- 02.04.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №13 (3 апрель)
- Рубрика: Архив
Татарстанда «Уңайлы мохит» программасы эшли. Аның кысаларында бөтен бинага да пандуслар ясау каралган. Тик кайбер пандусларның булуыннан булмавы хәерлерәк. Казан шәһәрендә Короленко, 65 адресы буенча урнашкан офиска менә шундый текә пандус ясап куйганнар. Арбалы инвалидлар моннан ничек менәргә тиештер – анысын уйлавы да куркыныч (ничек төшүләрен күз алдына китерсәң – тагын да куркынычрак!). Бала арбасын этеп менүче аналарга да шактый тир түгәргә туры киләчәк. Һәм мондый пандуслар шәһәр буенча бик күп җирдә ул. Ә «Уңайлы мохит» программасы эшли, аңа акчалар бүленеп тора…

Комментарии