Әпәт дватсыт пәт

Әссәләмәгаләйкүм, Алмаз әфәнде. “БГ”ның 22 октябрь санында (“Сәлам, дусларым”) безгә инфляция хәтле сәлам юллагансыз. Рәхмәт. Ләкин Сезнең инфляцияне санап та, үлчәп тә булмый. Мин үземнең инфляцияне кәнкрит саннар белән исәпләп күрсәтим әле.

Былтыр гына әле пенсиябезнең калган өлешенә иң “доступный” товар көнбагыш мае иде. Өеңдә маең, оның, бәрәңгең булса, бернинди сәяси кәттәклизмнар да, кризислар да нипачум иде. Былтыр бер шешә май 28 сум булса, быел – 70 сум. Инфляция – Х.

Былтыр 28 сум – 100%

Быел 70 сум – Х%

Х=70х100/28=?!!!!

Шушында җиткәч, минем кәмпүтернең крачины бетте. Үзегез исәпләп чыгарыгыз!

Яңа елдан пенсияләр җәяүләп кенә артса, иномаркаларда җилдерә инде. Юкка гына безнең Рәсәебездә әле тегендә, әле монда картлар, инвалидлар йорты янмый.

Безләрне дә “персона нонграта” (әрәм тамаклар) дип әбъявит итеп, уптымизация арбасына төяп, кризис чоңгылына мәтәлләтмәсәләр ярар дип торам әле. Аллаһы-Тәгалә юл куймаса, дуңгыз ашый алмас. Иншалла! Ни барына шөкерана итеп яшәрбез. Чихали мы на нас!

Нәгыймә әби ТАЛИПОВА.

Лениногорск районы, Ивановка авылы.

Комментарии