- 03.11.2017
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2017, №44 (1 ноябрь)
- Рубрика: Архив
Соңгы вакытта республикада барган хәлләрне анализлаганнан соң, ирексездән, «Ярый әле татар теле бар, ул булмаса, безнең республика прокуратурасына бөтенләй эш калмас иде», – дигән фикер туа. Әле кайчан гына прокуратура хезмәткәрләренең татар телен укыткан өчен мәктәп директорларына шелтә белдереп, төнге унда да шалтыратып куркытулары ачыкланган иде. Хәзер исә прокуратурадагылар оешмаларга эшчәнлекләрен татарча алып барганнары өчен дә кисәтү ясый башлаган. Мәсәлән, утыз ел буе саф татарча сөйләгән, шушы дәвер эчендә документ эшләрен, хисапларын да татарча алып барган Татар иҗтимагый үзәге вәкилләренә шушы көннән башлап урысча гына сөйләшергә туры киләчәк. Чөнки прокуратура ТИҮгә кисәтү хаты юллаган: «Русиянең бөтен территориясендә дә дәүләт теле булып рус теле санала. Ә сез эшчәнлегегезне татар телендә генә алып барасыз!» Кыскасы, моны һәм тагын берничә хилафлыкны күз уңында тотып, прокуратура вәкилләре кисәткән – алга таба да шушы рухта дәвам итәчәксез икән, экстремизм белән шөгыльләнүче оешма дип танып, ике айдан яптырып куябыз!
Татар иҗтимагый үзәге эшчәнлеген татар телендә алып бармыйча, урыс телендә алып бармас бит инде, дигән уй килә башка. Әмма әгәр дә прокуратура хезмәткәрләре мантыйгына таянып эш итсәң, ТИҮдәгеләргә пикетка чыккач: «Телебезне яклыйк», – дип түгел, «Сохраним наш язык!» – дип кычкырасы булачак. Түгәрәк өстәлләрен дә 70-80 яшьлек картлар, ватып-җимереп, урысча алып барырга тиеш булып чыга. Кыскасы, татар өчен урысча көрәшә башлыйсы. Прокуратура өчен иң куркыныч җинаять – татар телендә сөйләшүме әллә дигән шик тә туа башлады хәтта. Безнең илдә эчкечелеккә каршы да бу кадәр үк көрәшмиләр.
Ике ай эчендә закон бозуларыгыз тукталмаса – оешмагызны ябабыз, дигән кисәтүне прокурор иҗтимагый үзәк вәкилләре хәтер көнен уздырганнан соң чыгарган. ТИҮ җитәкчесе Фәрит Зәкиев исә бу уңайдан, югарыдагылар безнең эшчәнлеккә аяк чалырга җыена, дип саный.
– Бу тикшерүләр Русия һәм Татарстан Конституцияләрен бозып башкарыла. РФ Конституциясе республикаларга үзләренең дәүләт телләрен кабул итү һәм эшчәнлекләрен шул телдә алып бару хокукын бирә. Ә Татарстан Конституциясе бездә ике тел дә тигез хокуклы, ди. Эшчәнлегебездә экстремизм билгеләре юк, дип саныйбыз. Без – 30 еллык тарихы булган оешма. 1992нче елда Татарстан Конституциясе кабул ителгән вакытта безнең оешманың керткән өлеше күп булды. Без – милли университет булдыру өстендә эшләгән бердәнбер оешма. Бу сүзләр генә түгел, концепциябез бар, аны ничек башкарып чыгарга икәнен яхшы беләбез. Хәзерге вакытта югары уку йортларында студентларга белемне татар телендә генә дә биреп була һәм бу гуманитар фәннәргә генә түгел, техник фәннәргә дә кагыла. Бездә физикадан диссертациясен татарча яклаган галимнәр бар, мәсәлән. Ягъни, милли университет ачарга бөтен мөмкинлегебез дә бар. Безнең оешманы япсалар, моның белән кем шөгыльләнер – мин белмим. 2018нче елга Казанның иң төп урамнарыннан берсе булган Бауманны төзекләндерү буенча эшләр алып барылачак. Бу уңайдан, Метшинга хат юллаган идек: урамны төзекләндергәндә анда татар тарихы да чагылырлык булсын, татар рухы сизелеп торсын, дип. Хәзерге вакытта Бауманда тарих кына түгел, хәтта татар телендәге элмәтакталар да юк. Шушындый мәсьәләләр буенча эшчәнлек алып барганда безне төрле яклап тикшерүләре бик комачаулый. Иң аптыратканы шул булды, эшчәнлегебезне татар телендә алып баруыбыз ни өчен закон бозу булып санала икән?! Бу – абсурд! Без бу кисәтүне кабат тикшерттерү өчен Казан шәһәренең Вахитов районы судына мөрәҗәгать итәргә җыенабыз, – ди Фәрит Зәкиев.
Прокуратура ясаган кисәтүләр арасында, шулай ук, оешма ясаган мөрәҗәгатьләрнең берсендә очраган «Татар телен республикада бердәнбер дәүләт теле итеп калдырыйк», дигән мөрәҗәгать тә тел-ара низаг тудырырга сәләтле.
Шул ук вакытта оешманың башка әгъзаларына да тыныч кына йокларга ирек юк, дип сөйли ТИҮ әгъзалары. Хәтер көненең төп оештыручысы, активист Галишан Нуриәхмәт шушы көннәрдә генә судка чакыру кабул итеп алган.
– Хәтер көнен уздырган вакытта бернинди закон бозулар да булмаган иде. Янәшәбездә генә ФСБ хезмәткәрләре, хакимият вәкилләре дә басып торды, алардан кабат-кабат, закон бозулар юкмы, дип сорадык. «Юк, барысы да яхшы, барысы да әйбәт», – диделәр. Әмма шуңа да карамастан, соңрак полиция хезмәткәрләре, хокук бозулар булды, дип, безнең эшне судка тапшырган. Янәсе, чараны уздырыр алдыннан без аның максатларын Хәтер көне уздыру, шәһид киткән бабаларыбызны искә алу, дип кенә күрсәткәнбез. Шуңа да карамастан, Хәтер көне вакытында тел мәсьәләләрен күтәрүебез дә закон бозу икән. Хәзер менә бу эш тә судта, – дип сөйли ул.
ТИҮне энәсеннән җебенә кадәр тикшереп торсалар да оешма вәкилләре кул төшерергә уйламый. Алда 6нчы ноябрь – Татарстан Конституциясе көне. Бу уңайдан сәгать көндезге бердә ТИҮ Җиңү проспекты тукталышындагы Дан бакчасында (Сквер Славы) зур митинг-концерт уздырырга җыена. Биредә атказанган артистлар Миңгол Галиев, Әзһәр Шакиров, Рөстәм Маликов, Гөлзадә Сафиуллина чыгыш ясар дип көтелә. Милли җанлы милләттәшләребезне көтеп калалар!
Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии