Белем көне белән!

1 сентябрьдә мәктәпләре 36733 беренче сыйныф укучысын кабул итте.

Бу узган елга караганда мең ярымга күбрәк. Бүген Татарстанда 2313 мәктәп (шуларның 180е – Казанда) үз ишекләрен ачты. 2009-2010 уку елында Татарстанның белем бирү учреждениеләре барлыгы 393 мең 531 укучыны ( мәктәпләрендә – 100 меңгә якын) кабул итә. Республикада 8 яңа мәктәп бинасы ачылды. Актанышта, Арчада, Биектауда, Зәйдә, Нурлатта, Сабада һәм Казанда шундый тантаналар үтте.

Казанда да быел 1 сыйныфка керүчеләр саны артса да (барлыгы 10168 бала, былтыр 9365 иде), башкалада мәктәпләренә килүче балалар азрак булган. теле укытучылары моны бердәм дәүләт имтиханын урысча гына бирдерү белән бәйли. Шулай ук югары уку йортларының татар бүлекләренә керергә теләүчеләр дә быел кимрәк. Ә Казан дәүләт университетының татар филологиясе тиешле студентлар санын бөтенләй җыя алмаган.

Разил Вәлиев: “Мондый уку йортында белем алу – үзе бәхет”

1 сентябрь – яңа уку елы башлану көне генә түгел, ә бар халык өчен белем бәйрәме дә. Белем алу элек-электән беренче планга куелган. Хәзер бигрәк тә. Заман алгарышка ярашлы кадрлар таләп итә. Бүген 1 сентябрь – Белем көне уңаеннан Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында уздырылган тантаналы бәйрәм чарасында да әлеге фикер тагын бер кат алга сөрелде.

133 еллык дәвамында республиканың һәртөрле тармагына кадрлар, аерым алганда, укытучы-тәрбиячеләр әзерләгән хәзерге Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетына тагын да зур бурычлар йөкләнә. Ул – мәгариф учреждениеләренә иң югары дәрәҗәдәге кадрлар әзерләү белән бергә, инде белем учакларында эшләүче мөгаллим-тәрбиячеләрнең дә эш күнекмәләрен тагын да камилләштерү максаты. Шул уңайдан Татарстан Президенты тәкъдиме белән өзлексез белем бирү класстеры гамәлгә ашырыла башлый. “Уку йортыбыз һәрвакыт иҗади хәрәкәттә һәм бездәге кадрлар белән һәртөрле яңа фәнни казанышларны тормышка ашырырга мөмкин. Шулай ук педагогика фәне буенча гына түгел, башка белгечлекләр буенча да бездә белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган” – дип мөрәҗәгать итте Белем бәйрәме тантанасында ТДГПУ ректоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов.

Быел ТДГПУга ике меңнән артык кабул ителгән. Моннан тыш, ерак һәм якын чит илләрдән 132 яшь граждан шушы уку йорты студенты булу бәхетенә иреште.

“Сезнең уку йортында белем алу – үзе бер бәхет. Республикада вузлар шактый, әмма ТДГПУга республика җитәкчелеге тарафыннан да аерым игътибар юнәлдерелә. Халкыбызның һәм республиканың өмете – сезнең уку йортында. Бу вузда дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелеп саклана, үстерелә икән, ул бөтен республикабызда да без өмет иткән, хыялланган биеклеккә күтәреләчәк. белән бергә рус теле һәм чит телне яхшы үзләштергән сезнең белгечләргә һәрвакыт ихтыяҗ булыр. Үзегезгә йөкләнгән миссияне төгәл үтәгез, даныгыз тагын да артыр, укучыларыгыз да күп булыр”, – дигән бәйрәм сәламнәрен җиткерде Татарстан Дәүләт Советы депутаты, парламентның мәдәният, фән, мәгариф һәм милли комитеты башлыгы, вузның Кайгыручанлык Советы әгъзасы Разил Вәлиев. Ул вуз коллективына, студентларга һәм әти-әниләргә Белем көне уңаеннан Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның да котлауларын ирештерде.

ТДГПУда узган тантаналы чарада студентларны шулай ук уку йортының Кайгыртучанлык Советы рәисе, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы һәм кала мэры Наил Мәһдиев исеменнән, аның ярдәмчесе Әнвәр Әхмәдиев, “Мәгариф” нәшрияты директоры Мөдәррис Вәлиев, төрле елларда әлеге вузны тәмамлаган Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Метроэлектротранс” ДУП башлыгы Әсфан Галәвов, “Татарстан” ДТРК директоры Айрат Сибәгатуллин, вузны аякка бастыруга күп көч куйган элеккеге ректорлар Мирфатих Зәкиев, Рүзәл Йосыпов, Җәмил Нигъмәтовлар да үзләренең иң изге теләкләрен ирештереп, 1 курс студентларына хәер-фатихаларын бирделәр.

Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында быел 12 меңгә якын студент белем алачак. Вузда барлыгы 11 факультет һәм ике институт эшли.

Белем бәйрәме уңаеннан уздырылган чара биредә белем һәм тәрбия алган студентларның җыр-биюләре белән үрелеп барды.

Сөләйман НӘҖМИЕВ

Комментарии