- 03.02.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №5 (4 февраль)
- Рубрика: Архив
“Районда армиягә китеп һәлак булганнар юк (Аллаһ сакласын!), ә үз-үзенә кул салган, наркотик кулланып яки эчүчелеккә бирелеп үлүчеләр бар. Армиягә бармыйлар, нидән куркалар, белмим, кеше булып кайтырлар иде, – ди миңа бервакыт ике ел армия хезмәте үтәп кайткан хезмәттәшем. – Үлемнән куркып, күпмешәр меңнәр түләп армиядән качып калалар да, аракы эчеп, энә кадап китеп баралар”, – дип тә өстәп куйды.
Мондый фактлар авыл саен тулып ятса да, әлеге теманы кузгатып, фикер туплый башлаганчы ук, йөрәк сыкрап, күңел туңып куйды. Ул үстерүче әти-әниләр мине дөрес аңламас күк тоелды. Улларын хәрби хезмәттән алып калып, гаиләле булып, акыл утырганчы, алар болай да ут йотып яши бит инде. Борчып торган ярага тагын да тоз сибү булып чыкмасмы?
Ә чынлыкта хезмәттәшемнең сүзләрендә хаклык бар бит. Хәер, яңалык та түгел инде бу. Наркотик кадап яки үз-үзенә кул салучыларның күпчелеге – хәрби хезмәттән баш тарткан егетләр. Кулларына ялган хәрби билет тоткан егетләрнең холкы армия хезмәтенә барганнарга караганда йомшаграк буладыр, мөгаен. Йомшак тал ботагын да бөгү уңайлырак бит. Тискәре күренешләр дә юкка гына шундыйларны үзенә тартып алмый инде. Республикада үз-үзенә кул салучылар да елдан-ел артып бара. “Сугыштан соңгы елларда безнең авылда бер мескен карчык гомер итте. Бик авыр тормышта яшәде ул. Яз көне киртә буеннан кармаланып яшь кычытканнар өзеп ашый торган иде. Шуннан моңа 6 яшьлек күрше малае: “Әбекәй, бу дөньядан туйгансыздыр инде”, – дигән. “Әй, улым, син ни сөйлисең, мин тагын йөз ел яшәргә дә риза”, – дип җавап кайтарган”. Авылдагы ятимә карчык турында шулай сөйли иде авылдаш апа. Һәрхәлдә, бүгенге тормыштан туеп киткәннәрнең тормышы ягарга утынны урманнан җилкәсенә салып ташыган, тамак ачлыгына түзә алмагач, кычыткан ашаган әбекәй тормышыннан да начаррак түгел. Иман дигәч, без, гадәттә, мәчеткә йөрүчеләрне, намазга басканнарны күз алдына китерәбез булса кирәк. Иман ул, минемчә, күңелең, акылың саф булу, тирә-юнеңдәгеләрне рәнҗетмәү, булганына шөкер итү.
Нәкъ менә шушылар юк шул күп кенә яшьләребездә. Хәтта бүгенге яшьләрнең адәм баласының иң зур байлыгына – исәнлегенә дә нокта куюлары ихтимал. Күмәкләшеп “разборка” оештырулар да – моңа бер мисал. Яшьләрнең йөгәнсезлеге кайчакта кеше гомере киселүгә дә сәбәпче булырга мөмкин бит. Узган көз Мамадыш районында булган коточкыч фаҗига турында республика матбугаты да язды. Егерме яшьлек егетне “разборка” вакытында иптәшләре пычак кадап үтерә. Коточкыч вәхшилек, мәгънәсез “разборка” һәм мәңгелеккә күзен йомган яшь егет… Әлеге фаҗигадан барыбыз да курка бит. Шул ук вакытта вәхшилекне дә үз балаларыбыз – илле-илле биш сантиметрлы чактан тәрбияләп, сөйләшергә өйрәтеп үстергән балалар кыла.
“Разборка” дигәннән, узган елны безнең районда да шуңа охшаш вакыйга теркәлде. Бер төркем Теләче һәм күрше Питрәч районы Кәвәл авылы егетләре ике арадагы “проблема”ны хәл итәргә ниятләп, ике район арасындагы урман полосасына җыела. “Проблема”сы да нинди бит әле. Дискотека вакытында килеп чыккан ниндидер бәхәс. Һәрхәлдә, әлеге бәхәснең төркем булып җыйналып “сугыш” оештыруга кадәр барып җитәсенә ышанып бетәсе килми. Мондый бәйләнешләр яшьләрнең “мин-мине”енә, горурлыгына кагыла булса кирәк. Төгәлрәк әйткәндә, чебеннән фил ясауга тиң инде бу. Ярый ла, каш ясыйм дип күз чыгармасак.
Яшьлек һәр чорда да агрессив була торгандыр. 80-90нчы елларда да бер авыл егетләре белән икенче авыл егетләренең кызлар өчен бәйләнешүләре турында ишетергә, күрергә туры килә иде. Әмма ул чакта тынычрак хәл ителә кебек иде. Кеше исәнлегенә һәм саулыгына зыян китерерлек вакыйгалар булганын хәтерләмим. Хәер, явызлыкка камыт кигезеп була димени?! Зәңгәр экраннардан күрсәтелүче сугыш кинолары, балалар өчен мультфильмнар әшәкелеккә әзер “инструкция” бит.
– Менә син үзең дә яшь кеше, ни дип бәйләнешә соң ул яшьләр, – дип сорыйм бер егеттән.
– Исереклек инде, исергәч, бар кеше дә геройга әйләнә бит, җаен, сәбәбен дә табалар, – ди.
Әлеге вакыйгаларда катнашкан һәм катнашмаган башка яшьләр дә, кеше гомере өзелүгә, саусыз калуына да юк кына, кечкенә генә бер гамәл дә сәбәпче булып кую куркынычын онытмаса иде дә бит. Сүз дә юк, әлеге язманы да, яшьләрнең тәртибе турында язган газеталарны да укып утырмый андый “герой” яшьләр. Алар мәгънәсен үзләре дә аңламаган чит ил музыкасын ахыргы көченә кадәр ачкан хәлдә машинада чаба, җыелышып, акчага кәрт суга… Бүгенге яшүсмер телевизордан, компьютердан сугышлы уеннар карап тәм таба, урамда хлопушка шартлата…
Яңа ел каникулы вакытында җитмеш өч яшьлек бер әби белән кибеттән чыктык. Бездән алда гына өч малай. Бер-ике адым атлауга аяк астында гына хлопушка шартламасынмы?! Куркышып куйдык. Шук малайларга җитә калды: куанышып көлделәр. Әбекәй: “И-и балалар, сугыш вакытында урамда гел шундый шартлау тавышы була торган иде, ни кызыгы бар инде. Алай эшләмәгез, күзләрегезгә тияр, әйбәт булмас”, – дигәненә малайлар:
– Кызык бит, әнә аныкы шартламады да бит әле, – дип янындагы иптәшен юл кырыена да төртеп кертте. Өченч есе төртеп керткән “шук” малайның сумкасын йолкый башлады. Менә сиңа мини-боевик, киләчәк яшьләре! Мин өлгергәнче әбекәй өч малайны да “урынына утырткан” иде. Әле өстәп: “Шартлатып йөргәнче, кәнфит суырыгыз”, – дип конфет та бирде үзләренә. Менә бит ул өлкәннәр тәрбиясе!
Аннан соң Яңа ел бәйрәме вакытларында тагын бер күңелсез хәл күзәтелә. Районнарда кар-боздан ясалган фигуралар да “тик торганнан” гына җимерелә. Һәрхәлдә, олы кеше мондый юньсезлеккә бармас инде. Тәрбиясезлекнең ялт иткән бер күренеше инде бу. Тик торган, матурлык максатыннан ясалган фигуралар беркемгә дә начарлык эшләми, бәйләнер урын да калдырмый югыйсә. Киләчәк яшьләре әнә шулай тик торган баганага да “бәйләнеп”, “разборкалар” уздырырга чыныгып үсә.
2009 ел Спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы ел дип игълан ителде. Бәлки, бу елда яшьләргә спорт белән шөгыльләнергә, файдалы чаралар уздырырга тагын да күбрәк мөмкинлекләр ачылыр да, яшь буынның “проблема” хәл итәргә вакыты да калмас, дип өметләнәсе килә. Ни дисәк тә, яшьләребез арасында үрнәк һәм күркәм тормыш алып баручылар да юк түгел бит.
Замирә СӘМИГУЛЛИНА
Кайтаваз
Бар да үзебездән тора
“БГ”ның 26 ноябрь (2008) санында Җәмилә Гасыймованың “Спортта да чама кирәк шул” дигән язмасы дөнья күрде. Автор фикеренчә, авыл җирлекләрендә спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар юк һәм булмаячак та. Төрле спорт ярышлары ничарадан-бичара кебек кенә оештырыла булып чыга. Имештер, оешмалар эшчеләрен спорт белән мәҗбүри “шөгыльләндерә”.
Безнең Чирмешән районында Боз сарае әле быел гына сафка басты. Тик авыл яшьләреннән һәм укучылардан җыелган хоккей командасы Боз сарае төзелеп беткәнне көтеп утырмады. Авылда колхоз рәисе Рәдис абый Камалов, хезмәт һәм физкультура укытучылары, мәктәп укучылары күмәк көче белән менә инде ун елга якын авыл уртасында хоккей урыны ясала. Укучылар командасы да, яшьләр командасы да республика ярышларына кадәр барып җиткәннәре бар. Ә бит безнең авыл әллә ни зур түгел.
Егетләр ясаган шугалакта кызлар да рәхәтләнеп тимераякта шуа. Кыш көне саф һавада йөрүе үзе бер ләззәт, үзе бер рәхәтлек түгелмени?!
Футболга да безнең мәктәптә шундый ук караш. Кар эреп, җирләр кибә башлауга, егетләр футбол кырына күчә. Ә бит аларны берәү дә мәҗбүр итми! Балалары өчен әти-әниләр дә бары шатланып кына тора. Чөнки балалары трай тибеп йөрми. (Хәер, авыл җирендә андый кешене очратуы бераз кыенрак инде).
Спорт өлкәсендә булган бәхетсезлек очракларына килгәндә исә, монда, күп очракта, табибларның гаебе бик зур. Алар һәр спортчыны ярыш алдыннан тикшерергә тиеш. Ә безнең илдә “артык эш”не яратмыйлар шул. “Сәламәт” диләр дә, шуның белән бетте. Кеше бу дөньядан киткәч, “ах-вах” килгән булалар да аннан тагын оныталар.
Үзегез спорт белән дә шөгыльләнәм дигәнсез. Спортның ни дәрәҗәдә кеше сәламәтлеге өчен мөһим булуын белгәнгә, аны якын итәсездер бит инде?! Башкалар да шул юлдан барса, бу начармы?!
Лилия ЛОКМАНОВА,
КДУ студенты.
Кайтаваз
Укытучы! Синең балаң кем?
Айгөл Зарипованың “БГ”да басылган “Мәктәптә “дедовщина” исемле язмасы ( 10 декабрь, 2008 ел саны) күңелне тетрәндерде һәм кулыма каләм алырга мәҗбүр итте. Каты күңелле “укытучы” тарафынн ан рәнҗетелгән ваемсыз укучы һәм ана язмышы бик борчыды. Шушы дөньяга килеп, күзен дә ачарга өлгермәгән баланы рәнҗетергә ничек җөрьәт итте икән ул?! Яши башламас борын, начар холыклы укытучылар һәм гадел хөкем итә белмәгән хөкемдарлар аркасында зәгыйфьләндерәбезме киләчәк буынны?!
Блат-брат, кода-кодагый аркылы кереп эшләгән бозык күңелле хөкемдарларыбыз һәм укытучы-директорларыбыз җитәрлек. Мәгариф министры ничек карый икән шундый укытучыларга? Алар кеше язмышы белән уйный. Шундый укытучылар, җитәкчеләр тарафыннан күпме баланың олыларга карата өметсезлеккә бирелгән нәфрәтле, ышанычсыз карашы арта. Рәнҗетелгән, кимсетелгән ана һәм балаларның күз яшен рәнҗеткән кешеләр үзләренә кире кайтмый дип уйлый микәнни?! Гыйбрәт өчен үзем белән 60нчы еллардан башлап, хәзерге көнгә хәтле булган бер хәлне язып үтәсем килә.
Минем 6-7 сыйныфларда укып йөргән чак. Шук вакытлар, дәрестә сөйләшеп я бер-берең янына күчеп утырулар һәм башка төрле зур булмаган шаянлыклар булгалады. Бер фәннең укытучысы (исемен һәм нинди фән укытканын әйтәсем килми, чөнки ул мәрхүмә, ә балалары исән-сау) минем шаянлыклардан чебеннән фил ясап, уку елы әйләнәсенә 4-5 мәртәбә килеп, әти-әнинең тынычлыгын бозып, малаегызга дөрес тәрбия бирмисез, тәрбиясезләр, культурасызлар, дип чыгып китә иде.
Еллар узды. Шушы тәрбияләп һәм культуралы итеп үстергән укытучыбызның балалары кайсы кая таралышты. Ә берсе киткән җирендә тора алмыйча, кире әти-әнисе янына кайтты. Тик бергә озак яши алмадылар. Әтисе белән малае бергә сугышып тынычсызлангач, балаларына культуралы тәрбия биргән укытучыбыз ире белән яшәгән җиреннән Казанга китеп, урын сатып алып, йорт салып, үзләре башка чыгып яшәргә мәҗбүр булды. Ә шушы “тәрбияле”, “культуралы” малай төп йортта гомере буена эчеп, исереп, кем эчертсә, шуңа эшләп гомерен уздыра.
Әйтәсе килгән сүзем шул: кешене кимсеткәнче, башта үз гаиләсенә, үз балаларына тәрбия бирсен иде ул. Хәер, үзендә булмагач, кемгә бирә алсын инде?! Үзләрен интеллигент дип йөртүчеләр һәм аларның балалары авылда бигрәк тә сизелә шул. Алар үзләрен гади кеше алдында Алланың кашка тәкәсе кебек тота. Азактан кая барасын оныталар.
Комментарии