Бала өчен бәла

Белемгә тиешле ихтыяҗ булмау бөтен укыту процессын бозды. Кеше үзе теләми икән, аны нәрсәгә дә булса өйрәтү мөмкин түгел. Тормышта кирәге чыкмаса, нигә белем алып маташырга? Бер иләктән иләп, унбер ел буе укучы башын катырып, томаналар, наданнар укытып чыгару кирәкме? Нигә мәктәпләрдә белем-тәрбия бирәм дип, тәҗрибәләр үткәрергә? Сораулар күп.

Җәмгыятьтә белемле кешегә ихтыяҗ һәм хөрмәт һәрчак булды. Ә Русиядә меңнәрчә югары белемле эшсезлектән җәфа чигә. Миңа калса, безнең ил белем бирүнең бөтендөнья системасы үсешендәге тәҗрибәнең иң кирәклесен үзләштерә алмады. Совет чорында ук югары белемле, һәрьяктан үскән, гармонияле кеше тәрбияләү максат итеп куелды. 70нче елларда социализм өстенлекләрен күрсәтү өчен, мәҗбүри урта белем бирү кертелде. Кичке һәм читтән торып уку мәктәпләрендә исемлектә булган һәр кешегә урта белем аттестаты бирелеп, “надан”нар армиясе булдырылды. Нәтиҗәдә, дөньяда “иң белемле” илләрнең берсенә әверелде. Әмма реаль тормыш ул “белемлеләрнең” күбесен тар карашлы кешегә әйләндерде.

Үткән юлыбызда нинди генә җитешсезлек, ялгышлар булмасын, ул – безнең тарих. Аннан баш тартып та, качып котылып та, бу елларны сызып ташлап та булмый. Шунысы да бар: эш башында һәм барышында күпләгән җитмәүчелек, кимчелек, алга баруны тоткарлаучы иҗтимагый сәбәпләр булуга карамастан, совет мәктәпләрендә, культура учакларында яшь буынга белем-тәрбия бирүнең күп кенә алымнары, аларны тормышка ашыру ысуллары хуплауга лаек иде. Бу – үткәннәрне сагынып сөйләү түгел, ә, бәлки, тарихи факт.

Ярты гасыр диярлек (45 ел) педагогик эшчәнлек чорында барысын да күрергә, үз башымнан кичерергә туры килде.

Совет чорында көчле социаль сәясәт үткәрелмәде. Кеше иң элек бүтәннәр ихтыярын үтәүче буларак бәяләнгән җәмгыятьтә формалаштыру мөмкин түгел иде.

Бу тенденция хәзер бигрәк тә көчәйде: түрәләр, җитәкчеләр ансат юл тапты – үзләреннән түбәндәгеләрне эшсез калдыру белән куркытып, теләсә нинди теләкләрен дә тормышка ашыра. Мәсәлән, 2009 елда гына миллиардерлар (олигархлар) саны икеләтә арткан, ә мәктәпләрдә уку елы башыннан балалардан, хәйрия сүзе астында кием-салымга, уку әсбаплары алырга хәер җыялар.

Чын-чынлап мәдәниятле, зыялылар бездә Дон Кихот, илнең җитәкчеләре рәхим-шәфкать күрсәткәнгә генә яши алган беркатлы сәер кешеләр булып күренә. Җитәкчеләргә мөстәкыйль фикерле, киң белемлеләр кирәк түгел, андыйлар аларга комачау гына.

Элек тә һәм хәзер дә белемнең, мәдәниятнең, зыялылыкның статусын түбәнсетү укучыларның гомумкультурага омтылышы сүрелүгә, укытучының иҗади аспекты түбәнәюгә, дәреслектәге материалны гади ятлауга йөз тотуга китерде.

Бүген яңа уку стандарты дигән вәзгыять башланды. Компьютер белән интернет куллануны беренче урынга куеп, укучыларны надан калдыру сәясәте алып барыла. Инновация чаршавы астында балаларның фикерләү сәләте көннән-көн югала. Бала дәрес хәзерлисе урынга компьютерда порнография карый, азартлы уеннар белән мавыга, интернетта хат языша. “Акыл кризисы” башланды. Балалар гади генә сорауларга да җавап бирә алмый, хәтта тапкырлау таблицасын да белми. Мәгариф системасы – иң консерватив өлкә. Күпме реформалар үткәреп маташсак та, нәтиҗәсе булмады. Хәзер совет чоры мәгариф системасын модернизацияләү бара. Ягъни бу әүвәлге кимчелекләрне тагын да камилләштерәбез дигән сүз. Миңа калса, аның асылы элек кулланылышта булган төшенчәләрне чит тел сүзләре белән алыштыруга кайтып кала. Мәсәлән, “дифференциация” – бүленеш, төркемнәр белән эш, “инновация” – өстәмә яңа белем, “мотивация” – теләк, омтылыш тудыру, “технология” – ысуллар, гамәлләр берлеге, “профильле” – юнәлешле укыту. Без боларны 60-70нче елларда кулланганны әле дә хәтерлим.

СССРда балалар бердәнбер өстен сыйныф булып исәпләнде. Укучылар өчен пионер лагерьлары, спорт мәйданчыклары, мәктәпләр гөрләп торды. “Кыргый капитализм”га күчкәч, аларның күбесе юкка чыкты. Гомер бакый илебез балачакның иң мөһим проблемаларын хәл итүдән бик ерак торды. 80нче еллар ахырында СССРда 5 яшькә кадәрле балалар арасында үлүчеләр саны бик югары иде. Һәм без бу күрсәткеч буенча дөньяда 40нчы урында тордык. Хәзергесен исә әйтергә дә куркыныч: әти-әнисе була торып, ятимнәр армиясе киңәя, йөз меңләгән урамда көн итә, балалар арасында , эчүчелек “чәчәк ата”, тәмәке тартуны әйтеп тә торасы юк, наркоманнар, кыз-әниләр (11-14 яшьлекләр), иң куркынычы – үз-үзенә кул салучылар саны арта. Боларны хәл итү беренче урынга куелырга тиеш, ләкин бар көч-максат бердәм дәүләт имтиханын тапшыруга юнәлдерелгән. Өстәвенә, укытучының үзен дә БДИга тартып, йөрәк чиренә әйләндерәләр.

Билгеле укытучы-педагог һәрвакыт үз белемен күтәрергә тиеш. Югарыда саналган төркемнәргә хәреф танымаучы, кушу-алуны белмәүче наданнар өстәлә. Илдәге бәлаләр иң элек кискен рәвештә балаларда чагыла.

Коты алынган халык дәшми. Һәркемнең үз мәнфәгате, үз кайгысы. “Балалар – безнең киләчәк”, – дип сөйләргә яратабыз яратуын. Ә белем-тәрбия бирүгә тотылучы акча үсеш алган илләрдәгегә караганда күпкә ким. Балалар сәламәтлеге турында сөйлибез, тик мәктәптә чаңгы яисә туп алырга акча юк. Сәләтле балалар белән эшлибез дип лаф оралар. Шул ук вакытта төрле чараларга (олимпиада, спорт ярышлары, бәйгеләр) укучы һәм укытучы үз хисабына бара һәм юл чыгымнарын үзе күтәрә.

Соңгы ике дистә елда халык мәгарифе проблемаларының килеп чыгуы безнең җәмгыятьтә белем һәм мәдәниятнең бик үк кирәкле саналмавында. Экономия ясыйбыз дип аз комплектлы мәктәпләр ябыла, клуб һәм китапханәләрнең, акча юклыктан, тәрәзәләренә такта сугыла. Яисә авылдагы белем бирү учаклары, балалар бакчасы, медицина пунктлары, мәдәният йорты бер бинага урнаштырыла. Күпчелек профессиональ әзерлекле инженерлар, техниклар һәм укытучылар да үзләре алган белгечлек буенча эшләми.

Бездә кешегә игътибар, эшенә бәя бирү аның белеменә, тырыш хезмәтенә бәйле түгел. Яхшы бәяләмә алучылар – ялагай, әләкчеләр, акча төртүчеләр һәм кода-кодагыйлар. Бу – иң авырткан җиребез. Белемгә тиешле ихтыяҗ булмау бөтен укыту процессын бозды. Иманым камил, бүген мәктәп укучыларын тикшереп карасак, бары тик 3-4 бала гына тырышып укый, калганнары көн үткәрергә генә йөри. Иң кызганычы – бүген бөтенләй башка буын кешеләре формалашты, сизми дә калдык.

Соңгы 4-5 елда 12 еллык белем һәм профильле укыту турында сүз куерттылар. Болар шул сүздә генә кала, чөнки мәктәптә хәзер хезмәт дәресләре укытылмый, тракторчылар, шоферлар, пешекчеләр, сыер савучы-операторлар әзерләнми, чөнки мәктәпләрнең материал-техник базалары юкка чыгып бетте.

Мәктәпләрдә ир-ат укытучылар калмады, чөнки бик түбән. Мәгариф учакларында тәрбия-шәхес формалаштыру процессы аксый, күбрәк белем бирүгә игътибар ителә. Беренче чиратта белем бирүне, өлгереш сыйфатын күтәрүне үзмаксат итеп кенә куймаска, бәлки, җәмгыятькә югары мәдәниятле, әхлаклы, белемгә һәм һөнәргә ия булган, тормышта үз урынын табардай кешеләр формалаштыруны бурыч итеп куярга кирәк. Тәртип булса – белем дә була. Бүген тәрбия эшендә 33 юнәлеш барлыгы билгеле. Замана кешесенең 1200дән артык сыйфатка ия булырга тиешлеге ачыкланды.

Мәгариф хезмәткәрләре алдында гаять катлаулы бурычлар тора. Бәлки, боларны тормышка ашыру чорында мәдәнияте һәм мәгариф үсешенең икенче зур бер этабы башланыр, ләкин “мөгез чыгарулар” гына булмасын! дөньясында укымышлы, тәрбияле кешеләр, җанлы милләтпәрвәрләр бермә-бер артыр. Киләчәк үзен күрсәтер. Алга өмет белән карарга кирәк дип уйлыйм.

Роберт ЗАРИПОВ.

Азнакай районы, Урсай авылы.

“Тынычлыгыбыз юк”

17 яшемнән читкә чыгып киттем. Пермьгә барып урнаштым һәм шунда кияүгә дә чыктым. Кызым туды. Аңа хәзер 45 яшь, Казанда тора. Күп шәһәрләрдә яшәргә туры килде, гомерем буе авыр эштә эшләдем. Беренче ирем белән 4 ел гына тордык, икенчесе белән менә инде 20 ел яшибез. Картайгач, туган якларга кайтырга булдык. Һәм Питрәчтә фатир алдык. Монда гомер итүебезгә дә 12 ел вакыт үтеп китте. Туганнарым да, кызым да якында гына булыр, дип уйлаган идек. Әмма без беркемгә дә кирәк түгел икән. Иремнең дә беренче хатыныннан 3 баласы бар. Ул аларны үстергән, туйлар үткәреп, олы тормыш юлына бастырган. Әмма балалар хәзер аның барын да белми. Әле ул гына түгел, ике күршебез бик начар. Астагы каттагылары эчеп, сугышып ята. Янәшә күршенең ире – сәрхуш. Болар карт кешеләр, авырыйлар дип тормыйлар, тавышланалар. Милиция карт кешеләрне якларга тиеш тә бит, алардан да бер файда юк. Кая гына барма, кем ишеген генә какма, беркемгә бернәрсә кирәк түгел. Капитализмда шулай булырга тиеш микән әллә? Ничек тынычлыкны булдырырга, кемнән ярдәм сорарга белгән юк…

Исемемне куймыйм.

Мәңгелекме?

Май бәйрәме дә, Җиңү көне дә үтте. Кайберәүләр бәйрәм итте, кайсылары юк. Бигрәк тә сугыш заманындагы авырлыклардан зарланучылар флаглар, Сталин портретлары күтәреп чыкты.

Ни өчен бу болай? Чөнки анысын да, монысын да үз күзе белән күргән кешеләр объективрак фикер йөртә. Ике гаделсезлекнең гаделрәген сайлыйлар.

Ул вакытта кем төрмәдә утырган – барысын да репрессия корбаннары диләр. Ул чорда бер гаепле кеше дә булмады дип әйтеп буламы соң? Революция, гражданнар сугышы, колхозлаштыру… Монда ничек инде дошманлыклар, җинаятьләр булмасын?!

“Болар бит урыннарда булды, боларны Сталин күрмәде”, – диючеләр белән дә килешеп булмый. Мәсәлән, мәчет манарасын кисәргә дигән указ күргән булмады.

Әйтик, Тухачевскийның Сталинны төшерергә җыенганын сизәләр дә, аны “халык дошманы” дип аталар. Боларның кайсы халыкка дошман, белеп кара! Үзенә каршы килгәнне кем яратсын соң?! Ирек Мортазин иректән мәхрүм. Сталин вакыты түгел бит. Сталин турында мәзәкләр күп булды. Барысын да утыртып бетермәделәр бит. Хрущев, Брежнев, Горбачевлар турында да мәзәкләр күп чыкты. Ә социализмны яманлау алай ук булмады. Хәзер гаделсезлек заманы. Кешегә кеше дошман итеп тәрбияләнә. Берәүләр миллионнарны файдасызга әрәм иткәндә, икенчеләр тиен саный. Санаторийлар хәзер безнең ишеләргә ябык. Самолетта очулар бетте. Поезд белән йөрүләр дә проблемага әйләнде. Бездән мең тапкыр артык алучылар мең тапкыр артык эшләми бит. Ел укытучысы, ел табибы диләр. Болар кеше белән кешене дошманлаштыру гына бит.

Бу плансыз илнең киләчәген кем әйтә ала? Бакча утыртырга гына җыенсак та, кәгазьдә үк булмаса да, күңелдән план корабыз.

Телевизор кабызсаң, ялкын, сугыш, порно, аракы, тәмәке… Боларны да җитәкчеләребез белми дип әйтикме? Барысы да тормышыбызны чагылдыра. Шулай булгач: “Бу система мәңгелек”, – дип кем әйтә ала!

Салих ЗИННӘТОВ.

Зәй районы, Аксар авылы.

Комментарии