- 03.02.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №5 (4 февраль)
- Рубрика: Архив
10 февральдә Чаллы ТИҮе рәисе Рафис Кашаповка карата Русия җинаятьләр кодексының 282нче маддәсе буенча, милләтара һәм динара низаг тудыруда гаепләп, суд эше башланачак. Шушы маддә буенча моңа кадәр Чаллыда суд эшенең ачылганы юк иде әле.
Р.Кашапов Чаллы ТИҮе рәисе булып 1998 елда сайлана. Аңа кадәр ул эшмәкәр туганнары белән татар милли хәрәкәтенә һәрдаим булышып тора. Гаяз Исхакыйның “Идел-Урал”, Вахит Имамовның “Сәет Батыр” һ.б. китапларны йөзәрләгән мең тираж белән бушлай тараталар. Татарстан суверенитетын яклап, 1990-92 елларда Казанда оештырылган митингларга меңләгән халыкны автобусларда, поездларда алып бару җаен таба. Казанга булган сәфәрләр өчен аңа милиция кисәтү ясап, хакимият штраф салып тора.
Чаллы төбәгендәге Түбән Кама, Алабуга, Азнакай, Зәй, Чистай, Тукай районнарында һәм шәһәрләрендәге милли хәрәкәт вәкилләрен, җитәкчеләрен беркадәр берләштерүгә дә ирешә. 1999-2000 елларда Кашапов рәислегендә ТИҮ күп санлы митинг-пикетлар уздыра. Анда милли мәгариф, татар яшәеше, мәчет-мәдрәсәләр, нахакка гаепләнгән милләттәшләре һ.б. мәсьәләләр күтәрелә. Шушы гамәлләре өчен 2000 елның 2 июлендә Чаллы ТИҮенең штаб-фатирында бомба эзләү сылтавы белән тентү уздырып, аның ишеген керә алмаслык итеп сварка белән ябыштырып куялар. Р.Кашапов югалып калмый, хатыны фатирын ТИҮ штабы итә (хәзергәчә шунда). 2002 елның 29 маенда шушы ТИҮ штаб-фатирында Р.Кашаповка һәм анда булучыларга һөҗүм ясала. Кашаповның 18 урыннан сөяген сындыралар. 3 кеше каты яралана. Шул җәрәхәтләр нәтиҗәсендә ТИҮ активисты Габдулла Шәйсолтанов I группа инвалид булып кала. Р.Кашапов әйтүенчә, тагын бер активист – Рәшит Хафизов кыйналудан соң 2003 елда үлә.
Шушы вакыйгалардан соң хастаханәдә яткан, төрмәләрдә утырган Кашапов милли хәрәкәттәге эшчәнлеген киметми. Чаллы үзәгендә, Ватан сугышы истәлегенә ачылган Җиңү паркында чиркәү салуга ТИҮ әгъзалары һәм башка татар милли оешмалары белән берлектә каршылык акциясен башлый. Сугышта һәлак булганнар истәлегенә ачылган Җиңү паркында чиркәү салуга каршы чыккан Чаллы ТИҮенең 2003 ел, 26 февралендә язылып таратылган мөрәҗәгатендә мондый юллар бар: “ТИҮне ничек булса да тар-мар итү максатыннан хакимият Җиңү паркындагы чиркәү төзелеше тирәсендә коткы компаниясен башлады. Чиркәү нигезе дигән нәрсәнең кирпечләрен күчереп куюда ТИҮнең катнашы булуына дәлилләр юк, шулай да аны бу вакыйга тартып кертергә маташалар.
Чаллыда христианнар һәм мөселманнар арасында каршылык булмады, булмас та. Моңа бер мисал: Җиңү паркындагы чиркәү төзелешенә каршылык белдереп, 5000 кеше имза куйды. Алар арасында Чаллыда яшәүче урыслар да күп иде”.
Чаллы ТИҮе мөрәҗәгатендә язылган бу сүзләргә 6 ел узды. Бөтен Русия күләмендә зур резонанс алган әлеге акциядән соң чиркәү төзеләсе урында, Чаллыда беренче Боз сарае төзелә. 2008 елның гыйнвар аенда Чаллының 1нче бала тудыру йортында христиан рухание килеп чукындыру йоласы үткәрүгә ТИҮ зур каршылык акциясе уздыра. Халыкка, Русия җитәкчеләренә мөрәҗәгатьләр языла. Хокук органнары бу мөрәҗәгатьләрдә дини һәм милләтара низаг тудыруга сәбәпче дип, суд эшен кузгаталар. 10 февральдә башланасы суд алдыннан “Азатлык” хәбәрчесе гаепләнүче Р.Кашапов белән очрашып, аңа берничә сорау бирде:
– Рәфис әфәнде, Чаллы тарихында беренче тапкыр милләтара, динара низаг тудыруда гаепләү эше карала. Суд алдыннан каушау, дулкынлану, курку хисләре бармы?
– Мине урысларга, православиягә каршы “сугыш” игълан иткән дип җинаять эше ачтылар. Адәм көлкесе, ничек бер кеше шундый сугыш игълан итә алсын? Чынбарлыкта минем үземә каршы сугыш игълан иттеләр. Мәсәлән, Чаллы ТИҮе, Косово бәйсезлеген танып хат язган өчен, миңа һәм хатыныма, өебез алдында билгесез кешеләр сагалап торып, бу котлау хаты өчен “без сине юкка чыгарабыз”, – дип куркытырга теләде. Шушындый хәлләр быел берничә мәртәбә кабатланды. Прокурор миңа: “Сиңа ике елдан биш елга хәтле төрмә көтә”, – дисә дә, җинаять эше ачтылар дип өйдә калтырап утырмыйм. Мин аңа җавап итеп: “Күпмегә утырта аласыз, шуның хәтлегә утыртыгыз”, – дидем. Шундый каршылыклы юллар үткәч, судтан гына курку булмастыр.
2008 елның апрель башында җинаять эше ачылды. Шуңа да карамастан, 2008 елда гына да Чаллы татар иҗтимагый үзәге милләтбез өчен бик күп чаралар үткәрде. Кайберләрен генә әйтеп китәм: май азагында “Туган ягым – Татарстан” исеме астында мәктәп балалары арасында конкурс үткәрдек, җәй көне Татарстан Президент постын яклау акциясендә Казанда булган чараларда катнаштык, Ризаэтдин Фәхретдиннең 150 еллыгына багышлап, аның туган ягы Әлмәт шәһәренә сәфәр оештырдык, Хәтер көненә Чаллы шәһәреннән Казанга милләттәшләребезне җибәрдек, шулай ук пикетлар, митинглар оештырдык, дөньякүләм Интернет челтәрендә эшләр алып бардык. Әгәр дә мин дер калтырап куркып утырсам, боларны эшли алган булыр идемме?
– Татар милли хәрәкәтенә килгәч, ничә тапкыр суд эше кузгатылды, ничә тапкыр төрмәдә утырдыгыз?
– Мин 1998 елдан ТИҮ рәисе, 15 тапкыр суд алдына бастым. Ике тапкыр төрмәдә булып чыктым.
– Сез күптән түгел генә БМОга ТИҮ исеменнән мөрәҗәгать юллагансыз. БМО вәкиле сезнең белән элемтәгә дә чыккан. Мөрәҗәгатьнең эчтәлеге, БМО вәкиле белән сөйләшү нидән гыйбарәт?
– Сезнең соравыгызны дөреслим. Беренчедән, без БМОга түгел, ә бары тик Русия хокук яклау оешмаларына мөрәҗәгать иттек. Минем уйлавымча, БМОга безнең хатларны алар җиткергәндер. БМО вәкиле бездән бу җинаять эшләре буенча хокук бозуларны язма рәвештә инглиз телендә сорап алды. Минем өчен бу көтелмәгән вакыйга булды.
– Рәфис әфәнде, Сез заманында Чечен республикасы Президенты Җәүһәр Дудаев, Аслан Масхадов, Зелимхан Яндарбиев, Шамил Басаев белән очраштыгыз. Шушы очрашуларның ул чакта ук хокук органнары хәтерендә сеңеп калу ихтималы бармы?
– Әйе, ул вакытта безгә күп сораулар белән килделәр. Сез корал ташыйсыз, террористларны яклыйсыз, алар аркылы Татарстанда оешкан җинаять төркемнәрен җыясыз дип бәйләнделәр. Әйе, мин алар белән очраштым. Ул вакытта тыныч иде. Шул ук вакытта алар белән Мәскәү Кремлендә утыручылар Борис Ельциннан башлап бөтенесе очрашты.
– Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова “Төрмәгә утыртсалар, ачлык игълан итәчәкмен”, дип белдерде. Инде сезгә дә төрмә яный калса, нинди дә булса чараларыгыз бармы?
– Үткән юлы төрмәдән мине психбольницага күчергәч, ачлык игълан иттем. Психбольницаның баш табибы, минем аң югала башлагач, реанимация аппаратурасын палата янына китереп куйдырды. Анда каршылык акциясе белән үзем теләгән чарага өлешчә ирештем һәм мине кире төрмәгә күчерделәр. Төрмә турында әйткәндә, киләчәк тормышыбыз Аллаһы Тәгалә кулында.
Р.Кашапов булган судларның кайберләрендә җиңеп чыкты. Канунсыз эзәрлекләнүләр, төрмәгә утыртулар өчен, Чаллы прокуроры Илдус Нәфыйков Р.Кашаповтан гафу үтенү турында хат та юллаган иде. Кашаповның эзәрлекләнүдән соң килгән матди, рухи зыянны акчалата түләү турындагы шикаятьне Русия суды ТИҮ рәисе файдасына хәл итте. Р. Кашаповка Русия Икътисад министрлыгы “күрелгән зыян өчен” дип 280 мең сум түләргә мәҗбүр булды. Озак елларга сузылган судлашуларның соңгысы, шулай итеп, Кашапов файдасына хәл ителде. Прокуратура җиңелергә яратмый кебек, яңа суд башлады.
Күптән түгел Чаллы суды журналистлар өчен матбугат очрашулары уздырды. Шушында “Азатлык” хәбәрчесе матбугат үзәге рәисе, федераль казый Айрат Идрисовка мондый сорау бирде:
– Кризис чорында халык күтәрелешенә, милли рухтагы чыгышларга юл куймау максатыннан, хакимият чаралар күрү турында сүз алып бара. Чаллыдагы милли оешмаларның җитәкчеләренә карата җинаять эшләренең күпләп ачылуы шушы чараларның тормышка аша башлавына дәлил түгелме?
Федераль казый Идрисов әфәнде: “Мин бу сорауга җавап бирә алмыйм, безгә нинди суд эше килә, шуларны карыйбыз”, – диде.
Гафиулла ГАЗИЗ.
Чаллы.
Кризис гомерләрне өзә
Русиянең 72 төбәгендә оппозицион көчләрнең һәм хакимиятне яклаучыларның урам җыеннары узды. Мәскәү һәм Петербурда оппозиция чараларына рәсми рөхсәт бирелмәде. 40-60 кеше кулга алынды.
Русиядә эшсезләр саны арта, бурычларын түли алмыйча, үз-үзләренә кул салучылар турында хәбәрләр күбәя. Русия моңа кадәр дә суицид саны ягыннан дөньяда “алдынгы” иде. Быел ул тагын да артырга мөмкин.
БАЙЛАР ДА ЕЛЫЙ
Бизнестагы кыенлыклар аркасында күптән түгел Мәскәүдә очкычка һәм поездга билет сатучы СОБИ ширкәте башлыгы Владимир Зубков үзенә-үзе аткан. Екатеринбургтагы рестораннар хуҗасы Алексей Доронин үзен-үзе агулаган. Петербургта дару сатучы ширкәт башлыгы һәм аның урынбасары кыенлыклардан үлеп котылырга булган.
Урта сыйныф белән бергә олигархлар да бурычка баткан. Русиянең иң бай кешеләренең берсе Олег Дерипаска банкрот дип игълан ителергә мөмкин, аның кул астындагы ширкәтләр бурычы 30 миллиард доллардан артык дип исәпләнә. Бу аның бөтен булган байлыгыннан да күбрәк, ди белгечләр. Әмма ул Давос форумына барып тормыш авырлыкларыннан зарланса да, кризистан чыгу юллары турында уйлый.
ҮЛЕП КОТЫЛУ
Эш хакына гына өметләнеп яшәгән миллионлаган гади кеше дә авыр хәлдә калды. Аларның кайберләре тәмам өметләрен өзде. Магнитогорскидагы татар кешесе Руслан Шәрәпов, эшсез калгач һәм машина өчен кредит түли алмавын аңлагач, асылынырга булган. Шундыйрак хәл Түбән Новгород өлкәсендә дә теркәлгән. Пильна авылындагы машина йөртүче 45 яшьлек бер кеше, эшсез калудан куркып, эчүгә сабышкан, аннан мылтыктан йөрәгенә аткан.
Гомерләрен үз теләге белән өзәргә тырышу турында куркыныч хәбәрләр Екатеринбург, Волгоград, Новосибирск, Омск, Воронеж якларында да бар.
ХАЛЫК АЧУЛЫ
Зур шәһәрләрдә эш табып булса, бер генә ширкәткә бәйле булган кечкенә калаларда хәлләр авыррак. Русия төбәк институты санап чыгарганча, Русиядә андый шәһәрләр 400дән артык. Халык урамнарга чыгарга, юлларны ябарга әзер. Бу ял көннәрендә Русиянең 72 төбәгендә урам җыеннары үткән, дип хәбәр итә Newsru.com.
Татарстанның Казаннан соң икенче иң зур шәһәре Чаллыда төп эш бирүче ширкәт “КамАЗ” эшен яңадан туктатып тору турында хәбәр итте. Эшчеләргә хезмәт хакы өлешчә түләнергә тиеш диелә, әмма үткән ел ахырында айлык акча вакытында бирелмәгән булган. Ипотека һәм башка төрле кредит түләгән эшчеләрнең төрле юллар белән акча табарга тырышуы турында да әйтелә.
Татарстанның Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада гыйнварның 20 көнендә генә дә эшсезләр саны 19%ка арткан. Рәсми саннарга караганда, бүгенге көндә Татарстанда 31,5 мең кеше эшсез санала. Әмма бу республикадагы актив халыкның 1,64%ын гына тәшкил итә икән.
Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре әйткәнчә, соңгы вакытта республикада үзенә-үзе кул салучылар саны артмаган. “Гадәттә, суицид хәлләрен кризиска бәйләп карамыйлар, бурычларын түли алмыйча үзенә-үзе кул салу очраклары турында хәбәрләребез юк”, – диде министрлыкның матбугат хезмәте вәкиле Әлфия Сафина.
Соңгы булган очрак (яшь егетнең балконнан ташлануы) кризис белән бәйле түгел дип аңлатыла.
ЭШЕҢ БУЛМАСА, УРАМ СЕБЕР
Татарстан хакимиятләре, эшсезлекне киметер өчен, хөкүмәт акчасына төрле эш урыннары булдырмакчы. Татарстанның Мәшгульлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, “КамАЗ”, “Татнефть”, Серго исемендәге һәм Бөгелмәдәге ширкәтләр хезмәткәрләренә җәмәгать эшләре тәкъдим ителгән. Әлегә төрле тармакларда 1 меңнән артык эш урыны булдырылган. Хөкүмәттә бу санны 25 меңгә җиткерү бурычы куела.
Русиялеләр Интернетка күбрәк ышана
Русиялеләрнең илдәге мәгълүмат чыганакларына карата ышанычын өйрәнү максатында, ноябрь аенда Русиянең 12 шәһәрендә фикер белешү узды. Аның нәтиҗәләре sostav.ru сәхифәсендә урын алды.
Сораштыру нәтиҗәләренә караганда, халыкның 33% мәгълүмат чыганагы буларак җирле һәм федераль газеталарны өстен күрсә, 47% халык Интернеттагы мәгълүмат чараларын мөһим дип саный. Әлеге сораштыру нәтиҗәләре Русия халкы җирле язма матбугатка караганда, Интернеттагы мәгълүматка күбрәк ышана дигән фикер уятты.
Бу, бер яктан, акча мәсьәләсе белән дә бәйле. Глобаль икътисадый кризис шартларында, басма мәгълүмат чараларына бәяләр арту сәбәпле, халык хәбәрләрне Интернет аша укырга гадәтләнә башлаган.
Шул ук вакытта, Мәскәүдәге экстремаль журналистика үзәге белдергәнчә, Русиядә мәгълүмат иреклеге кысыла. Русия рәсмиләре электрон мәгълүмат чараларына булган басымны арттыра башлады. Соңгы вакытта журналистларны үтерү яисә Интернеттагы сәхифәләрне томалау очраклары иң югары ноктасына җитте, дип хәбәр итә үзәк.
Мәтин КАРЫШМАС
Марат Сафин спорттан китәргә җыена
Соңгы матбугат очрашуында ул тормышын үзгәртергә теләвен һәм теннистан китәргә җыенуын белдерде.
Бу хакта атаклы теннисчы Марат Сафин Мельбурндагы матбугат очрашуында көндәше Роже Федерерга оттырганнан һәм Австралия ярышыннан төшеп калганнан соң әйтте. Киләсе елда Мельбурн ярышында катнашу мөмкинлеге турындагы сорауга Марат Сафин: “Моңа мин бик шикләнәм”, – дип җавап бирде.
Ул саубуллашу уеннары оештыруны, күп кеше катнашындагы зур чараларны яратмавын әйтте. Марат Сафин ниндидер бик яхшы уеннан соң, тавышсыз-тынсыз гына китәргә теләвен белдерде.
27 гыйнварда Маратның туган көне иде, аңа 29 яшь тулды. Ул Казанның 1000 еллыгы бәйрәме белән кызыксынып, 2005 елның октябрендә әтисе Мубин Сафин белән бергә Татарстан башкаласына килгән иде.
Марат Сафин я рышларга әнисе белән бергә йөреп, кечкенәдән теннис уйный башлый. 1997 елда профессиональ дәрәҗәдә уйнарга керешә. 2006 елда Русия командасы белән бергә Марат Дэвис кәсәсен яулап алды. 2005 елда ул “Австралия Опен” ярышында җиңде. Соңгы елларда тезен һәм кулын яралап, ярышларда катнашмый торды.
Бикә ТИМЕРОВА
Мортазин гайбәте шикле, Бәйрәмова шаһит кына
Соңгы айларда Татарстанда Президентның элекке сүзчесе Ирек Мортазин һәм Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова тирәсендәге хәлләр яңарыш алды.
Республика Президенты Минтимер Шәймиевкә карата ялган мәгълүмат таратуда гаепләнеп, Мортазинга җинаять эше ачылган иде. Ул җинаять эше ачылуның нигезсез булуын белдереп, Казанның Вахитов район судына ике шикаять бирде. Әмма алар кире кагылды. Ләкин иң гаҗәбе – бу көннәрдә әлеге эш яңа борылыш алды. Татарстан Югары суды Мортазин шикаятен яңадан тикшерергә дигән карар чыгарды. Суд моны Вахитов районы хакименең эш барышында җибәргән хаталары сәбәпле дип аңлатты. Димәк, яңа тикшерүдән соң “Мортазинга карата җинаять эшен ачу нигезсез” дигән карар чыгарылуы да ихтимал.
Мортазин күптән түгел, Милли мәҗлес вәкилләренә 282нче маддә нигезендә җинаять эше кузгатылуын, җәмәгатьчелек игътибарын үз эшеннән читкә юнәлтү, дип атаган иде. Бу көннәрдә Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмовадан сорау алу булган. Ул аның барышында милли төбәк компоненты, Президентны сайлап кую мәсьәләсе хакында Русиягә әйтеп тә файда булмаганлыктан, татар мәсьәләләрендә халыкара оешмаларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булуын белдергән. Шул ук вакытта Бәйрәмовага үзенә карата җинаять эше ачылмаганын белү зур яңалык булган. “Документлардан күренгәнчә, мин шаһит итеп чакырылганмын. Безнең башка кешеләр дә шаһит булып чыкты. Бу минем өчен яңалык. Чөнки безгә җинаять эше ачылган дип әйткәннәр иде. Әмма ул, күрәсең, Интернетта милләтара ыгы-зыгы тудырган билгесез затларга ачылган. Ә тентү суд карары белән уздырылган. Безнең әйберләребезне алдылар. Әгәр компьютерны тикшергәндә шикле әйберләр килеп чыкса, эш барышында инде шаһитлардан гаепләнүчегә дә әверелергә мөмкинбез”, – ди Бәйрәмова.
Чаллыда чыгучы “Чаллы яшьләре” һәм “Азатлык” газеталары баш мөхәррирләре Дамир Шәйхетдинов белән Тәлгать Әхмәдишин да бүген шаһит буларак сорау алырга җәлеп ителә. Аларның да өйләрендә тентүләр үткәрелгән.
Ландыш ХАРРАСОВА
Эшмәкәр бирешергә җыенмый
29 гыйнварда Казанның Вахитов суды, Фердинанд Ганиев эшен тикшереп, аның үзен эзәрлекләүне туктату гаризасын канәгатьләндерде. Әлеге эшмәкәр инде айлар буе шәһәр хакимияте белән аяусыз көрәш алып бара. Максаты – үз бизнесын, үз хокукларын саклап калу.
Ганиев 2007 елның җәеннән барган тикшерү ыгы-зыгысыннан инде тәмам арыган. Аның әйтүенчә, Казан хакимиятенең шәһәр транспортында урнаштырган соңгы тәртипләренә каршы барган өчен аңа һөҗүмнәр дә күп булган. Әмма эшмәкәр моңа бирешмәде һәм соңгы судның карарны аның файдасына чыгарачагына иреште.
“Мин электән үк зур Кытай автобусларына күчүне һәм транспортта йөрү хакын 15 сумга күтәрүне хупламадым. Әмма Казан хакимиятенә килгән яңа башлык үз тәртипләрен урнаштырды. Бүген минем автобуслар элекке хакимият башлыгы вакытында алынган рөхсәт белән йөри. Салымнар түләнә, бар да тәртиптә. Автобуста йөрү бәясе – 10 сум. Әмма хакимияткә бу ошамый. Мин арзан бәя куйгач, алар автобуста йөрү хакын 20 сумга күтәрә алмый. Хакимият үзе судка бирә алмагач, Казанның дүртенче һәм бишенче транспорт идарәләре миңа каршы суд шикаяте белдерде. Янәсе, минем автобусларымның йөрүе аларга утызар миллион сумлык зыян салган. Алай гына да түгел, миңа каршы бүген каты көрәш алып баралар. Автобусларымның көпчәкләрен тишәләр, пыялаларын ваталар. 3 машинаны яндырдылар да инде. Берничә ай шәһәр урамнарында минем 15 автобустан берсе генә йөрде. Кичә суд карары белән тагын ике автобус ю лга чыкты. Калганнары әлегә техник тикшерү станциясендә тора”, – ди Фердинанд Ганиев.
Ганиев сүзләренчә, аны берничә тапкыр тикшерү органнарына чакырып, эшен туктатуны да сораганнар. Аларны тыңласа, 60 миллион сумлык бурычны да өстеннән төшерергә вәгъдә иткәннәр. “Алар бурыч белән без үзебез хәлне җайлыйбыз, ди. Ничек? Сез ул 60 миллионны үзегез бирәсезмени? Эшне ябып, алар бит ул акчаны миннән гражданнар кодексына нигезләнеп алырга мөмкин. Болай эш бармый”, – ди Ганиев.
Хосусый автобус хуҗалары белән хакимият арасындагы көрәш инде байтактан бара. Эшмәкәрләр, үз хокукларын яклап, урамга да бер генә тапкыр чыкмады. Казандагы кечкенә кибетчек-ларек хуҗалары белән дә шундыйрак хәл булган иде. Әмма кризис вакытында Казан хакимияте 2012 елга кадәр кибет хуҗаларына эшләргә рөхсәт бирде. Бу хәлдән соң хосусый автобус хуҗалары да хакимият ягыннан берәр җылы хәбәргә өметләнгән иде. Әмма өметләр акланмады. Хәлнең шундый булуында автобус хуҗаларының үз гаебе дә бар, ди Фердинанд Ганиев. Ул аларны вакытында бергәләшеп урамга чыкмауда, бердәм булмауда гаепли. “Хакимият үз тәртипләрен керткәч, күпләр бернинди көрәшсез китеп барды. Соңрак 6 эшмәкәр минем кебек үз автобусларын Казан юлларына чыгарды. Әмма аларга да, миңа булган кебек үк, транспорт идарәләре тарафыннан суд шикаяте белдерелде. Куркып качтылар. Хәзер берүзем булгач, җиңеп булмый, билгеле”, – ди эшмәкәр Ганиев. “Әлегә минем 1 автобус кына юлда йөри. Берничә көннән тагын икесе чыгарга тиеш. Шулай әкренләп бөтен автобусларны Казан урамнарына чыгарырга исәп бар. Суд миңа каршы карар чыгарса, эшне югарырак судта дәвам итәчәкмен. Бирешергә уйламыйм”, – диде ул.
Гадел ГАЛӘМЕТДИН
Комментарии