- 03.02.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №5 (4 февраль)
- Рубрика: Архив
Соңгы араларда ришвәтчелек һәм коррупциягә каршы көрәш турында сүз куерды. Элек-электән ришвәт булган һәм булачак.
Ришвәт ул файдасы тими калмас әле дип, эшләмәгән эшкә алдан түләп кую дигән сүз. Ришвәт белән берничек тә көрәшеп булмый. Ни өчен дигәндә, ул югарыдан түбәнгә түгел, түбәннән югарыга бирелә. Әгәр ришвәт булмаса, 50% бала югары уку йортына һәм юньле эшкә керә алмас иде.
Күптән түгел генә хөкүмәт депутатларның эш хакын тагын күтәрде. Бер юньле гамәл кылмаганнарын белә торып, шулкадәр хезмәт хакы билгеләүне депутатларга ришвәт бирү дип саныйм.
Менә минем пенсия 3100 сум. Әйдә, акчага тилмермәсен, карар чыгарыйк та 2000 сум өстик димиләр. Ни өчен дигәндә, ришвәт бирү югарыдан түбәнгә каралмаган.
Безгә эш хакы җитә дип, депутатлар Министрлар Советының ришвәтен кире бирмәгән бит. Шул вакытта ришвәтне кире борган булсалар, коррупциянең бер тамыры өзелер иде.
Әйдәгез, коррупция белән көрәшмик! Аңа киткән акчаны башка максатка тотыйк! Үзебез гадел яшик! Коррупция үзе бетәр!
Мансур ФАЗЛЫЕВ.
Балтач районы.
Закон байларныкы
Мин газетаның формасын шул килеш калдыру яклы. Бу сорауны карчыгыма да биргән идем, ул болай диде: “Бу гәҗитнең минем өчен күлмәге дә матур, килешле, анда җырлана торган җыр көйләре дә бик сөйкемле”.
Бүгенге дөнья, тормыш турында язып азапланмыйм. Ул шәптән түгел, оешканны тараталар. Аерым кешеләр кулына бирү өчен әзерлиләр кебегрәк тоела. Минемчә, бу уенчыкны барыбер сүтәчәкләр. Мин кешеләр арасында сирәк булам. Шулай да балта, пычак, сәнәкләр турында да ишеткәләргә туры килә. Кеше нәфесен богаулап чиштеләр, бик тә әшәке, кабахәт тормыш корылачак. Һәм аны барыбер сүтәчәкләр, дип уй йөртәм мин.
Баулыны шәһәр, дибез. Больница тулы кеше, кан һәм башка анализлар бирү өчен, Октябрьскига, Әлмәткә, Бөгелмәгә җибәрәләр. Халык җәфалана, бар акчасын юлга тота һәм табибларга бирә, ә үзе дару сатып алырга акча таба алмый. Дөньяны бары акчага коралар. Юк чирләрне бар итеп күрсәтәләр. Юкларын язып, операциягә озаталар. Минемчә, телефон аша бер шәһәрдән икенчесенә хәбәрләшеп акча ясыйлар. Минем бу язганнарым фикер бүлешү генә. Дөньябыз язып кына рәтләнүдән күптән үтте бугай инде.
Илсөя Бәдретдинова революция кирәк дип җырлый бит. Алар уйламый гына җырламыйдыр.
Миңа нәрсә? 80 яшь тулды. Яшәдем, төрлесен күрдем. Балаларга Ходай нинди болгавыр тормыш язган. Хәерле булсын инде. Акча байларда. Закон да байлар кулында.
Мөгътәсим ГЫЙМАЕВ.
Баулы.
Авылдашым белән горурланам
25 ноябрьдә “Яңа гасыр”ның “Хәерле иртә” тапшыруында безнең Бакырчы авылы егете эзтабарлар хезмәткәре Рафикъ Сәлахиев белән әңгәмә булды. Шундый матур итеп саф татар телендә сөйләде. Ул егет мәктәптә укыганда, мин җыештыручы булып эшли идем. Рафикъ шундый тәртипле иде, әдәпле гаиләдә үсте, гел “5ле” билгеләренә генә укыды. Аны укытучылары мәктәпнең йөзек кашы, диләр иде. Әти-әниләре дә бик үрнәк кешеләр.
Рафикъ 2007 елда минем әтиемнең каберен эзләп тапты. Аның медальоны яхшы сакланган булган. Миңа язуларын алып кайтып тапшырдылар. Аларга бик зур рәхмәт. Авыр хезмәтендә уңышлар телим. Авылдашым белән бик горурланам.
Мәгъсүмә ШАҺИЕВА.
Яшел Үзән районы, Бакырчы авылы.
Рәхмәт хаты
Без Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылыннан пенсионерлар, инвалидлар сезгә хат язарга булдык. Авылыбыз районга 30 чакрым. Анда барыр өчен бернинди транспорт юк. Юлда нинди транспорт очрый, шуның белән акча түләп барабыз. Кайтуы тагын бер бәла. Районда хастаханәгә керсәң, кеше тулы. Ярый ла чиратың җитсә. Аллага шөкер, безне кабул итүче табиблар аңлый. Сәгать 12 булса да кабул итә, борып җибәрми. Рәхмәт үзләренә. Гөлфизә Мәхмүтова, Руслан Вәлиев яннарындагы шәфкать туташлары хәлне сорашып, ачык чырай белән каршы ала. Без картларны кинәндергән өчен, аларга исәнлек-саулык телибез.
Үзебезнең авыл табибы Суфия Гобәйдуллина да бик мәрхәмәтле. Безгә дарулар бушлай каралган. Аларны өйгә китереп бирәләр. Авыл табибы, тәүлекнең нинди вакыты булуга карамастан, килеп ярдәм күрсәтә. Үзенә бик зур рәхмәт. Ходай исәнлек-саулык бирсен.
Фатыйх ФӘТКУЛЛИН.
Чүпрәле районы, Иске Кәкерле авылы.
Кайтаваз
Кая бара бу тормыш?
“БГ”ның 10 декабрь, 2008 ел санында Эльвира Фатыйхованың “Кукмор-транс исемле сериал” дигән мәкаләсе басылып чыккан иде. Мин дә үз фикеремне белдерергә булдым.
Кукмарада транспортчылар һаман талаша. Үзем шул районнан булгач, Кукмара бик якын, шуңа аның турында начар язмалар бер дә укыйсы килми. Эшләр гөрләп барса, начар язмалар чыкмас иде. Районда Тәмле Чишмә авылы бар. Анда электр уты кертү мәсьәләсе планда бар микән?! Аман-Оштырма урамы кайчан да булса асфальт күрерме?
Чишмә суының бер литрын ике сумга саткач, кая бара бу тормыш? Казанда автобуска билет бәясе – 15 сум. Барып кайтырга – 30 сум. Айлык бәя 1000 сумга якын. Күрше өлкәләрдән уңайсызланырга кирәк.
Халык түзәр-түзәр дә бер шартлар. Давыл булмый калмас.
Мәкъсут НУРИЕВ.
Аксубай.
Хезмәт төбе – хөрмәт
Әйе, чыннан да, бу шулай. Халкыбызның бу әйтемен дөресләгәндәй, 24 декабрьдә Бик-Үти мәдәният йортында үткәрелгән чара моңа ачык мисал булып тора.
Сәхнә түрендә чәчәкләр арасында балкып утыручы китапханә мөдире Нәсимә Фәйзелхак кызы Хәйруллинаның олы юбилее – 70 яшьлек бәйрәме.
Нәсимә Хәйруллина шушы авылга 17 яшендә китапханәче булып эшкә килә. Аның эше гөрләп бара. Шуннан авылның чибәр егете Мансур белән тормыш корып җибәрәләр, 5 бала тәрбияләп үстерәләр.
Нәсимә Фәйзелхак кызы хезмәтен бәяләп, хөкүмәтебез “Юбилей”, “Хезмәттәге батырлыгы өчен” медальләрен, “Авылның атказанган кешесе” дигән мактаулы исем белән бүләкләде.
Кичәгә Нәсимә Хәйруллинаны котларга мәктәп, бухгалтерия коллективы, җирле үзидарә рәисе Нияз Сираҗев һәм аның хезмәткәрләре, пенсиядәге укытучылар, бригадирлар, шәфкать туташлары, почта, кибет хезмәткәрләре, балалар, район үзәк китапханәсеннән Кәүсәрия ханым килгән иде.
Рәхмәт сезгә, шушы кичәне оештыручылар. Кеше хезмәтен күрә белү, аңа мәдхия җырлау – мактаулы эш.
Фәридә ГЫЙЛАҖЕВА.
Буа районы, Биек-Үти авылы.
Картаймыш көн
Шушы көннәрдә башкалабызның Травматология, ортопедия институтында дәваланырга туры килде. Биредә нинди генә авырулар юк: “Акчарлак”та язган Алмаз да, яшел утта “КамАЗ” бәрдергән Лилия дә, җәяүлеләр юлын үткәндә машина таптаган Зәмзәмия апа да, ятагыннан егылып имгәнгән Рәшидә әби дә, әле бик күп нәниләр дә, бабайлар да, агайлар да, малайлар да – барысы да бар. Бар да авыру, кеше – әмма язмышлары гына төрле.
Зәмзәмия апа 70тә, Рәшидә әбигә 84 яшь, икесе дә бүгенге көндә Казанда яши. Беренчесен япь-яшь кыз “зебра”ны чыгып җиттем дигәндә генә бәрдерә. Бәла аяк астында дип юкка гына әйтмиләр шул. Аның ике аяк сөяге дә бот төбеннән һәм балтырыннан сына. Ә әбекәй бик түзем, шаян сүзле. Балалары, киленнәре, оныклары аның яныннан өзелми. Һәрдаим хәстәрләп, чәчләрен үреп, тырнакларын кисеп, аяк-кулларына массаж ясап, ашатып-эчертеп кенә торалар. Менә бит ни өчен теләкләрдә балалар игелеге насыйп булуын телиләр икән. Кешелекле, тәрбияле, ана җанлы алар.
Рәшидә әби исә ул яктан мәхрүм. Улы бар барын, әмма ул хатыны һәм балалары белән яшәми, үзе эш кешесе. Акчаң булса, бар нәрсәне дә сатып алып була диюләре бу очракта урынсыз. Түли Рәис әнисен ашатучыга да, җыештыручыга да. Дөрес, караганнары карый әбине, “кечкенә усал”ы кереп тә карамый, бер яхшысы хәтта теш протезларын юарга тайчынмый. Ләкин кайнар өй ризыгы һәм якын туганнарын көткән Рәшидә әбигә бу гына җитми бит. Атнасына бер мәртәбә күренеп китүче (буш кул белән килүче) Рәисеннән зарланмый ул. Киресенчә, малаеның югалган кесә телефоны өчен кайгырып, “тамагыңа ашап йөр”, дип кисәтә ана кеше. Киленен дә оныгы белән күрергә насыйп булды. Алары да тиз генә, күчтәнәчләрсез дәү әниләре хәлен белеп китте.
Янәшә ятучы Зәмзәмия апа белән Рәшидә әби арасында, аңлашылганча, аерма бик зур. Жәлләтә шул, әрнетә шул күңелне Рәшидә әби кебекләр. Килгән тәм-томның барысы белән дә бүлешәбез, сөйләшәбез аның белән. Җанындагы сагыш, моңсулыкны гына басса иде ул… Ходай кушып, үз аякларында гына йөрергә язсын. Аннан да зур бәхет булмас.
Гиппократ анты биргән табиблар турында да берничә сүз әйтми мөмкин түгел, алар үз эшләренең остасы, юктан могҗиза ясаучы белгечләр. Ягъни сөякләре сынып беткәннәрдән дә кеше җыялар. Җырдагы юллар искә төшә:
…Ярый әле саулык ачкычлары
Табибларда һәрчак табыла.
Ак халатлы дуслар, сезнең белән
Сүнгән йөрәкләр дә кабына!
Ләйсән ГАЙНЕТДИНОВА.
Анкетадан юллар
Яратып укыйбыз
Газетада ошамаган язмалар сирәк. Алмазның “Премия”се ошамады, “Ахырзаман галәмәтләре” дә күңелгә бик барып бетми. “Татарча сериал”, “Имәндә икән чикләвек”, “Гыйбрәт ал”, “Соңгы сәгатьтә” битләрен яратып укыйбыз. Иң ошаган бит – “Иманга юл”.
Әнисә СӘЛАХОВА.
Түбән Кама шәһәре.
Кемгә ышанырга?
Сезнең туры һәм гадел булуыгыз бик ошый. “Әйбәт-гайбәт” тапшыруын да көтеп ала идек. Хәзер “БГ”ны зарыгып көтәбез. Шулай да быел авылыбыз белән әллә язылмаска инде дип тә уйлаган идек (!). Чөнки газетага безнең авыл хатыны язган мәкаләләр гел дөреслеккә туры килми бит. Әле 80 яшьлек күрше әби дә, Илфатка язып җибәрер идем, яза белмим бит, ул язган язмаларны ник бераз тикшереп бастырмыйлар икән, ди.
Хәзер күбрәк журналистлар язган язманы гына укырга тырышабыз. Чөнки бар да ул хатын кебек алдаша шикелле безгә.
Сезгә авыл халкы исеменнән сәламәтлек, гаилә бәхете теләп калабыз.
Редакциядән: Сезнең авылдашыгыз исемен язмаска булдык. Без укучыларыбызга ышанырга тырышабыз. Сез язган авторыбыз да хатларын тулы адресын күрсәтеп яза бит. Әгәр ул алдап яза икән, авыл халкы күзенә ничек күренер соң?! Бәлки, аның тәүбә итеп, башкаларга үгет-нәсыйхәт укуыдыр?!
Комментарии