- 03.08.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №30 (3 август)
- Рубрика: Архив
Медведев имза куйган канун 2013 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк. Ә менә Чаллыда әлеге федераль канунны быел ук, июль аенда тормышка ашыру өстендә эш башланды. Шәһәр хакимияте җир асты үтешләрендә, юл кырындагы кибетләрдә сыра сатуны тыю турында карар кабул итте.
Медведевнеке бүтән – Чаллыларныкы башка
Сыра сатучы эшмәкәрләр бу карарны зур дулкынлану белән кабул итте. Узган атнада шушы юнәлештә эш алып баручы 100дән артык эшмәкәр урам җыенына да чыкты. Ләкин хакимиятнең моңа карап кыйбласы үзгәрмәде шикелле.
Сыра сатучыларның каршылык хәрәкәтен оештыручыларның берсе – Олег Азовцев. Әмма ул әлегә матбугат чаралары белән сөйләшергә теләмәвен, аңлатма бирмәячәген белдерде. Аның сүзләренчә, матбугат бу эшмәкәрләрнең хәрәкәтен гел тискәре яктан гына күрсәтә икән.
Шуннан соң сыра сатучы кибет хуҗалары белән дә сөйләшүләр булды. Ни хикмәт: без мөрәҗәгать иткән 5 кибет хуҗасының бары берсе генә микрофонга үз фикерен белдерде. Анысы да исем-фамилиясен күрсәтмәүне сорады. Без аны Гөлнәфидә, дип атарбыз.
«Мин тукталышлардагы кечкенә кибетләрдә сыра сатуны тыю турындагы карар белән риза түгел. Күпме кеше эшсез калачак. Халыкка сыра эчертүдә без гаепле түгел. Зур кибетләр, акцияләре белән, 3 шешә алсаң, берсен бушлай биреп, халыкны күбрәк эчертә.
Без заманында фатир сатып, кибет салдык. Болай буласын белсәк, алай кыланмый идек. Мин хәзер пенсия яшендә, кая барыйм. Безнең кибеттә ипи-сөт кенә сатып, ерак китеп булмый. Сыра сату зур урын тота.
Салымын, эшчеләргә хезмәт хакын вакытында түлибез. Безгә яңа бизнес ачарга, велосипед сатарга тәкъдим итәләр. Моны эшләү өчен вакыт һәм капитал кирәк. Эш болай барса, «2 метрлы җир»гә китәсе генә кала», – диде Гөлнәфидә ханым.
ЧИРАТ ТАВЫККА ҖИТӘРМЕ?
Әйе, Чаллы хакимияте сыра сатуны туктаткан эшмәкәрләргә яңа эш ачуда булышырга тәкъдим итә. Ләкин эшмәкәрләр моның белән риза түгел. Шуңа да карамастан, кечкенә кибетләрдә 10 августтан сыра сату тыела, дигән карар әлегә үз көчендә кала.
Соңгы көннәрдә Чаллыда шундый хәбәр дә таралды: алга таба кечкенә кибетләрдә тавык ите сатучыларны да шундый ук язмыш көтә, тавыкны җитештерүче кибетләрендә генә сатарга мөмкин булачак, диләр. Бу сүзләр әлегә расланмый.
Гафиулла ГАЗИЗ.
Мәскәүдәге «Казан командасы» өстендә болытлар куера
Мәскәүгә киткән Казан командасын «татар-монгол явы» дип атыйлар. PR остасы Михаил Дворкович үзенең Livejournal сәхифәсендә шулай дип белдерә. Марат Хөснуллин һәм Татарстан түрәләре тирәсендә җәнҗал чыкты.
Татарстан Президентының матбугат хезмәте үз исеменнән республиканың элекке төзелеш министры, ә хәзерге вакытта Мәскәү шәһәр башлыгының төзелеш мәсьәләләрен багучы урынбасары булып эшләүче Марат Хөснуллинны яклап чыкты.
Блоггер, PR остасы Михаил Дворкович үзенең Livejournal сәхифәсендә «Игътибар! Коррупция!» дигән мәкалә басты. Анда ул Марат Хөснуллинны элекке җитәкче Владимир Ресин белән чагыштырып, «Мәскәү төзелешләренең патшасы», дип атый һәм канунсыз гамәлләр кылуда гаепли.
Татарстан Президентының матбугат хезмәте тараткан белдерүдә: «Марат Шакирҗан улы Хөснуллин төзелеш министры булып эшләгән 9 ел эчендә үзен яхшы җитәкче итеп күрсәтте. Аның җитәкчелегендә республикада торак йортларның капиталь төзекләндерү программасы уңышлы тормышка ашырылды, аңа «ТАНЕКО» нефть эшкәртү корылышы төзелешен багып барырга кушылды», диелә.
Белдерүдә әйтелгәнчә, министр Марат Хөснуллин Мәскәүдә «Татарстанда 2011-2015 елларга торак төзелеше үсеше программасын яклый алды». Шулай ук анда Хөснуллинның криминаль даирәдән чыгуы турында гаепләүләр кире кагыла һәм «Мәскәүгә татар-монгол явы» килүе турындагы сүзләр милләтара низагка чакыру кебек яңгырый, диелә.
«Татарстаннан чыккан җитәкчеләр республикада исемнәренә тап төшермичә эшләде һәм Мәскәүдә Русия файдасына эшләүләрен дәвам иттерә», – диелә Татарстан Президентының матбугат хезмәте тараткан белдерүдә.
«ТАТАР-МОНГОЛ ЯВЫ»
«Татар-монгол явы» турындагы сүзләр блоггер Михаил Дворковичның язмасында әйтелгән иде. Ул «Хөснуллин командасын Мәскәүдә шулай йөртәләр», дип башка кешеләрнең сүзләрен китерә. Шулай да, М. Дворкович хатындагы дәгъваларның күпчелеге Марат Хөснуллин тәкъдим иткән элекке Казан түрәсе Сергей Соколовка карый. Әмма М. Хөснуллинның үзенә дә шактый тәнкыйть уклары атыла.
М.Дворкович язганча, Мәскәү башлыгы Сергей Собянин аңа шулхәтле вәкаләт биргән – ул Мәскәү башлыгының үзеннән да тәэсирлерәк кешегә әверелгән икән. М.Хөснуллин җитәкчелек иткән бер елда Мәскәүдә гомум төзелеш күләме 76%ка кимегән, дип яза ул.
Түрәләрнең тарткалашы нәтиҗәсендә, ахыр чиктә, М.Хөснуллинның Казаннан алып килгән хезмәттәше Сергей Соколов эшеннән киткән һәм Мәскәүдәге ширкәтнең бүлекчәсен япкан. «Новое дело» иҗтимагый оешмасы исеменнән эш итүче Михаил Дворкович бу вакыйгалардан соң: «Без Мәскәүдә, аз күләмдә булса да, коррупцияне җиңдек!» – дип белдерә һәм Татарстаннан килгән тагын бер җитәкче, элекке Казан баш архитекторы Эрнест Мәүлүтовны да тикшерергә чакыра.
Э,Мәүлүтов Мәскәүдә Генераль планны багучы фәнни институтны җитәкли.
АРКАДИЙ ДВОРКОВИЧНЫҢ ТУГАНЫ
Михаил Дворковичның үзен Казанда яхшы беләләр. Ул Русия Президенты Дмитрий Медведевнең ярдәмчесе Аркадий Дворковичның бертуганы, бу гаиләне Мамадыш районы башлыгы белән дә туганлык җепләре бәйли икән. Михаил Дворкович «Пресс-Холл» PR-ширкәте белән Татарстанда берничә проект тормышка ашырырга теләгән. Әмма алар уңышсыз тәмамланган. Мәсәлән, билгеле эшмәкәр Мәннәф Сәгъдиевнең «Нур» ширкәтенең йөзен агартып, дәрәҗәсен үстергән PR-проектлар кәгазьдә генә калды. Дворкович «Сәгъдиев акча түләмәде» дип, аны судка бирү белән дә янаган иде.
Соңыннан үзенең ширкәтен, зыянга эшли дип, ябу турында белдерде. Соңгы вакытта аны Мәскәүдәге эре төзелеш һәм күчемсез милек ширкәтләре белән бәйлиләр. Михаил Дворкович соңгы вакытта «Новое дело» исемле иҗтимагый оешма төзеп, үзен эшмәкәрләр хокукларын яклаучы, коррупция белән көрәшүче итеп таныта.
Бикә ТИМЕРОВА.
Яңавылда граната шартлады
Башкортстанның Эчке эшләр министрлыгына яңа башлык билгеләнгән көннәрдә республика халкын тетрәндергән җинаять булды. 28 июль көнне Яңавыл шәһәрендә бер ир, граната шартлатып, үлде һәм дүрт кешене яралады.
Яңавыл шәһәре Пермь крае һәм Удмуртия Республикасы белән чиктә урнашкан. Биредә булган шартлауның Пермь крае кешесе белән дә бәйле булганлыгы ачыкланды. Баксаң, Пермь краеның Чернушки поселогында яшәүче бер эшкуар Яңавылдагы элекке авыл хуҗалыгы техникумы бинасын төзекләндереп, анда «Өч банан» исемле сәүдә үзәге ачмакчы булган.
Төзекләндерү эшләрен башкару өчен, эшчеләр төркемен яллаган ул. Һәр ай саен хезмәт хакын түләп барырга ышандырган булган. Әмма акчаны өлешләтә генә түли барган эшкуар әфәнде. Шушы хәл белән риза булмаган бер эшче Пермь эшкуарын акылга утыртырга уйлапмы, әллә инде куркытып кына алыргамы, аның белән «ачыктан-ачык» сөйләшүгә РГД кул гранатасын тотып килә. Саксызлык аркасында, граната аның кулында ук шартлый.
Эшкуарга дәгъва белдергән бахыр эшчене граната теткәләп ташлый һәм ул шунда ук һәлак була. Ә аның белән сөйләшүгә килгән эшкуар һәм биредәге тагын өч кеше каты яраланып хастаханәгә озатыла. Аларның да хәле бик шәптән түгел, дип әйтелә.
Бу хакта журналистлар белән аралашуда Яңавыл шәһәре һәм районы хакимияте башлыгы урынбасары Салават Гыйльмиев белдерде. «Әлеге фаҗиганең сәбәбе нигезендә эш бирүче белән аның кулы астында эшләүче арасында килеп чыккан низаг ята», – диде Салават Гыйльмиев. Аның әйтүенчә, әле шәһәрдә Уфадан һәм Нефтекамадан килгән иминлек хезмәтләре һәм Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре тикшерү эшен дәвам итә.
Шул ук көнне Уфадагы «Семья» исемле сәүдә-ял итү үзәгендә шартлау булачак дигән хәбәр алына. Аны телефоннан бер ир шалтыратып әйтә. Тиз арада бирегә полиция хезмәткәрләре килеп җитә. Алар биредән 2 мең чамасы кешене урамга чыгара һәм эзләү эшләрен башлый. Бәхеткә, бернинди дә шартлаткыч табылмый. Ә инде озак та үтми, сәүдә үзәгенең «шартлаячагы» хакында хәбәр иткән ир кулга да алына. Аның Бүздәк районыннан килгән кеше булуы ачыклана. Аракы белән сәрхүшләнеп алган ир шулай күңел ачып алырга уйлаган икән. Хәзер аңа бу «кәеф күтәрүе» өчен зур күләмдә штраф яный.
Фәнис ФӘТХИ.
Каргалган август җитте
АКШ һәм Европага дефолт куркынычы яный, моның аркасында барлык инвесторлар да дер калтырап тора, алар Русия кебек тотрыксыз илләрдән эшләрен тәмамламыйча да качып бетәргә мөмкин. Август җитү белән, Русиянең үзенең дә күп кенә проблемалары чыгуы ихтимал. Җәйнең соңгы ае Русия календарында иң куркынычы, диләр. Инвесторлар да Русиядә август каргалган ай, дип саный.
Август ае терактлар булуы, урманнарда янгын чыгуы, сәяси мәйданда зур үзгәрешләр белән аерылып тора. Мәсәлән, 1998 елда Русиядә дефолт булды, шушы ук айда Явыз Иван да туган.
Узган ел Мәскәү һәм күп кенә төбәкләр торф, урман яну сәбәпле, төтен эчендә утырды, бу кешеләрнең күпләп үлеменә китерде.
Элек август аенда булган һәлакәтләр:
1914 ел – Русия Беренче Дөнья сугышында катнаша башлый.
1939 ел – Молотов-Риббентроп пакты имзалана. Бу Германиягә Польшага һөҗүм ясау һәм Советлар Берлеге белән аны үзара бүлешү мөмкинлеген бирә.
1945 ел – Русия Япониягә каршы сугыш игълан итә.
1968 ел – Чехословакиягә советлар җитәкчелегендәге гаскәр бәреп керә.
1991 ел – Михаил Горбачевны урыныннан алу максатыннан фетнә оештырыла.
1998 ел – Русиядә дефолт.
1999 ел – Чечняда икенче сугыш башлана.
2000 ел – «Курск» суасты көймәсе бата.
2002 ел – Мәскәү өлкәсендә урман һәм торф сазлыклары яна.
2003 ел – Төньяк Осетиядә хәрби госпитальгә һөҗүм.
2004 ел – Мәскәү метросы янында автомобильгә куелган бомба шартлый; Төньяк Кавказдан дип фаразланган ике хатын ике пассажир очкычын шартлата; 1 сентябрьдә Бесланда мәктәпкә һөҗүм ясала.
2005 ел – Русиядә кош гриппы авыруы тарала.
2006 ел – Русия-Украина чигендә Пулково авиаюллар очкычы һәлакәте була.
2007 ел – Мәскәү–Петербур поезды шартлатыла. Русия Төньяк Боз океаны төбендә дәүләт байрагын урнаштыра, шул сәбәпле, Арктика һәм андагы җир асты казылмалары тирәсендә гауга куба.
2008 ел – Русия белән Грузия арасында сугыш башлана.
2009 ел – Саяно-Шушенское электростанциясендә шартлау; Төньяк Кавказ сугышчылары Назрань шәһәренә һөҗүм итә.
2010 ел – Русиядә эсселек, моның аркасында авыл хуҗалыгы зур зыян күрә, игенне экспортка чыгаруга берьеллык чикләү кертелә. Мәскәү тирәсендә урманнар, торф сазлыклары яна, башкала һәм бик күп төбәкләр төтен эчендә кала.
Римма БИКМӨҺӘММӘТОВА.

Комментарии