Группировка «колы» булганчы…

Яшермим, кечкенәдән үк группировка сүзен ишетсәм, куркып кала идем. Күз алдыма гел кинолардагы кебек карадан киенгән, кара күзлекле бер көтү егет килеп баса. Ләкин туганнан туган абыемның дусты Эльмирның (исеме үзгәртелде) абыйсы төркем лидеры икәнен белгәч, мин берара аптырап калдым. Бары тик үзен күреп сөйләшкәч кенә, мин аның, чыннан да, группировка тотуына ышандым…

Группировка кешеләре сүзләрен кыска тота, чөнки аларның законнарын башкалар белергә дә, ишетергә дә тиеш түгел. Шуңа да язмам бөтен нечкәлекләре белән язылмады, әмма кайбер яшүсмерләрне уйландырырга җирлек бирер дигән өметтә калам.

ЛИДЕР КЕМ УЛ?

Аның белән таныштырганчы, абыемны бик озак үгетләргә туры килде. Инде очрашабыз дигәндә дә, мин аны, ни өчендер, ялтырап торган пеләш башлы, тулы гәүдәле, кырыс егет итеп көттем. Әмма машинадан заманча гына киенгән, аралашучан, гап-гади егет килеп чыкты. Бер карасаң, син аны группировка лидеры дип әйтә дә алмыйсың. Үзен гади тота белә, мактанмый-кыланмый. Тик… ул лидер һәм аның кулында дистәләгән егет “бии”…

Алмаз (исеме үзгәртелде) – кала егете. Башка шәһәрдән килеп, монда үз группировкасын оештырган.

– Казанда күп урамнарның үз группировкасы бар. Моңа аптырыйсы да юк, чөнки һәр кешегә “крыша” кирәк, – дип сөйләп китте ул. – Бүгенге көндә минем группировкада 100дән артык кеше: араларында студентлар, биш мәктәп укучысы да бар. Исемен дә үзем яшәгән урам исеме белән атадым. Без бер булып торабыз. Кайгылар да, шатлыклар да уртак, проблемаларны да бергә чишәбез. Минем егетләр берәүгә дә начарлык эшләп йөрми бит. Үзебезнекеләргә бәйләнсәләр генә, нидер эшләргә мөмкин. Шуңа күрә группировка тотуны мин начар әйбергә санамыйм. Нидер эшләү дигәч тә, сугышырга туры килә инде ул. Сугышкан вакытта башка төркемнәр шикелле үтерүгә хәтле барып җиткәнебез юк. Әмма кыйналу көчле булырга мөмкин. Бер сугышканда егетебез аягын ерттырды, шуннан гангрена китте. Табиблар кисәргә мәҗбүр булган.

Әлбәттә, без аны ташламыйбыз, гел хәлен белеп, акчалата ярдәм итеп торабыз. Шулай да күбесенчә каршы як белән уртак тел табарга тырышабыз.

Әлеге сүзләрен тәмамлап та бетермәде, дусты, аңа шалтыратып, проблемалары килеп чыкканын әйтте.

– Күрәсеңме, бер егетебезгә – Фишкага (бер дустының кушаматы) бәйләнгәннәр. Әгәр килешә алмасалар, миңа китәргә туры килмәгәе. Менә шулай инде башта “зам”ым сөйләшә, булмаса мине чакырталар, – ди Алмаз.

Алмаз егетләрен һәр чәршәмбедә үз фатирына җыя. Алар анда үз хәлләре турында сөйләшә, килеп туган проблемаларына ачыклык кертергә тырыша. Сөйләшкәндә һәрберсе ситуациягә карата үз фикерен белдерә, шуннан соң иң отышлысы сайлап алына икән. ”Һәр группировка кебек без дә ай саен акча җыябыз. Кимендә, 500 сумнан. Менә шул җыелган акча группировканы яшәтә: сугышырга барганда машинаның бензин бәясен, кыскасы, безгә кирәк булган бөтен чыгымнарны каплый”, – ди Алмаз.

Алмаздан йөргән кызы бармы-юкмы дип сораган идем, елмаеп кына: “Минем белән кем очрашып йөрер микән?” – дип җавап кайтарды. Аның элегрәк кызы булган, әмма ташлаган. “Минем белән йөргән кызга җиңел түгел. Чөнки миңа аны урам белән бүлешергә туры килә. Әгәр очрашкан вакытта шалтыратып проблема килеп чыгулары турында әйтсәләр, мин аны калдырып китәргә мәҗбүр”, – ди ул.

Алмазның группировкасына егетләр килеп тә, китеп тә тора икән. “Мин аларга ирекле юл куям. Көчләп берәүне дә үземә чакырмыйм, куып та җибәргәнем юк. Китәргә теләгәннәрне көчләп тә тотмыйм”, – диде Алмаз, сүзен тәмамлап.

ТӨРКЕМ ЕГЕТЕ

Радик (исеме үзгәртелде) белән мине дус кызым таныштырды. Сүз башында ук ул барысын да сөйләмәячәген, кирәк дип тапканнарын гына әйтәчәген искәртте.

Радик – инде биш ел группировка кешесе. Районнарында оешкан төркемгә ул мәктәптә укыган елларда кергән. “Мин үзебезнең группировкага иптәшләр белән кердем. Чөнки аның кешеләре гел “текә” булып күренә иде. Без дә үзебезне шулай күрсәтергә теләдек. Башта бар да яхшы кебек: синең дусларың арта, урамда да бәйләнүдән курыкмыйсың… Тик тора-бара кая килеп эләккәнеңне аңлыйсың. Тыштан караганда син, чыннан да, “текә” группировка кешесе кебек күренәсең, ә менә син төркемнең үзендә кемгәдер буйсынучы, алар әйткәннәр белән яшәүче бер кеше генә. Группировка кешеләре, дөресен генә әйткәндә, бәйле кешеләр. Лидерлар сүзен без һәрчак тыңларга тиеш.

Һәр атна без төркем белән җыелып алабыз. Килеп туган проблема булса, уртага салып сөйләшәбез дә, берәр карар кабул итәбез…

Берсендә җыелышка ниндидер сәбәп белән мин соңарып килдем. Шуның өчен башта бөтен иптәшләрем алдында сүктеләр, аннан тотып кыйнадылар. Ә син аларга каршы сүз дә әйтә алмыйсың, тик басып торасың. Менә шунда күренә инде ул синең группировкада бер кеше түгел икәнең. Соңга калуым юкка да түгел иде, ләкин лидерлар өчен егетләрнең сәбәбе булырга тиеш түгел”, – ди Радик.

Группировканың авылларда да бәйле егетләре бар. Тик алар җыелышларга килеп йөрми, ай саен акча гына җибәреп тора икән. Әгәр аларның проблемалары килеп чыкса, группировкадагы район егетләре дә авылга мәсьәләне хәл итәргә ашыга.

“Проблемалар төрле вакытта килеп чыгарга мөмкин. Менә шул чакта син кырык эшеңне кырык якка ташлап, билгеләнгән урынга барырга тиешсең. “Мин сөйгәнем янымда”, “Бу юлы килә алмыйм”, дигән җавапларны лидерлар бөтенләй кабул итми. Әлбәттә, мәктәптә укыган чорларда группировка кешесе булырга авыргарак туры килә. Әнине алдап акча алулар, юк-бар сәбәп табып җыелышка барыр өчен өйдән чыгып китүләр, сугышканда килеп алып китсә…” Радик берара тынып калды һәм янәдән: “Беләсеңме, группировка нәкъ сазлык кебек: башта үзенә тарта, аннан ник кергәнеңә үкендерә. Группировкадан китсәң, иптәшләр табуы да авыр булыр кебек, чөнки синең монда үзеңнекеләр. Ә төркемдә син кемнеңдер “кол”ы…”

ЭЛЕККЕГЕ “ГРУППИРОВЩИК”

Айрат (исеме үзгәртелде) группировкадан өч ел элек киткән “стажлы” егет. Группировкада ачыны-төчене күп татыган, ахрысы, төркем сүзен искә алырга да, ишетергә дә теләми. Әмма сүзләрен аңлаешлы һәм кыска тота: “Энеләремне дә, туганнарымны да группировкадан еракта тотачакмын. Кирәк нәрсә түгел ул. Кергәндә генә күңелле, ә проблемалар килеп чыгып, сугышларга барганда… Менә күрәсеңме йөземне? Сугышканнан калган җөй бу”, – дип, битендәге яра эзенә төртеп күрсәтте”.

Айратка группировкадан киткәндә ультиматум куйганнар: я ул лидерларга 1500 сум акча түли, я аны үз иптәшләре үк больницада ятарлык дәрәҗәдә кыйнаячак. “Мин, әлбәттә, акча түләдем. Андагы законнар миңа яхшы таныш. Кем белә, бәлкем алар сине гомерлеккә инвалид калырлык итеп кыйнап ташлар. Миңа сәламәтлегем кадерлерәк”, – диде Айрат.

Группировкага керергә теләүче яшь буын әле дә юк түгел. Ләкин төркем кешесе булганчы, иң элек, уйларга кирәк. Юкка гына: “Күрмәгәннең күрәсе, күргәннең качасы килә”, – дип әйтмиләрдер…

Илүзә ШӘРИПОВА

“Безнеңчә» сүзлек 2

Газетаның 51нче санында чыккан Ф.Гыйльманованың «Безнеңчә» сүзлек” дигән мәкаләсендәге «Сүзлек”не мин дә дәвам иттерергә телим. Имтиханга әзерләнеп баш каткан чакларда шундый кызыклар килеп чыга башлый инде ул. Гел уку гына да кызык түгел, бераз шаярып та аласы килә бит. Минем сүзлек болайрак килеп чыкты, укып карагыз әле: Мәктәп тормышы – сугыш һәм солых; Контроль эш вакыты – йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын; Тәнәфес вакыты – икенче Бөтендөнья сугышы; Укытучы өстәле – идарә итү приборы; Такта янында укучы – үлеп баручы аккош; Соңгы парта – ял йорты; Чишенү бүлмәсе – кием-салым базары; Ашханә – берәү дә үләргә теләмәде; Укытучы һәм укучылар – Али Баба һәм 40 юлбасар; Шпаргалка – оҗмах кошы; Класс җитәкчесе – дрессировщик; Укучылар – ерткычлар; Көндәлек (тикшергәннән соң) – алсу җилкәнле кораб; Өй эше күчерү – Ходай тизлек бирсен; Отличник дәфтәре – аңлатмалы сүзлек; Коридор – йөгерү сукмагы; Шпаргалкалы парта – алтын тулы сандык; Әти-әни җыелыштан соң – Терминатор-2; Соңгы кыңгырау – джунгли авазы.

P.S. Ләкин, ни генә дисәң дә, яратабыз без сине, мәктәп! Нинди генә булсаң да, сагынып искә алачакбыз! Монысын тәгаен әйтә алам.

Зәлия ЛАТЫЙПОВА,

районының 11 сыйныф укучысы.

Яшьли өзелгән гомер

15 гыйнварда Ачасыр авылы егете Хәбибуллин Айратка 22 яшь тулган булыр иде, әгәр бөреләнеп кенә килүче яшь гомере өзелмәгән булса…

Шул уңайдан күңелемдә бер хикәя туды. Айратны искә алган чакта сыйныф җитәкчесенең, барлык сыйныфташларының, дусларының күзләренә яшь тула…

Авылдан ерак түгел олы юл чаты, ә кырыенда хәтер ташлары. Мәңге хәтердә каласы ташлар. Онытылмас, күз яшьләре кипмәс, чәчәкләр бетмәс ташлар…

Җәй аеның печән вакытында һәркем үз хуҗалыгын кышка әзерләргә ашыга. Иртән таң вакыты белән әтәч тавышына торып, көне буе кояшта кызарып, каралып үлән чаба авыл халкы. Аннары күмәкләшеп, әйләндерә-әйләндерә киптерәләр, ә кич кояш батканчы, алып кайтырга ашыгалар. Печән җыю атнасының һәр көне шулай узды, тик соңгысы мәңге җуелмас булып хәтәр килеш хәтердә калды…

…Шәфәкъ нуры белән кызарып кояш батып килә, шулчак ниндидер каты бәрелү ишетелде, йөрәк өзгәләнеп чәнчеп куйды. Шул мәлдә күршегә печән кайтып төште, тик алар аны кертергә ашыкмады, юл чатынд а ак “Волга”га мотоцикл белән бәрелгән егетнең хәле борчый иде аларны… Урам халкы пошаманга калган… “Ни булган? Хәле ничек? Исәнме?” дигән сораулар тынгы бирми, яткан җирдән йокыны качыра, җанны, тәнне сызлата… Йокысыз яткан җирдән кинәт тын кысылып, йөрәк берничә мәртәбә чәнчеп куйды, шуннан йокыга талдым.

Иртән таң ата, әтәч кычкырмый, көн матур, ләкин халык печәнгә ашыкмый, алар елый, сәдака барлый… Яшь йөрәкнең “Ашыгыч ярдәм” машинасында гомере өзелгән…

…Җеназа намазында халык Сабантуйдагыча күп, бар да яшь, үсмер килеш киткән егеткә тәхлил әйтә…

Юл чатында, изге зират урынында тагын бер гомер өзелеп, хатирәле таш куелды. Анда карагач, күзләр генә елап калмый, ә җан сыкрап, үксеп, кызганып елый…

Алисә ҖАМАЛИЕВА,

Яшел Үзән районы, Олы Ачасыр авылы.

Комментарии