча-зарланмыйча гына түгел, ә киресенчә, булганына шөкер кылып, рәхмәтләр әйтеп утыра. Берәр кызык тормыш хәлен сөйләгәндә, эчкерсез көлеп-елмаеп җибәрә. Ул шундый якты күңелле кеше! Үземнең дә яраткан әби-бабайларым бар, аларның да мондый хәлдә була алуын күз алдыма китерсәм, котым оча. Ичмасам, балалары да юк шул. Дәүләт тә андый хәлләр булмасын дип кайгыртмый. Гомер буе шул берничә тиен алыр өчен эшләгәнме ул?!

Кулларын сузып утырган картларны күргәч, хәлегездән килерлек булса, берничә сум салырга жәлләмәгез. Сезнең өчен бу акча берни тормый, ә алар өчен – ул гомер саклап калу чарасы. Теге ир-ат белән хатын-кыз сыман аракыга җыялар дип уйлаучылар да, шактыйдыр инде. Андый кара уйларга бирелмик, ярдәм итик, миһербанлы булыйк!

Зилия ХӘБИБУЛЛИНА.

P.S. Исеме үзгәртеп бирелде. Яхшыга өмет итеп яшәгәнгә, тормышы әйбәтләнүенә чын күңелдән ышанганга, Вера дипатадым.

Комментарии