Шәригать кануннарына каршы килмичә дә фатир алып була

Шәригать кануннарына каршы килмичә дә фатир алып була

Белгечләр әйтүенчә, халыкның 80 проценты торак алганда аның бәясен тулысынча түли алмый. Шуңа күрә күпләр ипотека алырга мәҗбүр була. Ә ислам кануннары буенча яшәүче һәм ипотеканы хәрам санаучыларга әлеге ысул да бармый.

Ипотекадан кала торак-туплам кооперативлары да барлыгы турында бик күп яздык инде без. Кооперативта процентлар да, арттырып түләү дә юк, дип аңлаттык (мисал өчен, «Унистрой» төзелеш компаниясе тәкъдим итә торган «Торак мөмкинлекләре» кооперативында). Шуңа да карамастан, редакциябезгә: «Бу ысул белән фатир алу шәригать кануннарына туры киләме икән?» дигән сораулар бик күп килә иде. «Унистрой»га да андый сорау белән мөрәҗәгать итүчеләр булгандыр, күрәсең. Төзелеш компаниясе нәкъ менә мөселманнар өчен «Торак традицияләре» дип аталган өр-яңа кооператив булдырган.

Әлеге программаның өстенлекләре:

– процентларсыз, залогсыз һәм поручительләрсез 7 елга кадәр кичектереп түләү мөмкинлеге;

– кооперативка керү һәм фатир алу өчен бер генә документ – паспорт кирәк;

– ана капиталын кулланып була;

– хәзер булган фатирыгызны пай кертеме буларак кулланырга мөмкин;

– килешү төзегәндә шәригать контроле;

– 22 еллык эш тәҗрибәсе булган «Унистрой» компаниясе төзегән барлык комплекслардан да – «ВЕСНА», «ЦАРЕВО VILLAGE», «ART CITY» – фатир алып була.

Кооперативның эшчәнлеге шулай ук 215нче Федераль закон тарафыннан да саклана.

Беренче чиратта «шәригать кануннарына туры килү» дигән мәсьәләсе кызыксындыру тудыргандыр. «Торак традицияләре» кооперативына «АЛЬ-МИЗАН» мөселман эшмәкәрләренә хокукый ярдәм күрсәтү үзәге бәяләмә биргән. Анда: «Шәригать принципларына һәм стандартларына каршы килми», – дип язылган (әлеге документ белән торак-туплам кооперативы сайтында танышырга мөмкин. – Авт.).

Кооператив ярдәмендә фатир алу программасы ничек эшли:

  1. Гариза язасыз, кооперативка керәсез.
  2. Үзегезгә ошаган фатирны сайлыйсыз, кооператив белән килешү төзелә.
  3. Йорт төзелеп беткәнче айлык взносны түләп барасыз.
  4. 50 процент күләмендә взнос түләгәч (ягъни фатир бәясенең яртысын), фатир сезгә беркетелә һәм, йорт төзелеп бетүгә, түләп бетергәнче үк сез анда яши башлый аласыз.
  5. Йортта яшисез һәм бурычның калган өлешен түләп барасыз.
  6. Соңгы кертемне түләгәч, ягъни фатирның тулы бәясен түләп бетергәч, фатирга милек хокукы аласыз. Фатир тулысынча сезнеке!

Процентлар алмагач, кооператив нәрсә хисабына яши соң, дигән сорау туарга мөмкин. Торак-туплам кооперативы пайчыларның коммерцияле булмаган берләшмәсе ул. Аның максаты табыш алу түгел, уңайлы шартларда торак алырга ярдәм итү.

Традицион ислам банкингы дигән нәрсә бар. Ләкин чагыштырып карасак, «Торак традицияләре» кооперативы аннан отышлырак та булып чыга әле. Әйтик, традицион ислам банкингында арттырып түләү – елына 19 процент, кооперативта – елына 6 процент. Ислам банкингы буенча торак алсаң, бәясен 3 елда түләп бетерергә кирәк – кичектереп түләү вакыты шуның кадәр генә. Кооперативта – 7 ел. Ислам банкингы буенча торак алырга теләсәң, 3-8 документ кирәк була, рөхсәт алу 5-10 көнгә сузыла. Ә кооперативка кергәндә паспорт кына кирәк, рөхсәт 2 көн эчендә бирелә.

Торак-туплам кооперативы сайтында күрсәтелгәнчә, бүгенгә кооперативта 314 кеше тора, барлыгы 102 фатир алынган.

Сораулар туса, «Унистрой» төзелеш оешмасы белән эшләүче «МЕРСИН-КОНСАЛТИНГ» оешмасына шалтыратып белешергә була. Элемтә өчен телефоннар: (843) 253-15-85, 8-965-588-38-96, 8-965-591-74-30. Оешма шулай ук фатирын сатарга яки яңаны алырга теләүчеләргә дә ярдәм күрсәтә.

Сөмбел СӘЙФИ әзерләде

Реклама хокукында

Комментарии