«Керәшен мәдәниятеннән имтихан»

“Безнең гәҗит” газетасы туганнарыбыз тормышында булган истәлекле вакыйгаларны яктыртып кына калмый, ә аларда үзе дә катнаша башлады.

12 февральдә яшьләренең “Шәрык” клубында керәшеннәргә багышланган кичә була дигәч, газетабыз аннан читтә кала алмады. “Керәшен мәдәниятеннән имтихан” дип исемләнгән очрашуга республиканың керәшен оешмасы вәкилләре, керәшеннәр арасыннан чыккан сәнгать әһелләре, яшь җырчылар һәм “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт ансамбле кунакка киләчәк. Очрашуда керәшен гореф-гадәтләрен саклау, торгызу проблемалары, керәшен-мөселман дуслыгы турында да сүз булачак. Туганлык җепләрен ныгытырга сезне дә көтеп калабыз, яшь дусларыбыз! Йөзегездә – елмаю, кулыгызда күчтәнәч булсын! “Керәшен мәдәниятеннән имтихан” кичәсе 12 февральдә шәһәре К.Маркс урамындагы 41 йортта 18 сәгатьтә башланачак.

Японнар да брак чыгарган

Toyota бөтен дөнья буйлап сибелгән “Yaris” маркалы 1 миллион 350 мең автомобилен җыеп алачак, дип хәбәр итә «РИА Новости». Баксаң, әлеге машиналарның иминлек каешлары төзек түгел, һәлакәт вакытында дөрес тартылмаска, хәтта янып китәргә дә мөмкин икән. Кайбер машиналарда ягулык яндыру процессы төзек түгел.

“Чәйнекләр” кыйммәт түли

Яшьләр өчен ОСАГО кыйммәтләнәчәк. Финанс министрлыгы бу нисбәттән тәкъдимен инде әзерләгән. Әгәр ул гамәлгә куелса, рульгә яңа утырган шоферлар иминият өчен страхование компанияләренә күбрәк түләячәк.

Шул ук вакытта мондый “чәйнекләр” өчен махсус тамга да булдырылды. Русия Премьер-министры Владимир шундый хөкүмәт карарын имзалады. Ике еллык стажы булмаганнар 1 марттан үз җиңел автомобильләренә сары төстәге квадратка өндәү билгесе төшерелгән махсус билге ябыштырырга тиеш булачак.

Комендант сәгате булачак

Русиядә тиздән 14 яшькә кадәрге балалар өчен комендант сәгате кертелергә мөмкин. Русия Дәүләт Думасы бу нисбәттән закон проектын беренче укылышта кабул итте инде. Әгәр шундый закон гамәлгә куелса, үсмерләргә төнлә барырга ярамаган урыннарны төбәкләр үзләре барлаячак. Шул ук вакытта балаларына контрольне йомшарткан ата-аналарга административ җаваплылыкны да җирле хакимият үзе билгеләячәк. Балалар керү тыелган оешмалар исемлегендә, беренче чиратта, мөгаен, секс-шоп кибетләре, чәркәханәләр, шәраб һәм сыра кафелары булыр.

Фаҗига

Актаныш районының Табанлы Күл авылында тетрәндергеч фаҗига булды, дип хәбәр итә МЧСның ТР буенча баш идарәсе пропаганда бүлеге. Ике нәни сабыйлы яшь яшәгән агач өйдә янгын чыгып, 5 яшьлек Рөстәм һәм 7 яшьлек Эльвина янып үлгән.

Әтиләре күрше авылда эшли. Ә әни кеше, күршедәге үз әтисенә караштыргаларга үтенеп, иртән фермага сыер саварга китә. Әти-әниләре эштә вакытта балалар һәрвакыт шулай бабайлары карамагында булган. Ә дәү әтинең бу көнне оныклары янына керергә вакыты җитми. Хуҗалык эшләрен караганнан соң, вакыты җиткәндә кергәндә, инде өйне ут чолгап алган була. Мөгаен, балалар уянганнан соң, шырпы алып, үзләренә мавыгу тапканнардыр. Башта ут йорт җиһазларын чолгап ала, аннан соң өйгә күчә. Сабыйларның янган гәүдәсен янгын сүндергән вакытта идәннән табып алалар. Ишек бикле булган, мөгаен, алар чыга алмаган.

Авыр көннәр

Февраль аенда геофизик активлык күзәтелергә мөмкин булган көннәр – 8-12, 16-20, 23-27се. Бу көннәрдә кәеф төшү, хәлсезлек, хәтта юл-транспорт фаҗигаләре арту ихтималы зур.

Уфадан торып компьютерларны бозганнар

Русиядәге зур компанияләрнең Интернет сәхифәләренә һөҗүм итү белән шөгыльләнгән хакерлар Уфада кулга алынган.

Үткән елда алардан Русиядәге 10 зур компания һәм 30 сәхифә зыян күргән. Алар ди-дос һөҗүм белән шөгыльләнгән, ягъни берничә мең компьютерга зыянлы программалар җибәргән. Вирус тупланып, бер сәхифәгә һөҗүм иткән һәм аны юкка чыгарган. Әлеге хакерлар Русиядәге һәм чит илләрдәге 20 мең компьютерга зыян салган. Баштан һөҗүмне булдырмас өчен дип аена 30-60 сум түләп тору турында килешү өлгесе тәкъдим иткәннәр.

Әлеге хакерлар икәү: аларның берсе – 1983, икенчесе 1985 елгы. Соңгысы мәктәпне яңа тәмамлаган, компьютерлар буенча махсус белеме дә юк. Икенчесе Уфа банкларының берсендә эшләгән.

Мөнир ВАФИН

n

Тавыкка үрчергә язган

Кризис вакытында ит куллану күләме кими. Халык сыер һәм дуңгыз итен элеккечә сатып ала алмый һәм шуңа күрә төп игътибар арзанлы тавык итенә юнәләчәк. Шул сәбәптән кошчылык тармагы җитештерүчәнлеген 12%ка арттырса, ә менә мөгезле эре терлекнең баш саны 6% кимиячәк, дип хисаплый экспертлар.

Дөрес, кризисның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен файдасы да бар. Долларның кыйммәтләнүе импортны киметә, димәк, эчке базарда эшләр өчен стимул барлыкка килә.

“Экспресс күзәтү” агентлыгы хәбәренчә, 2008 елда Русиядә ит куллану 8%ка арткан. Ә быел моның киресен күзәтергә туры киләчәк.

Су нефтьтән кыйммәт булачак

Давоста барган Дөнья Икътисадый Форумында игълан ителгән хисапта эчәр су бетә бара, дигән нәтиҗә ясалган. Ике миллиард кеше өчен су чыганагы булган Һималай һәм Тибет тауларындагы бозлар 2100 елга кадәр эреп бетәчәк, дип фаразлана. Шулай ук 70 зур елга корый бара. Белгечләр, киләчәктә су нефтьтән дә кыйбатрак чималга әйләнергә мөмкин, дип кисәтә.

“КамАЗ» үз эшен ике атнага туктатып тора

“КамАЗ» ширкәте яңадан үз эшен 12 февральгә кадәр туктатып торуы турында хәбәр итте. Эшчеләр мәҗбүри ялга җибәрелде. Икътисадый кризис аркасында дөньяда йөк машиналары сатылмый. Узган елның октябрь аенда ширкәт 4 көнлек эш атнасына күчкән иде. Ноябрьдә эш 2 атнага туктады. Декабрь уртасыннан алып «КамАЗ» бер айга якын эшләмәде.

Комментарии