«Кара исемлек»тәгеләр сәләфи булуын кире кага

Бу көннәрдә Татарстан мәчетләрендә республикадагы берничә мөселман уку йорты, дини руханиларны сәләфилектә гаепләгән аналитик белешмәлек таратылды. Төрле радикал дин агымнарының республикага үтеп керү мәсьәләсе инде күптән күтәрелә. Хәтта рәсми Татарстан мөфтияте җитәкчеләре бакчасына да таш атыла.

Аналитик белешмәлектә сәләфилек агымының республикага 1992 елдан ук үтеп керүе әйтелә. Ягъни мәчет, мәдрәсәләр төзелешенә финанс ярдәм күрсәткән кайбер чит ил фондлары үз дини агымын да алып кергән булып чыга.

– Әлеге агым мөселман тәртипләрен кире кагып, дәүләт нигезе буларак шәригатьне кертергә тели, – диелә әлеге белешмәлектә.

Анда Татарстандагы сәләфилек хәрәкәтенә караган кешеләрнең һәм уку йортларының исемнәре дә китерелә. Алар арасында Русия университеты, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, Әлмәт мәдрәсәсе, республикадагы берничә мәчет имамнары, мөселман руханилары бар. Исеме искә алынганнарның берсе – Татарстан мөфтие урынбасары Сөләйман хәзрәт Зарипов әйтүенчә, әлеге белешмәлек дин системасын җимерү өчен эшләнгән.

– Аны кем язганын да белмибез, хәтта судка да шикаять итеп булмый. Идарә диелгән, әмма алар бит бик күп, – ди ул.

Аның фикеренчә, республикада дини укыту, мәчетләр үсеше, белемле имамнарның артуы кайбер көчләргә ошап бетми.

– Үз тамырыбызга кайту өлкәсендә никадәр эшләнде, боларның берсе дә күренми. Террорчы, үтерүчеләр дип әйтүләре бик рәнҗетә, – ди ул.

Сәләфиләр проблемасы һаман да кала

Шул ук вакытта моннан 4 ел элек, ул чакта әле Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы дин эшләре идарәсе җитәкчесе булып эшләгән, тарих фәннәре докторы Ринат Нәбиев әлеге проблема турында белешмәлек тә язган иде. Ул әлеге проблема һаман да кала дигән фикердә.

– Мин аны мөселманнарның III корылтае алдыннан 2006 елда язган идем. Ул уйлап чыгарылган әйбер түгел, ә анализ нигезендә эшләнде. Бу чорда ук безнең традициягә туры килмәгән агымнар булуы сизелде. III корылтайда моңа каршы көрәш өчен төрле юлларны эзләү бурычын куйдык. Дин эшләре шурасы ул мәсьәләне ныклап өйрәнә һәм эшләп тора иде. Шул нигездән чыгып үз фикерләребезне Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнехановка җиткердек, – ди ул.

Якын көннәрдә таратылган белешмәлек тә аның сүзенә дәлил булуын әйтә Нәбиев.

“Мөхәммәдия”дә сәләфиләрнең булуы мөмкин түгел

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе проректоры Зөлфәт Габдуллин әлеге белешмәлектәге мәгълүматлар өлешчә генә дөреслеккә туры килә дип саный.

– Безнең мәдрәсәне бу исемлеккә кертү бөтенләй урынсыз һәм нигезсез. Киресенчә, безне сәләфиләр: “Менә сез дөрес укытмыйсыз”, – дип сүгә. Чөнки Хәнәфи мәзһәбен укыту өчен, бөтен көчне куябыз. Шуңа тәнкыйтькә тоталар инде. Хәзергә бу бердәнбер традицион мәдрәсә булып кала, – ди ул.

Аныңча, Русия ислам университетында элекке укучылар чыгып бетмичә, әле аның аһәңе калачак дигән фикердә.

– Чөнки уку йорты җитәкчелеге алмашынганга бик аз вакыт узды. Әлбәттә, хәзер ректор Рафикъ Мөхәммәтшин безнең мәдрәсәдән укытучылар чакырды. Нәкъ шул сәләфиләрне “юк итү” өчен, алар шунда күчте дә инде, – ди ул.

Габдуллин сүзләренчә, белешмәлектә әйтелгәнчә, Кама аръягы, аерым алганда, , Түбән Кама, Әлмәттә сәләфиләрнең булуы күптәннән мәгълүм.

– Белешмәлектә китерелгәннәрнең барысы да дөрес түгел дип әйтмибез. Әмма моның нинди фикерләргә карап шулай төзелүе кызык, – ди ул.

Мөхәммәдия шәкертләренең чит илдә укып кайту турындагы сүзләрнең дә Габдуллин дөреслеккә туры килмәвен әйтә.

– Барлык кирәкле белемне алар безнең мәдрәсәдә ала. Элегрәк тә, хәзер дә чит илгә укырга барганнары юк, – ди ул.

Ландыш ХАРРАСОВА

Хоккейны татарча?

Татар илендә хоккей, футбол кебек уеннар үсеш юлында. Шушы һәм башка төр уеннар буенча Татарстан командалары чит илләрдә дә танылу алды. Уеннарын миллионлаган телевизор караучы да күзәтә. Ләкин тамашаны алып баручыдан бер кәлимә татарча сүз ишетми. Татарстанда, аның башкаласы Казанда шундый хәл.

Русия җанатарларының күңеле төшенке. Данис Зарипов, Алексей Морозовлар уйнаган Русия командасы Канада хоккейчыларына 3:7 исәбенә җиңелде. Сүзем уенга бәя бирү түгел, ә хоккей һәм хакында. Хоккей, футбол кебек тамашаларны ана телендә тыңлау җанга рәхәтлек китерә торгандыр, ләкин ул милли күтәрелеш чорларында да Татарстанда булмады.

Ә бит совет чорында ук хоккей уенын эфирда татарча алып бару буенча омтылыш булган. Журналист Илдус Илдарханов белән әңгәмә барышында шул хакта мәгълүм булды.

Татарларга ошый, обкомга юк

– 1970 еллар тирәсе. Милли хәрәкәт күтәрелмәгән. Казанның “Урицкий” командасы күләмендә 1нче лигадагы уртакул команда иде. Казанга Мәскәүдән “Спартак” командасы килде. Бу зур вакыйга иде. Миңа уенның бер периодын татарча алып барырга тәкъдим иттеләр. Зур җаваплылык, әлбәттә. Ярдәмгә командасы тренеры, элекке танылган хоккейчы Рәшит Сәйфетдиновны чакырдым. Татар газеталары мактап та язды әле. “Менә бит, хоккейны да татарча тыңлап, карап була икән”, – дип гаҗәпләнгән язмалар да булды. Рус газеталары: “Хатын белән хоккей карадык. Кемдер “каля-валя” сөйләде, берни аңламадык”, – кебек фикерләр бастырды. Әһә, мин әйтәм, бу эш шома гына бармаячак. Яклаучылары булган кебек, дошманнары да булачак икән, дип уйладым. Шулай булды да, – дип искә ала Илдус әфәнде.

Илдарханов сүзләренчә, әлеге башлангычны Татарстан өлкә комитеты кешеләре дә хупламый. Югары эшелон, аеруча комитет әгъзасы Николай Демидов телевидение эшчәнлеген ныклы күзәтүдә тота. Өлкә югарылыгыннан хоккейны татарча алып барган Илдархановның киеменә, чәченә дә “игътибар итү” башлана. Аннан соң: “Советлар Союзы беренчелеген татарлар гына карыймы, руслар ни эшләргә тиеш?” – дигән сорау куела һәм бу башлангыч шуның белән бетә.

Вакыт уза. 1990 елларда татар көрәше үсеш ала. Татарча көрәшне дә руслар өчен дип русча алып баруны таләп итүчеләр була.

– Белер-белмәс рус теле белән татар көрәшен русча алып барудан баш тарттым, – ди Илдарханов. – Бүген, 9-10 мең кеше килгән стадионда яки телевизордан уен турында татарча гына сөйләү мөмкин түгелдер, бездә бит икетеллелек. Татар теле дәүләт теле булса, хоккей, футбол уеннарының башын гына булса да татарча башларга кирәк.

– Нигә “Безнең микрофоннар фәлән-фәлән стадионга куелган, шуннан турыдан-туры тапшыру бара” дип кенә булса да ана телендә башлап җибәрмәскә? Әллә нигә бер булса да 10 минут татарча, 10 минут русча спорт тапшыру алып барырга мөмкин, – дип, татар теле өчен борчыла Илдарханов.

– “ТНВ”да спорт редакциясе булдырдылар. Аның башына рус малаен китереп куйдылар. Үзе алып бара, үзе сөйли. Казан ни, Мәскәү ни, Екатеринбург ни – аерма юк, – дигән фикердә тора Илдус әфәнде. – Кулга микрофон биреп, кертеп утырталар икән, син телнең асылын белергә тиеш, мәгълүмати яктан бай булу кирәк. Монда фәлсәфә белән дә тамашачыны җәлеп итү зарур. Алка тегендә очты, кәшәкәсе сынды, дип кенә халыкны алдап булмый. Грузиннарда Котэ Махарадзе, русларда Николай Озеров бар иде. Татарда да шундый-шундый комментатор бар иде, дип сөйләрлек булсын иде.

Гафиулла ГАЗИЗ

azatliq.org

“Иртәнге намаздан соң “Азатлык”ны тыңлыйм”

“Азатлык” радиосы тапшыруларын интернет аша тәүлекнең теләсә кайсы вакытында тыңлап була. Кыска дулкыннардан турыдан-туры тыңлау өчен, махсус радиоалгыч һәм ешлыкларны, тапшырулар челтәрен белү кирәк. 77 яшьлек Әминә апа Җиһаншина “Азатлык”ны көн саен радиоалгыч аша тыңлый. Күптән түгел ул “Азатлык”ның Казан бүлегенә килде. Мари Иле республикасының Волжск шәһәреннән икән ул.

– Иртән торгач, намаз укыйм, аннан телевизордан “Хәерле иртә”не карыйм. Аннары инде иртәнге сәгать 9да “Азатлык”ны тыңлыйм, – ди ул.

– Русиядә демократия бармы, татар халкы бетеп барамы, үсәме? – дип сорыйм сәясәт белән кызыксынган ападан.

– Минемчә, демократия… Бөтенләй кысмыйлар бит инде, сөйләгәнебезне әйтә алабыз. Путинны, Медведевны каты тәнкыйтьлиләр. Менә шуны яратмыйм. Әзрәк чеметергә дә кирәк, анысы, ләкин ипләп кенә, иман-әхлакны онытмыйча. Исламда бит, башлары чикләвек хәтле булса да, башлыкларны хөрмәт итәргә кирәк, диләр. Менә безнең татар кешеләренә берләшергә, бер-берсен якларга кирәк. Без таркау һәм азрак надан. Барыбызга да Аллаһының рәхмәте яусын, аннан көтәбез бөтен иминлекне, – диде ул.

Римзил ВӘЛИ

кунагы һәрчак хәтердә

Моңа кадәр Бишбүләк районы күренекле дипломат, СССРның Согуд Гарәбстанындагы беренче илчесе Кәрим Хәкимов һәм мәшһүр татар шагыйре, каһарман Фатих Кәрим туып-үскән як буларак кына билгеле иде. Хәзер менә шушы тарихи шәхесләр уйнап үскән тугайлар үзенә күрә космос аланына әверелде.

Ясалма иярченнең Ает һәм Дүсән якларына төшүе турында беренчеләрдән булып бары тик “Азатлык” радиосы гына хәбәр тараткач, башкалар да кузгалды. Моңа кадәр бервакытта да трактордан да зуррак тимер аппаратның йөзләгән чакрым биеклектән кешеләр яшәгән урынга килеп төшүен тасвирлаган андый очрак булмаган. Чөнки бу көтелмәгән һәм чит күзләрдән яшерелгән серле вакыйга.

Космик корабларның көтелгән урыннан 200-300 чакрымга читкәрәк төшүе турында бервакытта да хәбәр таратылмый. Космостан төшеп килгән аппаратның күз алдында чалт аяз күк йөзендә шартлап, стратосферадан төшкән парашютлы кабыктан аерылу, җиргә төшүче капсуланың тагын да зуррак парашютка эләгеп, Дим буе тугаена йомгак кына килеп кунуы халыкны шаккатырган. Шартлау тавышыннан якындагы авыллардагы тәрәзәләр зыңгылдаган. Кайберәүләр сугыш башланган дип уйлаган.

Хәзерге заман өчен бу гадәти вакыйга булса да, җирнең ясалма иярчененең алдан уйланмаган җиргә төшүе шактый зур яңгыраш тапты. Элегрәк мондый хәлләр Себер урманнарында яисә Казахстан далаларында тавыш-тынсыз үтеп китсә, бүгенге мәгълүмат мөмкинлекләре һәм хәзерге чор кешеләре “пәрдәне” ачып җибәрде.

20 минуттан бирегә ике вертолет килеп җитү, авыл кешеләренең карга бата-бата куак арасындагы космос кунагын каршылавы, төн кунганнан соң, икенче иртәдә махсус килгән “КамАЗ”ларга төяп, ясалма иярченне Оренбург ягына алып китү, космостан төшкән парашют бауларын өйгә алып кайтырга ярамавы – болар барысы да хәзер халык арасында йөри торган риваять булып китте.

Бу очрак турында хәтта Аетта туып-үскән күренекле шагыйрь Фатих Кәримнең яңа ике томлык сайланма әсәрләрендә дә тасвирлама басылды. Узган гасырның 20-30 елларында Фатих Кәрим яшүсмер чагында беренче аэроплан һәм парашют турында шигырь язып калдырган.

Космос корабының төшүен беркем дә фотоаппарат, кинокамера тотып көтеп тормаган. Әмма Ает мәктәбе укучылары бу көтелмәгән вакыйганы кесә телефоны камерасына төшереп алган. Режиссер Фәйзрахман Камалов шул фото һәм видеоларны бергә туплап, махсус фильм әзерли.

Римзил ВӘЛИ

Өч көнгә – өч каршылык чарасы

Соңгы көннәрдә Уфада бер-бер артлы өч каршылык чарасы узды. Беренчесе республика прокуратурасы каршындагы Дзержинский һәйкәле янында иде. Аны Сул Фронт һәм Автоном хәрәкәт оешмалары үткәрде. Пикетта катнашучылар “Альмира Жуковадан кулыңны ал!”, “Бар кешене дә атып бетерә алмассыз” һәм башка шундый эчтәлекле шигарьләр тоткан иде. Әлеге чара Альмира Жуковага булган һөҗүм уңаеннан оештырылган. Ә ул һөҗүм турында Альмира Жукова болай диде:

– Мин элекке Уфа машиналар төзәтү заводына рейдер һөҗүм уңаеннан аларны яклау чаралары башлаган идем. Рейдер һөҗүм белән түрә балалары шөгыльләнә. Алар Уфаның Ленин районы судының элекке судьясы Вәлиуллин һәм наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту департаменты башлыгы генерал-майор Виталий Мартыновларның уллары. Менә инде берничә ел бу бинаны кулга төшерергә тырыша. Без суд аша аларны җиңүгә ирешкән идек, ләкин кабат тартып алдылар. Көч кулланып, бер кешене тукмадылар да. Без чакырттык, алар аны яклау урынына алып китеп ябып куйды. Мин аның язмышы белән кызыксына башлагач, машинамны күзәтә башладылар. Алар рейдер һөҗүм белән килгән машиналар иде. Номерларын да язып алган идем. Үземне күзәтүләре турында – прокуратурага, күзәтү дәвам иткәч, тикшерү бүлегенә кереп хәбәр иттем. Аннан чыккач, миңа ата башладылар. Тиз арада милициягә хәбәр иттем. Әлеге түрә балаларының башка мутлыклары турында да дәлилләр бар, – диде ул.

Икенче каршылык чарасы 27 февральдә башкала мэриясе каршында узды. Анда 50гә якын кеше катнашты. Алар Конституция хокукларын яклап, урамга чыккан. “Хәрбиләргә – лаеклы пенсия!”, “Коммуналкаларны бетерик!”, “Судлар тиешле дәрәҗәдә эшләми!” һәм башка шундый эчтәлекле шигарьләр тотып торды. Чараны оештыручы “Яблоко” хәрәкәтенең республика бүлекчәсе башлыгы Сергей Наумкин пикетның максаты – хәрби пенсионерларны яклау дип белдерде.

Өченче каршылык чарасы Конгресс-холл каршындагы мәйданда узды. Ул 27 февральдә узарга тиеш булса да, аны 28енә күчергәннәр булып чыкты. Оештыручылар каршылык чарасында катнашучылар саны 500 булачак дип рөхсәт алуга ирешсә дә, анда йөзгә якын гына кеше катнашты. Пикет алдыннан милиция белән берникадәр каршылык булып алды. Милиция яшьләрне тимер киртә белән уратылган махсус урынга кертергә тырышып караган иде. Ләкин бер өлеш яшьләр моңа каршы чыкты, аларга калганнар да иярде, нәтиҗәдә, милициягә бу таләбеннән чигенергә туры килде. Пикет “Федераль үзәк һәм субъектлар арасында федерализмны тергезик!” дигән шигарь астында үтте. Анда төп чыгышны “Ак тамыр” оешмасы рәисе Ирек Агишев ясады.

– Бүгенге федераль үзәк җитәкчеләре республикаларны өлкәләр белән тигезләргә уйлый. Төп максатлары – әкренләп милли республикаларны бетерү. Моңа кискен каршы чыгабыз, чөнки бу безнең конституция хокукларыбыз. Без үз республикабызда, үз президентыбыз белән яшәргә телибез. Республикабызның дәүләт атрибутларын да югалтырга җыенмыйбыз. Шулай ук Татарстан үрнәгендә федераль үзәк белән килешү төзүгә ирешергә тиешбез. Һәм соңгы таләп, ул да булса, салымнар мәсьәләсе. Без яртыга-ярты, ягъни ярты керемне федераль үзәккә, калган яртысын республикада калдыруны таләп итәбез! Шушы хокукларыбыз үтәлгәнче каршылык чараларын дәвам итәчәкбез, – диде Агишев.

Мөнир ВАФИН

Комментарии