- 03.12.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №48 (4 декабрь)
- Рубрика: Архив
Җомга төнендә Мамадыш районындагы Албай авылындагы тарихи һәм Балык Бистәсе районының Керәшен Казысы авылындагы төзелеп килүче чиркәүләрдә бер үк вакытта ут чыкты.
Керәшен Казысы районның Балыклы Чүкәй җирлегенә керә. Җирлек башлыгы Әлфия Нуретдинова «Азатлык»ка үзенең иртәнге дүрттән үк аяк өстендә булуын белдерде. Керәшен Казысында машинасын җылытырга дип каралтысына чыгучы янгынны күреп ала һәм авыл халкы бу хакта Нуретдиновага хәбәр итә.
Чиркәүгә авыл халкы үз көче белән нигез салган була. Яхшы нарат бурадан төзелгән гыйбадәтханәнең түбәсе ябылган, койма белән әйләндереп алынган, әмма бүгенгә кадәр ахырына кадәр төзелеп бетмәгән. Аңа электр үткәрелмәгән, идәне җәелмәгән һәм җылыту системасы эшләнмәгән. Ишек-тәрәзәләре куелган булган.
– Мин килеп җиткәндә чиркәүнең эченнән ут алган һәм янына якын килерлек түгел иде. Сигезенче яртыларга кадәр янды. Безнең Керәшен Казысы авылы кешеләре төрткән дип уйламыйм мин. Төзелеп бетмичә ничә ел торды инде ул, аңа бер кисәк чүп тә аткан кеше юк иде. Бу бик дини авыл, – ди Нуретдинова. Аның сүзләренчә, тикшерүчеләр янгын сәбәпләрен тикшерә, ут төртү очрагы да кире кагылмый.
Мамадыш районындагы Албай авылындагы чиркәүдә дә ут шул вакытларда чыга. Бу бер катлы агач чиркәү 1873 елда төзелгән. Мичкә ягып җылытылган. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр урынбасары Алена Смирнова сүзләренчә, халык чиркәүгә елга бер тапкыр гына – зур бәйрәмгә генә килә торган булган, башка вакытта ул бикле торган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Албай чиркәвенең янып китү сәбәпләренең берсе – электр утының кыска ялганышы нәтиҗәсендә булырга мөмкин дип белдерә. Башка мөмкин сәбәпләрне китерми әлегә.
Албай чиркәвенең яну хәбәре районда таралуга ук яңа чиркәү төзү өчен ярдәм итәргә теләүчеләр шалтырата башлаган. «Авыл халкы да бердәмләшеп яңа чиркәү төзү турында сүз күтәрде. Хәтта райондагы мөселман кардәшләр дә бу эшкә теләп кушылачакларын белдерде. Берничә мөселман эшмәкәр үзләре үк тәкъдим белән чыкты. Алар тагын да яхшыракны кирпечтән төзеп куябыз дип белдерде», – ди Смирнова.
Соңгы 13 көн эчендә Татарстан чиркәүләр янгыны чылбырында. 16нчы ноябрь кичендә Яңа Чишмә һәм Чистай районнарында ике чиркәүгә ут төрткән иделәр. Гыйбадәтханәләрне өлешчә коткарулары, зыян күрүчеләрләрнең булмавы хәбәр ителде.
Татарларга һәм Татарстанның дәүләтчелегенә каршы мәкаләләр бастыручы сайтларның берсе, җомга төнендә керәшен авылларындагы чиркәүләрнең януы турында хәбәр таралуга ук, бу вакыйгага мөселман ваһһабилар гаепле дип язып чыкты һәм мөселман татарлар белән христиан динендәге керәшеннәр арасын бутарга омтылды.
Галим Дамир Исхаков фикеренчә, бу янгыннар тиккә генә булмаска, ә төбендә Татарстанга, президентка һәм дәүләтчелеккә каршы алып барылган махсус мәкерле план ятарга мөмкин.
– Соңгы вакытта Татарстанда милли һәм дини эшләргә кагылган вакыйгалар булып тора. Читтән караган кешедә дә болар Татарстандагы тотрыклылыкны бетерү өчен уйлап эшләнгән нәрсә булырга тиеш дип уйларга, шундый фикер туарга мөмкин.
Мин бу хәлләр христианнарның үз араларында бара торган берәр ыгы-зыгы белән дә бәйле түгел микән дип тә уйлап куям, чөнки правослау чиркәүдә дә төрле агымнар һәм чиркәү белән хезмәттәшлек итүчеләр, шулай ук хезмәттәшлек итмәүчеләр бар. Монда чиркәү башында кем торганлыгын да тикшерү кирәк. Әмма шулай да, соңгы вакыйгаларны, минемчә, гомум бер күзлектән чыгып бәйләү кирәк.
Киләсе елга Татарстанда һәм Башкортстанда президент постын бетерергә дигән мәсьәлә килеп туачак. Башкортстанда президент сайлау да булырга мөмкин дигән хәбәрләр бар.
Татарстан эчендә дә тыныч түгел. Руслар татар теле укырга тиешме дигән мәсьәлә тирәсендә гел ыгы-зыгылар туып тора. Бу хакта югары күтәреп шаулыйлар. Боларның барысын да бергә кушып караганда, гомум сәясәт белән бәйле булырга мөмкин. Әмма ахырына кадәр нәтиҗә ясап булмый. Тикшерү оешмалары бу сәбәпләрне дә эзләп, тикшереп карарга тиешләр. Әмма мин моның эзен табуларына бик шикләнәм. Тапмаска мөмкиннәр.
Мөфтигә һөҗүм булгач һәм аның урынбасарын үтергәч шау-шулар күп чыкты, әмма эзен табып күрсәтә алмадылар. Монда да шулай булып бетәргә мөмкин. Бу хәлләрдән файдаланып Татарстанга һөҗүмнәр көчәю ихтимал. Янгыннар мәсьәләсендә дә тикшерүче оешмалар күзләрен ачып карарга тиешләр минемчә, – ди Исхаков.
Дөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбриз Яруллин фикеренчә, бер-бер артлы чиркәүләрнең януы республикага каршы алып барылган провокация булырга мөмкин.
– Мәскәүнең нинди максатлары булу безгә билгесез, әмма Татарстанның үз эчендә мондый провокацияләр әзерли ала торган сәяси көчләр юк, – ди Яруллин.
«Звезда Поволжья» мөхәррире, журналист Рәшит Әхмәтов фикеренчә, кайбер көчләр Татарстанда ыгы-зыгы, тотрыксызлыклар китереп чыгарып, көчле шәхес Рөстәм Миңнехановны Мәскәүгә алып, республиканы тулысынча үзенә буйсындырырга тели.
– Минемчә, Татарстанга гомум һөҗүм бара. Ул Универсиаданы бик яхшы үткәрү белән дә бәйле булырга мөмкин. Мәскәүдә аппарат даирәләрендә көнчелек туарга һәм Татарстанның абруен халыкара һәм шулай ук федераль дәрәҗәдә дә төшерергә омтылышлар ятарга мөмкин монда.
Сер түгел, икенче яктан, Олимпиада үткәч тә, Русия хөкүмәте алыштырылачак. Медведевны эшеннән алачаклар. Кризис вакытында ул премьер-министр буларак үзен акламый. Путин Миңнеханов белән өч сәгатьлек ниндидер киңәшү уздырган дигән хәбәрләр дә бар, әгәр хөкүмәт алыштырылса, ул аны Мәскәүгә вице-премьер урынына чакырыр дип уйлыйм. Миңнехановка бервакыт авыл хуҗалыгы министры урыны тәкъдим ителгән иде инде. Миңнеханов бу хәлдән соң: «Котылып калырга мөмкинлек булды», дип әйтте. Әмма яңа хөкүмәт булдырылганда аңа котылып калу мөмкин булмас.
Киләчәктә Миңнеханов ризалашсын өчен басым ясарга җиңел булсын дигән максатта, Татарстанда гомум тотрыксызлык булдыру Мәскәүгә кирәк әйбер.
Әгәр Татарстанга яңа президент куела калса, ул һичшиксез Мәскәү сүзен генә тыңлый торган кеше булачак. Мәскәү республика җитәкчесе итеп үз кешесен куярга тели. Шулай да Мәскәүнең Татарстанны бетерергә көче җитмәс дип уйлыйм мин, әмма Башкортстан кебек үзенә тулысынча буйсына торган итәргә теләге бар.
Башта ыгы-зыгылар, тотрыксызлыклар тудырыла, аннан көчле шәхес Мәскәүгә алына, аннан соң инде республиканы башка төбәкләр белән кушу мәсьәләсе дә каралырга мөмкин. Әмма Татарстанны бетерү Мәскәүгә бик авыр булачак. Монда ризасызлыклар ташкыны күтәрелергә мөмкин. Республиканы бетерү татарларны Татарстаннан сөрүгә тиң булачак, – ди Әхмәтов.
Түбән Камада ракета җибәрүдә мөселманнар гаепләнә
Русия матбугат чаралары 17нче ноябрьдә Казанда очкыч һәлакәте белән беррәттән Түбән Камада ракеталар шартлату, кайбер районнарда чиркәү яндыру очраклары хакында да бәян итте. Шушы вакыйгалардан соң химия каласында кулга алулар башланган.
Беренче карашка Түбән Камадагы ракета «очышлары» хакындагы хәбәрләр тиз генә барлыкка килде дә, шулай ук гаҗәп рәвештә тиз юкка да чыкты. Вакыйганың дәвамы күренмәде. Югыйсә, ике йөз меңнән артык халык яшәгән, гаять зур химия һәм нефть корылмалары белән чолганып алынган шәһәрдә әлеге «ракета вазгыяте» бик зур резонанс тудырыр кебек иде. Алай булмады.
Бу очракта химия өстендә яшәгән халыкны кабаттан борчуга салмау теләге ятадырмы яки инде кабаттан мөселманнарга һөҗүм өчен җирлек тудыру галәмәте ятамы – кистереп әйтүе кыен. Шулай да әлеге шәһәрдә яшәүче кайбер мөселманнар ракеталар «очыру»ны үзләренә һөҗүм дип бәяли.
Шундыйларның берсе – 66 яшьлек Алмаз Якупов. Хокук органнары Алмаз хаҗиның әле әйтелгән ракеталарны ясауда катнашы булу-булмавын тикшерә башлаган. Шушы уңайдан без Алмаз Якупов белән элемтәгә кереп, берничә сорау бирдек.
– Алмаз әфәнде, ракеталар ату турындагы хәбәрләр эзсез генә узмады кебек. Шәһәрдә кулга алулар, эзәрлекләүләр турында да сүзләр йөри.
– Бу урында Түбән Камада мөселманнарга карата һөҗүм, кысу башланды дип әйтү дөрес булыр. Минем үземә 19нчы ноябрь иртәсендә, сәгать җиде тулганчы ук килделәр. Без төзелеп бетмәгән үз йортыбызда яшибез. Карыйм, тимер капка төбенә дүрт машина куелган, алар янында этле кешеләр йөри. Инде аларны кертсәм, иртәнге намазым кала дип уйладым һәм тәһарәт алып намазга керештем. Ике рәкәгать укырга өлгермәдем, өй тәрәзәсен ватып, унлап кеше этләр белән килеп керде. «Нинди хәл бу, тәрәзәне ватып кердегезмени?» дип кычкыруым җавапсыз калды. Бәреп, тентүгә керүгә рөхсәт кәгазен күрсәтүләрен сорыйм. Алар тикшерүче карарын күрсәтте. Бу кәгазь белән тәрәзә ватып керергә ярый микәнни? Бу йортта пулемет яки автомат белән каршы торучы булса, башка хәл. Прокурор рөхсәтеннән башка гына хәзер Русиядә һәр кешедә шундый тентүләр уздырып була икән. Кеше хокуклары бездә менә шулай яклана.
– Алар сезгә нинди дәгъва белдерде?
– Алар бары мөселманнарны тикшерә. Бу очракта аларга бар мөселманнар да шикле күренә. Аеруча чит илләрдә булып кайтканнары. Күрәсең, аларга шундый күрсәтмә бирелгәндер, узган гасырның 37нче елларын кайтару максатлары бардыр.
– Ә тәрәзә ватып керү нигә кирәк булды икән?
– Монысы шул ракета ату, ясау очрагы белән бәйледер. Мин шул көннәрдә мәчеттә бер кеше белән очрашырга тиеш идем. Шунда гына, көндезге намаз алдыннан гына Казанда очкыч шартлавын ишеттем. Чөнки узган ике-өч көндә телевизорны да, радионы да ачмаган идем. Шушы мәчеттә казада вафат булучылар рухына дога кылынды. Тагын шушында ук, имеш, урманда өч ракета тапканнар, атарга маташканнар дип сөйләшеп алдылар. Икенче көнне инде мине килеп алдылар. Тентү барышында бар бүлмәне этләр белән тикшереп чыктылар, сораулар бирделәр. Мөселман өендә эт булырга тиеш түгел. Тентүләреннән, сорауларыннан шул беленде, ракета ясарга ярарлык нәрсәләр бармы, юкмы. Әле кайдадыр булган хәбәрләр буенча, ракета озынлыгы янәсе 1 метр20 см. булган. Мисал өчен, андый коралны теләсә кайсы остаханәдә ясап буладыр, әгәр кемдер уйласа. Мин моны бары тик мөселманнарга карата басым, махсус оештырылган акция дип саныйм. Былтыр Рамазан аенда нинди хәл булды, хәзер дә шул хәл.
– Ракетадан зыян күрүчеләр булмады диелгән иде.
– Бернинди дә зыян күрүче юк. Гомумән, ракета дигәннәре булганмы, анысын да белүче, күрүче юк. Җирле матбугатта да фотосын күрсәтмәделәр, республика матбугатында да дәлилле сүз булмады. Ракета сурәтен кемнәрдер интернетта күргән диләр. Тагын бер кызыгы, безнең бер егетне кичке 7нче яртыда кулга алалар, бер сәгать чамасы узгач Казанда очкыч шартлый. Бу вакыйгаларны бәйләп булмыйдыр. Шушы мөселман егете – Раил Әхмәтовны кулга алгач, аны урманга илтеп ташлыйлар. Яңадан бирегә полиция килеп, кире алып кайта. Бу егет белән мин сөйләштем. Аңа да, миңа да ракета ясауда шик белдерелә. Ә мин ракетаны үзләре ясап та, атып та, гаепне мөселманнарга ташлыйлар дип уйлыйм. Монысы булачак Сочи олимпиадасы белән бәйледер, иминлекне тәэмин итү юнәлешендә дип эш алып барулары да ихтимал.
– Алмаз әфәнде, Түбән Камада «ракета эше» буенча күпмеләп кеше кулга алынды?
– Монысын инде ФСБдан, полициядән яки безнең мәчеткә кереп белә аласыз. Былтыр Рамазан аенда унбишләп кеше кулга алынса, быел күбрәктер дә. Кулга алулар, тентүләр әле дә дәвам итә. Хәзер инде ул көннәрдә шәһәрдә булмаган кешеләрне дә ала башладылар.
Алмаз Якупов сүзләренчә, полиция тоткарланган кешеләрне 48 сәгать, дүрт тәүлек яки аннан да күбрәк вакытка ябып куя.
Шушы вәзгыять буенча без Түбән Кама ТИҮе рәистәшләре Хәлил Әюпов һәм Раиф Галиевка да мөрәҗәгать иттек.
«Ракеталар гаугасын нык куерттылар, эш күрсәтәбез дип шәһәр буенча да чабышып йөрделәр. Ләкин ракеталар турында сүзләр генә булды. Бернинди дә дәлил китерә алмадылар. Хәбәрләр ниндидер файда күрүче як өчен генә таратылды», – диде Хәлил әфәнде.
«Ракеталарны күрүче кеше юк. Бу – провокация», дигән фикерен җиткерде Раиф Галиев.

Комментарии