- 02.03.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №8 (2 март)
- Рубрика: Архив
Хәтерләсәгез, “Әнигә өебездә урын юк” (16 февраль, 2010) язмасында килене һәм улы тарафыннан урамга куып чыгарылган Гөлбәгъдә әби турында язган идек. Ул кемдә туры килсә, шунда кунып, нәрсә бирсәләр, шуны ашап, көн итәргә мәҗбүр. Килене куып чыгаргач, Балтачта киленнең апасында яшәгән. Ә без хәлен белергә баргач, Гөлбәгъдә әбине Югары Шубан авылында яшәүче Вафия апа Хәйретдинова фатирында эзләп таптык.
Арча районы Мирҗәм авылындагы бу хәлләрне Апаз авылы җирлеге башлыгы Ринат Садыйков ничектер хәл итәргә сүз биргән иде. Менә узган атнада үзе үк шалтыратып, соңгы яңалыкларны җиткерде.
– Гөлбәгъдә әби киленнең апасында (!) Балтачта 8 мартка кадәр булыр инде, – диде ул. – Картлар йортына урнаштырыйкмы дигән идек, улы булгач, әбине анда тоту өчен, ул акча түләп торырга тиеш була. Анда бер ай яшәтү 13 мең икән. Әбинең пенсиясе 4 мең, димәк, калган 9 меңен ул түлисе. Алимент кебек инде. Туганнарын чакырып сөйләштек. Әлбәттә, алар ай саен шулкадәр акча түләп тора алмый. Инде килене Идалия Гөлбәгъдә апаны йортка кертергә дә ризалашкан. Әбинең күзләре күрми, шуңа күрә группа артыннан йөртергә дә ризалар. Ләкин килен үз шартын куя: әби гаилә эшләренә катнашмасын, талашмасын, сүзгә килмәсен. “Тыныч кына яшәсә, без аңа бер сүз дә әйтмибез бит”, – ди алар. Башка мөмкинлек юк инде, нәрсә эшли ала идек барысын да эшләдек.
Авыл җирлеге башлыгы Ринат Садыйковның Гөлбәгъдә әбигә ярдәм итәргә алынуына рәхмәт. Шулай да олыны – олы, кечене – кече итеп яшәгән, чүпне тышка чыгармаган, ата-ананы һәрчак олылап яшәгән татар халкы өчен бу вакыйга – гыйбрәтнең иң зурысы. Оҗмах аналарның аяк астында – шуны истән чыгармасак иде.
Тагын бер өстәмә: без берничә айдан бу гаиләдә кунакта булырга хыялланабыз. Дус, тату, бәхетле кешеләр белән аралашасыбыз килә. Бирсен Хак Тәгалә. Ул сабырларны, түземнәрне ярата. Аллаһыбызның чын колы булыйк!
Эльвира ФАТЫЙХОВА
Киләчәк буыннарда әхлак тәрбияләү – безнең төп бурычыбыз
Халык педагогикасы – зур акыл, сәламәтлек әхлак чишмәсе. Аның нигезендә шәфкатьлек, мәрхәмәтлек, гаделлек, тыйнаклык кебек матур сыйфатлар тәрбияләү ята. Буыннан-буынга күчеп килә торган тәрбия чаралары да бик күп төрле. Үсеп килүче яшь буында кыю егетләр, тыйнак нәфис кызлар тәрбияләү – безнең төп бурычыбыз. Бу үзебезнең үк картлыгыбыз өчен кирәк.
Балалар һәрчак өлкәннәргә охшарга тырыша. Күп кенә әти-әни үзләренең балалары үсеп җитүен күзаллап бетерми. Ә уйлап карасаң, бүгенге кечкенә шук малайлар киләчәктә гаиләсен матди яктан тәэмин итәргә, өйдә терәк һәм таяныч булырга тиеш.
Ә кечкенә курчак кебек кызчык – ирен һәм балаларын яратучы әни булачак. Беренче шуны истән чыгармаска кирәк: бала әти-әнисенең бер-берсенә мөгамәләсен күреп, үзенә сеңдереп үсә. Әти-әни балага үрнәк булырга тиеш.
Бөек галим И.Кент: “Балаларны, бигрәк тә кызларны бәләкәйдән үк чын күңелдән рәхәтләнеп көләргә өйрәтергә кирәк. Ә кеше йөзенең күңелле һәм күркәм булуы аның эчке дөньясының чагылышы”, – дигән.
Әгәр дә без зурлар кечкенә малайларга: “Әйдә әле булыш, синсез мин күтәрә алмыйм”, – дип әйтәбез икән, әлеге кечкенә малай үзен зур һәм көчле итеп хис итәчәк. Аның нәни иңнәрендә канатлар үсеп чыгачак. Ә булышканнан соң без иренмичә мактап та җибәрсәк, аның безгә һәрвакыт булышасы гына килеп торачак бит.
Һавасыз яшәп булмаган кебек, балалар тормышы да уеннарсыз күз алдына килми. Без Яр Чалы шәһәрендә урнашкан үзебезнең 86нчы балалар бакчасында халкыбызның гореф-гадәтләре, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан уеннарны күбрәк уйнарга тырышабыз. Ул уеннар балаларда күмәклек, ярдәмләшү, кешелеклелек сыйфатларын тәрбияли.
Бу нисбәттән бик күп китаплар, әкиятләр укыйбыз. Мәсәлән: “Кар патшасы” әкиятендә Герданың нинди киң йөрәкле икәнен ачыклыйбыз. Герданың мәхәббәте һәм эчкерсезлеге хәтта бозларны эреткән, явызлыкны җиңәргә, изге хисләр уятырга ярдәм иткән.
Әтиләр һәм әниләр! Сезнең бер-берегезгә булган мөнәсәбәтегез, мәхәббәт һәм ихтирам хисләрегез балаларыгызга бик кирәк.
Малайлар һәм кызлар бу хисләрне күреп үсеп киләчәктә бер-берсен ихтирам итүче булсыннар иде.
Тормыш нинди генә авыр булмасын, күңелне төшермик. Иң мөһиме – кешелеклелек сыйфатларын югалтмыйк.
Һәр туачак көннән ямь табып, гүзәллекне тоеп яшик. Үсеп килүче яшь буында матур сыйфатлар гына тәрбиялик.
Роза ГАЛЯУТДИНОВА.
Яр Чаллы шәһәре.
86нчы балалар үстерелеш үзәге.

Комментарии