- 03.07.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №27 (4 июль)
- Рубрика: Архив
Русиядә футбол буенча Дөнья чемпионаты дәвам итә. Шул исәптән Казан да дөньяның төрле илләреннән килгән җанатарлар белән тулган. Казан-су буендагы зур мәйданда футбол җанатарлары өчен оештырылган урыннан кеше өзелми. «Азатлык» исә җанатарлар мәйданында татарлык никадәр тәкъдим ителгәнен күзәтте.
ТҮБӘТӘЙ, БЕЛӘЗЕК ҺӘМ КҮН ЭШЛӘНМӘЛӘРЕ
Дөнья беренчелеге вакытында эшләүче җанатарлар фестивалендә Татарстанга үз йөзен бары милли киемнәр һәм сувенирлар сатып кына күрсәтү мөмкинлеге бирелгән. Калган өлешендә татарлык юк. Татарстанның дәүләт телен монда да санга сукмыйлар.
Милли сувенирлар белән сәүдә итүчеләр өчен нибары җиде чатыр корылган. Һәрберсендә икешәр кибетче утыра. Монда түбәтәй, калфак, алъяпкыч, киез башмак, букча, күн эшләнмәләр һәм башка төрле милли сувенирлар күрергә мөмкин. Бәяләре артык тешләми.
«Туристларның иң яраткан әйбере – түбәтәй, күн эшләнмәләре. Ә менә букчаларны сатудан алдырттылар. Чөнки букча сату хокукын тулысынча Adidas алган. Күбрәк 150 сумлык беләзекләр сатыла. Түбәтәйләрне 1500 сумга сатабыз», – дип сөйләде Bulgari остаханәсе вәкиле.
«Ә мин Казан Кремле, Бөек Болгар, Зөя утрау-шәһәрчеге буенча гиздерәм. 360 градуста күрсәтүче күзлекле камера аша карыйлар. Сәгать бердән кичке алтыга кадәр туристлар күп килә. Без бернинди акча сорамыйбыз. Бушлай. Аннан шушы шәһәр видеоларын дискта бүләк итеп бирәбез», – диде Илнар Нуркаев.
БЕРТЕЛЛЕЛЕК ҺӘМ ТУРИСТЛАР БЕЛӘН АРАЛАШУ КЫЕНЛЫКЛАРЫ
Туристлар аеруча милли киемнәр белән кызыксына. Колумбия җанатары безнең каршыда татар бизәкләре төшерелгән жилет киеп карады. Татар кибетчесе киемнең бәясе 3 мең сум дип телефонына язып күрсәтте. Ләкин чит ил банк карталарын монда кабул итмиләр. Махсус банкомат яки башка җайланма аша акчаны салдырып була икән. Татар кибетчесе шунда ук җанатарны җитәкләп алып барып жилетны алдыртты.
Перу җанатары түбәтәйне алырга теләп башка кибетчедән «How much?» дип сорады. Әмма сатучы «не понимаю» дип башын борды. Нәтиҗәдә, турист кул селтәп бөтенләй китеп барды.
ТҮБӘТӘЙ МОНОПОЛИЯСЕ
Милли киемнәр сатучы Резидә Йосыпова туристларның иң яратып алган товарлары дип, Сөембикә сувенирларын һәм калфакларны атый. «Беркөнне поляк кешесе хатынына алъяпкыч алып китте», – диде ул «Азатлык»ка.
Резидә Йосыпова проблемалар булуын да яшермәде. Мәсәлән, Дөнья беренчелеге символлары белән милли бизәкле сувенирларны сатуга чыгарттырмаганнар. Алай гына түгел, түбәтәйне дә берничә урында гына саттыралар икән.
«Түбәтәйләрне 500дән 1000 сумга кадәр сатабыз. Аларга монда монополия бар. Бу турыда әйтергә кушмыйлар. Матрёшкаларны да саттырмыйлар. Нигезләмә тәртибендә шулай язылган дип аңлаталар», – ди Йосыпова.
Сатучылар күпме товар сатуын әйтергә теләми. Бары Резидә Йосыпова гына көненә 15 мең сум керем булды, ди. Ә аренда өчен күпме түлисез дигән сорауга җавап бирүдән баш тартты.
Шушында ук сәүдә итүче Алсу Мөсәвирова аренда өчен акча алмауларын әйтте. Ул монда сатучы буларак гына түгел, үз кулы белән эшләгән күн эшләнмәләрен тәкъдим итүче дә. «Безне монда «Народные промыслы» оешмасы чакырды», – диде ул.
КЫСТЫБУРГЕР – ИҢ ПОПУЛЯР РИЗЫК
Туклануга зур урын бүленгән. Рәтләрнең иң ахырында гына татар ризыклары белән сату итүчеләргә тап буласың. Алар «Түбәтәй» аш-су челтәре карамагында эшли. «Кыстыбургерларны яратып алалар. Кыстыбыйның эченә төрле халыкларның ризыкларын кертеп була дигән фикер ике ел элек АКШта туды. Дөнья беренчелеге вакытында бу бик актуаль. Чөнки төрле илләрдән килгән җанатарлар үзләренә туры килгән кыстыбыйларны ала. Мексика, Италия, Франция халыкларына якын вариантлар бар», дип сөйләде «Түбәтәй» челтәре хуҗасы Солтан Сафин.
Моннан тыш, җанатарлар зонасында туңдырмалар һәм аерым чәй ясап сатучылар бар.
АРЕНДА СЕРЕ ҺӘМ ТҮРӘЛӘР КОМСЫЗЛЫГЫ?
Сәүдә нокталарының җанатарлар фестиваленә ничек эләгүләре аеруча яшерен мәгълүмат булып чыкты. Моңа кадәр бер сату урыны өчен аренда бәясе көненә 50 мең сум дигән сүзләр йөрде. Бу мәгълүматны монда эшләүчеләр раслый да, кире дә кага алмады. Шулай да көненә 50 мең сум аренда алган очракта, 26 көн эшләүче җанатарлар фестивалендә бер сәүдә ноктасына гына да зур акчалар чыгарып салырга туры киләчәк. Якынча 1 млн 300 мең сум.
Димәк, чыгымнарны капларлык керем дә булырга тиеш. «Көненә күпме сатасыз?» – дип, «Азатлык» биргән сорауга Солтан Сафин төгәл генә әйтә алмады. Ә менә «Түбәтәй» кибетчеләре бу сорауга тартынып тормады. «Кичә 40 мең сумлык, бер көнне 30 меңлек саттык. Ә менә Русия җиңгән көнне керем 140 мең сум булды», –диде бер сатучы.
Җанатарлар фестивалендә «Түбәтәй» челтәренә аренда бәясе күпмегә төшүен дә белеп булмады. Сафин Казан башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. Ашау-эчү урыннарын монда Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты оештырган.
Исемен әйтергә теләмәгән татар рестораны һәм кафе хуҗасы «Азатлык»ка җанатарлар фестивалендә эшмәкәрләр белән эшләү рәвеше аңлашылмый ди.
«Миңа җанатарлар фестивалендә беркем дә урын тәкъдим итмәде. Бу очракта Казан хакимияте конкурс үткәрергә тиеш иде. Иң яхшы аш-су әзерләүчеләрне, арзанрак бәяләр тәкъдим итүчеләрне сайлап алырга кирәк, югыйсә. Мин бу фестивальгә башымны да тыкмадым, чөнки монда сату итүчеләр турыдан-туры хакимият белән элемтәдә торучылар, анда түрәләрнең үз кешеләре генә булса кирәк», – диде ул «Азатлык»ка.
Марат ГАРИПОВ
«Республиканың дәүләт теле мәҗбүри укытылмаса, ул дәүләт теле статусын югалта»
Майда оешкан Русия халыклары демократик конгрессы 30нчы июнь көнне үзенең икенче конференциясен уздырды. Онлайн узган чарада туган телләрне укыту турында канун өлгесе турында фикер алышу һәм тәкъдимнәр җыю оештырылды.
Конференциядә Адыгея, Алтай, Башкортстан, Дагыстан, Кабарда-Балкар, Коми, Мари Иле, Мәскәү, Саха, Төньяк Осетия, Татарстан, Чуашстан галимнәре һәм зыялылары катнашты. «Азатлык» конференциядә яңгыраган төп фикерләрне барлады.
«РЕСПУБЛИКАЛАР ДӘҮЛӘТ ТЕЛЛӘРЕН ИХТЫЯРИ УКЫТУ – НОНСЕНС, ДӘҮЛӘТ ТЕЛЕ МӘҖБҮРИ УКЫТЫЛЫРГА ТИЕШ»
Конференциядә төп чыгышны милли мәгариф өлкәсе белгече Марат Лотфуллин ясады. Канун өлгесе нигезендә ике фикер ята, дип әйтә ул: беренчесе – туган телләрне ирекле уку һәм туган тел буларак урыс телен дә өйрәнү мөмкинлеге. Чынбарлыкта, бу туган телләрне өйрәнүне юкка чыгара, дип саный галим, чөнки югары уку йортына керү өчен урыс теленнән таләпләр югары, шуңа күрә барысы да өстәмә рәвештә шуны сайлаячак.
Икенче төп фикер: республика дәүләт телләрен ихтыяри укыту. «Бу принцип – нонсенс, дәүләт теле мәҗбүри укытылырга һәм аны барысы да укырга тиеш, югыйсә дәүләт теле үз статусын югалта. Әлеге принцип Конституциягә каршы килә, ул Русия дәүләт төзелешенә куркыныч тудыра», – дип сөйләде Марат Лотфуллин.
Канун өлгесенең икенче укылышка тәкъдим ителгән үзгәрешләр арасында Лотфуллин милли телләрдә укытуны да телгә алды. Хәзерге тәкъдимдә милли телләрдә фәннәрне уку бары тик 9нчы сыйныфка кадәр гарантияләнсә, белгеч бу мөмкинлек тулысынча урта мәктәптә булырга тиеш дип саный.
Канун өлгесе нигезендә туган телләрне өйрәнү дә 9нчы сыйныф белән чикләнә (ягъни, 10-11нче сыйныфларда татар телен туган тел буларак та сайлап булмый).
«Урыс теленә зыян салмыйча укыту» принцибының да мәгънәсез булуын искәртте Лотфуллин: «Бер телне укыту берничек икенче телне укытуга зыян сала алмый. Бу очракта нигә, мәсәлән, математика, физика, физик тәрбия, рәсем ясау дәресләре урыс телен өйрәнүгә зыян салмый соң? Алар да урыс телен укыта алган сәгатьләрне ала бит? Шуңа күрә, бу сүзләр – мәгънәсез», – диде Лотфуллин.
БАШКОРТ АКТИВИСТЛАРЫ АТА-АНАЛАР КОМИТЕТЛАРЫН БУЛДЫРЫРГА ЧАКЫРДЫ
Башкорт ата-аналары активисты Эльвира Байназарова Башкортстандагы ата-аналар тәҗрибәсе белән уртаклашты. Башкорт телен укытуга битараф булмаган ата-аналар бер оешмага берләшеп, бергә эш алып бара.
«Теге яки бу проблема чыга икән, без аны башта җирле мәгариф идарәсе дәрәҗәсендә хәл итәргә тырышабыз, хәл ителмәсә, югарырак инстанцияләргә мөрәҗәгать итәбез. Әлбәттә, бу авыр эш, киртәләр дә күп тудырыла», – ди ул. Башкортлар барлык төбәкләрдә ата-аналар комитетларын булдырырга чакырды.
Башкорт ата-аналары «икенче чит тел» фәнен дә укыту программасының мәҗбүри өлешеннән алып, аны ихтыяри итү тәкъдиме белән чыкты, аның сәгатьләрен исә туган тел өйрәнүгә бүлү дөрес булыр дип саный алар.
«УКРАИНАДА ДА УРЫС ТЕЛЕ ФӘН БУЛАРАК УКЫТЫЛА»
Кабарда-Балкар вәкиле Муамад Чеченов әлеге канун өлгесе Русиядәге урыс булмаган халыкларны юк итүче документ дип атады. «Көзен Русия Думасы һәм Федерация Шурасы Украинаның 2020нче елдан милли азчылык телләрендә белем бирүне туктатуны күздә тоткан мәгариф турындагы яңа канунын гаепләүче белдерү кабул итте. Әмма анда тел фән буларак укытылачак. Хәзер Русиядә шундый ук канун кабул итәләр. Бу ике төрле стандарт», – диде ул.
Чеченов фикеренчә, мондый кануннар федерация субъекты белән килештерелмичә кабул ителергә тиеш түгел.
«ЮРИДИК ЯКТАН ЭШЛӘҮНЕ ҖАЙГА САЛУ МӨҺИМ»
«Азатлык» видеоконференцияне алып баручыларның берсе – сәясәт белгече Руслан Айсин белән киләчәккә планнар турында сөйләште. Ул 17нче июль көнне бу канун өлгесенә каршы бөтенрусия пикет көнен уздырырга дигән нәтиҗәгә килүләрен әйтте.
«19нчы июльдән соң канун өлгесе Думада икенче укылышта каралырга тиеш. Шуның алдыннан бөтен Русия буйлап шундый чара уздыру карарына килдек. Шулай ук сентябрь аенда демократик конгрессның чираттагы корылтаен уздыру күздә тотыла», – диде ул.
«Юридик яктан эшләүне җайга салу мөһим. Мисал өчен, Якутиядән видеоконференциядә катнашкан вәкилләр канун өлгесе Конституция нигезләрен бозмыймы, дип, Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать белән чыктылар. Бу канун өлгесен Конституция мәхкәмәсендәге юристлар карарга тиеш булачак. Татарстанда да Чаллыдан Рамил Хөснуллин бу мәсьәләдә Русия Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Бу ике республика юристлары бергәләп эшләсә, яхшы булыр дигән фикергә килдек», – диде Айсин.
13нче июльдә Русия Президенты каршында Милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышы узачак. Айсин әйтүенчә, шурада милли республикалар мәнфәгатьләрен яклаучы бер-ике вәкил дә бар. «Бәлкем, алар белән сөйләшеп булыр. Әмма зур өметләр багламыйбыз, чөнки Максим Шевченко юкка гына шурадан китмәде. Әгәр ул бер мөстәкыйль институт булса бер хәл. Ә бу оешмалар барысы да Русия президенты идарәсенә карый», – ди ул.
Руслан Айсин шулай ук Федерация Шурасы вәкилләре белән эшләүне мөһим дип саный. «Дума бу канун өлгесен икенче һәм өченче укылышта кабул итсә, аннары ул Федерация шурасына юлланачак. Монда һәр төбәктән ике вәкил бар. Бу Дәүләт Шурасы һәм президент вәкиле. Безнең Дәүләт Шурасы бу канун өлгесенә тискәре бәяләмә бирде. Димәк, Татарстанның Федерация Шурасы вәкиле бу канун өлгесенә каршы тавыш бирергә тиеш. Әгәр каршы чыкмый икән, димәк, ул безнең Дәүләт Шурасының позициясен кире кага дигән сүз. Бу инде җәнҗал. Шуңа һәрбер милли республика Федерация Шурасында булган вәкиленә мөрәҗәгать ясарга тиеш, дип килештек. Анда бер-ике кеше канунга каршы чыкса, ниндидер иҗтимагый-мәгълүмати дулкын барлыкка киләчәк. Русия Президенты аннан соң, бәлкем, кул куймас та. Һәрхәлдә бездә шундый өмет бар», – ди Руслан Айсин.

Комментарии