Игелек ияләренә рәхмәт

Игелек ияләренә рәхмәт

Зур шатлыгым белән уртаклашасым килә. Зур хыялым чынга ашты бит! Күптән көтелгән, шигырьләр һәм җыр текстлары тупланган «Күңелем көндәлеге» диеп аталган җыентыгым дөнья күрде.

«Күңелем көндәлеге»нең эчтәлеге

Ул – хисләрем, һәрбер битендә.

Бәхетлемен бүген, нык бәхетле

Китабымны тоткан хәлемдә.

Бу җыентыкка 1996-2012нче еллар эчендә иҗат ителгән шигырьләрем һәм җырларым керде.

Шушы язмам аша, китабымны чыгаруда булышкан кешеләргә рәхмәтемне җиткерәсем килә. Чиксез зур рәхмәтем, китап чыгару теләге белән януымны ишетүгә, кичекмәстән ярдәм кулын сузган, олы йөрәкле, киң күңелле, «Идел-пресс» нәшрият йортында күп еллар эшләүче, якташыбыз, Дәүләт думасы депутаты – Ислам абый Галиәхмәт улы Әхмәтҗановка! Казан шәһәрендәге якташлыгы җәмгыятенең һәм әдәбият-сәнгать сөюче эшмәкәрләрнең рухи һәм матди ярдәме өчен зур рәхмәт!
Шулай ук районыбыз мәдәнияте өчен җаваплы Мөдәрис абый Идрис улы Гайфуллинга, авыл мәдәният йортында, 14нче ноябрь көнне, презентациямне оештырган мәдәният йорты, китапханә һәм авылыбызның мәктәп коллективларына да бик зур рәхмәт. Эш атнасы уртасы булуына карамастан, иҗатыма битараф калмыйча килгән һәм кайткан кунакларга шулай ук рәхмәт.

Лилия СӘЛАХЕТДИНОВА.

Буа районы. Күл-Черкен авылы.

Комментарии