Кредитның бер өлешен кайтарып була!

Кредитның бер өлешен кайтарып була!

Банклар биргәндә кайтарасы бурычны һәм аңа тәгаенләнгән процентларны гына түгел, башка төрле комиссияләр дә билгели. Әйтик, счеты ачкан өчен, кредитка хезмәт күрсәткән өчен һ.б.лар. Менә бу өстәмә түләүләр законга каршы килә һәм аларны кире кайтарып була.

«Кулланучыларның хокукларын яклау үзәге» ширкәте мәркәзебездә генә түгел, республикабыз районнарында һәм авылларда яшәүче кешеләргә дә банклардан кредитлар буенча комиссияләрне кайтарып бирүдә булыша. Әлеге җәмгыятьнең генераль директоры, финанс хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә хокук белгече Галимҗан Газизҗан улы Ханов безгә шушы актуаль мәсьәләләр турында сөйләде:

– Кризиска кадәрге 2006-2008нче елларны хәтергә төшерик әле. Халык җәмгыятьтә берникадәр тотрыклылык тоеп, иртәгесе көнгә ышанып, фатир, машина һәм башка кыйммәтле товарлар алырга ашыкты. Әлбәттә, болар өчен акча юнәтү мәсьәләсе дә бик тиз хәл ителде. Банклар, заемчыларның түләү мөмкинлеге яхшы булгач, бик теләп кредит бирә башлады. Гомумән, кредитлар халык арасында нык популярлашты. Әлбәттә, кредит килешүләрен җентекләп өйрәнүне күпчелек заемчылар кирәккә санап тормады. шаукымы белән түләү мөмкинлекләре чикләнгәч кенә, күпләр кредит килешүләрен тагын бер кат карап чыгарга булды. Ул арада башта Русиянең Югары Судлары кредит килешүләрендәге процентлардан тыш, башка өстәмә түләүләрне законсыз дип тапты, аннары, шуңа нигезләнеп, заемчыларның дәгъвалары буенча район һәм җәмәгать судлары кредитның бер өлешен тәшкил иткән әлеге комиссияләрне кайтарып, заемчы файдасына карарлар чыгара башлады.

–Ул «өстәмә түләүләр» ничек атала, нигә алар законга каршы килә соң?

– Үзенең керемнәрен арттыру өчен, кредитны төрле мәҗбүри түләүләр (комиссияләр, тарифлар) шарты белән генә бирә һәм ул түләүләр төрлечә атала: кредит биргән өчен комиссия, ссуда счеты ачкан өчен комиссия, тариф, кредитка хезмәт күрсәткән өчен комиссия, счеты өчен комиссия һәм башкалар… Әлеге комиссияләр яки тарифлар кредит алганда бер тапкыр алып калынырга яки ай саен алына торган булырга мөмкин. Ә Гражданнар кодексының 819нчы маддәсендә әйтелгәнчә, кредит килешүе буенча, заемчыга килешүдә күрсәтелгән күләмдә һәм шартларда акча бирергә, ә заемчы шул акчаны кире кайтарырга һәм аңа процентлар түләргә тиеш. Заемчы өчен югарыда телгә алынган артык түләүләр каралмаган. Шул рәвешле, банклар Гражданнар кодексын, «Кулланучыларның хокукларын яклау турындагы» Федераль Законны һәм башка хокук нормаларын боза.

Ләкин бит банк заемчыга: «Сез кредит алганчы ук, комиссияләр турында белдегез, без сезне кредитның тулаем бәясе («информация о полной стоимости кредита»- авт.иск.) белән таныштырдык, комиссияне риза булып түләдегез, дияргә мөмкин?

– Әйе, җаваплылыктан котылу өчен, суд барышында банк еш кына шулай аклана. Ләкин бу очракта «Кулланучыларның хокукларын яклау турындагы» Федераль Законның 12нче маддәсе кулланучыны тулаем яклый. Кулланучы товар яки күрсәтелгән түләүле хезмәтнең бөтен нечкәлекләрен белеп бетермәскә мөмкин, бу норма кулланучының таләпләрен тикшергәндә судларга шуны исәпкә алырга йөкли. Әлеге очракта без олай дибез: «Әйе, чынлап та, заемчы бу комиссияләр турында белгән, ләкин аларның законсыз икәнлеге турында белмәгән бит».

Инде урынлы сорау туарга мөмкин: хәзер кредит комиссияләренең законсыз икәнлеген беләбез, ләкин яңадан кредит алганда, банк тагын комиссияләр алып калды, инде нишләргә? Җавап шул: банкның гамәле барыбер законга каршы килә: «Кулланучыларның хокукларын яклау турындагы» Федераль Законның 16нчы маддәсе буенча, килешүдәге кулланучыларның хокукларын бозучы шартлар законсыз, дип таныла. Димәк, бу очракта да комиссияләрне кайтарып була.

Комиссияләрне кайтару дигәннән, аларны нинди срокларда кайтарып алырга була?

– Чынлап та, Гражданнар кодексында үз хокукларыңны яклау өчен сроклар («сроки исковой давности»-авт.иск.) каралган. Банктан соңгы 3 елда түләнгән комиссияләрне кайтарып алырга мөмкин. Монда кредит әле түләнәме, әллә инде ябылганмы – роль уйнамый. Бер суд эше, гадәттә, 1,5 айдан 3 айга кадәр сузыла. Шунысын да искәртмичә булмый: 2012 елның 1 гыйнварыннан яңа гамәлгә керәчәк һәм инде ябылган кредитлар буенча комиссияләрне кайтарып алып булмаячак.

Район үзәкләрендә мондый хезмәт күрсәтүче юристлар бик аз яки бөтенләй юк. Казаннан читтә, аеруча авылларда яшәүчеләргә ничек ярдәм итәсез?

– Клиент кредит буенча барлык документларын, шул исәптән кредитны түләгәнлеккә чекларын һәм паспортын алып безгә килә, килешү төзи. Икенче юлы ул инде кире документлары һәм акчасы артыннан гына килә. Эшнең барышы турында без аңа даими рәвештә хәбәр биреп торабыз. Бу аның өчен бик уңайлы. Әлеге мәсьәләләр буенча тулырак мәгълүматларны (8843) 239-10-47 яки 89270391047 номерларына шалтыратып белешергә була.

РЕДАКЦИЯДӘН: укучыларыбызга шуны да җиткерәбез: безнең белән «Кулланучыларның хокукларын яклау үзәге» ширкәте арасындагы хезмәттәшлек турындагы килешү нигезендә, кредит комиссияләрен кайтару өчен судта эш йөрткәндә «»не укучыларга өстенлекләр каралган. Болар турында да югарыда күрсәтелгән телефоннардан тулырак мәгълүмат алырга мөмкин.

 

Комментарии