Өч телле мәктәпне Мәскәүдән шүрләп кенә оештыралар

Өч телле мәктәпне Мәскәүдән шүрләп кенә оештыралар

Татарстанның дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев журналистларга өч телле мәктәп комплексларын булдыру турында сөйләде. Очрашуда Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров та катнашты.

ШӘЙМИЕВ ЧИТ ИЛ ТӘҖРИБӘСЕНӘ ТАЯНМАКЧЫ

Өч телле мәктәпләр Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга шәһәрләрендә төзеләчәк. Беренчесе киләсе елның сентябрендә 165нче мәктәп базасында ачылачак. Моннан тыш Казанның «XXI гасыр» торак комплексында да яңа бина салу каралган. Әлеге эшләр бюджет акчасыннан эшләнәчәк.

Журналистлар белән очрашуны Минтимер Шәймиев татар телендә башлады. Аның фикеренчә, Татарстанда милли мәгарифтә зур проблемалар бар. «Күп өлкәдә уңышларыбыз шактый. Ләкин белем бирү өлкәсе бик катлаулы. Эшлисе эшләр күп. Дөньяда нинди белем бирү системалары бар. Ныклап өйрәнеп эшләргә кирәк. Җиңел эш түгел… Төпле итеп уйлап, халкыбызның телен югалтмыйча, саклап, илебездә дәүләт теле булган урыс телен белеп, шул ук вакытта чит телләрне белү мөмкинлеген ачарга тиешбез. Укытучы педагогик ысулларны дөрес кулланса, бала үзенең берничә тел белгәнен сизми дә кала», – диде Минтимер Шәймиев.

ТАТАР ТЕЛЕНӘ КҮПМЕ УРЫН БИРЕЛӘЧӘК?

Өч телле мәктәптә татар теле фән буларак кына түгел, ә аерым фәннәрне укыту теле дә булачак, диде 165нче мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов. Беренче полилингваль мәктәп нәкъ шул белем бирү оешмасы базасында оештырылачак.

«Беренчедән, татар теле башлангыч сыйныфта укыту теле булачак. 9нчы сыйныфка кадәр бездә тарих, җәмгыять белеме, табигать белеме дәресләре татар телендә барачак. Иҗтимагый-сәяси лексиканы булдыру, татар теле функциональ булсын өчен бу фәннәр татар телендә барачак. Инглиз телендәге дәресләр турында сөйләшсәк, ул күп очракта табигый фәннәргә кагыла. Чөнки хәзерге вакытта дөньяда фәнни эзләнүләр 90 процентка шул телдә алып барыла. Хәзер урыс теленең йогынтысы бу юнәлештә кими. Инглиз теле бик мөһим», – диде Шәмсетдинов.

Татар теленә күме урын биреләчәк дигән сорауга Шәймиев шәхсән җавап бирмәде. «Ниндидер телгә зыян китереп эшләмәячәкбез. Без бу юлдан читләшмибез. Бурычыбыз – өч телне дә белү», – диде ул.

МИЛЛИ УНИВЕРСИТЕТКА ЮЛ ЯБЫЛАМЫ?

Полилингваль мәктәптә кемнәр укытачак? Татарстанда милли кадрлар әзерләү аксаган чорда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов милли педагогика институтын булдыру бурычын куеп та, алга китеш булмаган вакытта заманча укытучыларга зур кытлык булуы ихтимал.

Ләкин бу өлкәдә бернинди яңалык көтелми. Өч телле мәктәп татарлыктан киткән КФУ кадрларына нигезләнәчәк. «Әлбәттә, ТДПИ (Татар дәүләт педагогика институты), пединститутны сагыну бар. Педагогика институтының элекке бинасын 5 сәгать карап йөрдек. Аннан Салих Сәйдәшев һәйкәле торган бинаны карадык. Бу – укытучыларны әзерләр өчен бер дигән урын. Илдә җиде федераль университет булдырылды. Башкаларның бит мондый уку йорты юк. Педагогиканы бетереп, федераль диплом алалар. Бу зур казаныш», – дип мактады Минтимер Шәймиев КФУны.

Мактау сүзләреннән соң, КФУ ректоры Илшат Гафуров та түзә алмады. Өч телле мәктәпкә кадрлар җитәчәк, диде. «Бездә полилингваль укытучылар әзерләү бара. Татар телен генә түгел, фәннәрне дә татарча укыта алучы белгечләр әзерләнә. Шулай ук биология, химия, физиканы инглиз телендә укыта алган укытучылар да белем ала. 2019нчы елда 1610 бакалавр чыгарачакбыз. КФУдагы Г.Тукай исемендәге югары мәктәптә без укытучыларны гына түгел, милли элита да әзерлибез. Нинди телдә эшләячәкләр – мохиттән тора», – диде Гафуров.

Гафуров милли университет дип өметләнгән татар җәмәгатьчелегенә дә киная белән үз җавабын кайтарды. «Педагогика институтлары мөстәкыйль булганда яхшы вакытлар иде, дип сагынучылар бар. Бу институтлар һәрвакытта да федераль үзәккә буйсындылар. Федераль бюджеттан финансландылар. Бүген аерым программа бар. Татарстан безгә заказ бирә», – диде КФУ ректоры.

Полилингваль мәктәп белән беррәттән милли университет булдыру тулы милли мәгариф системасын булдырырга мөмкинлек бирер иде. Ләкин бу юлдан бармаска булдылар. Димәк, якын елларда милли университет, йә булмаса, милли педагогика институтын булдыру каралмаячак дигән сүз.

МӘСКӘҮДӘН ШҮРЛӘП КЕНӘ

Полилингваль комплекс идеясе мәктәпләрдән татар телен кысрыклап чыгарганнан соң туды. Ләкин Русиянең бүгенге кырыс кануннары шартларында ул яши алырмы? Ата-аналар татар телен укытуга каршы чыкса, бу очракта нишләргә? Очрашуда шул сораулар да бирелде.

«Алга таба нәрсә булачак? Милли республикада яшибез. Нинди проблемалар бар икәнен беләсез. Без бу сорауга җавап табарга телибез. Мин эшсез түгел. Бу эшкә күңел куша. Шартлар тудырырга кирәк. Уртак тел табарга кирәк», – дип гомуми сүзләр белән генә җавап бирде Минтимер Шәймиев.

Татарстанның мәгариф министры исә мәктәпнең катгый рәвештә федераль стандартлар нигезендә эшләячәген әйтте. «Федераль дәүләт стандартларыннан чигенү булмаячак. Ким дигәндә ике сәгать туган телләрне укыту рөхсәт ителә», – диде министр Рафис Борһанов.

Татарстан әлегә Мәскәүдән шүрләп кенә, аның ачуын чыгармыйча гына эшләргә җыена.

Татар телендә дәреслекләргә акча юкка сарыф ителгән

Татарстан хисап палатасы аудиторлары төп фәннәр дәреслекләрен татарчага тәрҗемә итүгә тотылган 86,6 млн сумны юкка сарыф ителгән акчалар буларак таныган, дип хәбәр итә «Коммерсантъ». Бу аудит нәтиҗәләре белән аудитор Сергей Колодников оешманың коллегия утырышында таныштырган. 2015-2018нче елларда республика мәктәпләре өчен 231,8 мең шундый дәреслек сатып алынган. Ул дәреслекләр Мәскәүдә экспертиза үткәреп федераль исемлеккә кертелмәгәнгә, балаларны укыту эшендә аларны кулланырга ярамый, диелә.

Дәреслекләрнең экспертиза үтмәве еш кына Мәскәүдәге белгечләрнең сан ягыннан чикләнгән булуы һәм өлгерә алмавы белән аңлатыла. Өстәвенә, инде экспертиза узган дәреслекләр дә, экспертиза шартлары үзгәрү сәбәпле, яңадан экспертиза узарга тиеш була. Мәсәлән, 2018нче ел башында экспертиза узган, әмма мәктәпләргә барып җитмәгән 1852 дәреслек яңа таләпләр буенча янә экспертиза узарга тиеш булды. 2017нче ел ахырында Татарстан Дәүләт Шурасы Карелия депутатларының Русия Мәгариф министрына милли дәреслекләр экспертизасын ясау вәкаләтен төбәкләргә тапшыру турындагы мөрәҗәгатен хуплаган иде.

Колодников шулай ук методистларга һәм китапханәчеләргә ярдәм итү өчен әзерләнә торган «Уку әсбапларының электрон фонды» мәгълүмат системасына да игътибар иткән. Ул 2012нче елда әзерләнсә дә, хәзергәчә тулысынча кулланылмый. Берничә ел элек аны әзерләү өчен 1 млн сум тотылган. Хәзер Татарстан Мәгариф министрлыгы, өстәмә акча түләп, аны тулысынча ясап бетерү яки аннан баш тарту мәсьәләсен карарга тиеш булачак.

2018нче елда 7,4 млн сумга 18,2 мең дәреслек сатып алу да акчаны юкка сарыф итү дип танылган. Әмма Русия Мәгариф министрлыгы декабрьдә аларны укыту процессында кулланырга яраган дәреслекләр исемлегеннән чыгарган, шулай итеп 18 мең китап хәзер яраксыз булып калган.

Аудит нәтиҗәләре Татарстан прокуратурасына һәм хөкүмәтенә тапшырылган.

«200 меңнән артык Татарстан башкорты татар булып киткән»

Татарстан башкортларының Казанда узган Башкортстан республикасы оешуга 100 ел тулуга һәм V Бөтендөнья башкорт корылтаена багышланган тантаналы җыенында башкорт тарихчысы Нурислам Калмантаев: «Татарстанның көнчыгышында яшәүче 200 мең татар чынлыкта – башкортлар», – дип белдерде. «Азатлык» тарихчы белән сөйләшеп, ни сәбәпле шундый белдерүләр ясавын белеште.

– Соңгы арада Башкортстан белән Татарстан җитәкчеләре, ике халыкның җәмәгатьчелеге татарлар белән башкортларның берләшүе турында сүз алып бара, төрле уртак чаралар уздыру кирәклеген әйтә. Сез Казанда чыгыш ясаганда «Татарстанның көнчыгыш районнары – башкортлар» дип күтәреп чыктыгыз. Бу ни өчен эшләнә? Халык саны алганда аларның башкорт булып язылуларын телисезме?

– Юк, башкорт дип язылсын дип әйтмибез. Әмма монда тарихи дөреслек кирәк. Оренбург ягына барсаң, бездә башкортлар юк ул, диләр. Чиләбе ягына барсаң, анда да башкортлар юк, диләр. Кая гына барсаң да, монда башкортлар юк, диләр. Ә бу бит башкорт халкының элекке җирләре. Башкортлар вотчина халкы булган, алар галәмәт зур территориядә яшәгәннәр – әйтик, көнчыгыш Татарстан, Пермь өлкәсенең көньягы, Екатеринбургның зур өлеше. Кайчандыр Екатеринбургта Татищевка һәйкәл булган һәм ул һәйкәлгә «Екатеринбургка башкорт җирендә нигез салынган» дип язылган булган. Аннары бу язуны алып ташлаганнар.

Татар һәм башкорт халкын бик ерак дәверләрдән бирле килгән тарих бәйләп тора. Без бергәләп татар-монгол яуларына каршы, урыс басып алуына каршы торганбыз, бик күп яугирләребезне югалтканбыз. Татарлар рухи яктан – дин, рух, зыялылар ягыннан көчле булып, үз артларыннан ияртүче халык булса, башкортлар сугышчылар булган.

Җитмәсә, без татар халкына бик күп шәхесләр бирдек. Алар татарга әйләнгәннәр. 200 меңнән артык башкорт, башкортлыгын югалтып, татар булып киткәннәр һәм алар үзләрен татар дип саный.

– Бу Татарстанда яшәүче татарлармы, әллә Башкортстандамы?

– Татарстанда яшәүче башкортлар. Шуңа күрә без аларны безнең ике халыкны бәйләп торучы күперебез дип саныйбыз.

– Ничек уйлыйсыз, Татарстан галимнәре белән конференция оештырып, бу мәсьәләдә уртак бер фикергә килеп булыр идеме?

– Була, нишләп булмасын, без бит аларны күреп торабыз. Бергә җыелышып, сөйләшеп була. Татарстан галимнәре арасында да татар-башкорт тарихын төрлечә язучылар бар. Өч ел элек Казанда «История татар Западного Приуралья» дигән китап чыккан иде, анда безнең бөтен Бөрьян, Юрматы, Табын дигән башкортларны татар дип язып чыктылар. Без моны провокация итеп кабул итәбез.

– Өч ел элек башкортлар Актанышка килеп, Мутиннарга истәлек такталар куя башлагач, ике республика арасында тавыш купкан иде.

– Әйе, анда мин дә бар идем.

– Дөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе Данир Гайнуллин да Казанда чыгыш ясаганда, Татарстан районнарында Илдархан, Гомәр һәм Гариф Мутиннарга, Тәкыйулла Галиевка, Искәндәрбәк Солтановка, Ризаетдин Фәхретдиннең улы Габдрахман Фәхретдиновка, Фатих Төхвәтуллинга һәм Хәлил Алишевка истәлек такталары куеп чыгарга ниятләүләрен белдерде. Татар галимнәре моның артында саф татар районын башкортлаштырырга маташу ята дип исәпли, мондый сәфәрләрне астыртын экспансия дип атый. Сезнең чыгышлар тагын ике тугандаш халык арасында шундый тавыш чыгарыр дип уйламыйсызмы?

– Ни өчен чыксын ди? Татарстан башкортлары башкорт автономиясе булсын дип бик актив йөргәннәр бит. Безгә тарихи дөреслек кирәк. Ни өчен кинәт кенә Мутиннар Уфага барып, Мутиннар гына түгел, Фәхретдиновлар, Төхвәтуллиннар, Туйкиннар һәм башкалар, алар күп – башкорт территорияләре, башкорт автономиясе дип йөргәннәр? Ягъни ХХ гасыр башында аларның башкорт тәңгәллеге булган. Татарстан барлыкка килгәч, икенче процесслар китте, Татарстанда башкортлар татар дип языла башлады, ул объектив бара торган әйберләр. Милләт төзү тукталмый бит ул, һәрвакыт бара, башка милләт вәкилләре бер-берсенә өйләнешеп тора.

Өлкәләрдә – мәсәлән, мин әле генә Иркутск, Новосибирск һәм Оренбургта булдым – башкорт-татар җәмгыяте бик матур эшли, татар белән башкорт бер-берсенә ярдәм итеп торалар. Урыс мохитле төбәкләрдә алар бергә булганда гына сакланып кала алалар. Алар аны аңлый, шуңа бергә эшлиләр.

Комментарии