Җәлил – каһарманмы, сатлыкҗанмы?

Моңарчы каһарман шагыйрь дип өйрәнеп үскән буын өчен соңгы берничә елда Муса Җәлил исемен матбугат битләрендә ара-тирә пычратырга тырышу күпләрне шок хәленә куйды. “Җәлил кем? Совет илен яклаган героймы, милли каһарманмы, әллә сатлыкҗанмы?” Бәхәсләшүчеләр әнә шундый сорауларга җавап эзли. Җәлил исемен икенче күзлектән бәяләргә тырышу чит илдә яшәп ятучы Гариф Солтанга барып тоташа.

Җәлил сатлыкҗан булган, дигән язмаларның берсе безгә дә тәкъдим ителде. Басмаган өчен “БГ” кыюсыз газета дигән ярлык та алды. Ә минем фикерем анык: тарихны болай болгатырга ярамый, аны эмоцияләрсез генә өйрәнергә кирәк. Аннан, сүз кеше язмышы турында бит. Муса Җәлилне, аның көрәштәшләрен ниндидер хөкемгә тартканчы, шул чорга кайтып, әти-әни, ата-бабаларыбыз кичергәнне күз алдына китереп, мин нишләр идем, дигән сорауга җавап эзләп карыйк. Әгәр Муса Җәлил Ватанын саткан кеше булса, ул ник Гитлер тарафыннан җәзалап үтерелгән? Ник, ни өчен… кебек сораулар бихисап… Кызганыч, соңгы вакытта төрлечә бәяләсәләр дә, матбугаттагы язмалар да аларга җавап бирми.

Драма бәхәскә бензин сипте

“Мирас” журналының 6-7нче саннарында мөхәррир Әхмәт Сәхаповның һәм драматург Әсфир Яһүдинның “Барбаросс инкыйразы” исемле яңа тарихи драмасы басылып чыкты.

Әсәрдә Адольф Гитлерның безгә патриот шагыйрь булып танылган Муса Җәлилне мактаган күренеш җәмәгатьчелегендә ризасызлык уятты. Җәлил иҗатын һәм тормышын гомере буе өйрәнгән язучы Рафаэль Мостафин авторларны яла ягучылар дип атады. Мостафин фикеренчә, атаклы шәхесләр турында гайбәтне түбән җанлы бәндәләр тарата.

Беркөнне редакциябезгә Әхмәт Сәхапов үзе шалтыратты. Кинәт туган шау-шуга, үзенә башланган һөҗүмгә зарланды. “Бу әсәр Муса Җәлил турында түгел, ә җәмәгать эшлеклесе, язучы, сәясәтче Гаяз Исхакый хакында. Әлеге драмада бер генә кеше дә Муса Җәлилне хурламый. Аны бары тик мактап кына сөйлиләр”, – диде ул, үзенә шундый һөҗүм башлануга аптырап.

Чыннан да, сәхнә әсәрендә Муса Җәлил образы бөтенләй юк. Аның турында башка кешеләр генә берничә тапкыр искә ала. Ул Гитлер күрсәтмәсе белән төзелә башлаган Идел-Урал штаты президенты итеп Шәфи Алмасны, ә премьер-министр итеп Җәлилне билгеләргә җыенулары турында әйтә…

…Әхмәт Сәхапов әйткән фикерләр һәм фаразлар теләсә кемне шаккаттырырлык. Алар тарихчы-экспертлар тарафыннан тикшерелсә, бәхәсле мәсьәләләр фәнни җыеннарда каралса, бу табигый булыр иде. Мондый тикшерү әлегә үткәрелмәгән. Һәр як гаепләүләр белән генә чикләнә. Бәхәс үзара хурлашу дәрәҗәсенә төште. Сәхапов язучылар берлегеннән чыгарылды. Берлекнең идарә әгъзасы Туфан Миңнуллин: “Яла ягучылар белән бер оешмада булырга теләмим”, – дип белдерде.

Җәлилнең 1944 елда фашистлар арасында яшерен оешмада эшчәнлек алып баруы өчен җәзаланганын һәркем белә. Ә менә бу тормышын башкача кабул итү мөмкин эш түгел кебек. Башта Совет илендә дә ул сатлыкҗан буларак хөкем ителә бит. Әмма хакыйкать ачыклангач, бары 1956 елда гына аңа Герой исеме бирелә. 1957 елда “Моабит дәфтәре” өчен Ленин премиясе билгеләнә. Ул татар халкының горурлыгына әверелә.

Нәрсә, бер сатлыкҗаннан терелеп геройга әверелгән шагыйрь кабат үтереләме? Алга таба нишләргә, бу бәхәсне ничек туктатырга? Тел, язмышы өчен борчулы, болай да авыр заманда ничек таркалмаска? Бүген “Азатлык” радиосының үз хәбәрчесе Фәнис Фәтхинең махсус язылган язмасын тәкъдим итәбез.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Фикерем бар!

Гариф Солтан ярлыкау сорамый

Муса Җәлил тирәсендә купкан бәхәсләр, Гариф Солтан кебек, һәм башка танылган шәхесләргә дә кагылып, Татарстанда инде онытыла башлаган Совет чоры гамәлләре башлануга китерде.

Татарстан матбугатын күзәтеп баручылар яхшы белә: халкыбызның кайбер атаклы шәхесләре турында каршылыклы фикерләр күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе язмаларыннан соң башланып китте. Алманиянең Мюнхен шәһәрендә яшәүче Гариф Солтан белән очрашудан соң, аның күләмле мәкаләләре “Мәдәни җомга”да, шулай ук кайбер интернет сәхифәләрдә дә дөнья күргән иде.

Ул язмаларга мөнәсәбәт төрле булды. Аларның кайберләре дистә еллар буе бары тик яманлауга гына дучар ителгән Гариф Солтан турында яңа караш, яңа мәгълүмат бирүне хупласа, берәүләр исә әлеге эшне башлап җибәргән әдибәне начар сүзләр белән сүгүгә күчте.

Фәүзия Бәйрәмованы тикшерүдән Татарстан язучылар берлеге дә читтә калмаска булды. “Түгәрәк өстәл” сөйләшүе оештырып, республиканың аксакал әдипләре дә, яшьрәк буын язучы һәм шагыйрьләре дә бу мәсьәләдә үз фикерен әйтеп калырга ашыкты. “Без Ф.Бәйрәмова белән бер юлда түгел!” – дигән нәтиҗә чыгарды алар сөйләшүләре йомгагында.

РАФАЭЛЬ МОСТАФИН ФИКЕРЕН ҮЗГӘРТМИ

Шуннан күп тә үтмәде, Муса Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүгә бар гомерен диярлек багышлаган Рафаэль Мостафинга да чират җитте. Ул төрле басмаларда Муса Җәлилне “чын каһарман” дип атады, аның кагылгысызлыгына дәлилләр китерде. Икенче яктан Р.Мостафин үз язмаларында Гариф Солтанны “хаин” дип атауга кадәр барып җитте. Муса Җәлилне тәхеткә күтәрә, ә Гариф Солтанны “ләхеткә этәрә” ул.

Дөресен әйткәндә, Рафаэль Мостафин кебек шактый зыялы, мәдәниятле кеше өчен үзе яхшы белмәгән, бер тапкыр да күрешеп сөйләшмәгән Г.Солтанга андый ук ямьсез-тәмсез сүзләр белән ташлану ничектер килешеп тә бетми. Аны аңлап була – гомере буе иҗади эзләнүләрен Муса Җәлилгә багышлап, аның Совет иленә тугрылыгын алга сөреп, күп хезмәтләр язган, мактаулы исемнәр, премияләр алган кеше бүген килеп кенә Гариф Солтанга уңай караш белдерүгә борыла да алмыйдыр. Әмма кешенең бит әле үзе белмәгән шәхес турында, һичьюгы, эндәшми калу мөмкинлеге бар. Менә шулай иткәндә, Р.Мостафин үзе хакында да каршылыклы фикерләр тудырмас иде.

Журналистикада шундый таләп бар: ниндидер бәхәсле темага язганда, барлык каршы тарафлар белән дә сөйләшү, һәммәсенең фикерен белү кирәк. Танылган язучы һәм публицист Рафаэль ага менә шул принципка игътибар итми кебек. Әгәр Муса Җәлил турында тагын да тулырак мәгълүмат аласы килсә, ул да, Фәүзия Бәйрәмова кебек үк, Гариф Солтан белән күзгә-күз очрашып, иркенләп гәпләшә алыр иде. Чөнки кешене яхшырак белү һәм аңлау өчен, аның белән бер ихлас сөйләшү дә зур этәргеч бирә. Ә тегеннән-моннан ишеткән гайбәтләргә, Совет чорыннан калган шикле документларга һәм уйдырмаларга гына таянып, атаклы шәхескә начар сүзләр ату – “мин аны белмим, әмма ул начар кеше” дигән кебегрәк килеп чыга.

ГАРИФ СОЛТАН ТАТАР-БАШКОРТ БЕРДӘМЛЕГЕ ЯКЛЫ

Гариф Солтан белән шәхсән үземә күп тапкырлар очрашырга туры килде. Мин Мюнхенга барып, “Азатлык” радиосында эшли башлаганда, Г.Солтан пенсиягә чыккан иде инде. Әмма ул, үзе шушы радиога бар белемен һәм гомеренең шактый өлешен биргән кеше, татар-башкорт редакциясенә егерме ел җитәкчелек иткән башлык буларак, һаман да аның эшчәнлеге белән кызыксынып торды. Яңа буын хезмәткәрләр белән очрашырга да форсат тапты аксакал. “Әсиргә эләккән күпме кеше илгә кайтарылгач, үтерелде, сөргенгә озатылды, корбан булды. Ә мин үз халкыма хезмәт итү мөмкинлеген алдым. Язмышыма һич үкенмим дә, беркемнән дә ярлыкау да сорамыйм”, – ди торган иде ул.

Гариф Солтан, “Азатлык” радиосы ачылганда, аны татар редакциясе буларак кына оештыру урынына, үзе дә Башкортстаннан чыккан шәхес булгач, “татар-башкорт” шәкелендә төзүне яклый.

“Азатлык” радиосының эшчәнлегенә карата элекке Советлар берлегендә дә, хәтта әле хәзерге Русиядә дә каршылыклы, вакыт-вакыт тискәре фикерләр яңгырый. Демократия юлына аяк басарга гына җыенган дәүләттә башкача булалмыйдыр да. Әмма шунысы хак: “Азатлык” радиосы татар-башкорт халыклары өчен биниһая зур, файдалы эшләрне башкарды һәм ул әлеге көндә дә игелекле гамәлләре белән танылган.

Г.Солтан бик күп яшь милләттәшебезгә радиожурналистика серләрен өйрәтә. Иң мөһиме – “тимер пәрдә” дәверендә “Азатлык” аша милләткә дөрес, хак мәгълүмат таратыла. Гариф Солтан һәм аның белән иңгә-иң эшләүчеләр Гаяз Исхакый кебек бөек шәхесләрнең беркайда да басылмаган, тыелган хезмәтләрен, әдәби әсәрләрен иң беренче булып милләттәшләргә җиткерә.

Әгәр Г.Солтан исән калмаган булса, бу эшләр бөтенләй тормышка ашмас иде. Хәер, ул исән калган очракта да, милли җанлы булмыйча, башка эмигрантлар кебек, Европада эреп-югалса, иң авыр тоталитар елларда да бар дөньяга сөйләп торган татар-башкорт редакциясе, гомумән, булыр иде микән? Бүген Гариф Солтанга пычрак атучылар шуларны уйласын иде бераз.

ЧИРАТТА КЕМНӘР ТОРА?

Соңгы көннәрдә генә Муса Җәлил шәхесенә кагылышлы тагын бер шау-шу купты. Аның хакында яңа мәгълүмат ачу максатын куйган филология фәннәре докторы, язучы Миңнәхмәт Сәхәповны Татарстан язучылар берлеге әгъзалыгыннан чыгару турында карар ителде. Ә ул җитәкләгән “Мирас” журналы ябылу куркынычы алдында. Сүз дә юк, М.Сәхәпов – үзенчәлекле шәхес, каршылыклы фикерләр уятучы язучы һәм галим. Әмма ул да бит үз фикерен әйтергә хаклыдыр. Ә аңа хәзер акыллы гына саналган, талантлы аксакал әдипләребез дә ләгънәт укый. Бу исә Сталин-Хрущев-Брежнев заманнарында кайбер урыс әдипләрен яманлап, чит илгә кугандагы кебек, авыр тәэсир калдыра. Татарстан язучылар берлеге әгъзалыгыннан моңарчы бары тик мәшһүр Хәсән Туфан гына куылган булган, дип беләм. Бу дәһшәтле 30 еллардагы хәл иде.

Русиядә хәзер гаять катлаулы чор. Илнең кайсы юлдан китәчәге дә ачык-анык билгеле түгел. Татарстан белән Башкортстан кебек милли республикалар 15-17 ел элек яулаган үзаллылыкларын да югалтты. Телләр кысыла, илдә бер генә милләт булдыру омтылышлары ясала. Менә шундый вакытта берләшү, үзенең атаклы шәхесләрен зурлау урынына, татар тагын да бер-берсе белән ызгышуга, бер-берсен эзәрлекләүгә, таптау-изүгә кереште. Шулай итеп, чит-ятларга эш тә калмый монда. Татар татарның башын ашар, дигән әйтемне кабатларга ярата иде Гариф Солтан.

“Татар ханнары һәм бәкләре чорыннан ук килгән шушы иң зур афәттән әле дә котыла алмыйбыз, – ди иде ул әрнешеп. – Күпләр шәхси мәнфәгатьләре, вак-төяк көндәлек өстенлекләрдән файдалану бәрабәренә милләтне, динне һәм иманын сата”.

Заманалар үзгәрә, кешеләрнең холык-фигыле, кылган гамәлләре генә үзгәрми. Зур дәрәҗәләргә ирешкән танылган шәхесләр дә заманга яраклашып, түрәләргә ярарга тырышып яши. Бер караганда, аларга “теге яки бу кешене бетереп ташлагыз”, дип әйтүче дә юктыр. Әмма алар, “бәласеннән баш-аяк” дигәндәй, иң беренче булып, үз кардәшләрен хурлый-яманлый башлый. Инде сиксәнгә җитеп килгән, дөньядагы һәммә мактаулы исем-дәрәҗәләрне дә алган талант ияләре һаман аркадашларыннан йөз чөереп, үзләренә “калкан” ясый. Соңгы юлга киткәндә дә, рәсми тарафлардан мактау сүзләре ишетеп, тынлы оркестр көйләре астында китәселәре килү теләге өскә калкып чыга, күрәсең.

Хакимият яллаган оркестр көйләре мәңгелек түгел, алар кайчан да булса тынар. Аннары: “Бу кем иде соң әле, нигә ул алай эшләгән икән?” – дигән авыр сораулар туар.

Фәнис ФӘТХИ

Икенче Бөтендөнья сугышы башлануга 70 ел: тарихи бәхәсләр тынмый

1939 елның 1 сентябрендә Германия гаскәрләре Польша җиренә өч яктан – көньяк, төньяк һәм көнбатыштан басып керә, Икенче Бөтендөнья сугышы башлана.

Ике атнадан совет гаскәрләре Молотов-Риббентроп килешүенең яшерен беркетмәсе нигезендә Польшаның көнчыгыш төбәкләренә керә. Польшага басып керүне аклау өчен, нацистлар чик буендагы Глевиц шәһәрендә (хәзер Польшаның Гильвице шәһәре) радиостанциягә ялган һөҗүм оештыра. Ул вакыйгаларның шаһите, радиостанциянең агач манарасында каравылчы булган Андрей Яржевский сүзләренчә, алман хәрбиләре радио бинасына бәреп кереп, бар кешене идән астына япкан, ялган һөҗүмнең дәлиле итеп күрсәтү өчен, бер поляк әсирен үтергән.

– Гильвице провокациясе сугыш башланганчы бер көн алдан әзерләнә, – ди Яржевский. – Алманнар Польшаның үзен агрессор итеп күрсәтергә тели. Чөнки бу очракта Британия белән Франция аңа ярдәмгә килә алмый. Бу өч ил арасындагы килешү нигезендә, Германия һөҗүм иткән очракта, Британия һәм Франция 2-3 көн эчендә ярдәмгә килергә, 15 көн эчендә тулы фронт ачарга тиеш була. Польшаны агрессор итеп күрсәтеп, Германия үзенең көнбатыш чикләрен тынычлыкта калдыра.

ИСКЕ БӘХӘС

Бүген, 70 ел үткәннән соң, Икенче Бөтендөнья сугышын Германиягә һөҗүм итеп Польша башлаган дигән дәгъва көлкеле яңгырый. Ә менә Молотов-Риббентроп килешүе һәм дә Европаны нацистлар белән советларның үзара “мәнфәгать төбәкләренә” бүлгән үтә яшерен беркетмә тирәсендәге бәхәсләр һаман тынмый. Әлеге килешүдә кайсы ил кемгә тиешлеге тәгаенләнә.

Русиядә күпләр әле дә совет гаскәрләре Польшага нацистлар һөҗүменә каршы торуда ярдәм итү өчен кергән, дигән совет чорында уйлап чыгарылган аңлатма белән яши.

Нацизм белән сталинизм арасында тигезлек билгесе кую, Икенче Бөтендөнья сугышын ике тоталитар режим арасындагы каршылык итеп күрсәтү, Советлар Берлегенең нацистларны җиңүдә ролен киметү тырышлыкларына рәсмиләре катгый рәвештә каршы чыга.

ЯҢА БИТТӘН

Соңгы елларда Русия-Польша мөнәсәбәтләре шәптән түгел. Шул исәптән, Икенче Бөтендөнья сугышына бәйле бәхәсләр аркасында да. Дүшәмбедә Польшаның “Gazeta Wyborcza” басмасында басылган күләмле мәкаләдә бу мөнәсәбәтләрне җайга салырга вакыт дигән ишарә ясаган.

Алай гына түгел, ул бу мәкаләсендә Молотов-Риббентроп килешүен “әхлаксыз” дип, аңа тәнкыйть белдерә. Шул ук вакытта бу килешүне Икенче Бөтендөнья сугышы башлануның бердәнбер сәбәбе дип атауга кискен каршы чыга.

Путин язуынча, моннан бер ел элек, 1938 елның 29 сентябрендә Франция һәм Британия Мюнхенда Гитлер белән килешү имзалап, фашизмга каршы бердәм фронт төзү өметләрен юкка чыгара. Нәтиҗәдә, Советлар Берлеге Гитлерның дәһшәтле гаскәренә каршы ялгызы кала. Боларны искә алганда, совет дипломатиясенең Гитлер белән килешүгә баруын аңлап та була, ди ул.

Шушы мәкаләсендә Путин Польша җирендә ятып калган 600 мең совет солдаты белән бергә Катынь фаҗигасен дә искә алган. 1940 елда Катынь урманында 22 мең поляк офицерының Кызыл Армия тарафыннан үтерелүен җинаять дип атаган. Путин үткәннең шушы караңгы битләренә карап яшәмәскә, тарихны яңа биттән яза башларга чакыра. 1 сентябрьдә Путин Польшаның Гданск шәһәрендә Икенче дөнья сугышы башлануның 70 еллыгын искә алу чарасында катнашты. Ул Польша хакимияте белән сөйләшүләр дә үткәрәчәк.

Али ГЫЙЛЬМИ

Комментарии