БАБАЙ СӨЙЛИ КҮРГӘНЕН!

Җырлыйк әле, җырлыйк әле

Кулда гармуннар барда.

Ил-көн алдында имтихан,

Сынатмыйк сайлауларда.

Әбекәй укый белгәнен,

Бабай сөйли күргәнен.

Депутатлар белә микән,

Илгә ниләр кирәген?

Әлли-бәлли күз нурым,

Сандугачым-былбылым.

җитә, тук булырсың

Сабыр итеп тор, углым.

Йокла, татар, йом күзең,

Йокла гырлап, уянма.

Мөстәкыйльлек алдык, дигән,

Төшне чын дип, уйлама.

Елама, татар, елама,

Көзге катык сорама.

Көзге катык акчалары

Очты Костромага.

Мине кызым бал кебек,

Сыгылып тора тал кебек.

Нидән икән бу татарлар,

Таралышкан сал кебек?

Уян, татар, уйлан, татар

Уян инде, ач күзең.

Бу сайлауларда сынатма,

Сатма үзеңне үзең!

Тьфү-тьфү, балык кап

Яр буенда ялтырап ят.

Телсез балык булма татар

Богавыңны өзеп ат.

Килегез безгә кунакка

Атланып агач атка.

Үз хаталарын төзәтсә,

Сүз әйтмим демократка.

Гуманитар ярдәм килә,

Ни икән олауларда?

Гадел депутатлар сайлыйк

Сынатмыйк сайлауларда.

Хәмид ВӘЛИДИ. Казан.БАБАЙ СӨЙЛИ КҮРГӘНЕН! , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии