Татарстанда

Рәшит Ягъфәровны искә алдылар

Пермь краеның һәм башкортлар яши торган Барда районында фольклорчы галим, күренекле җәмәгать эшлеклесе Рәшит Ягъфәров укулары үтте. Барда – Ягъфәровның туган ягы.

26 февральдә Рәшит Ягъфәров укыган Карман һәм Сараш мәктәпләрендә тактаташ ачу тантаналары үтте. Хәзер Барда районында Рәшит Ягъфәров истәлегенә дүрт элмә такта куелды. Рәшит Ягъфәровның каберенә зиярад кылдылар.

Пермь ягында 136 меңнән артык татар яши. 1989 елгы вакытыннан 14 меңгә якын кимегән. Мәктәпләрдә туган тел буларак өйрәнелә. Татар телендә чыгучы “Таң” газетасына 2011 елда 80 ел тула.

“Бабай дигәнгә үпкәләмим”

“Интерфакс” агентлыгы Президенты белән интервью урнаштырды. Анда республика җитәкчесе ялга киткәч ничегрәк яшәячәге хакында сөйләгән. Журналист: “Сезне инде хәзер үк татарларның Дэн Сяопины дип атыйлар”, – дигән сүзенә илбашы: “Мин Шәймиев булып калачакмын”, – дип җавап биргән. Шулай ук үзен “бабай” дип атаганга да үпкәләмәвен әйткән. Баштарак кыенсынса да, аннан руслар да, татарлар да “безнең бабай” диеп йөрүне кабул иткән. Иң зур казанышлары дип Шәймиев татар халкына мөнәсәбәт яхшы якка үзгәрү, халыклар дуслыгына ирешүне атаган.

Сак булыгыз!

Казанда 53 яшьлек ханым башына боз төшеп вафат булды. Әлеге вакыйга Восстание урамында була. Ханым йорт яныннан үтеп барганда, балкон түбәсеннән боз очып төшә. Закон буенча түбәне хуҗа кеше чистартып торырга тиеш. Мәрхүмнең туганнары фатир хуҗасын судка бирмәкче.

Сәламәтлектән аермасын

Казанда яшәүче Анастасия Панфилова хокук белгечләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Аның сүзләренә ышанганда, узган елның сентябрендә тугыз яшьлек улы Евгений “Ак бүре” комплексында тренировка вакытында умыртка баганасын сындырган. Анастасия әлеге вакыйгада тренерны гаепли. Ханым әйткәнчә, Женяга тиешле игътибар булмаган. Катлаулы хәрәкәт ясаганнан соң умыртка баганасы сызлауга түзә алмаган баланы тренировканы дәвам итәргә мәҗбүр иткәннәр. Икенче көнне генә больницага баргач, эшнең нидә булуы ачыклана. Хәзер Женя корсет белән йөри, аңа ярты ел буе утырырга ярамый. Өстәл артында тезләнеп ашый. Тезләре тәмам уелып беткән. Анастасия берничә тапкыр милициягә мөрәҗәгать итеп караса да, җинаять эше кузгатылмаган. Хәзер моны хокук яклау үзәге җитди контрольгә алачак. Марат Сафин Казанда турнир оештырырга ниятли

Күренекле теннисчы Марат Сафин Татарстан башкаласы Казанда зур халыкара теннис ярышлары оештырырга хыяллана. Бу хакта ул gotennis.ru сайтында чыккан әңгәмәсендә әйтте. Шунда ук, әлбәттә, республика җитәкчелеге акча бирсә, дип искәртеп тә куйган.

Күптән түгел Казанда Европада иң зурлардан саналган теннис үзәге ачтылар. Ул 2013 елгы универсиада корылмаларының берсе булачак.

Русиядә

Карга күзен карга чукыймы?

Русиядә коррупция белән көрәшүнең яңа ысулын уйлап таптылар. Дәүләт оешмаларында махсус бүлекчәләр булдырылачак. Андагы хезмәткәрләр чиновникларны контрольдә тотарга тиеш. Бу хактагы карарны хөкүмәте кабул итте. Кайбер мәгълүматларга ышансаң, яңа бүлекчәләрдә моңарчы тикшерүче, милиционер яисә Федераль иминлек хезмәткәре булганнар эшләячәк. Шул ук вакытта безнең илдә алучыларны түгел, ә бирүчеләрне күбрәк утырталар. Узган ел акча төртүче 3000 кеше утыртылса, коррупция өчен төрмәгә китүче чиновниклар – 2300.

Чирләшке буын

Русиядә сәламәт укучылар нибары 21,4 процент кына. Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Татьяна Голикова шулай дип белдерде. Мәктәп яшендәге балаларның 58%ы – амбулаториядә, ә 20,6% укучы стационарда дәвалануга мохтаҗ.

Санкт-Петербург институтлары тикшеренүләренә караганда, балаларның 19,4%ы сәламәт режим белән яши, 10,9%ы спорт белән актив шөгыльләнә. Ә 13,2%ы физик күнегүләрне үз итми. 26,8% укучы йокларга бик соң ята.

Министр мәктәпләр арасында физкультура дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән Бөтенрусия конкурслары оештырырга тәкъдим итә.

Кыланып та күрсәтәләр!

Петербургтагы “Яблоко” дигән яшьләр хәрәкәте бюджет акчасын белештерми уңга-сулга таратуны ачыклау буенча үзенчәлекле рейтинг төзегән. Беренче урында шәһәрнең психоневрологик диспансеры. Ул пациентлар өчен 6,5 миллион сумлык баш киемнәре сатып алган. Төп товар – берсе-берсе 9 мең сум торучы колакчынлы бүрек булып чыккан. Икенче урында – Петербургның юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе. Биредә эш өчен дип 3 миллион сумлык бизнес-класс “Мерседес” машинасы сатып алганнар. Ә менә төзекләндерү һәм юл хуҗалыгы комитеты хезмәткәрләрен исәпкә алу методикасын төзүгә 1,5 миллион сум акча түккән.

Интернатта тагын бер бала вафат

Свердлау өлкәсендә йогышлы эчәк кизүе чыккан балалар интернатында тагын бер бала вафат булган. Бер көн алдан азыктан агуланган дигән диагноз белән 30 бала больницага салынган иде. Аларның икесе кичә үк вафат булды. Бу хакта җинаятъ эше кузгатылган.

Буылганнар

Күрше Чуашстанның Вурнар районындагы бер авылда өч кеше мәете табыла. Алар үз өйләрендә төтенгә тончыгып үлгән. Тикшерүчеләр әйткәнчә, мич морҗасы ябык булган. Мәрхүмнәр – ирле-хатынлы һәм аларның 9 яшьлек оныклары.

Балаларны җәберләгәннәр

Владивосток суды балалар йорты җитәкчесе һәм тәрбиячесенә шартлы хөкем чыгарды. Аларны 20 көн дәвамында балалар йортында тәрбияләнүче ике кызны бәдрәф бүлмәсендә ябык килеш тотуда гаепләделәр. 14 яшьлек үсмерләрне бары хокук яклау оешмалары вәкилләре генә азат иткән.

“Интерфакс” хәбәр итүенчә, балалар йорты җитәкчесен – 4,5 елга, ә тәрбиячене 3 елга шартлы рәвештә хөкем иттеләр. Гаепләүче суд карарын шикаять итәргә җыенуын әйтә.

Комментарии